Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшь чакта акыллы карарлар кабул ит

Яшь чакта акыллы карарлар кабул ит

«Егетләр дә, кызлар да... Ходайның исемен мактасыннар» (МӘД. 148:12, 13).

1. Күп кенә яшь мәсихчеләргә нинди эштә катнашу шатлык китерә?

БЕЗ мөһим вакытта яшибез һәм тарихта моңарчы булмаган хәлне күзәтеп торабыз. Бар халыклардан миллионлаган кеше чын гыйбадәт кылу ягына баса (Ачыл. 7:9, 10). Күп кенә яшьләр башкаларны «тормыш суын бушлай алырга» чакыру эшендә катнашып шатлык кичерә (Ачыл. 22:17). Аларның кайберләре кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәнә һәм аларга үз тормышларын яхшыртырга ярдәм итә. Башкалары исә чит телләрне өйрәнеп яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьли (Мәд. 109:3; Ишаг. 52:7). Син бу канәгатьлек китерә торган эштә күбрәк катнашыр өчен нәрсә эшли аласың?

2. Йәһвә яшьләргә җаваплы вазифалар ышанып тапшырырга әзер. Бу Тимутинең мисалыннан ничек күренә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

2 Яшь чагыңда кабул иткән карарларның кайберләре соңрак Аллаһыга хезмәт итүеңдә күп мөмкинлекләр ачар. Мәсәлән, Тимути акыллы карарлар кабул иткән. Моның ярдәмендә ул инде 20 яшьләр тирәсендә миссионер хезмәтен башлаган (Рәс. 16:1—3). Тисалуникәдә каты эзәрлекләүләр белән очрашкач, рәсүл Паулга шуннан китәргә туры килгән. Һәм, күрәсең, берничә ай узгач, Паул яшь Тимутине Тисалуникәгә кире кайтырга һәм яңа гына оештырылган җыелышны ныгытырга сораган (Рәс. 17:5—15; 1 Тис. 3:1, 2, 6). Тимутинең андый җаваплы йөкләмә алгач нинди хисләр кичергәнен күз алдыгызга китереп карагыз!

 СИНЕҢ ИҢ МӨҺИМ КАРАРЫҢ

3. Тормышыңда кабул иткән карарларыңның иң мөһиме нинди, һәм аны кайчан кабул итү яхшы булыр иде?

3 Яшьлек — мөһим карарлар кабул итү вакыты. Ә аларның иң мөһиме — Йәһвәгә хезмәт итү карары. Андый адымны ясау кайчан яхшырак? Йәһвә болай дип әйтә: «Яшьлегеңдә... үзеңне Яратучыны искә ал» (Вәг. 12:1, 2). Йәһвәне истә тотар өчен бердәнбер ысул — аңа чын күңелдән хезмәт итү (Кан. 10:12). Андый карар тормышыңда иң мөһим карар булып тора. Ул синең бөтен киләчәгеңә тәэсир итәчәк (Мәд. 70:5).

4. Аллаһыга хезмәт итүеңә нинди карарларың тәэсир итәчәк?

4 Әлбәттә, Йәһвәгә хезмәт итәргә кылган карарың киләчәгеңә тәэсир итәчәк бердәнбер карар түгел. Мәсәлән, син шулай ук өйләнү я кияүгә чыгу, тормыш иптәшең итеп кемне сайлау һәм нинди эшкә керү турында уйланырга мөмкин. Бу карарлар бик мөһим, әмма башта сиңа Йәһвәгә бар көчеңне куеп хезмәт итәргә телисеңме, юкмы икәнен билгеләү акыллы булыр (Кан. 30:19, 20). Ни өчен? Чөнки бу карарлар бер-берсенә бәйле. Синең гаилә кору һәм эш турындагы карарларың Аллаһыга хезмәт итүеңә тәэсир итми калмас. (Лүк 14:16—20 не чагыштыр.) Һәм, киресенчә дә, Аллаһыга хезмәт итү теләгең никахка һәм эшкә кагылышлы карарларыңа тәэсир итәчәк. Шуның өчен башта тормышыңда иң мөһим булган карарларны кабул ит (Флп. 1:10).

