Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бәрәннең туена шатланыгыз!

Бәрәннең туена шатланыгыз!

«Шатланыйк, куаныйк... чөнки Бәрәннең туй көне килеп җитте» (АЧЫЛ. 19:7).

1, 2. а) Күктә кемнең туена куаначаклар? б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

ТУЙГА әзерләнү һәрчак күп вакыт таләп итә. Әмма бу мәкаләдә без махсус туйга — Патша туена игътибар итәрбез. Уйлап кына карагыз, бу туйга әзерләнү эше инде 2 000 ел диярлек бара! Туй көне тиз якынлашып килә. Озакламый Патша сараенда күңелле көй яңгырар, һәм күктәге затлар болай дип җырларлар: «Йәһне мактагыз, чөнки Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһыбыз патша булып идарә итә башлады. Шатланыйк, куаныйк һәм аны данлыйк, чөнки Бәрәннең туй көне килеп җитте, һәм аның кәләше үзен әзерләде» (Ачыл. 19:6, 7).

2 Шигырьдә телгә алынган «Бәрән» — Гайсә Мәсих (Яхъя 1:29). Күктә аның туена шатланачаклар. Туйга ул ничек киенгән? Аның кәләше кем? Кәләш үзен туйга ничек әзерләгән? Туй кайчан булачак? Шушы туйга күктә куаначаклар, әмма җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр алар белән бергә сөенәчәкме? Без бу сорауларга җавап алырга бик телибез. Шуның өчен, әйдәгез, 44 нче мәдхиянең икенче өлешен карап чыгыйк.

 АНЫҢ КИЕМНӘРЕННӘН «ТӘМЛЕ ИСЛӘР» АҢКЫЙ

3, 4. а) Мәдхиядә Кияүнең зиннәтле туй киеме турында нәрсә әйтелә, һәм Кияүгә нәрсә шатлык өсти? б) Кияү белән сөенгән «патшаларның кызлары» һәм «кыз патша» кемнәр алар?

3 Мәдхия 44:9, 10 укы. Кияү Гайсә Мәсих үзенең зиннәтле туй киемен кия. Аның киеменнән «иң яхшы тәмләткечләр» — мирра һәм кассия исләре кебек хуш исләр аңкый. Аларны Исраилдә изгеләндерү маен ясаганда кулланганнар (Чыг. 30:23—25).

4 Туй якынлашып килгәндә, күктәге сарайда яңгыраган матур көй Кияүгә шатлык өсти. Аның шатлыгын «кыз патша», ягъни Аллаһы оешмасының күктәге өлеше уртаклаша. Шул өлешкә «патшаларның кызлары» — изге фәрештәләр керә. Күктә мондый сүзләр яңгырый: «Шатланыйк, куаныйк... чөнки Бәрәннең туй көне килеп җитте»!

КӘЛӘШНЕ ТУЙГА ӘЗЕРЛИЛӘР

5. Бәрәннең кәләше кем ул?

5 Мәдхия 44:11, 12 укы. Без Кияү кем икәнен беләбез, ә кем аның кәләше? Ул аерым бер зат түгел. Кәләш 144 000 майланган мәсихчедән торган төркемне символлаштыра. Гайсә — майланган мәсихчеләр җыелышының башы. (Эфеслеләргә 5:23, 24 укы.) Алар Мәсих белән бергә күкләр Патшалыгында идарә итәчәк (Лүк 12:32). Майланганнар «Бәрән кая гына барса да, аңа ияреп баралар» (Ачыл. 14:1—4). Алар «Бәрәннең хатыны» булып китә һәм аның белән күктәге йортында яши (Ачыл. 21:9; Яхъя 14:2, 3).

6. Ни өчен майланганнарны «патша кызы» дип атыйлар, һәм ни өчен аларга үз халкын онытырга кушалар?

6 Кәләшне «кыз» дип кенә түгел, ә «патша кызы» дип тә атыйлар (Мәд. 44:14). Нинди «патша» турында сүз бара? Ул «патша» — мәсихчеләрне үз «балалары» иткән Йәһвә (Рим. 8:15—17). Майланганнарга үз халкын һәм җирдәге атасының йортын онытырга кушалар. Алар күктә Мәсихнең кәләше булып китә, шуңа күрә уй-фикерләрен «җирдәге түгел, ә күктәге нәрсәләргә» төбәп торырга тиеш (Көл. 3:1—4).

