Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә — иң яхшы Дустыбыз

Йәһвә — иң яхшы Дустыбыз

«[Ибраһим] „Йәһвәнең дусты“ дип аталды» (ЯГЪК. 2:23).

1. Аллаһыга охшаш итеп яратылган булганга, без аңа кайсы яклар белән охшаш?

«НӘКЪ әтисе инде»,— дип әйтәләр еш кына әтисенә охшаган угыл турында. Күп кенә балаларга төрле сыйфатлар ата-аналарыннан күчә. Күктәге Атабыз Йәһвә — Тормыш Бирүчебез (Мәд. 35:10). Һәм без, аның балалары буларак, аңа күп якларыбыз белән охшаш. Ул, безне үзенә охшаш итеп яратканга, без фикер йөртә алабыз, карарлар кабул итә алабыз һәм дуслык мөнәсәбәтләрен булдыра алабыз (Ярат. 1:26).

2. Йәһвә белән дуслыгыбыз нәрсәгә нигезләнә?

2 Йәһвә безнең иң яхшы Дустыбыз була ала. Андый дуслык нәрсәгә нигезләнә? Ул Аллаһының безне яратуына, безнең Аңа һәм Улына иман итүебезгә нигезләнә. «Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 3:16). Үткәндә яшәгән күп кенә кеше Йәһвә белән якын дуслар булган. Әйдәгез, аларның икесенә күз салыйк.

«ДУСТЫМ ИБРАҺИМ»

3, 4. Ибраһимның һәм Исраил халкының Йәһвә белән дуслыклары бер-берсеннән ничек аерылып торган?

3 Йәһвә Исраил халкының ата-бабасын «дустым Ибраһим» дип атаган (Ишаг. 41:8). Бу тугры ир-атның Барлыкка  Китерүчесе белән якын дуслыгы нәрсәгә нигезләнгән булган? Аның Йәһвәгә иман итүенә (Ярат. 15:6; Ягъкуб 2:21—23 укы).

4 Йәһвә башта Ибраһим токымнары өчен, ягъни Исраил халкы өчен, Ата да, Дус та булган. Кызганыч, әмма алар Аллаһы белән дуслыкларын югалткан. Ни өчен? Чөнки алар Йәһвәнең вәгъдәләренә иман итми башлаган.

5, 6. а) Йәһвә ничек синең Дустың булып китте? б) Без үзебезгә нинди сораулар биреп уйланырга тиеш?

5 Йәһвә турында күбрәк белгән саен, сезнең иманыгыз ныгый һәм яратуыгыз үсә бара. Кайчандыр сез Аллаһы шәхес икәнен һәм аның белән якын мөнәсәбәтләр үстереп булганын белдегез. Ул чагыгызны искә төшерегез. Сез Адәмнең тыңламаучанлыгы аркасында барыбызның да гөнаһлы булып туганыбызны белдегез. Өстәвенә, сез кешелек гомумән алганда Аллаһыдан читләшкән икәнен аңладыгыз (Көл. 1:21). Шуннан соң сез кайгыртучан күктәге Атабыз бездән ерак түгел һәм ул безнең белән кызыксына икәненә төшендегез. Йәһвәнең түләгән йолым корбаны турында белгәч һәм бу корбанга иман итә башлагач, безнең Аллаһы белән дуслык мөнәсәбәтләребез үсә башлады.

6 Йәһвә белән таныша башлаган чагыбызны искә төшергәндә, үзебезгә мондый сораулар биреп уйланыйк: «Минем Аллаһы белән дуслыгым үсә барамы? Минем яраткан Дустым Йәһвәгә иманым ныкмы, һәм аңа карата яратуым көннән-көн үсә барамы?» Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булган башка бер кеше — борынгы заманнарда яшәгән Гидеон. Әйдәгез, аның безгә калдырган үрнәгенә игътибар итик.

«ЙӘҺВӘ — ТЫНЫЧЛЫК»

7—9. а) Гидеон белән нинди гаҗәеп вакыйгалар булган, һәм бу нинди нәтиҗәгә китергән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Йәһвә белән дуслыгыбызны үстерер өчен нәрсә эшләп була?

