Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авыр көннәрегез җиткәнче Йәһвәгә хезмәт итегез

Авыр көннәрегез җиткәнче Йәһвәгә хезмәт итегез

«Яшьлегеңдә... үзеңне Яратучыны искә ал» (ВӘГ. 12:1, 2).

1, 2. а) Сөләйман Аллаһы тарафыннан рухландырылып яшьләргә нинди киңәш биргән? б) Ни өчен Сөләйманның киңәше 50 яшькә җиткән я олырак булган мәсихчеләргә дә кагыла?

СӨЛӘЙМАН ПАТША Аллаһы тарафыннан рухландырылып яшьләргә болай дип язган: «Яшьлегеңдә, ягъни авыр көннәрең килеп җиткәнче... үзеңне Яратучыны искә ал». Нинди «авыр көннәр» турында сүз бара? Сөләйман образлы телне кулланып кеше картлыкта кичергән авыр хәлне тасвирлаган. Ул кул калтырау, аяк тотмау, тешләр төшү, күз күрмәү, колак ишетмәү, чәч агару һәм бил бөкрәю турында язган. Әйе, Йәһвәгә хезмәт итә башлар өчен андый хәлгә җитүебезне көтәсе юк. (Вәгазьче 12:1—5 не укы.)

2 Күп кенә мәсихчеләрнең, 50 яшькә җитсәләр дә я хәтта олырак булсалар да, көчләре әле дә күп. Бәлки, аларның чәчләренә инде чал кергәндер, шулай да аларның хәлләре Сөләйман тасвирлаган хәлгә охшаш түгел. Урта яшьтән узган андый кардәшләр Сөләйманның «яшьлегеңдә... үзеңне Яратучыны искә ал» дигән киңәшеннән үзләренә файда ала аламы? Аның сүзләре нәрсәне аңлата?

3. Барлыкка Китерүчебезне истә тоту үз эченә нәрсәне ала?

 3 Йәһвәгә инде күп еллар хезмәт итсәк тә, безгә вакыт-вакыт туктап Барлыкка Китерүчебез никадәр бөек икәне турында уйлану файдалы булыр. Тормыш — искиткеч бүләк. Барлыкка китерелгән нәрсәләрнең төзелеше шулкадәр катлаулы ки, кеше аны хәтта аңлап бетерә алмый. Йәһвә безгә мул итеп төрле бүләкләр биргәнгә, безнең рәхәтләнеп яшәр өчен күп мөмкинлекләребез бар. Йәһвә барлыкка китергән нәрсәләрне күзәткән саен, күңелебез аның яратуы, зирәклеге һәм көче өчен рәхмәт хисе белән тула (Мәд. 142:5). Барлыкка Китерүчене истә тотсак, без шулай ук Аллаһы бездән нәрсә таләп иткәне турында да уйланып торырбыз. Моның турында уйлаганда, безнең, һичшиксез, Барлыкка Китерүчебезгә хәлдән килгәнчә хезмәт итеп, рәхмәтебезне белдерергә теләк туа (Вәг. 12:13).

УРТА ЯШЬТӘН УЗГАННАРНЫҢ ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ АЧЫЛА

4. Еллар буе тәҗрибә туплаган мәсихчеләр үзләренә нинди сорау бирә ала һәм ни өчен?

4 Әгәр дә сез дистәләгән еллар буе тәҗрибә туплагансыз икән, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Көчем һәм хәлем әле җитәрлек булганда, мин нәрсә эшли алам?» Тәҗрибәле мәсихчеләр буларак, сезнең башкаларда булмаган мөмкинлекләрегез бар. Сез Йәһвәдән белгәнне яшьләр белән уртаклаша аласыз. Сез кардәшләргә хезмәтегездә булган очракларны сөйләп аларны дәртләндереп җибәрә аласыз. Давыт патша үзенең алай эшләргә мөмкинлекләре булсын өчен болай дога кылган: «Әй Алла, яшь чагымнан бирле, миңа өйрәткән кодрәтләреңне... Әй Алла, мин картайганчы, бик картайганчы, куәтеңне киләчәк бар нәселләргә белдергәнче, мине ташлама» (Мәд. 70:17, 18).

