Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәңгелек Патшасы Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз

Мәңгелек Патшасы Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз

«Мәңгелек Патшасына... хөрмәт һәм дан мәңге булсын» (1 ТИМ. 1:17).

1, 2. а) «Мәңгелек Патшасы» кем ул, һәм ни өчен аны бу титул белән атау урынлы? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Ни өчен Йәһвәнең идарә итүе безне аңа җәлеп итә?

КОРОЛЬ СОБХУЗА II Свазилендта якынча 61 ел идарә иткән. Безнең көннәрдә кешенең шулкадәр озак идарә итүе таң калдыра. Әмма бер патшаның гомере кешеләрнеке кебек кыска түгел. Изге Язмаларда ул «Мәңгелек Патшасы» дип атала (1 Тим. 1:17). Мәдхия җырлаучыларның берсе бу Хакимнең исемен телгә алган: «Йәһвә — мәңге-мәңге Патша» (Мәд. 10:16, ЯД).

2 Әйе, Аллаһының идарә итү вакыты кешеләрнекеннән аерылып тора. Ләкин безне Йәһвә Аллаһыга аның хакимлек итү рәвеше җәлеп итә. Борынгы Исраил халкы белән 40 ел идарә иткән бер патша Аллаһыны мондый сүзләр белән мактаган: «Ходай юмарт һәм мәрхәмәтле, бик түземле һәм рәхимле. Ходай Үз тәхетен күкләргә куйган, һәм патшалыгы бар нәрсәгә дә ия» (Мәд. 102:8, 19). Йәһвә Аллаһы — безнең Патшабыз да, кайгыртучан күктәге Атабыз да. Йәһвә Ата буларак ничек эш иткән? Йәһвә Гадән бакчасында фетнә күтәрелгәннән соң да хакимлек иткәнен ничек күрсәткән? Бу ике сорауга җавапны табып, без Йәһвә Аллаһыга тагы да якынлашырбыз һәм иманыбызны ныгытырбыз.

 МӘҢГЕЛЕК ПАТШАСЫ БЕРДӘМ ГАИЛӘНЕ БУЛДЫРА

3. Йәһвәнең бердәм гаиләсенең беренче әгъзасы кем булган, һәм Аллаһы үзенең «уллары» итеп тагын кемне барлыкка китергән?

3 Шик тә юк, Йәһвә үзенең бердәнбер Улын барлыкка китергәч бик сөенгән! Ул аңа әллә ни мөһим булмаган хезмәтчегә кебек карамаган. Киресенчә, ул аны яраткан һәм аны үзе белән бергә шатлыклы эштә — башка миллиардлаган камил фәрештәләрне барлыкка китерүдә катнашырга чакырган (Көл. 1:15—17). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, бу фәрештәләр шатлык белән Йәһвәнең ихтыярын үти. Аллаһы, бу рухи затларга хөрмәт күрсәтеп, аларны «улларым» дип атый. Алар — Йәһвәнең бердәм гаиләсенең әгъзалары (Мәд. 102:20—22; Әюб 38:7).

4. Аллаһының бердәм гаиләсе ничек ишәйгән?

4 Йәһвә күкне һәм җирне барлыкка китергәннән соң, аның бердәм гаиләсе ишәйгән. Җирне матур йорт итеп әзерләгәч, ул беренче кешене — Адәмне үзенә охшаш итеп яраткан (Ярат. 1:26—28). Барлыкка Китерүче булганга, Йәһвә Адәм аңа буйсыныр дип өметләнгән. Ата буларак, Йәһвә аңа ярату һәм игелек күрсәтеп җитәкчелек биргән. Аның күрсәтмәләре Адәмнең иреген бер дә чикләмәгән. (Яратылыш 2:15—17 не укы.)

5. Җирне кешеләр белән тутырыр өчен Йәһвә нәрсә эшләгән?

