Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Синең Патшалыгың килсен». Әмма ул кайчан килер?

«Синең Патшалыгың килсен». Әмма ул кайчан килер?

«Боларның барысын күргәч, шуны белегез: Кеше Улы якын, инде ишек төбендә» (МАТ. 24:33).

1, 2. а) Ни өчен кайчак без нәрсәне дә булса күрмәскә мөмкин? б) Безгә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә билгеле?

СЕЗ үзегез игътибар иткәнсездер, кайчак төрле кешеләр бер үк вакыйганың төрле җентеклелекләрен хәтерли. Кайвакыт кешегә табибның, аңа диагноз куйганнан соң, әйткән сүзләрен исенә төшерү авыр булырга мөмкин. Кайчакта берәрсе ачкычын я күзлеген эзләгәндә, аларның янәшәдә генә ятканын күрмәскә мөмкин. Ни өчен шулай була? Тикшерүчеләр әйткәнчә, күрәсең, боларның барысына да сәбәпче — үзенә күрә бер сукырлык. Кешенең бар игътибары бер нәрсәгә тупланган булганда, ул башка нәрсәләргә игътибар итмәскә я аларны онытырга мөмкин. Бу миебезнең эшчәнлеге белән бәйле.

2 Бүген күп кенә кешеләрдә моңа охшаш «сукырлык» күзәтелә. Алар дөньяның 1914 елдан бирле кискен үзгәргәнен күрә, ләкин булган вакыйгаларның асылына төшенми. Без, Изге Язмаларны тикшерүчеләр буларак, Гайсә 1914 елда күктә тәхеткә утыртылгач, Аллаһы Патшалыгының билгеле бер мәгънәдә инде килгәнен беләбез. Әмма без әле дә: «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен»,— дип дога кылабыз, чөнки әлегә  бу догага тулы җавап алмадык (Мат. 6:10). Ул җавапны Аллаһы бу бозык дөньяны юк итеп бирәчәк. Шуннан соң гына Аллаһы ихтыяры күктәге кебек, җирдә дә үтәләчәк.

3. Аллаһы Сүзен өйрәнү безгә нәрсәне күрергә ярдәм итә?

3 Аллаһы Сүзен даими рәвештә өйрәнгәнгә, без бүген пәйгамбәрлекләрнең үтәлеп барганын күреп торабыз. Бу безне шушы дөнья кешеләреннән бик аерып тора! Алар бар игътибарларын үз тормышларына һәм максатларына шулкадәр туплаган ки, хәтта Мәсихнең 1914 елдан бирле күктә идарә итүенең һәм аның тиздән бозык дөньяны юк итәчәгенең ачык дәлилләрен күрми. Әмма үзегезгә мондый сораулар биреп уйланыгыз: «Мин инде күп еллар Йәһвәгә хезмәт итсәм дә, бу дөньяның юк ителү вакыты бик якын икәненә әле дә ышанаммы? Бүгенге вакыйгалар моны раслап тора икәнен күреп тораммы?» Хәтта күптән түгел генә Йәһвә Шаһите булып китсәгез дә, игътибарыгыз нәрсәгә тупланган? Бу сорауларга җавабыгыз нинди генә булса да, әйдәгез, Аллаһы билгеләгән Патша тиздән Йәһвәнең ихтыярын җирдә тулысынча үтәячәген раслый торган өч дәлилне карап чыгыйк.

ҖАЙДАКЛАРНЫҢ ЧЫГУЫ

4, 5. а) Гайсә 1914 елдан бирле нәрсә эшли? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Өч җайдак нәрсәне символлаштыра, һәм алар турындагы пәйгамбәрлек ничек үтәлә?

4 Гайсә Мәсихкә 1914 елда күктә таҗ бирелгән булган. Изге Язмаларда ул ак атка утырган җайдак итеп тасвирлана. Идарә итә башлагач, ул, җиңүче булып, бу дөнья төзелешен юк итәр өчен чыккан. (Ачылыш 6:1, 2 не укы.) Ачылыш китабының 6 нчы бүлегендәге пәйгамбәрлек безгә шуны күрсәтә: Аллаһы Патшалыгы урнаштырылганнан соң дөнья хәле тиз начарланып китәргә: сугышлар, ачлык, үләтләр һәм үлемгә китерүче башка хәлләр килеп чыгарга тиеш булган. Боларның барысын Гайсә Мәсихнең артыннан чыккан өч җайдак символлаштыра (Ачыл. 6:3—8).