7. а) Мәсих үз кәләшен туйга ничек әзерли? б) Кәләш үзенең булачак ирен кем дип таный?

7 Мәсих үз кәләшен күктәге туйга гасырлар буе әзерли. Рәсүл Паул моның турында болай язган: «[Мәсих] җыелышны яратып, аның хакына үзен биргән бит. Ул моны аны изгеләндерер өчен һәм Аллаһы сүзенең суы белән юып, аны саф итәр өчен, һәм шулай итеп җыелыш аның каршында гүзәл, тапсыз, җыерчыксыз, моңа охшаш башка җитешсезлекләрсез, изге һәм кимчелексез булсын өчен эшләгән» (Эфес. 5:25—27). Паул борынгы Көринттәге майланган мәсихчеләргә болай дигән: «Мин сезнең турында, Аллаһы кайгырткан кебек, бик кайгыртам, чөнки мин үзем сезне бер иргә — Мәсихкә ярәштем һәм сезне аның алдына саф гыйффәтле кыз итеп китерәсем килә» (2 Көр. 11:2). Кияү-Патша Гайсә Мәсих кәләшнең рухи «матурлыгын» кадерли, чөнки аның гыйбадәт кылуы саф һәм Аллаһыга яраклы. Ә кәләш аны үз «Ходае», ягъни хуҗасы, дип таный һәм аңа булачак иренә буларак «сәҗдә кыла».

КӘЛӘШ «ПАТШАГА КИТЕРЕЛӘ»

8. Ни өчен кәләш «бар данында» дип суртләнә?

8 Мәдхия 44:14, 15а укы. Кәләш патша туенда «бар данында» дип әйтелә. Ачылыш 21:2 дә кәләш Яңа Иерусалим шәһәре белән чагыштырыла,  һәм ул «үзенең кияве өчен... бизәлгән» дип әйтелә. Бу күктәге шәһәр «Аллаһы даны» белән балкый, һәм «аның балкышы иң кыйммәтле асылташ балкышына һәм саф бәллүрдәй балкып торган яшма ташы балкышына охшаш» (Ачыл. 21:10, 11). Ачылыш китабында Яңа Иерусалимның күркәмлеге нәфис итеп тасвирлана (Ачыл. 21:18—21). Менә ни өчен кәләш «бар данында» дип сурәтләнә. Күктәге туй шулай узарга тиеш тә.

9. Кәләшне нинди «Патша» янына китерәләр, һәм кәләш ничек киенгән?

9 Кәләшне Кияве Мәсих-Патша янына китерәләр. Кияү аны «Аллаһы сүзенең суы белән юып» әзерли. Кәләш «изге һәм кимчелексез» (Эфес. 5:26, 27). Ул шулай ук туйга тиешле итеп киенгән. «Аның киеме алтын белән тегелгән», һәм «ул күз явын алырлык киемнәрдән Патшага китерелә». Бәрәннең туенда «кәләшкә ялтырап торган, чиста, нәфис җитен кием кияргә рөхсәт ителде. Нәфис җитен — изге кешеләрнең тәкъва эшләре» (Ачыл. 19:8).

«ТУЙ КӨНЕ КИЛЕП ҖИТТЕ»

10. Бәрәннең туе кайчан узачак?

10 Ачылыш 19:7 укы. Бәрәннең туе кайчан узарга тиеш? Ачылыш 19:7 дә «аның кәләше үзен» туйга әзерләде дип әйтелсә дә, киләсе шигырьләрдә туй мәҗлесе түгел, ә бөек афәтнең соңгы этабы тасвирлана (Ачыл. 19:11—21). Моннан Кияү-Патшаның туе аның тулы җиңүе алдыннан узачак дигән нәтиҗә ясап буламы? Юк, чөнки Ачылыш китабында пәйгамбәрлек ителгән вакыйгалар хронологик тәртиптә китерелми. 44 нче мәдхия буенча, башта Патша Гайсә Мәсих үз кылычын янбашына бәйли һәм үз дошманнарын җиңә, шуннан соң гына аның туе уза (Мәд. 44:4, 5).

11. Туй алдыннан Мәсих нәрсә эшләячәк?

