Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Данлыклы Патша Мәсихне сәламләгез!

Данлыклы Патша Мәсихне сәламләгез!

«Даның белән җиңүгә омтыл» (МӘД. 45:4, ЯД).

1, 2. Ни өчен 44 нче мәдхияне карап чыгу файдалы булыр?

ДАНЛЫКЛЫ патша атка атланып хакыйкать белән тәкъвалык хакына чаба. Ул үз дошманнары белән сугыш алып бара һәм аларны тулысынча җиңеп чыкканнан соң гүзәл кәләшкә өйләнә. Киләчәк бар буыннар патшаны хәтердә саклый һәм данлый. Бу вакыйгалар — 44 нче мәдхиянең төп темасы.

2 Әмма 44 нче мәдхия бәхетле тәмамланган матур бер хикәя генә түгел. Анда телгә алынган вакыйгалар безнең өчен зур әһәмияткә ия. Алар безнең хәзерге һәм киләчәк тормышыбызга кагыла. Шуның өчен, әйдәгез, бу мәдхияне җентекләп карап чыгыйк.

«КҮҢЕЛЕМНЕ ЯХШЫ НӘРСӘ АШКЫНДЫРА»

3, 4. а) Мәдхия җырлаучы нинди «яхшы нәрсә» турында язган, һәм ул күңелебезгә ничек тәэсир итә ала? б) Нинди мәгънәдә «җырыбыз Патша турында», һәм телебез кайчан «камыш күк» булып китә?

3 Мәдхия 44:2 укы. «Күңелемнән яхшы сүзләр яуды» дигән сүзтезмә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «күңелемне яхшы нәрсә ашкындыра» дип тәрҗемә ителә. Мәдхия җырлаучының күңеленә үтеп кергән һәм аны ашкындырган «яхшы нәрсә» — патша турындагы хәбәр. «Ашкындыру» дип тәрҗемә ителгән еврей фигыле «кайнау» мәгънәсен белдерә.  Мәдхия җырлаучы бу хәбәрне ишетү белән шулкадәр шатланган ки, аның йөрәге хәтта «кайный» башлаган я йөрәгенә дәрт кергән. Шул сәбәпле аның теле дә «тиз язучының камышы күк» булып киткән.

4 Ә безгә бу ничек кагыла? Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык турындагы яхшы хәбәр — күңелебезне җилкендергән «яхшы нәрсә». Бу хәбәр 1914 елда аеруча «яхшы» булып киткән. Ул вакыттан бирле хәбәр киләчәк Патшалык турында түгел, ә инде идарә итә торган күктәге хөкүмәт турында. «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәрне» без, «бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен», бөтен җиһанда вәгазьлибез (Мат. 24:14). Бу хәбәр безнең күңелебезне «ашкындырамы»? Без бу яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьлибезме? Мәдхия җырлаучыныкы кебек безнең дә «җырыбыз Патша турында», ягъни Патша Гайсә Мәсих хакында. Без аны күктә тәхеткә утырган Патша дип игълан итәбез. Өстәвенә, без бар кешеләрне — идарәчеләрне дә, аларга буйсынганнарны да — аның хакимлеген танырга чакырабыз (Мәд. 2:1, 2, 4—12). Һәм вәгазьдә Изге Язмаларны еш кулланганда, телебез «тиз язучының камышы күк» булып китә.

Без Патшабыз Гайсә Мәсих турындагы яхшы хәбәрне шатланып игълан итәбез

ПАТША ЯГЫМЛЫ СҮЗЛӘР КУЛЛАНА

5. а) Гайсәне нәрсә «күркәм» иткән? б) Нинди мәгънәдә Патшаның «авызыннан дәүләт аккан», һәм без аның үрнәгенә ничек иярә алабыз?