5. Урта яшьтән узган мәсихчеләр белгәннәрен башкалар белән ничек уртаклаша ала?

5 Туплаган тәҗрибәгез белән ничек бүлешеп була? Сез яшь мәсихчеләрне рухи яктан ныгытыр өчен аларны кунакка чакыра аласызмы? Йәһвәгә хезмәт итүдән килгән шатлыгыгызны күрсеннәр өчен, аларны вәгазьгә чакыра аласызмы? Борынгы заманда яшәгән Елиуй болай дигән: «Олы яшьтәгеләр сөйләсен, картлар зирәклеккә өйрәтсен» (Әюб 32:7). Рәсүл Паул тәҗрибәле апа-кардәшләрне башкаларны сүзләре һәм үрнәкләре белән дәртләндерергә өндәгән. Ул болай дип язган: «Олы яшьтәге хатын-кызлар... яхшылыкка өйрәтсеннәр» (Тит. 2:3).

СЕЗ БАШКАЛАРГА НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ АЛАСЫЗ?

6. Ни өчен урта яшьтән узган мәсихчеләр — җыелыш өчен зур фатиха дип әйтеп була?

6 Тәҗрибәле мәсихче башкаларга төрле яктан булыша ала. Мәсәлән, сез 30 я 40 ел элек аңламаган нәрсәләрне хәзер аңлыйсыз. Сез тормышта Изге Язмалардагы принципларны оста итеп куллана беләсез. Һичшиксез, сез Изге Язмалардагы хакыйкатьне башкаларның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйли аласыз. Өлкән булып хезмәт итәсез икән, ялгыш адым ясаган кардәшләргә сез ярдәм итә беләсез (Гәл. 6:1). Бәлки, сезнең җыелышны, конгрессларның төрле бүлекләрен я Патшалык Залларын төзү эшен күзәтүдә тәҗрибәгез бардыр. Сез шулай ук табибларны канны кулланмыйча дәваларга дәртләндерә беләсездер. Хакыйкатькә яңа гына килгән булсагыз да, сез тормышыгызда зур тәҗрибә туплагансыз. Мәсәлән, сез балаларны тәрбияли беләсездер. Урта яшьтән узган мәсихчеләр кардәшләрне өйрәтеп, ныгытып һәм үз өсләренә җитәкчелек алып Аллаһы халкын бик дәртләндерә. (Әюб 12:12 не укы *.)

7. Урта яшьтән узган мәсихчеләр яшьләрне нәрсәгә өйрәтә ала?

7 Башкаларга ярдәм итәр өчен сез тагын нәрсә эшли аласыз? Бәлки, сез яшьләргә Изге Язмалар өйрәнүләрен ничек  башларга һәм үткәрергә икәнен күрсәтә аласыздыр. Апа-кардәшләр, сез кечкенә балаларын тәрбияләгән яшь әниләргә, рухи эшләрен калдырмасыннар өчен, гамәли киңәшләр бирә аласыз. Абый-кардәшләр, сез яшь абый-кардәшләрне нотыкларны илһамланып сөйләргә һәм уңышлырак вәгазьче булырга өйрәтә аласыз. Сез аларга шулай ук олы яшьтәге кардәшләрне, алар янына килеп, ничек рухи яктан ныгытып була икәнен күрсәтә аласыз. Элекке вакытка караганда көчегез азрак булса да, сезнең яшьләрне өйрәтер өчен күп мөмкинлекләрегез бар. Аллаһы Сүзендә болай дип язылган: «Көч-куәт — яшьләрнең даны, ә картларны бизәгән матурлык — чаларган баш» (Гыйб. сүз. 20:29).

ИХТЫЯҖ КҮБРӘК БУЛГАН ҖИРДӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ

8. Урта яшьтән узган рәсүл Паул нәрсә эшләгән?