5 Күп кенә илләр башка илләр белән хезмәттәшлек итәргә һәм тынычлыкта яшәргә вәгъдә бирсәләр дә, пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, «җирдән тынычлык алынган» булган. Башта беренче бөтендөнья сугышы, ә аннан соң башка дәһшәтле сугышлар булган. Кешелек 1914 елдан башлап икътисадта һәм фәндә күп кенә уңышларга ирешсә дә, күп җирләрдә ризык әле дә җитми. Шуның аркасында дөньяда кайчак бәрелешләр һәм сугышлар килеп чыга. Өстәвенә, һәркем шуның белән ризалашыр: төрле эпидемияләр, табигатьтәге афәтләр һәм башка бәла-казалар аркасында ел саен миллионлаган кешеләрнең гомерләре өзелә. Алар шулкадәр киң таралган, күпсанлы һәм һәлакәтле ки, кешелек тарихында андый хәлнең әле булганы юк иде. Сез боларның барысы нинди мәгънәгә ия икәнен аңлыйсызмы?

Җайдаклар чапкан чакта дөнья хәле әле дә начарлана бара (4, 5 нче абзацларны кара.)

6. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең үтәлешенә кем игътибар иткән, һәм бу аларны нәрсә эшләргә дәртләндергән?

6 Күп кенә кешеләрнең игътибарлары 1914 һәм киләсе елларда Беренче бөтендөнья сугышына һәм «испанка» гриппына тупланган булган. Майланган мәсихчеләр исә «халыкларга билгеләнгән вакытның» 1914 елда бетәчәген белгән (Лүк 21:24). Нәрсә буласын төгәл белмәсәләр дә, алар 1914 елда Аллаһы Патшалыгына кагылышлы ниндидер мөһим вакыйганың булачагын белгән. Пәйгамбәрлекнең ничек үтәлгәнен аңлагач, алар башкаларга Аллаһының идарә итүе башланды дип кыюлык белән игълан иткән. Күп кенә Патшалык вәгазьчеләрен каты эзәрлекләгәннәр.  Киләсе дистә еллар Патшалыкның дошманнары вәгазь эшен туктатыр өчен законнар кулланган, Аллаһы хезмәтчеләренә каршы көч кулланган, аларны төрмәгә утырткан я хәтта үтергән (Мәд. 93:20; Ачыл. 12:15).

7. Ни өчен кешеләрнең күбесе дөньядагы вакыйгаларның чын мәгънәсенә төшенми?

7 Аллаһы Патшалыгының күктә инде урнаштырылганына күп дәлилләр булса да, ни өчен кешеләрнең күбесе моңа ышанмый? Аллаһы халкы инде күп еллар дөньядагы вакыйгалар Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше булып тора дип вәгазьли, әмма ни өчен кешеләр моны танымый? Бар игътибарларын күз күргән нәрсәләргә генә туплаганга түгелме? (2 Көр. 5:7). Алар Аллаһы нәрсә эшләп торганын, үз эшләре белән мавыкканга, күрми түгелме? (Мат. 24:37—39). Кешеләрнең кайберләрен Шайтан пропагандасы «сукырайтмаганмы»? (2 Көр. 4:4). Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләгәнен күрер өчен иман һәм рухи караш кирәк. Без вакыйгаларның чын мәгънәсен аңлаганыбызга бик шат!

ЯВЫЗЛЫК КҮБӘЙГӘННӘН КҮБӘЯ БАРА

8—10. а) 2 Тимутигә 3:1—5 тәге сүзләр ничек үтәлеп бара? б) Ни өчен явызлык күбәйгәннән күбәя бара дип әйтеп була?

8 Аллаһы Патшалыгының тиздән җир өстеннән идарә итә башлаячагына ышаныр өчен икенче сәбәп тә бар: кешелек җәмгыятендә явызлык күбәйгәннән күбәя бара. Якынча бер гасыр дәвамында без 2 Тимутигә 3:1—5 тә язылган пәйгамбәрлекнең үтәлешен күреп торабыз. Дөньяның бар почмакларында кешеләр үзләрен бу шигырьләрдә тасвирланганча тота. Сез бу пәйгамбәрлекнең үтәлеп барганын күрәсезме? Әйдәгез, моны исбатлый торган кайбер мисалларны карап чыгыйк. (2 Тимутигә 3:1, 13 не укы.)