5 Мәдхия 44:3 укы. Изге Язмаларда Гайсәнең тышкы кыяфәте турында бик аз әйтелә. Камил кеше буларак, ул, һичшиксез, «күркәм» булган. Әмма аның чын күркәмлеге Йәһвәгә тугры булуында һәм аның алдында саф булуында күренгән. Моннан тыш, Гайсә Патшалык хакындагы хәбәрне вәгазьләгәндә, аның «авызыннан дәүләт аккан», ягъни ул «ягымлы сүзләр» кулланган (Лүк 4:22; Яхъя 7:46). Ә без вәгазьләгәндә аңардан үрнәк алып кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек сүзләр кулланырга тырышабызмы? (Көл. 4:6).

6. Аллаһы Гайсәне ничек «мәңгегә данландырган»?

6 Гайсә бирелеп хезмәт иткәнгә, Йәһвә аның җирдәге хезмәтен фатихалаган һәм, ул үзенең тормышын корбан итеп биргәч, аны бүләкләгән. Рәсүл Паул Гайсә турында болай дип язган: «[Гайсә] кеше булып килгәч, үзен басынкыландырды һәм үлеменә кадәр, әйе, җәфалану баганасындагы үлеменә кадәр, Аллаһыга тыңлаучан булып калды. Шуңа күрә Аллаһы аны тагы да югарырак күтәрде һәм, игелек күрсәтеп, аңа бар исемнәрдән бөегрәк исем бирде. Ул моны Гайсә исеме алдында күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы дa тез чүксен өчен, һәм һәрбер тел Гайсә Мәсихне Хуҗабыз дип ачык танысын өчен һәм шулай итеп күктәге Атабыз Аллаһы данлансын өчен эшләде» (Флп. 2:8—11). Йәһвә Гайсәне үледән терелтеп «мәңгегә данландырган», ягъни үлемсез тормыш белән бүләкләгән (Рим. 6:9).

ПАТША «ӨЛЕШТӘШЛӘРЕННӘН АРТЫГРАК МАЙЛАНГАН»

7. Аллаһы Гайсәне нинди мәгънәдә «өлештәшләреннән артыграк майлаган»?

7 Мәдхия 44:8 укы. Гайсә тәкъвалыкны бик яратканга һәм Атасы нәфрәт иткәнне нәфрәт иткәнгә, Йәһвә аны күкләр Патшалыгында Патша итеп куйган. Гайсә «өлештәшләренә», ягъни Давыт токымыннан булган Яһүд патшаларына,  караганда «сөенеч мае белән» мулрак майланган булган. Нинди мәгънәдә мулрак? Беренчедән, Гайсәне Йәһвә үзе майлаган. Икенчедән, Йәһвә аны Патша итеп тә, Иң Баш Рухани итеп тә майлаган (Мәд. 2:2; Евр. 5:5, 6). Гайсә шулай ук май белән түгел, ә изге рух белән майланган булган, һәм аның патшалыгы җирдә түгел, ә күктә урнашкан.

8. Ни өчен Гайсәнең «тәхете» — Аллаһы үзе дип әйтеп була, һәм ни өчен без аның идарәсе тәкъва булачак икәненә ышанабыз?

8 Мәдхия 44:7 укы *. Йәһвә 1914 елда үз Улын күктә Мәсих-Патша итеп куйган. Аның «патшалыгының таягы — гаделлек таягы», шуның өчен аның идарәсе, һичшиксез, гадел һәм тәкъва булыр. Аның Патша булырга хокукы бар, чөнки аның «тәхете» — Аллаһы үзе, ягъни Патша итеп аны Йәһвә билгеләгән. Өстәвенә, Гайсәнең тәхете «мәңгегә» булачак. Сез шундый мәһабәт Патшага буйсынып Йәһвәгә хезмәт итүегез белән әллә горурланмыйсызмы?

ПАТША «КЫЛЫЧЫН ЯНБАШЫНА БӘЙЛИ»

9, 10. а) Мәсих кылычны янбашына кайчан бәйләгән, һәм ул аны ничек кулланган? б) Мәсих киләчәктә үз кылычын кулланып нәрсә эшләячәк?

