Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Гайсә кайчан «тоткындагы рухларга... вәгазьләгән»? (1 Пет. 3:19)

Гайсә, күрәсең, үзенең терелүеннән соң озак та узмастан, явыз рухларга аларны көткән Аллаһының бар хөкемнәрен игълан иткән (bw535-TAT, 23 нче бит).

Икенче тапкыр гаилә корганда, нинди өч авырлык туа ала?

Икенче тормыш иптәшен беренчесе белән чагыштыру; элекке дуслар белән аралашу авыр; беренче иптәшегез үзегезгә хыянәт иткәнгә, сез икенчесенә ышанып бетмисез (bp136-TAT, 9, 10 нчы битләр).

Гайсә кешелекне сарыклар я кәҗәләр булып кайчан хөкем итәчәк? (Мат. 25:32).

Гайсә бар халыкларны, ялган дин юк ителгәч кенә, хөкем итәчәк (bw536-TAT, 6 нчы бит).

Бодай һәм чүп үләне турындагы хикәядә телгә алынган явызлык кылучылар кайчан елаячак һәм тешләрен шыкырдатачак? (Мат. 13:36, 41, 42).

Бөек афәт вакытында алар юк ителүдән качып булмаганын аңлагач, өметсезлеккә бирелеп үкереп елаячаклар һәм ачуларыннан «тешләрен шыкырдатачаклар» (bw536-TAT, 13 нче бит).

Гайсәнең ышанычлы һәм акыллы хезмәтче турындагы сүзләре кайсы вакытта үтәлә? (Мат. 24:45—47).

Алар б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә түгел, ә 1914 елдан соң үтәлә башлаган. 1919 елны Гайсә ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене үз өендәге хезмәтчеләре, ягъни рухи яктан тукландырыла торган бар мәсихчеләр, өстеннән билгеләгән (bw536-TAT, 21—23 нче битләр).

Гайсә ышанычлы хезмәтчене үзенең бөтен милке өстеннән кайчан билгеләргә тиеш?

Бу бөек афәт вакытында ышанычлы хезмәтче санына кергән кешеләр күктә үз әҗерләрен алгач булачак (bw536-TAT, 25 нче бит).

Изге Язмаларда берәүнең исеме китерелмәсә, ул — начар я исеме белән атар өчен әллә ни мөһим булмаган кеше дигән нәтиҗә ясау дөрес булырмы?

Без алай дип әйтә алмыйбыз. Кайчак Изге Язмаларда явыз кешеләрнең дә, яхшы кешеләрнең дә исемнәре искә алынмый (Рут 4:1—3; Мат. 26:18). Безгә нибары ике тугры фәрештәнең исеме билгеле (bp137-TAT, 10 нчы бит).

Заксенхаузен концлагерыннан башланган озын маршта 230 Йәһвә Шаһитенә, Аллаһының биргән кодрәтеннән тыш, исән калырга тагын нәрсә булышкан?

Ачлыктан һәм авырулардан хәлсезләнгән булсалар да, алар бер-берсен тукталмаска әйдәп торган (bw537-TAT, 18 нче бит).

Изге Язмаларда Исраилнең Үрдүн елгасын кичеп Вәгъдә ителгән җиргә керүе турында хәбәр ителә. Ни өчен бу хәбәр безгә көч өстәп җибәрә?

Үрдүн елгасы үз ярларыннан ташып чыккан булса да, Йәһвә аның суларын туктаткан. Шулай итеп халык аны кичеп чыга алган. Бу аларның иманнарын, һичшиксез, ныгыткан. Шуңа күрә бу өзек безгә көч өстәп җибәрә (bw538-TAT, 16 нчы бит).

Изге Язмаларда еш кына төсләр телгә алына. Бу безгә нәрсәне ачыклый?

Изге Язмаларда төсләрнең кулланышыннан без шуны аңлыйбыз: Аллаһы төсләрнең кешеләргә тәэсир итүе турында һәм аларның безгә мөһим нәрсәләрне хәтеребездә сакларга ярдәм итүе турында белә (bp139-TAT, 14—15 нче битләр).

Михей 5:5 тә язылган җиде көтүче белән сигез җитәкче турындагы пәйгамбәрлек бүген ничек үтәлә?

Михей 5:5 тә искә алынган «җиде көтүче» һәм «сигез җитәкче» — җыелыштагы өлкәннәр. Алар кардәшләрне пәйгамбәрлек итеп әйтелгән Аллаһы халкына каршы булачак һөҗүмгә әзерли (bw540-TAT, 20 нче бит).

Ни өчен без Аллаһыга мохтаҗ?

Безгә яхшы җитәкчелек тә, мөһим сорауларга җаваплар да кирәк. Аларның икесен дә безгә Аллаһы бирә. Ул безгә яхшы яшәр өчен һәм бәхетле булыр өчен үз ярдәмен тәкъдим итә. Ул үз Сүзендәге вәгъдәләрен үтәячәк (bp141-TAT, 4—6 нчы битләр).