9 Моның турында уйлап кына карагыз: 1940—1950 нче елларда кешеләр өчен шаккатыргыч булган нәрсәләр бүген эш урыннарында, күңел ачуларда, спортта һәм модада киң таралган. Көч куллану һәм әхлаксызлык бүген гадәти нәрсә булып тора. Кешеләр башкалардан кансызрак, азгынрак һәм мәрхәмәтсезрәк булырга омтыла. 1950 нче елларда оятсыз дип саналган кайбер телетапшырулар  карауны хәзер гаиләләр өчен яраклы күңел ачу дип табалар. Һәм күпләр гомосексуалистларның карашы күңел ачуларда һәм модада чагылганын күрә. Боларның барысына Аллаһы мөнәсәбәтен белгәнебезгә без аңа бик рәхмәтле! (Яһүд 14, 15 не укы.)

10 Өстәвенә, 1950 нче елларда яшьләрнең фетнәчел дип исәпләнгән тәртибен бүгенге яшьләрнең эшләгәннәре белән чагыштырыгыз. Ул вакытта ата-аналар үз балалары тәмәке тартмыймы, исерткеч эчемлекләр эчмиме һәм әдәпсез биюләр биимиме дип борчылган. Бүген исә без еш кына моңа охшаш шаккатыргыч яңалыклар ишетәбез: 15 яшьлек укучы үз сыйныфташларына атып, аларның икесен үтергән һәм унөчесен яралаган. Исерек яшүсмерләр тугыз яшьлек кызны газаплап үтергән, ә аның атасы белән туганын кыйнап ташлаган. Бер Азия илендә ун ел дәвамында кылынган җинаять эшләренең яртысы өчен яшьләр гаепле. Дөнья хәленең начарланганнан начарлана баруы белән кем ризалашмас?

11. Ни өчен күп кенә кеше дөнья хәленең начарланганнан начарлана баруын күрми?

11 Рәсүл Петер төгәл итеп болай дигән: «Соңгы көннәрдә мыскыллап көлүчеләр килер, алар яхшы нәрсәләрдән көләр һәм үз теләкләре буенча эш итеп: „Ул бит килергә вәгъдә иткән иде, кайда соң ул? Һәммә нәрсә ничек барлыкка китерелгән булса, безнең ата-бабаларыбыз үлем йокысына киткәннән бирле нәкъ шулай кала“,— дип әйтер» (2 Пет. 3:3, 4). Ни өчен кешеләр үзләрен шулай тота? Күрәсең, кеше еш кабатлана торган хәлгә әзрәк игътибар итә башлый. Якын дустыбызның тәртибе кинәт үзгәрсә, бу безне гаҗәпкә калдырыр, әмма кешеләрнең гомумән алганда озак вакыт дәвамында әхлакый яктан әкрен төшә баруы күзгә әллә ни ташланмаска да мөмкин. Моңа карамастан, дөньяның әхлакый яктан бозыла баруы бик куркыныч.

12, 13. а) Ни өчен дөньядагы вакыйгалар безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел? б) Безгә бу соңгы көннәрнең «авыр вакытларын» кичерергә нәрсә ярдәм итә?

12 Рәсүл Паул безне «соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк» дип кисәткән (2 Тим. 3:1). Шулай да бу явыз дөньяда яшәп, без Йәһвәгә тугры булып кала алабыз. Йәһвә, аның рухы һәм мәсихче җыелыш ярдәмендә без, ни генә кичерсәк тә: өметләр өзелсә я куркуга калсак, барысын уңышлы гына җиңә алабыз. «Кеше көченнән өстенрәк кодрәт — безнеке түгел, ә Аллаһыныкы» (2 Көр. 4:7—10).

13 Паул соңгы көннәр турында язган пәйгамбәрлекне «белеп тор» дигән сүзләр белән башлый. Шул сүзләр бу пәйгамбәрлекнең һичшиксез үтәләчәген раслый. Шик тә юк, явыз кешеләр, Йәһвә аларның эшләренә катышканчы, алга таба да бозылганнан бозыла барачак. Тарихчылар әйткәнчә, кайбер җәмгыятьләр я халыклар юк ителгәнче, аларның әхлакый нормаларының түбәнәюе күзәтелгән булган. Бүгенге көннәрдә кешелек әхлаксызлыкка шулкадәр баткан ки, тарихта андый хәлнең әле булганы юк. Күп кенә кеше моңа әһәмият бирмәсә дә, 1914 елдан бирле булган вакыйгалар безне Аллаһы Патшалыгы тиздән бар явызлыкны юк итәчәк икәненә ышандырырга тиеш.

«БУ БУЫН ҮТКӘНЧЕ»

14—16. Аллаһы Патшалыгының тиздән киләчәгенә ышаныр өчен өченче сәбәп нинди?

