Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Патшалык 100 ел идарә итә. Бу сезгә ничек кагыла?

Патшалык 100 ел идарә итә. Бу сезгә ничек кагыла?

«Йәһвә Аллаһы, бөек һәм таң калырлык синең эшләрең. Мәңгелек Патшасы, гадел һәм хак синең юлларың» (АЧЫЛ. 15:3).

1, 2. Аллаһы Патшалыгы нинди эш башкарачак, һәм ни өчен без Патшалык килер дип ышанабыз?

БЕЗНЕҢ ЭРАНЫҢ 31 елында яз көне Кәпернаум янындагы бер тауда Гайсә Мәсих үз шәкертләрен болай дип дога кылырга өйрәткән: «Синең Патшалыгың килсен» (Мат. 6:10). Әмма бүген күпләр Патшалыкның кайчан да булса киләчәгенә шикләнеп карый. Ләкин без шуңа ышанабыз: Аллаһы Патшалыгы килсен дип кылган эчкерсез догабызга Йәһвә җавап бирәчәк.

2 Йәһвә Патшалыкны кулланып күктә дә, җирдә дә үз гаиләсен берләштерәчәк. Аның бу нияте чынга ашачак (Ишаг. 55:10, 11). Чынында, Йәһвә инде безнең көннәрдә Патша булып киткән! Моны узган 100 ел дәвамында булган гаҗәеп вакыйгалар раслый. Аллаһы үзенең миллионлаган тугры хезмәтчеләре хакына бөек һәм искиткеч эшләр башкара (Зәк. 14:9; Ачыл. 15:3). Шулай да Йәһвәнең Патша булып китүе Аллаһы Патшалыгының килүеннән аерылып тора. Бу ике вакыйга бер-берсеннән нәрсә белән аерылып тора, һәм алар безгә ничек кагыла?

БИЛГЕЛӘНГӘН ПАТША ЭШКӘ ТОТЫНА

3. а) Гайсә кайчан һәм кайда Патша булып тәхеткә утыртылган булган? б) Сез Гайсәнең 1914 елда идарә итә башлаганын ничек раслар идегез? (Искәрмәне кара.)

3 Унтугызынчы гасырның азагында Аллаһы хезмәтчеләре Данил пәйгамбәр 2 500 ел элек язган мондый пәйгамбәрлекнең мәгънәсенә төшенә башлаган: «Ул патшалар көннәрендә  күктәге Аллаһы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак» (Дан. 2:44). Изге Язмаларны Тикшерүчеләр дистәләгән еллар буе 1914 ел зур мәгънәгә ия булачак дип хәбәр иткән. Ул вакытта күп кенә кеше киләчәккә өмет белән караган. Бер язучы болай дип язган: «1914 елда кешеләр киләчәктән яхшылык кына көткән». Әмма соңрак шул елны Беренче бөтендөнья сугышы купкач, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр чынга ашкан. Ачлык, җир тетрәүләр, үләтләрнең башлануы һәм Изге Язмаларда язылган башка пәйгамбәрлекләрнең үтәлеп торуы Гайсә Мәсихнең 1914 елда күктә Аллаһы Патшалыгында патша булып идарә итә башлаганын ачык итеп раслаган *. Үз Улын Мәсих-Патша итеп тәхеткә утыртып, Йәһвә үзе яңа мәгънәдә Патша булып киткән.

4. Гайсә Патша булып киткәч иң башта нәрсә эшләгән? Аның киләсе адымы нинди булган?

4 Аллаһы билгеләгән яңа Патша иң башта Атасының төп Дошманы Шайтанга каршы сугышкан. Гайсә һәм аның фәрештәләре Иблис белән аның җеннәрен күктән бәреп төшергән. Бу күктәгеләргә — зур шатлык, ә җирдәгеләргә моңарчы булмаган кайгы китергән. (Ачылыш 12:7—9, 12 не укы.) Шуннан соң Патша үзенең җирдәге хезмәтчеләрен рухи мәгънәдә чистарткан, өйрәткән һәм Аллаһы ихтыярын үтәсеннәр өчен оештырган. Әйдәгез, алар бу өч өлкәдә Гайсәгә буйсынып безгә нинди үрнәк калдырганнарын карап чыгыйк.