СИН ЯШЬЛЕГЕҢНЕ НӘРСӘГӘ БАГЫШЛАРСЫҢ?

5, 6. Акыллы карарлар соңрак яхшы нәтиҗәләргә китерә ала икәнен күрсәтә торган мисал китерегез. (Шулай ук бу брошюраның «Бала чагымда кабул иткән карарым» дигән мәкаләсен кара.)

5 Аллаһыга хезмәт итәргә булгач, ул синең нәрсә эшләвеңне тели икәне турында уйлан һәм аңа ничек хезмәт итәчәксең икәне турында карар кабул ит. Япониядән булган бер абый-кардәш болай дип сөйли: «14 яшемдә мин җыелышыбыздагы бер өлкән белән вәгазьгә бардым, һәм ул минем хезмәттән шатлык тапмаганыма игътибар итте. Ул йомшак кына миңа болай диде: „Юитиро, өеңә кайтып өстәл артына утыр да Йәһвәнең үзең өчен нәрсә эшләгәне турында яхшылап уйла“. Мин ул әйткәнчә эшләдем. Дөресен генә әйткәндә, мин моның турында берничә көн уйладым һәм догалар кылдым. Әкрен-әкрен генә минем карашым үзгәрә барды. Тиздән мин Йәһвәгә хезмәт итүдән шатлык таба башладым. Миңа миссионерлар турында уку ошый иде, һәм мин Аллаһыга күбрәк хезмәт итү турында уйлана башладым».

6 «Минем киләчәктә башка бер илдә хезмәт итәсем килә иде. Үз максатыма ирешер өчен мин адымнар ясый башладым,— дип дәвам итә Юитиро.— Мәсәлән, мин инглиз телен өйрәнү курсын үтәргә булдым. Мәктәпне бетергәч, мин эшкә кердем. Көненә берничә сәгать мин инглиз теле дәресләрен бирә идем. Шулай итеп мин пионер булып хезмәт итә алдым. 20 яшемдә мин монгол телен өйрәнә башладым һәм монгол төркеменә барып килдем. Ике елдан соң, 2007 елны мин Монголиягә барып кайттым. Мин андагы пионерлар белән вәгазьләдем һәм күп кешеләрнең хакыйкатьне эзләгәннәрен күрдем. Шуңа күрә минем анда күчеп китәсем һәм андагы кешеләргә ярдәм итәсем килде. Мин Япониягә кайтып бар эшләремне җайга салдым. 2008 елның апреленнән мин Монголиядә пионер булып хезмәт итәм. Монда яшәү җиңелләрдән түгел. Әмма кешеләр яхшы хәбәрне тыңлый, һәм мин аларга Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итә алам. Мин иң яхшы тормыш юлын сайладым дип уйлыйм».

7. Һәрберебез нинди карарлар кабул итәргә тиеш, һәм Муса безгә нинди үрнәк калдырган?

7 Һәр Йәһвә Шаһите Аллаһыга ничек хезмәт итәчәген үзе сайларга тиеш (Йошуа 24:15). Без сиңа гаилә корыргамы, юкмы, тормыш иптәшең итеп кемне сайларга  я нинди эшкә керергә дип әйтә алмыйбыз. Кайбер һөнәрләрне үзләштерер өчен күп вакыт таләп ителми. Син андый эшне сайларсыңмы? Кайбер яшь мәсихчеләр ярлы авылларда, башкалар исә гөрләп чәчәк аткан зур шәһәрләрдә яши. Бөтен җир шары буенча яшәгән яшьләр бер-берсеннән күп нәрсәләр белән, мәсәлән, холыклары, сәләтләре, шөгыльләре һәм рухи максатлары белән аерылып тора. Борынгы Мисырда яшәгән яшь Мусаның да тормышы башка яшь еврейләр тормышыннан бик аерылып торган. Фиргавен кызының улы буларак, ул бай булса, яшьтәшләре кол булган (Чыг. 1:13, 14; Рәс. 7:21, 22). Яшь еврейләргә, сиңа кебек, үз тормышларында мөһим карарлар кабул итәргә кирәк булган (Чыг. 19:4—6). Аларның һәрберсенә үз тормышын нәрсәгә багышларга икәнен сайларга кирәк булган. Муса акыллы карар кабул иткән: ул Йәһвәнең ихтыярын үтәргә булган. (Еврейләргә 11:24—27 не укы.)