8 Рәсүл Паул, урта яшьтән узган булса да, Аллаһыга бөтен көчен куеп хезмәт иткән. Ул миссионер хезмәтендә күп еллар тырышып катнашкан һәм күп авырлыкларга дучар булган. Һәм якынча б. э. 61 елында Римдагы тоткынлыктан азат ителгәч, ул Римда калып вәгазьләвен дәвам итә алыр иде (2 Көр. 11:23—27). Бу зур шәһәрдәге кардәшләр, һичшиксез, Паулның калып үзләренә ярдәм итүен кадерләгән булыр иде. Әмма Паул башка илләрдә ихтыяҗ күбрәк булганын күргән. Ул Тимути һәм Титус белән үзенең миссионер хезмәтен дәвам итеп Эфескә, шуннан соң Крит утравына һәм, бәлки, Македониягә барып җиткән (1 Тим. 1:3; Тит. 1:5). Паул Испаниягә барганмы, юкмы икәне билгесез, ләкин аның анда да барырга теләге булган (Рим. 15:24, 28).

9. Петер ихтыяҗ күбрәк булган җиргә кайчан күченгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

9 Рәсүл Петер ихтыяҗ күбрәк булган җиргә күченгәндә, күрәсең, инде 50 яшьтән узган булган. Ни өчен алай әйтеп була? Петер Гайсә белән яшьтәш я аннан бераз олырак булгандыр. Шуңа күрә б. э. 49 елында Иерусалимда башка рәсүлләр белән очрашканда, аңа 50 яшьләр тирәсе булгандыр (Рәс. 15:7). Бу очрашудан соң берникадәр вакыт узгач, Петер Бабылга күчкән. Шик тә юк, ул моны анда яшәгән күп яһүдләргә вәгазьләр өчен эшләгән (Гәл. 2:9). Якынча б. э. 62 елында Аллаһыдан иңдерелгән үзенең беренче хатын язганда, ул анда яшәгән булган (1 Пет. 5:13). Чит илдә яшәргә ияләшү авыр булырга мөмкин. Әмма Петер, урта яшьтән узган булса да, Йәһвәгә бирелеп хезмәт итүдән шатлык кичергән.

10, 11. Ихтыяҗ күбрәк булган җиргә күченеп хезмәт иткән урта яшьтән узган кардәшләрнең мисалын китерегез.

10 Бүген 50 яшьтә я олырак булган күп кенә мәсихчеләр үзләренең шартлары үзгәргәнен һәм аларның Йәһвәгә хезмәт итәр өчен яңа мөмкинлекләре ачылганын күрә. Аларның кайберәүләре ихтыяҗ күбрәк булган җиргә күченгән. Роберт мисалын карап чыгыйк. Ул болай дип сөйли: «Безгә хатыным белән 55 яшьләр тирәсе булганда, без Йәһвәгә хезмәт итәр өчен өстәмә мөмкинлекләребез ачылганын күрдек. Бердәнбер улыбыз бездән аерым яши башлады, ә әти-әниләребез инде вафат иде. Без шулай ук мирас итеп бераз акча алган идек. Мин акчабызны санап чыктым: йортыбызны сатсак, алган акча ипотеканы каплар иде һәм, мин пенсиягә чыкканчы, яшәр өчен җитәрлек булыр иде. Шунда без Боливиядә Изге Язмаларны күпләр өйрәнергә тели икәнен һәм анда яшәү арзан икәне турында ишеттек. Һәм анда күченергә булдык. Яңа урынга күнегү авыр булды. Мондагы тормыш без Төньяк Америкада ияләшкән тормыштан шактый аерылып тора иде. Ләкин безнең тырышлыкларыбыз заяга узмады».

11 Роберт болай дип дәвам итә: «Хәзер тормышыбыз җыелыш эшләре тирәсендә әйләнә. Кайбер өйрәнүчеләребез суга чумдырылган. Без шулай ук бер гаилә белән өйрәндек. Алар бездән берничә километр ераклыктагы бер авылда гади тормыш алып бара. Әмма бу гаилә шәһәрдә үткән җыелышка барып кайтыр өчен һәр  атна авыр юл үтә. Бу гаилә рухи уңышларга ирешә, һәм аларның олы уллары хәтта пионер хезмәтен башлаган. Бу безне бик сөендерә».