5 Хакимлеккә ия кешеләрдән аермалы буларак, Йәһвә үз хезмәтчеләре белән, үз гаилә әгъзалары белән мөгамәлә иткәндәй, мөгамәлә итә. Ул аларга ышана һәм төрле вазифалар тапшырырга шат. Мәсәлән, ул Адәмгә хайваннар өстеннән хакимлек итәргә хокук биргән һәм хәтта аларга исемнәр бирергә кушкан. Бу кызык һәм җаваплы эш булган (Ярат. 1:26; 2:19, 20). Аллаһы җирне тутырыр өчен үзе миллионлаган камил кешеләрне барлыкка китермәгән. Моның урынына ул Адәм өчен камил хатын Хауваны барлыкка китергән һәм аларга балалар тудырып җирне тутырырга мөмкинлек биргән (Ярат. 2:21, 22). Яхшы шартларда яшәп, Адәм белән Хаува әкрен-әкрен бөтен җирне Оҗмахка әверелдерә алыр иде. Шуннан соң бар кешеләр һәм фәрештәләр, бер гаиләнең әгъзалары буларак, Йәһвәгә мәңге гыйбадәт кылган булыр иде. Нинди гаҗәеп киләчәк көткән Адәм белән Хауваны! Күктәге Аталары аларны бик яраткан!

ФЕТНӘЧЕЛ УГЫЛЛАР АЛЛАҺЫ ХАКИМЛЕГЕН КИРЕ КАГА

6. а) Аллаһы гаиләсендә ничек фетнә күтәрелгән булган? б) Ни өчен Йәһвә җир белән идарә итү хокукын югалткан дип әйтеп булмый?

6 Кызганычка каршы, Адәм белән Хаува Йәһвәнең хакимлеген кире каккан. Алар Аллаһыга каршы чыккан фәрештә Шайтанга иярергә булган (Ярат. 3:1—6). Нәтиҗәдә, алар һәм аларның балалары ачы җимешләр — авырту, газап чигү һәм үлем урган (Ярат. 3:16—19; Рим. 5:12). Шулай итеп җирдә Аллаһыга буйсынган кеше калмаган. Бу Йәһвәнең үз хакимлегеннән баш тартканын һәм җир белән идарә итү хокукын югалтканын аңлатканмы? Һич тә юк! Ул, Адәм белән Хауваны Гадән бакчасыннан куып чыгарып һәм керубимнәрне бакчага керү юлын саклар өчен бастырып, үзенең хакимлек итүен дәвам иткәнен күрсәткән (Ярат. 3:23, 24). Шул ук вакыт Аллаһы кешеләргә аталарча яратуын күрсәтеп мондый вәгъдә биргән: Адәмнең бер «нәселе» Шайтанны һәм Адәм кылган гөнаһның нәтиҗәсеннән килгән зыянны юк итәчәк. (Яратылыш 3:15 не укы.) Шулай итеп Йәһвә тугры фәрештәләрдән һәм кешеләрдән торган бердәм гаиләне булдыру ниятен чынга ашырачагын раслаган.

7, 8. а) Нух көннәрендә дөнья хәле никадәр начарланган булган? б) Йәһвә җирне чистартыр өчен һәм кешелекне саклар өчен нәрсә эшләгән?

 7 Киләсе гасырларда кайбер кешеләр Йәһвәгә тугрылык сакларга тырышкан. Алар арасында Һабил белән Ханук булган. Ләкин кешеләрнең күпчелеге Йәһвәне үз Атасы һәм Патшасы итеп танымаган. Нух көннәрендә бөтен җир «явызлыкка кереп баткан» булган (Ярат. 6:11). Бу Йәһвә җирдәге хәлләрне бүтән контрольдә тотмаганын аңлатканмы? Моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