8. Акыллы карарлар кабул итәр өчен яшьләр кайдан ярдәм таба ала?

8 Йәһвә яшьләргә акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Ул Изге Язмалардагы принциплар ярдәмендә гамәли киңәшләр биреп тора (Мәд. 31:8). Өстәвенә, мәсихче әти-әниең һәм җыелыштагы өлкәннәр сиңа бу принципларны ничек кулланып булганын аңларга ярдәм итә ала (Гыйб. сүз. 1:8, 9). Әйдә, Аллаһы Сүзендәге өч принципны карап чыгыйк. Алар сиңа акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм итәр.

ЯРДӘМ ИТӘ АЛГАН ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ӨЧ ПРИНЦИП

9. а) Йәһвә безгә сайлау иреген бирә икәне нәрсәдән күренә? б) Патшалыкны беренче урынга куйсаң, синең өчен нинди мөмкинлекләр ачылыр?

9 Аллаһының Патшалыгын һәм аның тәкъвалыгын беренче урынга куй. (Маттай 6:19—21, 24—26, 31—34 не укы.) Йәһвә безгә сайлау иреген бирә, һәм яшь чагыбызда күпме вәгазьләргә тиешбез икәнен әйтеп тормый. Ләкин Гайсәнең сүзләре буенча, безгә Патшалыкны беренче урынга кую бик мөһим. Аның әйткәннәре буенча эш итсәң, синең өчен Аллаһыга яратуыңны, якыннарың турында кайгыртуыңны һәм мәңге яшәргә өметен кадерләгәнеңне күрсәтергә мөмкинлекләр ачылыр. Гаилә кору һәм эшкә керү турында әйткәндә, синең кабул иткән карарларың нәрсәгә китерер? Тормышыңда нәрсә беренче урында булыр — матди ихтыяҗларың турында кайгыртумы я «Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын» эзләүме?

10. Гайсә нәрсәдән шатлык тапкан, һәм нинди карарлар сине бәхетле итәр?

10 Башкаларга хезмәт итүдән шатлык тап. (Рәсүлләр 20:20, 21, 24, 35 не укы.) Бу — тормышның төп принцибы. Гайсә аның буенча эш итеп бәхетле булган, чөнки ул Атасының ихтыярын үзенекеннән өстен күргән. Эчкерсез кешеләргә вәгазьләү аңа шатлык китергән (Лүк 10:21; Яхъя 4:34). Синең дә, мөгаен, башкаларга хезмәт итеп шатлык кичергәнең бардыр. Тормышта иң мөһим карарларны Гайсә өйрәткән принципларга нигезләнеп кабул итсәң, үзең дә бәхетле булырсың, Йәһвәне дә сөендерерсең (Гыйб. сүз. 27:11).

11. Ни өчен Барух шатлыгын югалткан, һәм Йәһвә аңа нинди киңәш биргән?

11 Иң зур бәхет Йәһвәгә хезмәт итүдән килә (Гыйб. сүз. 16:20). Иремиянең сәркатибе Барух, күрәсең, моны оныткан. Бервакыт ул Йәһвәгә хезмәт итүдән шатлык кичерми башлаган. Йәһвә аңа болай дигән: «Син үзеңә бөекне эзлисең. Эзләмә. Менә мин һәркайсы затка бәла китерәм... ә сиңа мин бөтен җирдә, кая гына барсаң да, табыш итеп җаныңны бирәм» (Ирем. 45:3, 5). Син ничек уйлыйсың, Барухны нәрсә бәхетле итәр иде — үзенә бөекне эзләвеме я Аллаһының тугры хезмәтчесе буларак Иерусалимның җимерелүе вакытында исән калуымы? (Ягък. 1:12).