7 Хаким Гидеонның Йәһвәгә хезмәт итүе Исраил тарихында булган шомлы бер мәлгә туры килгән. Хакимнәр китабының 6 нчы бүлегендә әйтелгәнчә, Йәһвәнең бер фәрештәсе Өфрәдә Гидеонга килгән булган. Ул вакытта исраиллеләргә күрше мидьянлылар ягыннан куркыныч янаган. Шунлыктан Гидеон ашлыкны ачык кырда түгел, ә йөзем изгечендә суккан. Анда ул шул кыйммәтле бодайны тиз генә качыра алган. Фәрештә, Гидеон алдында пәйда булып, аңа «кыю һәм көчле кеше» дип мөрәҗәгать иткән. Гидеон моңа аптыраган һәм исраиллеләрне Мисырдан коткарган Йәһвә үзләренә чыннан да ярдәм итәрме дип шиген белдергән. Барлыкка Китерүче исеменнән сөйләгән фәрештә Гидеонны Йәһвә ярдәменә ышандырган.

8 Гидеонның соравы туган: ничек ул «Исраилне мидьянлылар кулыннан» коткара алыр? Йәһвә аңа ачыктан-ачык болай дигән: «Мин синең белән булганга, син мидьянлыларны бер кешене юк иткәндәй юк итәчәксең» (Хак. 6:11—16). Күрәсең, бу ничек мөмкин икәнен һаман да белергә теләп, Гидеон Аллаһыдан билге сораган. Бу сөйләшүдән күренгәнчә, Гидеон Йәһвәнең шәхес булуына һич тә шикләнмәгән.

9 Киләсе вакыйгалар Гидеонның иманын ныгыткан һәм аны Аллаһыга якынайткан. Гидеон ризык әзерләп аны фәрештәгә тәкъдим иткән. Фәрештә үзенең юл таягы белән шул ризыкка кагылгач, таштан могҗизалы рәвештә ут чыккан һәм ризыкны «йотып бетергән». Шунда Гидеон фәрештәнең чыннан да Аллаһы вәкиле булуына инанган. Куркуга төшеп, Гидеон кычкырып җибәргән: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, нәрсә эшлим инде? Мин йөзгә-йөз Йәһвә фәрештәсен күрдем бит!» (Хак. 6:17—22). Бу хәл Гидеонның Аллаһы белән дуслыгын бозганмы? Әлбәттә, юк! Киресенчә, Гидеон, Йәһвәне яңа яктан белеп, аның белән үзе арасында татулык сизгән. Моны без Гидеонның мәзбәхкә биргән исеменнән беләбез. Ул  аны «Йәһвә-шалом» дип атаган. Еврей телендә бу «Йәһвә — тынычлык» дигәнне аңлата. (Хакимнәр 6:23, 24 укы.) Йәһвәнең безнең өчен һәр көн башкарган эшләре турында уйлаганда, без ул чын Дус икәнен аңлыйбыз. Аллаһыга регуляр рәвештә дога кылсак, без тынычлыкны ныграк сизәрбез, һәм аның белән дуслык мөнәсәбәтләребез үсәр.

ЙӘҺВӘ «ТОРА ТОРГАН УРЫНДА КЕМ ТОРА АЛЫР?»

10. Йәһвәнең дуслары булыр өчен без, Мәдхия 14:3, 5 буенча, нинди таләпләргә туры килергә тиеш?

10 Ләкин Йәһвә белән дус булыр өчен, без билгеле бер таләпләргә туры килергә тиеш. Аллаһы «тора торган урында» булыр өчен, ягъни аның дусты булып китәр өчен, нәрсә эшләргә кирәк икәне турында без Давыт язган 14 нче Мәдхиядән белә алабыз (Мәд. 14:1). Әйдәгез, анда язылган таләпләрнең икесенә — яла ягудан качуга һәм һәрнәрсәдә үзебезне намуслы тотуга игътибар итик. Йәһвә Аллаһы үз дусты итеп санаган һәр кеше турында Давыт патша мондый сүзләр әйткән: «Теле белән гайбәт сөйләмәүче [«яла якмаучы», ЯД]... гаепсезләрне гаепләтер өчен, биргән бүләкләрне кабул кылмаучы» (Мәд. 14:3, 5).