8 Нух турындагы хәбәрне карап чыгыйк. Йәһвә аңа зур көймә төзер өчен җентекле күрсәтмәләр биргән. Шул көймәдә Нух үз гаиләсе белән котыла алган. Моннан тыш, Аллаһы Нухны «тәкъвалыкны вәгазьләүче» итеп билгеләп бөтен кешеләргә үз яратуын күрсәткән (2 Пет. 2:5). Һичшиксез, Нух кешеләрне тәүбә итәргә чакырган һәм булачак афәт турында кисәткән, ләкин берсе дә аны тыңламаган. Дистә еллар буе Нух үз гаиләсе белән явыз һәм әхлаксызлыкка баткан дөньяда яшәгән. Йәһвә, кайгыртучан Ата буларак, шул сигез тугры кешене саклаган һәм фатихалаган. Җир йөзенә Туфан китереп, Йәһвә фетнәчел кешеләр һәм бозык фәрештәләр өстеннән үз хакимлеген күрсәткән. Барысы Йәһвә кулында булган (Ярат. 7:17—24).

Йәһвә һәрвакыт хакимлек иткән (6, 8, 10, 12, 17 нче абзацларны кара.)

ЙӘҺВӘНЕҢ ТУФАННАН СОҢ ИДАРӘ ИТҮЕ

9. Йәһвә Туфаннан соң кешеләргә нинди мөмкинлек биргән?

9 Нух һәм аның гаиләсе чистартылган җиргә баскач һәм саф һава сулап алгач, һичшиксез, аларның йөрәкләре Йәһвәгә карата үзләрен саклап калдырганы өчен рәхмәт хисе белән тулган. Нух шунда ук корбан китерү урынын төзегән һәм Йәһвәгә корбаннар китергән. Аллаһы Нухны гаиләсе белән фатихалаган һәм аларга: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз»,— дип әйткән (Ярат. 8:20—9:1). Кешеләр яңадан бергәләп Аллаһыга гыйбадәт кыла һәм җирне тутыра алган.

10. а) Туфаннан соң кайда һәм ничек итеп Йәһвәгә каршы фетнә күтәрелгән? б) Йәһвә үз ихтыярын үтәр өчен нәрсә эшләгән?

10 Ләкин Туфаннан соң кешеләр камил булып китмәгән, һәм аларга, Шайтан белән фетнәчел фәрештәләрнең тәэсиренә бирешмәс өчен, тырышлыклар куярга кирәк булган. Озак та үтмәстән кешеләр кайгыртучан Йәһвәнең хакимлек итүенә яңадан каршы чыккан. Мәсәлән, Нух оныгының улы Нәмруд Йәһвәгә каршы чыккан «кыю аучы» дип аталган булган. Ул Бабыл кебек зур шәһәрләр төзегән һәм «Шинар җирләрендә» үзен патша итеп куйган (Ярат. 10:8—12). Нәмруд Йәһвәнең җир йөзен тутыру ниятенә каршы чыккан. Мәңгелек Патшасы бу фетнәчел патша белән нәрсә эшләгән? Йәһвә кешеләрнең телләрен буташтырган, һәм Нәмруд халкына бөтен җир буйлап таралырга туры килгән. Алар таралу белән ялган дин дә таралган, һәм алар урнашкан җирләрдә дә кеше башка кеше өстеннән хакимлек итә башлаган (Ярат. 11:1—9).

11. Йәһвә Ибраһимга тугрылык күрсәтеп аның өчен нәрсә эшләгән?

11 Туфаннан соң күпләр ялган илаһларга табынган булса да, кайбер тугры кешеләр Йәһвәгә гыйбадәт кылуларын дәвам иткән. Аларның берсе Ибраһим булган. Ул, Йәһвәгә буйсынып, Ур шәһәрендәге уңайлы тормышын калдырган һәм күп еллар дәвамында чатырларда яшәгән (Ярат. 11:31; Евр. 11:8, 9). Ибраһим күчмә тормыш алып барган. Ул вакытта идарә иткән патшалар стена белән уратылган шәһәрләрдә яшәгән, ә Ибраһимны һәм аның гаиләсен Йәһвә саклап торган. Мәдхия җырлаучы Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен аталарча саклавы турында болай дип язган: «[Аллаһы] аларны кыерсытырга берәүгә дә ирек  бирмәгән, һәм алар өчен патшаларны ачуланган» (Мәд. 104:13, 14). Йәһвә үз дусты Ибраһимга тугрылык күрсәтеп, аңа мондый вәгъдә биргән: «Нәселеңнең тармакларыннан... патшалар чыгар» (Ярат. 17:6; Ягък. 2:23).