МӘСИХ-ПАТША ҮЗЕНЕҢ ТУГРЫ ГРАЖДАННАРЫН ЧИСТАРТА

5. Гайсә 1914—1919 елларда нинди чистарту эшен башкарган?

5 Тәхеткә утыртылган Патша күкне Шайтан белән җеннәрнең начар тәэсиреннән азат иткәч, Йәһвә Гайсәгә җирдәге хезмәтчеләренең рухи халәтләрен тикшерергә һәм аларны чистартырга кушкан. Бу рухи чистарту турында Малахий пәйгамбәр язган булган (Мал. 3:1—3). Тарихтан күренгәнчә, бу эш 1914 елдан башлап 1919 елның башына хәтле башкарылган булган *. Йәһвәнең бердәм гаиләсенең әгъзасы булыр өчен, без чиста, ягъни изге, булырга тиеш (1 Пет. 1:15, 16). Без гыйбадәт кылуыбызны ялган дин я сәясәт белән нәҗесләргә тиеш түгел.

6. Без рухи ризыкны ничек алабыз, һәм ни өчен без аңа мохтаҗ?

6 Шуннан соң Гайсә, Патша буларак, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләгән. Бу хезмәтче Гайсә кайгырткан «бер көтүне», ягъни бар мәсихчеләрне, файдалы рухи ризык белән даими тукландырып торырга тиеш булган (Мат. 24:45—47; Яхъя 10:16). 1919 елдан бирле ышанычлы хезмәтче «өйдәге хезмәтчеләрне» тукландыру вазифасын тугры үтәп тора. Ул безгә мул итеп биргән рухи ризык иманыбызны ныгытырга ярдәм итә. Аның ярдәмендә без рухи, әхлакый, физик яктан һәм уйларыбызда сафлык сакларга тәвәккәл булабыз. Бу рухи ризык ярдәмендә без шулай ук белем алабыз һәм җирдә башкарылган иң мөһим эштә катнашыр өчен бар кирәк нәрсәгә ия булабыз. Сез бу рухи ризык белән регуляр рәвештә тукланасызмы?

ПАТША ҮЗ ГРАЖДАННАРЫН БӨТЕН ҖИРДӘ ВӘГАЗЬЛӘСЕННӘР ӨЧЕН ӨЙРӘТӘ

7. Гайсә җирдә яшәгәндә нинди мөһим эш башлаган, һәм кайсы вакытка кадәр бу эш дәвам ителәчәк?

7 Гайсә җирдәге хезмәтен башлагач, болай дип әйткән: «Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен, чөнки мин шуның өчен җибәрелдем дә» (Лүк 4:43). Өч ел ярым вакыт дәвамында Гайсә өчен бу иң мөһим эш булган. Ул үз шәкертләрен болай дип өйрәткән: «Барганда  исә, вәгазьләгез һәм: „Күкләр Патшалыгы якынлашты“,— диегез» (Мат. 10:7). Үледән терелтелгәч, Гайсә аның шәкертләре бу хәбәрне «җир читенә кадәр» таратачак дип пәйгамбәрлек иткән (Рәс. 1:8). Ул аларга бу мөһим эштә, дөнья төзелеше тәмамланганчы, ярдәм итеп торырга вәгъдә иткән (Мат. 28:19, 20).

8. Патша үзенең җирдәге гражданнарын вәгазьләргә ничек дәртләндергән?