11 Шулай итеп, вакыйгалар мондый тәртиптә узачак дип әйтеп була: иң элек «бөек фахишә», ягъни ялган диннең бөтендөнья империясе Бөек Бабыл һәлак ителәчәк (Ачыл. 17:1, 5, 16, 17; 19:1, 2). Аннан соң Мәсих «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугышта» — Армагеддонда — Шайтанның явыз төзелешенең калган өлешен юк итәчәк (Ачыл. 16:14—16; 19:19—21). Ахыр чиктә Гаскәри-Патша, Шайтан белән аның җеннәрен упкынга ташлап, аларны үлемгә тиң хәлгә китерәчәк. Шулай итеп ул аларны тулысынча җиңәчәк (Ачыл. 20:1—3).

12, 13. а) Бәрәннең туе кайчан булыр? б) Күктә Бәрәннең туена кем шатланачак?

12 Мәсих Патша булып идарә иткәндә җирдәге тормыш юлларын тәмамлаган майланган мәсихчеләр күктәге тормышка терелтелә. Бөек Бабылның тар-мар ителүеннән соң күпмедер вакыт үткәч, Гайсә кәләш сыйныфының әле җирдә калган әгъзаларын үзе янына җыяр (1 Тис. 4:16, 17). Шуңа күрә Армагеддон сугышы кубар алдыннан «кәләшнең» бар әгъзалары инде күктә булыр. Бу сугыш беткәч, Бәрәннең туе башланыр. Ул бик шатлыклы вакыйга булачак! «Бәрәннең туй мәҗлесенә чакырылганнар бәхетле»,— дип әйтелә Ачылыш 19:9 да. Әйе, кәләш сыйныфының бар 144 000 әгъзасы чыннан да бәхетле булачак. Кияү-Патша да бик куаныр, чөнки аның хакимдәшләренең барысы җыелып «Патшалыктагы табыныннан ашап-эчәр» (Лүк 22:18, 28—30). Әмма кәләш белән Кияүнең туйлары башкаларга да шатлык китерәчәк.

 13 Югарыда әйтеп кителгәнчә, күктәге затлар бергәләп болай дип җырлый: «Шатланыйк, куаныйк һәм аны [Йәһвәне] данлыйк, чөнки Бәрәннең туй көне килеп җитте, һәм аның кәләше үзен әзерләде» (Ачыл. 19:6, 7). Ә Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләре турында нәрсә әйтеп була? Алар да куанырмы?

АЛАР «ШАТЛЫК БЕЛӘН КИТЕРЕЛЕРЛӘР»

14. 44 нче мәдхиядә телгә алынган кәләшнең гыйффәтле «иптәш кызлары» кемнәр алар?

14 Мәдхия 44:13, 15б, 16 укы. Зәкәрия пәйгамбәр ахыр заманда бар милләт кешеләре шатланып рухи Исраилнең калдыгы белән хезмәттәшлек итәчәк дип пәйгамбәрлек иткән. Ул болай дип язган: «Ул көннәрдә бар халыклардан булган төрле телләрдә сөйләшүче ун кеше яһүднең итәгенә тотыначак, тотыначак һәм: „Без сезнең белән барабыз, чөнки без Аллаһы сезнең белән икәнен ишеттек“,— дип әйтәчәк» (Зәк. 8:23). Бу «ун кеше» Мәдхия 44:13 тә искә алынган «Тор [«Тир», ЯД] кызы» белән «халыкның байларын» символлаштыра. Алар майланганнарның калдыгы янына, аларның хуплавын һәм ярдәмен алырга теләп, бүләкләр белән килә. 1935 елдан бирле майланганнарның калдыгы миллионлаган кешеләрне «тәкъвалыкка китерде» (Дан. 12:3). Майланганнарның бу тугры хезмәттәшләре үз тормышларын сафландырып рухи мәгънәдә гыйффәтле булып киткән. Кәләшнең шул гыйффәтле «иптәш кызлары» үзләрен Йәһвәгә багышлаган һәм Кияү-Патшаның тугры гражданнары булуларын раслаган.

15. Гыйффәтле «иптәш кызлар» кәләш сыйныфының калдыгы белән ничек хезмәттәшлек итә?