12. Йәһвә Мисыр өстеннән хакимлек иткәнен ничек күрсәткән, һәм бу аның халкына нинди файда китергән?

12 Аллаһы Ибраһимның улы Исхакка һәм аның оныгы Ягъкубка үзләрен фатихаларга һәм токымнарыннан патшалар булдырырга вәгъдә иткән (Ярат. 26:3—5; 35:11). Ләкин бу вәгъдә үтәлгәнче, Ягъкубның токымнары Мисырда коллар булып яши башлаган. Бу Йәһвәнең үз вәгъдәсен үтәмәячәген я аның җир өстеннән идарә итүдән баш тартканын аңлатканмы? Әлбәттә юк! Йәһвә тиешле вакытта, үз көчен кулланып, тәкәббер фиргавен өстеннән хакимлек иткәнен күрсәткән. Коллыкта булган исраиллеләр Йәһвәгә таянган, һәм ул аларны могҗизалы рәвештә Кызыл диңгез аша үткәреп азат иткән. Чыннан да, Йәһвә Галәмнең Хакиме булып калган һәм, кайгыртучан Ата буларак, үз халкын саклар өчен бөек көчен кулланып торган. (Чыгыш 14:13, 14 не укы.)

ЙӘҺВӘ ИСРАИЛНЕҢ ПАТШАСЫ БУЛЫП КИТӘ

13, 14. а) Исраиллеләр җиңү җырында Йәһвәнең хакимлеге турында нәрсә җырлаган? б) Аллаһы Давытка нинди вәгъдә биргән?

13 Йәһвә исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан азат иткәч, алар җиңү җырын башкарып Йәһвәне шунда ук данлаган. Бу җыр Чыгыш китабының 15 нче бүлегендә язылган. 18 нче шигырьдә болай дип әйтелә: «Раббы мәңге-мәңге хакимлек итәчәк!» Әйе, Йәһвә яңа халыкның патшасы булып киткән (Кан. 33:5). Әмма бу халык Йәһвәнең күренмәс хакимлеген кадерләмәгән. Мисырдан киткәннән соң якынча 400 ел узгач, алар, тирә-яктагы мәҗүси халыкларга карап, Аллаһыдан үзләренә кешеләр арасыннан патша куюын сораган (1 Пат. 8:5). Шулай да Давыт идарә иткән вакытта Йәһвәнең Патша булып калганы ап-ачык күренгән.

14 Давыт тантаналы рәвештә килешү сандыгын Иерусалимга күчергән көнне левилеләр Йәһвәне данлап болай җырлаган: «Халыклар арасында: „Йәһвә патша булды!“ — дип игълан итегез» (1 Елъ. 16:31). Ләкин нинди мәгънәдә Йәһвә Патша булып киткән, ул бит болай  да Мәңгелек Патшасы? Үз хакимлеген кулланганда я берәрсен үз вәкиле итеп билгеләгәндә, Йәһвә Патша булып китә. Йәһвәнең шундый мәгънәдә Патша булып китүе мәңгелек фатихалар китерәчәк. Инде олы яшькә җиткән Давытка Йәһвә аның идарәсе мәңгегә дәвам ителәчәк икәнен күрсәтеп болай дигән: «Мин синнән соң синең токымыңны, синең улыңны куячакмын. Мин аның патшалыгын нык урнаштырачакмын» (2 Пат. 7:12, 13). Шул вәгъдә, 1 000 елдан артык вакыт үткәч, Давытның «токымы» тугач үтәлгән. Ул кем булган, һәм кайчан ул патша булып киткән?