9 Мәдхия 44:4 укы. Йәһвә үзе билгеләгән Патшага «кылычыңны янбашыңа бәйлә» дип куша. Шулай итеп, ул Гайсәгә Аллаһы хакимлегенә буйсынмаган кешеләргә каршы сугыш алып барырга һәм аларны һәлак итәргә вәкаләт бирә (Мәд. 109:2). Мәсих җиңелмәс Гаскәри-Патша булганга, аңа «әй куәтле» дип мөрәҗәгать итәләр. Ул 1914 елда кылычын биленә таккан һәм Шайтан белән аның җеннәрен җиңеп, аларны күктән җиргә бәреп төшергән (Ачыл. 12:7—9).

10 Шулай итеп Патша җиңә башлаган гына. Әмма аңа әле тулысынча җиңеп чыгасы бар (Ачыл. 6:2). Йәһвә Шайтан дөньясының бар өлешләрен тар-мар итәчәк һәм кешелекне Шайтан белән аның җеннәренең тәэсиреннән азат итәчәк. Башта ул Бөек Бабылны, ягъни ялган диннең бөтендөнья империясен җимерәчәк. Йәһвә Аллаһы бу бозык «фахишәне» сәяси җитәкчеләрне кулланып һәлак итәчәк (Ачыл. 17:16, 17). Шуннан соң Гаскәри-Патша Шайтанның сәяси төзелешен юк итәчәк. Бу вакыйгадан соң Мәсих — «упкын фәрештәсе» — Шайтанны һәм аның җеннәрен упкынга ташлап, аларны тулысынча җиңәчәк (Ачыл. 9:1, 11; 20:1—3). Әйдәгез, булачак бу дулкынландыргыч вакыйгалар 44 нче мәдхиядә ничек сурәтләнә икәнен карап чыгыйк.

ПАТША АТКА АТЛАНЫП «ХАКЫЙКАТЬ... ХАКЫНА» ЧАБА

11. Мәсихнең «хакыйкать» хакына чабуы нәрсәне аңлата?

11 Мәдхия 44:5 укы *. Гаскәри-Патша сугышны җирләрне яулап алыр өчен һәм кешеләрне буйсындырыр өчен алып бармый. Ул югары максатлардан чыгып «басынкылар хакына һәм хакыйкать белән тәкъвалык хакына» сугыша. Аның төп максаты — Йәһвә Галәмнең Хакиме икәне турындагы хакыйкатьне яклау. Шайтан, Йәһвәгә каршы фетнә күтәреп, аның идарә итәргә хокукын шик астына куйган. Шуннан бирле бу бәхәссез хакыйкатьне җеннәр дә, кешеләр дә шик астына куя. Хәзер майланган Патшага сугыш алып бару һәм Йәһвәнең генә идарә итәргә хокукы бар икәнен раслау вакыты җитте.

12. Патша атка атланып ничек «басынкылар хакына» чаба?

12 Патша шулай ук «басынкылар хакына» атка атланып чаба. Аллаһының  бердәнбер Улы буларак, ул безгә басынкы булуда һәм чын күңелдән буйсынуда искиткеч үрнәк күрсәтә (Ишаг. 50:4, 5; Яхъя 5:19). Патшаның бар тугры гражданнары аның үрнәгенә иярергә һәм бар нәрсәдә дә Йәһвәнең хакимлегенә басынкылык белән буйсынырга тиеш. Андый кешеләр генә Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяда яшәячәк (Зәк. 14:16, 17).

13. Мәсих ничек «тәкъвалык хакына» чыга?