14 Ахырның якынлыгына ышаныр өчен өченче сәбәпкә игътибар итик. Ул Аллаһы халкының тарихы белән бәйле. Аллаһы Патшалыгы күктә урнаштырылганчы, тугры майланган мәсихчеләр төркеме Аллаһыга ашкынып хезмәт иткән. 1914 елда үзләренең өметләре  акланмагач, алар нәрсә эшләгән? Аларның күбесе сынаулар һәм эзәрлекләүләр кичереп Йәһвәгә тугры хезмәт итүләрен дәвам иткән. Бу майланганнарның күбесе, ә бәлки, барысы, еллар буе тугрылык саклап, җирдәге тормышларын тәмамлаган.

15 Бу дөнья төзелешенең ахыры турындагы пәйгамбәрлекне сөйләгәндә, Гайсә болай дигән: «Бу буын үткәнче, боларның барысы үтәлер». (Маттай 24:33—35 не укы.) «Бу буын» дип әйтеп, Гайсә майланган мәсихчеләрнең ике төркемен күздә тоткан. Беренче төркемне тәшкил иткән кардәшләр 1914 елда яшәгән һәм шул елда Мәсихнең Патша булып идарә итә башлаганын таныган. Алар 1914 елда яшәгән һәм шул елны я моңарчы изге рух белән Аллаһы балалары буларак майланган булган (Рим. 8:14—17).

16 «Бу буынга» кергән икенче төркемдәге мәсихчеләр — беренче төркемдәгеләрнең майланган замандашлары. Алар беренче төркемдәгеләр әле исән булганда яшәгән. Алай гына да түгел, алар беренче төркемгә кергән мәсихчеләр әле җирдә яшәгән вакытта изге рух белән майланган булган. Димәк, Гайсә телгә алган «бу буынга» һәр майланган мәсихче керми. Бүген икенче төркемгә кергәннәр инде яшь түгел. Шулай да, Гайсәнең Маттай 24:34 тәге сүзләре безгә «бу буынны» тәшкил иткәннәрнең берәрсе булса да бөек афәт башланганда әле җирдә булачагына ышаныч бирә. Һәм без шуңа тагы да ныграк ышанабыз: Мәсих-Патша бозык кешеләрне юк итүенә һәм тәкъва кешеләрне гадел яңа дөньяга кертүенә вакыт аз калды (2 Пет. 3:13).

ТИЗДӘН МӘСИХ ҖИҢӘЧӘК

17. Бу мәкаләдә өч дәлилне карап чыккач, без нинди нәтиҗәгә киләбез?

17 Бу өч дәлилне карап чыккач нинди нәтиҗә ясап була? Гайсә алдан әйткәнчә, без булачак ахырның көнен я сәгатен белмибез (Мат. 24:36; 25:13). Ләкин, Паулның сүзләре буенча, без «нинди заманда» яшәвебезне белә алабыз. (Римлыларга 13:11 не укы.) Без соңгы көннәрдә яшибез. Бар игътибарыбызны Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә һәм Йәһвә Аллаһы белән Гайсә Мәсихнең бүген башкарып торган эшләренә тупласак, без бу дөнья төзелешенең ахыры якын икәненә ачык дәлилләрне күрми калмабыз.

18. Аллаһы Патшалыгын танырга теләмәгән кешеләрне нәрсә көтә?

18 Гайсә Мәсихнең — ак атка утырган җиңүче Җайдакның — хакимлеген танымаган кешеләргә тиздән үзләренең ялгышканнарын танырга туры киләчәк. Андый кешеләр хөкем ителүдән кача алмас. Ул вакытта күп кешеләр куркудан болай дип кычкырачак: «Кем моны кичереп исән кала алыр?» (Ачыл. 6:15—17). Бу сорауга җавап Ачылыш китабының киләсе бүлегендә китерелә. Майланганнар да, җирдә яшәү өмете булган кешеләр дә Йәһвә Аллаһының хуплавын алачак. Шунан соң башка сарыклардан булган «бихисап күп кеше» бөек афәттә исән калачак (Ачыл. 7:9, 13—15).

19. Ахырның якынлыгына ышанганга, сез киләчәктән нәрсәне зарыгып көтәсез?

19 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең без яшәгән вакытта үтәлеп барганын күздән ычкындырмасак, Шайтан Иблис пропагандасы безне «сукырайтмас», һәм без дөньядагы вакыйгаларның чын мәгънәсенә төшенербез. Гайсә Мәсих тиздән, соңгы «гадел сугышта» җиңеп, бу явыз дөньяны юк итәчәк (Ачыл. 19:11, 19—21). Уйлап кына карагыз, никадәр бәхетле тормыш башланыр шуннан соң! (Ачыл. 20:1—3, 6; 21:3, 4).