8 «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәр» 1919 елны киң колач җәя башлаган (Мат. 24:14). Патша күктә идарә итә башлаган һәм җирдә чистартылган гражданнардан торган кечкенә төркем җыйган. Алар Гайсәнең әмеренә теләп буйсынганнар һәм Аллаһы Патшалыгының күктә урнаштырылганы хакында яхшы хәбәрне бөтен җирдә тарата башлаганнар! (Рәс. 10:42). Мәсәлән, 1922 елның сентябрендә Патшалык ягына баскан 20 000 гә якын кеше Сидар-Пойнтта (Огайо штаты, АКШ) халыкара конгресска җыелган булган. Рутерфорд кардәш «Патшалык» дигән нотыкны сөйләгәндә болай дигән: «Менә, Патша хакимлек итә! Сез — аның хәбәрчеләре. Шуңа күрә Патшаны һәм аның патшалыгын игълан итегез, игълан итегез, игълан итегез». Бу сүзләр кардәшләрне бик рухландыргандыр! Ике мең делегат махсус «Хезмәт итү көнендә» катнашкан. Аларның кайберләре хәтта конгресс үткән җирдән 72 километр ераклыкта урнашкан өйләргә кадәр барып җитеп вәгазьләгән. Бер делегат рухланып болай дигән: «Мин Патшалыкны игълан итегез дигән чакыруны һәм җыелган халыкның ашкынучанлыгын беркайчан да онытмам!» Күпләр андый хисләр кичергән.

9, 10. а) Вәгазьчеләрне өйрәтер өчен нәрсә оештырылган булган? б) Андый өйрәтү сезгә үзегезгә нинди файда китерде?

9 Инде 1922 елда 17 000 нән артык Патшалык вәгазьчесе 58 илдә вәгазьләгән. Ләкин аларга әле өйрәнәсе булган. Билгеләнгән Патша беренче гасырда үз шәкертләренә күрсәтмәләр биргән һәм нәрсә турында, кайда вә ничек вәгазьләргә икәнен аңлаткан (Мат. 10:5—7; Лүк 9:1—6; 10:1—11). Бүген дә Гайсә, Патшалык вәгазьчеләре үз хезмәтләрендә уңышлы булсын өчен, аларга күрсәтмәләр биреп тора һәм аларны кирәкле «кораллар» белән тәэмин итеп тора (2 Тим. 3:17). Ул мәсихче җыелыш аша үз гражданнарын вәгазьләргә өйрәтә. Мәсәлән, ул аларны бөтен җир буенча 111 000 нән артык җыелышта үткәрелгән Теократик хезмәт мәктәбе ярдәмендә өйрәтә. Бу Мәктәптә җиде миллионнан артык вәгазьче укый. Шулай итеп алар «һәркайсы кешене» хакыйкатькә җәлеп итә алырлык вәгазьли һәм өйрәтә ала. (1 Көринтлеләргә 9:20—23 не укы.)

10 Теократик хезмәт мәктәбеннән тыш башка Изге Язмалар мәктәпләре дә үткәрелә. Мәсәлән, җыелыш өлкәннәрен, пионерларны, миссионерларны, өйләнмәгән абый-кардәшләрне, мәсихче ирлехатынлыларны, филиал комитетының  әгъзаларын һәм аларның хатыннарын, күчеп йөрүче күзәтчеләрен һәм аларның хатыннарын өйрәтер өчен мәктәпләр бар *. Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбенең бер сыйныфында укыган кардәшләр үз рәхмәтләрен мондый сүзләр белән белдергән: «Без алган махсус белем Йәһвәгә яратуыбызны тирәнәйтте, һәм без башкаларга яхшырак ярдәм итәргә өйрәндек».

11. Патшалык вәгазьчеләре, каршылыкларга карамастан, вәгазьләүләрен нәрсә ярдәмендә дәвам итә ала?