13 Мәсих «тәкъвалык хакына» да чыга. Бу тәкъвалык — Аллаһының тәкъвалыгы, ягъни Йәһвәнең яхшылык белән яманлык нормалары (Рим. 3:21; Кан. 32:4). Ишагыйя пәйгамбәр Гайсә Мәсих турында болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Патша тәкъвалык хакына патшалык итәчәк» (Ишаг. 32:1). Үзенең идарә итү вакытында Гайсә «гаделлек хакимлек итә торган яңа күкләрне һәм яңа җирне» булдырачак (2 Пет. 3:13). Яңа дөньяда яшәгән һәрбер кеше Йәһвәнең нормаларын үтәргә тиеш булачак (Ишаг. 11:1—5).

ПАТША «КУРКУ-ХӨРМӘТ УЯТЫРЛЫК ЭШЛӘР БАШКАРЫР»

14. Мәсихнең уң кулы нинди «курку-хөрмәт уятырлык эшләр башкарыр»? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

14 Атка атланып чапкан Патшаның янбашына кылыч тагылган (Мәд. 44:4). Әмма озакламый ул аны уң кулына алып кулланачак. Мәдхия җырлаучы Гайсә турында мондый пәйгамбәрлек әйткән: «Уң кулың курку-хөрмәт уятырлык эшләр башкарыр» (Мәд. 45:4, ЯД). Гайсә Мәсих, Армагеддон сугышында Шайтан дөньясын юк итәр өчен атка атланып чапканда, үзенең дошманнарына каршы «курку-хөрмәт уятырлык эшләр башкарыр». Без аның Шайтан дөньясын ничек юк итәчәген төгәл белмибез. Ләкин аның эшләрен күреп Аллаһы кисәтүләренә колак салмаган һәм Патшаның идарә итүенә буйсынмаган кешеләрнең куркудан котлары очар. (Мәдхия 2:11, 12 укы.) Гайсә ахыр заманга караган үзенең пәйгамбәрлегендә, «җиһанга якынлашып килүче нәрсәләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр, чөнки күкләрдәге көчләр селкетелер» дип әйткән булган. Аннан соң ул болай дип өстәгән: «Шунда кодрәт һәм бөек дан белән болытларда килүче Кеше Улын күрерләр» (Лүк 21:26, 27).

15, 16. Сугыш алып барган Мәсихнең «күк гаскәрләре» санына кем керәчәк?

15 Аллаһы дошманнарын һәлак итәр өчен Патшаның «кодрәт һәм бөек дан белән» килүе турында Ачылыш китабында болай дип язылган: «Мин ачылган күкне күрдем. Менә, ак ат. Аның җайдагы Тугры һәм Хак дип атала. Ул гадел хөкем итә һәм гадел сугыш алып бара. Аңа ак атларга атланган һәм ак, чиста, нәфис җитеннән кием кигән күк гаскәрләре ияреп бара. Аның авызыннан, халыкларны һәлак итәр өчен, озын үткен кылыч чыгып тора, һәм ул аларны тимер таяк белән көтәчәк. Ул шулай ук Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының ярсулы ачу изгечендә йөзем изә» (Ачыл. 19:11, 14, 15).

16 Сугыш алып барган Мәсихнең «күк гаскәрләре» санына кем керәчәк? Шайтан белән аның җеннәрен күктән бәреп төшерер өчен кылычны беренче тапкыр янбашына бәйләгәндә, Гайсә «үз фәрештәләре» белән булган (Ачыл. 12:7—9). Димәк, Армагеддон сугышында Мәсих гаскәрләре изге фәрештәләрдән торачак. Аның гаскәрләре санына тагын кем дә булса керәчәкме? Гайсә үзенең майланган кардәшләренә мондый вәгъдә биргән: «Җиңүчегә һәм минем юлларым буенча ахырга тикле йөрүчегә халыклар өстеннән хакимлек бирермен — ә миңа шундый ук хакимлекне Атам тапшырды — шунда ул аларны тимер таяк белән көтәр, һәм алар балчык чүлмәк  сыман ватылырлар» (Ачыл. 2:26, 27). Шулай итеп, Мәсихнең гаскәрләре санына күктәге әҗерләрен инде алган аның майланган кардәшләре дә керәчәк. Гайсә халыкларны тимер таяк белән көтеп «курку-хөрмәт уятырлык эшләр» башкарганда, майланганнар аның белән бергә булачак.