12. Рамироның нинди карары аңа шатлык китерә?

 12 Башкаларга хезмәт итүдән шатлык тапкан Рами́ро исемле абый-кардәш болай дигән: «Мин Анд тауларындагы бер ярлы авылда тудым. Шуның өчен абыем университетка кереп укуым өчен түләргә тәкъдим иткәч, минем алдымда зур мөмкинлекләр ачылды. Ләкин ул вакытта мин күптән түгел генә суга чумдырылып Йәһвә Шаһите булып киттем, һәм шул ук вакытта бер пионер миңа башка бер тәкъдим ясады. Ул мине үзе белән кечкенә бер шәһәрдә вәгазьләргә чакырды. Мин анда бардым, чәч алырга өйрәндем һәм үземне тәэмин итәр өчен ир кешеләр өчен чәчтарашханә ачтым. Без кешеләргә Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим иткәндә, күпләр ризалаша иде. Соңрак мин җирле халык телендәге яңа гына оештырылган җыелышка күчтем. Мин инде ун ел тулы вакытлы хезмәттә катнашам. Кешеләргә үз телләрендә яхшы хәбәрне белергә ярдәм итүдән килгән шатлыкны миңа башка бернинди эш китерә алмас иде».

Рамиро яшь чагыннан ук Йәһвәгә хезмәт итүдән шатлык таба (12 нче абзацны кара.)

13. Ни өчен Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итәр өчен яшьлек — иң яхшы вакыт?

13 Яшьлегеңдә Йәһвәгә шатланып хезмәт ит. (Вәгазьче 12:1, 2 не укы.) Пионер хезмәтен башлый алыр өчен сиңа башта яхшы эшкә керергә кирәк дип уйлама. Яшьлек — Йәһвәгә бирелеп хезмәт итә башлар өчен иң яхшы вакыт. Күп кенә яшьләрнең гаилә вазифалары аз, һәм аларның авыр йөкләмәләрне үтәр өчен сәламәтлекләре һәм көчләре җитәрлек. Син яшь чагыңда Йәһвә өчен нәрсә эшләргә теләр идең? Бәлки, син үзеңә максат итеп пионер хезмәтен куясыңдыр. Я синең чит тел территориясендә хезмәт итәсең киләдер. Ә бәлки, син үз җыелышыңда күбрәк хезмәт итәргә тырышасыңдыр. Аллаһыга хезмәт итәр өчен максатың нинди генә булса да, сиңа үзеңне тәэмин итеп торырга кирәк булыр. Син  нинди эш сайларсың, һәм моның өчен сиңа күпме укырга туры килер?

АЛЛАҺЫ ПРИНЦИПЛАРЫН КУЛЛАНЫП АКЫЛЛЫ КАРАРЛАР КАБУЛ ИТ

14. Ни өчен эш эзләгәндә сак булырга кирәк?

14 Без карап чыккан Изге Язмалардагы өч принцип сиңа эш сайлауда булыша ала. Яшәгән җиреңдә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ бар? Сиңа моның турында, бәлки, мәктәптә әйтерләр. Я эш белән тәэмин итү үзәгендә сиңа яшәгән җиреңдә яки син хезмәт итәргә теләгән җирдә нинди эш табып булганы турында белешеп була. Андый чыганаклардан алынган мәгълүмат ярдәм итә ала. Әмма сак бул, Йәһвәне яратмаган кешеләр синең йөрәгеңдә дөньяга яратуны үстерә ала (1 Яхъя 2:15—17). Игътибарыңны дөнья тәкъдим иткән нәрсәләргә тупласаң, йөрәгең сине җиңел генә алдарга мөмкин. (Гыйбрәтле сүзләр 14:15 не укы; Ирем. 17:9.)