ЙӘҺВӘ ЯҢА ПАТШАНЫ БИЛГЕЛИ

15, 16. Гайсә Патша итеп кайчан майланган булган, һәм җирдә булганда ул киләчәк Патшалыгы өчен нәрсә эшләгән?

15 Б. э. 29 елында Чумдыручы Яхъя «күкләр Патшалыгы якынлашты» дип вәгазьли башлаган (Мат. 3:2). Ул Гайсәне чумдыргач, Йәһвә аны вәгъдә ителгән Мәсих һәм булачак Аллаһы Патшалыгының Патшасы итеп майлаган. «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм»,— дип, Йәһвә Гайсәгә аталарча яратуын күрсәткән (Мат. 3:17).

16 Гайсә җирдә хезмәт иткәндә үз Атасын данлап торган (Яхъя 17:4). Ул моны Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләп эшләгән (Лүк 4:43). Ул хәтта үз шәкертләрен Патшалыкның килүе турында дога кылырга өйрәткән (Мат. 6:10). Билгеләнгән Патша буларак, ул үз дошманнарына болай дип әйтә алган: «Аллаһы Патшалыгы сезнең арада» (Лүк 17:21). Соңрак, үзенең соңгы кичендә Гайсә үз шәкертләре белән Патшалык турында килешү төзегән. Шулай итеп ул кайбер тугры шәкертләренә Аллаһы Патшалыгында үзе белән бергә патшалар булырга мөмкинлек биргән. (Лүк 22:28—30 ны укы.)

17. Беренче гасырда Гайсә нәрсә өстеннән идарә итә башлаган, ләкин аңа нәрсәне көтәргә кирәк булган?

17 Гайсә Аллаһы Патшалыгында кайчан идарә итә башлаган? Ул шунда ук патшалык итә башлый алмаган. Киләсе көнне аны җәзалап үтергәннәр, ә шәкертләре таралган (Яхъя 16:32). Әмма Йәһвә, элекке вакытларда кебек, барысын үз кулында тотып торган. Өченче көнне ул үз Улын үледән терелткән, һәм Илленче көн бәйрәмендә Гайсә мәсихче җыелыш өстеннән идарә итә башлаган (Көл. 1:13). Әмма Гайсә, вәгъдә ителгән «нәсел» буларак, үзенең бөтен җир өстеннән хакимлек итә башлаячагын көтәргә тиеш булган. Йәһвә аңа болай дип әйткән: «Мин дошманнарыңны аягың астына салганчы, Минем уң ягымда утыр» (Мәд. 109:1).

МӘҢГЕЛЕК ПАТШАСЫНА ГЫЙБАДӘТ КЫЛЫГЫЗ

18, 19. Без нәрсә эшләргә телибез, һәм киләсе мәкаләдән без нәрсәне белербез?

18 Меңнәрчә еллар дәвамында фәрештәләр һәм кешеләр Йәһвәнең хакимлегенә каршы торган. Шулай да Йәһвә һәрвакыт барысын үз кулында тоткан һәм беркайчан да үз хакимлегеннән баш тартмаган. Кайгыртучан Ата буларак, ул Нух, Ибраһим һәм Давыт кебек тугры хезмәтчеләрен яклаган һәм алар турында кайгыртып торган. Моны белү безне Мәңгелек Патшасына буйсынырга һәм аңа якынлашырга дәртләндерә.

19 Без үзебезгә мондый сораулар биреп уйлана алабыз: Йәһвә безнең көннәрдә ничек Патша булып киткән? Без Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре булуыбызны раслар өчен һәм аның бердәм гаиләсендә камил уллары булып китәр өчен нәрсә эшли алабыз? Дога кылганда Аллаһы Патшалыгы килсен дип әйтүебез нәрсәне аңлата? Бу сорауларга без киләсе мәкаләдән җавап табарбыз.