ПАТША ҖИҢҮ ӨЧЕН ЧЫГА

17. а) Мәсих атланган ак ат нәрсәне символлаштыра? б) Кылыч белән җәя нәрсәне символлаштыра?

17 Мәдхия 44:6 укы. Патша атланган ак ат Йәһвә күзлегендә саф һәм гадел булган сугышны символлаштыра (Ачыл. 19:11). Кылычтан тыш Патшаның җәясе дә бар. Ачылыш 6:2 дә болай дип әйтелә: «Мин ак ат күрдем. Аның җайдагының җәясе бар иде, һәм җайдакка таҗ бирелде. Шул җайдак җиңүче булып, җиңү өчен чыкты». Кылыч та, җәя дә Мәсих үз дошманнарын һәлак итәр өчен кулланачак коралларны символлаштыра.

Кошлар җирне чистартыр өчен чакырылачак (18 нче абзацны кара.)

18. Мәсихнең «уклары очлы» икәне ничек күренәчәк?

18 Мәдхия җырлаучы шигьри тел кулланып Патшаның «уклары очлы; алар — Патша дошманнарының йөрәгенә кадала» һәм халыклар аның алдына егыла дип пәйгамбәрлек иткән. Бу сугыш бөтен җир йөзендә булачак. Иремия пәйгамбәрлегендә болай дип әйтелә: «Шул көнне җирнең бер чигеннән икенчесенә кадәр Йәһвә үтергән затлар булачак» (Ирем. 25:33). Шул ук вакыйгага караган башка бер пәйгамбәрлектә болай дип язылган: «Мин шулай ук кояш нурларында торучы бер фәрештәне күрдем. Ул күктә очучы бар кошларга көчле тавыш белән болай дип кычкырды: „Монда килегез, Аллаһының бөек мәҗлесенә җыелыгыз. Патшаларның, гаскәр башлыкларының, көчлеләрнең, атларның һәм аларның җайдакларының итен ашагыз. Барысының: иреклеләрнең һәм колларның, гадиләрнең һәм бөекләрнең итен ашагыз“» (Ачыл. 19:17, 18).

19. Мәсих сугышны ничек тәмамлаячак?

19 Шайтанның явыз төзелешен юк иткәч, Мәсих үз «даны белән җиңүгә омтылачак» (Мәд. 45:4, ЯД). Ул Шайтан белән аның җеннәрен упкынга ташлап сугышны тәмамлаячак. Алар анда Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе дәвамында булачак (Ачыл. 20:2, 3). Иблис һәм аның фәрештәләре үлемгә тиң хәлдә булганда, кешеләр аларның тәэсиреннән азат булачак һәм җиңүче вә данлы Патшага буйсынып яши алачак. Әмма алар бөтен җирнең әкрен-әкрен генә оҗмахка әверелгәнен күргәнче, аларның үз Патшалары һәм аның хакимдәшләре белән бергә шатланыр өчен башка сәбәпләре дә булачак. Бу шатлыклы вакыйга турында киләсе мәкаләдә сүз барачак.

^ 8 абз. Мәдхия 44:7 (45:6, ЯД): «Аллаһы — мәңгегә синең тәхетең, патшалыгыңның таягы — гаделлек таягы».

^ 11 абз. Мәдхия 44:5 (45:4, ЯД): «Һәм даның белән җиңүгә омтыл, басынкылар хакына һәм хакыйкать белән тәкъвалык хакына атыңа атланып чап, һәм уң кулың курку-хөрмәт уятырлык эшләр башкарыр».