15 Кәләш сыйныфының калдыгы  гыйффәтле «иптәш кызларына» бик рәхмәтле, чөнки алар бөтен җир йөзе буйлап «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәрне» ашкынып вәгазьләп аларга ярдәм итә (Мат. 24:14). Ачылыш 22:17 дә болай дип әйтелә: «Рух та, кәләш тә: „Кил!“ — диләр. Моны ишетүчеләр дә: „Кил!“ — дисеннәр». Әйе, «башка сарыклар» кәләш сыйныфының майланган әгъзаларының: «Кил!» — дип әйтүләрен ишеткән һәм аларга бу чакыруда кушылып бөтен җир йөзе буйлап кешеләрне: «Кил!» — дип чакыра (Яхъя 10:16).

16. Йәһвә «башка сарыкларга» нинди хөрмәткә ия булырга рөхсәт иткән?

16 Майланганнарның калдыгы үз хезмәттәшләрен ярата. Майланганнар шат, чөнки Кияүнең Атасы Йәһвә җирдә яшәүче «башка сарыкларга» күктә үтәчәк Бәрәннең туена куану хөрмәтенә ия булырга рөхсәт иткән. Пәйгамбәрлек буенча бу гыйффәтле «иптәш кызлар» Кияү янына «сөенеч, шатлык белән китерелерләр». Әйе, җирдә мәңге яшәргә өметләнгән «башка сарыклар» Йәһвәнең бердәм гаиләсе белән бергә күктә үткән Бәрәннең туена куанырлар. Шуңа күрә «бихисап күп кеше» Ачылыш китабында «тәхет һәм Бәрән алдында басып торучылар» итеп тасвирлана. Алар Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсенең җирдәге ишегалдында изге хезмәт башкара (Ачыл. 7:9, 15).

Бәрәннең туе кәләшнең гыйффәтле «иптәш кызларына» шатлык китерә (16 нчы абзацны кара.)

«АТАЛАРЫҢ УРЫНЫНА УЛЛАРЫҢ БУЛЫР»

17, 18. Бәрәннең туе нинди фатихалар китерәчәк, һәм Мәсих үз Меңьеллык идарәсе вакытында кемнәр өчен ата булып китәчәк?

17 Мәдхия 44:17 укы. Туйның яңа дөньяда күп фатихалар китергәнен күргәч, кәләшнең гыйффәтле «иптәш кызлары» тагы да ныграк шатланыр. Кияү-Патша үзенең җирдәге «аталарын» терелтәчәк, һәм шулай итеп алар аның «уллары» булып китәчәк (Яхъя 5:25—29; Евр. 11:35). Алар арасыннан ул «бөтен җиргә башлыклар» билгеләячәк. Шик тә юк, Мәсих бүгенге тугры өлкәннәрнең кайберләрен дә, яңа дөньяда җитәкчелекне үз өсләренә алсыннар өчен, «мирзалар» итеп билгеләячәк (Ишаг. 32:1).

18 Үзенең Меңьеллык идарәсе вакытында Мәсих башкаларга да ата булып китәчәк. Нинди мәгънәдә? Җирдә яшәгән бар кеше, Гайсәнең йолым корбанына ышанганга, мәңгелек тормыш алачак (Яхъя 3:16). Шунлыктан ул аларның «Мәңгелек Аталары» булып китәчәк (Ишаг. 9:6, 7).

«ИСЕМЕҢНЕ БУЫННАН-БУЫНГА ИСТӘЛЕКЛЕ» ИТӘРГӘ АШКЫНЫП ТОРАБЫЗ

19, 20. 44 нче мәдхиядә телгә алынган гаҗәеп вакыйгалар бүгенге бар мәсихчеләргә ничек кагыла?

19 Мәдхия 44:2, 18 укы. 44 нче мәдхиядә телгә алынган вакыйгалар бар мәсихчеләргә дә кагыла. Майланганнарның калдыгы, үзләренең күктә кардәшләре һәм Кияүләре белән бергә булачакларын белгәнгә, бик сөенә. Башка сарыклар данлыклы Патшаларына тыңлаучан булырга тагы да тәвәккәл. Алар кәләш сыйныфының калдыгы белән хезмәттәшлек итү хөрмәтенә ия булганнарын кадерли. Туйдан соң Мәсих һәм аның хакимдәшләре җирдә яшәгән кешеләргә исәпсез-хисапсыз фатихалар яудырачак (Ачыл. 7:17; 21:1—4).

20 Мәсих-Патшага кагылышлы «яхшы сүзләрнең» үтәлешен көтеп яшәгәндә, без аның «исемен буыннан-буынга истәлекле» итәргә ашкынып торабыз. Әйдәгез, Патшаны «гомер-гомергә данлыйк»!