ЧИТ ТЕЛ ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ИХТЫЯҖ БАР

12, 13. Пенсиягә чыгу белән хезмәттә ачылган яңа мөмкинлекләрне кулланган мәсихче турында сөйләгез.

12 Урта яшьтән узган кардәшләрнең үрнәкләре чит тел җыелышларына һәм төркемнәренә зур файда китерә ала. Шулай ук андый территориядә хезмәт итү зур канәгатьлек китерергә мөмкин. Бра́йан мисалына игътибар итик. Ул болай дип яза: «65 яшемдә пенсиягә чыккач, хатыным белән тормышыбыз тыныч кына ага башлады. Балаларыбыз инде аерым яши иде, Изге Язмаларны өйрәнергә теләгән кешеләр сирәк очрый иде. Бер тапкыр мин бер яшь кытай кешесенә вәгазьләдем. Ул бездәге университетта тикшеренүләр үткәрә иде. Ул җыелышыбызга килергә ризалашты, һәм мин аның белән Изге Язмалар өйрәнүен башладым. Берничә атнадан соң ул үзе белән бергә эшләгән бер милләттәшен алып килә башлады. Ике атнадан соң ул — икенчесен, ә аннан соң өченчесен алып килде.

13 Берникадәр вакыттан соң тагын бер кытай галиме үзе белән Изге Язмалар өйрәнүен үтенде. Шулай итеп инде биш кытай кешесе кызыксынганга, мин болай дип уйладым: „65 яшькә җитсәм дә, бу Йәһвәгә хезмәт итүдән „пенсиягә чыгарга“ тиешмен дигәнне әле аңлатмый“. Шуның өчен мин үземнән ике яшькә яшьрәк булган хатыныма кытай телен өйрәнергә тәкъдим иттем. Без телне аудиокурс ярдәмендә өйрәнә башладык. Бу ун ел элек булган иде. Чит тел территориясендә хезмәт итеп без үзебезне яшь чакка кайткандай хис иттек. Гомумән алганда, без Изге Язмаларны 112 кытай кешесе белән өйрәндек! Аларның күбесе җыелышларга йөри иде. Ә берсе хәзер пионер булып хезмәт итә».

Сезгә хезмәтегезне киңәйтергә әле соң түгелдер (12, 13 нче абзацларны кара.)

КУЛЫГЫЗДАН КИЛГӘННЕ ЭШЛӘҮДӘН ШАТЛЫК ТАБЫГЫЗ

14. Урта яшьтән узган мәсихчеләр нәрсәдән шатлык таба ала, һәм Паулның үрнәге аларны ничек рухландыра?

14 Күп кенә мәсихчеләрнең 50 яшьтән  соң Йәһвәгә хезмәт итәр өчен яңа мөмкинлекләре ачылса да, башкаларның андый мөмкинлекләре юк. Кайберәүләрнең сәламәтлекләре начар, башкаларга исә олы яшьтәге әти-әниләрен карарга я балалары турында кайгыртып торырга кирәк. Шуны онытмагыз: Йәһвә аңа хезмәт итүдә куйган бар тырышлыкларыгызны кадерли. Шуңа күрә эшли алмаганыгызга кайгырыр урынына, эшли алганыгызга сөенегез. Рәсүл Паулның мисалын карап үтик. Ул еллар буе сак астында булганга, миссионерлык сәяхәтен дәвам итә алмаган. Ләкин ул үзе янына килгән бар кешеләр белән һәрвакыт Язмалар нигезендә әңгәмәләр корган һәм аларның иманнарын ныгыткан (Рәс. 28:16, 30, 31).

15. Ни өчен олы яшьтәге кардәшләрнең тырышлыклары бик кыйммәтле дип әйтеп була?