11 Шайтан Патшалык хакында вәгазьләүне һәм өйрәтү эшендә куелган зур тырышлыкларны күздән ычкындырмый калмый. Ул бу эшне туктатырга тырышып, Патшалык хакындагы хәбәрнең таралуына киртәләр куя һәм вәгазьчеләргә ачык я астыртын гына һөҗүм итә. Әмма аның тырышлыклары юкка гына. Йәһвә үз Улын «һәркайсы хөкүмәт, хакимият, кодрәт, хакимлектән... югарырак утырткан» (Эфес. 1:20—22). Атасының ихтыярын үтәп Гайсә, Патша буларак, үз хакимлеген шәкертләрен яклар өчен һәм җитәкләр өчен куллана *. Яхшы хәбәр әле дә вәгазьләнә, һәм миллионлаган эчкерсез кешеләр Йәһвә юлларында йөрергә өйрәнә. Бу бөек эштә катнашу безнең өчен зур хөрмәт!

ПАТША ҮЗ ГРАЖДАННАРЫН ЗУРРАК ЭШЛӘР БАШКАРЫР ӨЧЕН ОЕШТЫРА

12. Патшалык урнаштырылганнан бирле оешмага нинди үзгәрешләр кертелгән булган?

12 Патшалык 1914 елда урнаштырылганнан бирле, Гайсә, мәсихчеләр Аллаһы ихтыярын яхшырак үтәсеннәр өчен, оешмага оештыру ягыннан үзгәрешләр кертеп бара. (Ишагыйя 60:17 не укы.) 1919 елда һәр җыелышта, вәгазь эшендә җитәкчелекне үз өстенә алсын өчен, хезмәт җитәкчесе билгеләнгән булган. 1927 елда якшәмбе көннәрендә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү оештырылган булган. 1931 елда Аллаһы хезмәтчеләре үзләренә Изге Язмалардан Йәһвә Шаһитләре дигән исем алган. Бу аларны Патшалык өчен тагы да күбрәк эшләр башкарырга дәртләндергән (Ишаг. 43:10—12). 1938 елдан бирле җаваплы кардәшләрне инде тавыш биреп сайламаганнар, ә Изге Язмалардагы таләпләргә туры килү-килмәүләренә карап билгели башлаганнар. 1972 елдан алып җыелышны бер күзәтче түгел, ә өлкәннәр советы кайгырта башлаган. Өлкән я хезмәттәш ярдәмче итеп хезмәт итәргә яраклы бар абый-кардәшләрне җыелышны кайгыртырга әзер булырга дәртләндергәннәр (1 Пет. 5:2, 3). 1976 елда бөтен җир шары буенча алып барылган Патшалык эшен күзәтеп торыр өчен Җитәкче  советның алты комитеты оештырылган булган. Шулай итеп, билгеләнгән Патша үзенең гражданнарын теократик тәртип, ягъни Аллаһы җитәкчелеге, буенча эзлекле рәвештә оештырып торган.

13. Мәсих-Патшаның 100 ел идарә итүе дәвамында башкарган эшләре сезгә нинди файда китерде?

13 Мәсих-Патша үзенең беренче 100 ел идарә итүе дәвамында зур уңышларга ирешкән. Ул Йәһвә исемен йөртүче халыкны чистарткан. Ул Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне 239 илдә һәм территориядә тарату белән җитәкчелек итә һәм миллионлаган кешеләрне Йәһвә юлларында йөрергә өйрәтә. Ул үзенең җиде миллионнан артык тугры гражданын берләштергән; аларның һәрберсе Атасының ихтыярын теләп үти (Мәд. 109:3). Чыннан да, Йәһвә Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкны кулланып гаҗәеп эшләр башкара. Ә киләчәктә ул тагы да зуррак эшләр башкарачак!

МӘСИХ ҖИТӘКЧЕЛЕГЕНДӘГЕ ПАТШАЛЫК КИТЕРӘЧӘК ФАТИХАЛАР

14. а) Без «синең Патшалыгың килсен» дип дога кылганда, Аллаһыдан нәрсә турында сорыйбыз? б) 2014 елның еллык шигыре итеп нинди шигырь сайланды, һәм ни өчен ул урынлы?