15, 16. Сиңа эш сайлауда кем иң яхшы киңәш бирә ала?

15 Эш турында белешкәч, сиңа берәрсе белән киңәшләшергә кирәк булыр (Гыйб. сүз. 1:5). Кайсы эшне сайларга икәне турында уйланганда Изге Язмалардагы принципларны исәпкә ал. Кем сиңа моны эшләргә булыша ала? Йәһвәне дә, сине дә яраткан, үзеңне дә, шартларыңны да яхшы белгән кешеләрне тыңла. Алар сиңа сәләтләреңне һәм омтылышларыңны тикшереп чыгарга ярдәм итәр. Бәлки, аларның сүзләре сиңа үз максатларыңны яңадан карап чыгарга булышыр. Йәһвәне яраткан әти-әниең — зур фатиха! Җыелыштагы өлкәннәр дә сиңа акыллы киңәшләр бирә ала. Шулай ук пионерлар һәм күчеп йөрүче күзәтчеләр белән сөйләшеп була. Ни өчен алар тулы вакытлы хезмәттә катнашырга булган? Алар аны ничек башлаган һәм үзләрен ничек тәэмин итә? Алар нинди фатихалар ура? (Гыйб. сүз. 15:22).

16 Үзеңне яхшы белгән кеше сиңа акыллы киңәш бирә ала. Әйтик, мәктәптә уку күп тырышлыклар таләп иткәнгә, син аны ташлап пионер хезмәтен башларга телисең, ди. Сине яраткан кеше мәктәпне калдыру теләгеңнең төп сәбәбен абайлап ала ала һәм сиңа шуны аңлатырга мөмкин: мәктәп сине бирешмәскә өйрәтә ала. Ә бу сыйфат Йәһвәгә бирелеп хезмәт итүдә бик кирәкле (Мәд. 140:5; Гыйб. сүз. 6:6—10).

17. Нинди карарлардан саклану мөһим?

17 Йәһвәгә хезмәт иткән һәр кеше үзенә рухи зыян китерә алган һәм Йәһвәдән читләштерә алган нәрсәләр белән очрашыр (1 Көр. 15:33; Көл. 2:8). Әмма кайбер эш урыннары башка эш урыннарына караганда рухилыгыбызга күбрәк зыян китерергә мөмкин. Кайберәүләр билгеле бер эшкә кергәч, аларның «иманнары кыяларга бәрелгән кораб кебек һәлак булган» (1 Тим. 1:19). Шуңа күрә Аллаһы белән мөнәсәбәтләреңне боза алган карарлардан саклансаң, акыллы эш итәрсең (Гыйб. сүз. 22:3).

ЯШЬЛЕГЕҢДӘ ЙӘҺВӘГӘ ХЕЗМӘТ ИТЕП ШАТЛАН

18, 19. Йәһвәгә хезмәт итәргә теләмәгән кеше нәрсә эшли ала?

18 Йәһвәгә чың күңелдән хезмәт итәргә телисең икән, Аллаһының яшь хезмәтчеләре алдында ачылган мөмкинлекләрне куллан. Яшь чагыңда Йәһвәгә шатланып хезмәт итәр өчен, акыллы карарлар кабул ит (Мәд. 148:12, 13).

19 Әмма Йәһвәгә хезмәт итәсең килмәсә, нәрсә эшләп була? Иманыңны ныгытудан туктама. Рәсүл Паул Аллаһы фатихасын алыр өчен үзенең нәрсә эшләгәне турында әйткәч, сүзен болай дип дәвам иткән: «Берәр яктан башкача фикер йөртәсез икән, Аллаһы сезгә дөрес фикер йөртү рәвешен ачар. Хәер, нәрсәгә генә ирешсәк тә, әйдәгез, шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итик» (Флп. 3:15, 16). Йәһвәнең яратуы һәм аның акыллы киңәшләре турында уйлан. Яшь чагыңда акыллы карарлар кабул итүдә сиңа Йәһвәдән яхшырак беркем ярдәм итә алмас.