15 Йәһвә олы яшьтәге мәсихчеләрнең дә аңа хәлләреннән килгәнчә хезмәт итүләрен кадерли. Сөләйман ассызыклаганча, картлыкта кичергән «авыр көннәр» — җиңел булмаган вакыт. Әмма Йәһвә олы яшьтәге мәсихчеләрнең үзен данлар өчен куйган тырышлыкларын игътибарсыз калдырмый (Лүк 21:2—4). Кардәшләр олы яшьтәге тугры мәсихчеләрнең үрнәкләрен бик кадерли.

16. Ханнаның нинди мөмкинлекләре, күрәсең, булмаган, ләкин Аллаһыга гыйбадәт кылуда ул нәрсә эшли алган?

16 Изге Язмаларда тол хатын Ханна олы яшькә җитеп тә Йәһвәне өзлексез данлаган дип әйтелә. Ул, Гайсә туганда, инде 84 яшьтә булган. Шунлыктан ул Гайсәнең шәкерте булып китәргә, изге рух белән майланган булырга я Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүдә катнашырга өлгермәгәндер. Шулай да Ханна кулыннан килгәнне эшләгән һәм шуңа канәгать булган. «Ул... гыйбадәтханәдә көне-төне изге хезмәт итүен беркайчан да калдырмаган» (Лүк 2:36, 37). Рухани Йәһвәгә иртән дә, кичен дә фимиам төтәсләгәндә, Ханна гыйбадәтханәнең ишегалдында җыелган халык арасында торып эченнән генә, бәлки, ярты сәгатьләп дога кылган. Яңа туган Гайсәне күргәч, ул «Иерусалимның коткарылуын көтеп торган бар кешеләргә бала хакында сөйләгән» (Лүк 2:38).

17. Олы яшьтәге я авырган мәсихчеләр чын гыйбадәт кылуда катнаша алсын өчен, җыелыш нәрсә эшли ала?

17 Безгә олы яшьтәге я авырган мәсихчеләргә ярдәм итәргә әзер булырга кирәк. Кайбер кардәшләр җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга йөрергә бик теләсә дә, моны сирәк эшли ала. Кайбер җирләрдә җыелыштагы кардәшләр, андый олы яшьтәгеләр очрашу программасын телефон аша тыңлый алсын өчен кайгырта. Башка җирләрдә андый мөмкинлекләр булмаска да мөмкин. Шулай да җыелыш очрашуларына йөри алмаган мәсихчеләр чын гыйбадәт кылуга үз өлешен кертә ала. Мәсәлән, аларның догалары ярдәмендә җыелыш уңышларга ирешә ала. (Мәдхия 91:14, 15 не укы.)

18, 19. а) Олы яшьтәге мәсихчеләр башкаларны ничек дәртләндерә ала? б) «Үзеңне Яратучыны искә ал» дигән киңәшне кем куллана ала?

18 Әйе, олы яшьтәге мәсихчеләр башкаларны бик нык дәртләндереп тора. Алар моны кайвакыт үзләре дә абайламаска мөмкин. Мәсәлән, Ханна тугры булып күп еллар гыйбадәтханәгә йөргән булса да, үзенең үрнәге гасырлар узгач башкаларны дәртләндерәчәк дип бер дә уйламагандыр. Аның Йәһвәне яратуы турында Изге Язмаларда язылган. Шик тә юк, сезнең Аллаһыны яратуыгыз кардәшләрнең күңелләрендә якты эз калдыра. Шуңа күрә Аллаһы Сүзендә болай дип әйтелә дә: «Агарган чәч — кешенең тугры юлда казанып алган шөһрәтле таҗы» (Гыйб. сүз. 16:31).

19 Һәрберебезнең Йәһвә Аллаһыга күбрәк хезмәт итәсе килә, әмма төрле сәбәпләр аркасында без кайбер нәрсәләрне эшли алмыйбыз. Ләкин безнең көчебез һәм хәлебез әле җитәрлек булса, «авыр көннәребез килеп җиткәнче... үзебезне Яратучыны искә алырга» тәвәккәл булыйк (Вәг. 12:1, 2).

^ 6 абз. Әюб 12:12: «Әллә картларның — зирәклеге, олыларның аңлау сәләте юкмы?»