14 Йәһвә 1914 елда үзенең Улы Гайсә Мәсихне тәхеткә утырткан булса да, «синең Патшалыгың килсен» дигән үтенечебезгә тулы җавап әле бирмәгән (Мат. 6:10). Изге Язмаларда Гайсә «дошманнары арасында баш булып» торачак дип әйтелгән булган (Мәд. 109:2). Шайтанның тәэсире астындагы кеше хөкүмәтләре әле дә Патшалыкка каршы тора. Аллаһы Патшалыгы килсен дип дога кылганда, без Аллаһыдан Мәсих-Патша үз хакимдәшләре белән кеше идарәсен һәм Патшалыкка каршы килүчеләрне юк итсеннәр дип сорыйбыз. Шулай итеп Данил 2:44 тә язылган сүзләр чынга ашачак: Аллаһы Патшалыгы «барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак». Патшалык үзенең сәяси дошманнарын тар-мар итәчәк (Ачыл. 6:1, 2; 13:1—18; 19:11—21). Боларның барысы бик якын арада булачак. Шуның өчен 2014 елның, Гайсәнең 100 ел идарә итүе уңаеннан, еллык шигыре итеп Маттай 6:10 сайланды. Анда: «Синең Патшалыгың килсен»,— дип әйтелә. Бу шигырь бик урынлы!

2014 елның еллык шигыре: «Синең Патшалыгың килсен» (Маттай 6:10).

15, 16. а) Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында нинди гаҗәеп вакыйгалар булачак? б) Гайсә үзенең Меңьеллык идарә итүенең ахырында нәрсә эшләячәк, һәм бу Йәһвәнең ниятенә ничек кагыла?

15 Мәсих-Патша, Аллаһы дошманнарын бетергәч, Шайтан белән аның җеннәрен упкынга ыргытачак (Ачыл. 20:1—3). Шулай итеп кешелекне Шайтан тәэсиреннән азат итеп, Патшалык Гайсәнең йолым корбаныннан файдаланачак һәм Адәм гөнаһыннан килгән зыянны юк итәчәк. Патша үлгән миллионлаган кешене терелтәчәк һәм, алар Йәһвәне белсен өчен, киң өйрәтү программасын оештырачак (Ачыл. 20:12, 13). Бөтен җир Гадән бакчасы кебек оҗмахка әвереләчәк, һәм бар тугры кешеләр камил булып китәчәк.

16 Мәсихнең Меңьеллык идарә итүенең ахырында Йәһвәнең җиргә карата нияте тормышка ашачак. Шуннан соң Гайсә Патшалыкны үз Атасына тапшырачак. (1 Көринтлеләргә 15:24—28 не укы.) Йәһвә белән аның җирдәге балалары арасында бүтән инде арадашчы кирәк булмаячак. Аллаһының бар күктәге угыллары һәм җирдәге балалары бердәм гаиләнең әгъзалары булып китеп үз Аталары белән берләшәчәк.

17. Сез Патшалык хакына нәрсә эшләргә тәвәккәл?

17 Гайсәнең 100 ел идарә итүе вакытында булган искиткеч вакыйгалар безне нәрсәгә ышандыра? Йәһвә барысын да кулда тота, һәм аның җиргә карата нияте һичшиксез тормышка ашачак. Әйдәгез, алга таба да Аллаһыга тугры хезмәт итик һәм Патша белән аның Патшалыгын игълан итик. Без «синең Патшалыгың килсен» дигән үтенечебезгә Йәһвә җавап бирәчәк дип бер дә шикләнмибез!

^ 3 абз. «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраның 7 нче дәресен кара.

^ 10 абз. «Бу дөнья үз ахырына ничек киләчәк?» дигән брошюраның 13—17 нче битләрдәге «Теократик мәктәпләр Йәһвә яратуын раслый» мәкаләсен кара.

^ 11 абз. Төрле илләрдә булган юридик җиңүләр турында белер өчен «Мин... сезнең белән» дигән брошюраның 17 нче битен кара.