11. Ни өчен без башкаларга яла ягудан качарга тиеш?

11 Башка бер мәдхиядә Давыт мондый кисәтү сүзләрен язып куйган: «Телеңне яман... сүзләрдән тый» (Мәд. 33:14). Бу киңәш буенча эш итмәсәк, күктәге гадел Атабыз белән мөнәсәбәтләребез бозыла башлар. Дөресен генә әйткәндә, яла ягу Йәһвәнең төп дошманы Шайтанга хас. «Иблис» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «яла ягучы» дигәнне аңлата. Без кешеләр белән сөйләшкәндә һәм башкалар турында сөйләгәндә сүзләребезне уйлап әйтсәк, бу безгә Йәһвә белән якын мөнәсәбәттә калырга булышыр. Билгеләнгән кардәшләргә карата карашыбызга килгәндә, безгә аеруча сак булу мөһим. (Еврейләргә 13:17; Яһүд 8 укы.)

12, 13. а) Ни өчен без һәрнәрсәдә үзебезне намуслы тотарга тиеш? б) Безнең намуслы булуыбыз башкаларга ничек тәэсир итә ала?

12 Йәһвә Шаһитләре үзләрен намуслы тотулары белән аерылып тора. Рәсүл Паул: «Безнең турында өзлексез дога кылыгыз, чөнки без вөҗданыбызның саф булуына бер дә шикләнмибез һәм үзебезне бар яктан намуслы тотарга телибез»,— дип язган булган (Евр. 13:18). «Үзебезне бар яктан намуслы тотарга» тәвәккәл булганга, без кардәшләребезне үз файдабызга кулланмыйбыз. Мәсәлән, кардәшләрне эшкә алган булсак, без алар белән гадел мөгамәлә итәргә һәм эш хакын алдан сөйләшкәнчә түләргә тиеш. Мәсихчеләр буларак, без үзебездә эшләгән кешеләр белән дә, башкалар белән дә үзебезне намуслы тотабыз. Я үзебез берәр кардәштә эшләсәк, аңардан үзебезгә карата аерым бер мөнәсәбәт көтмибез.

13 Кешеләр еш кына Йәһвә Шаһитләрен мактап телгә ала. Мәсәлән, бер зур төзү компаниясенең директоры Йәһвә Шаһитләренең үз сүзләрен тотканнарына игътибар иткән. Ул болай дигән: «Сез һәрвакыт алдан килешкәнчә эш итәсез» (Мәд. 14:4). Андый тәртибебез безгә Йәһвә белән дуслыгыбызны сакларга булыша һәм кайгыртучан күктәге Атабызга дан китерә.

БАШКАЛАРГА ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ДУС БУЛЫРГА БУЛЫШАБЫЗ

Без кешеләргә Йәһвәнең дуслары булып китәргә булышабыз (14, 15 нче абзацларны кара.)

14 Без вәгазьдә очраткан күп кенә кеше Аллаһының барлыгына ышанса да, аны үзенең иң яхшы Дусты дип санамый. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? Әйдәгез, Гайсәнең 70 шәкертенә, аларны вәгазьгә икешәр җибәргәндә, биргән күрсәтмәләрен карап чыгыйк. Ул болай дигән: «Кайсы гына йортка керсәгез дә, иң элек: „Бу йортка иминлек булсын“,— диегез. Анда  тынычлык яратучы кеше булса, тынычлыгыгыз аның белән калыр; ә инде булмаса, үзегезгә кире кайтыр» (Лүк 10:5, 6). Без кешеләр белән үзебезне дусларча тотсак, бу аларны хакыйкатькә җәлеп итә ала. Каршы килүчеләр белән дә шулай эш итсәк, бу аларны йомшартырга мөмкин, һәм киләсе тапкыр алар хакыйкатьне, бәлки, теләбрәк тыңлар.

14, 15. Без вәгазьдә очраткан кешеләргә ничек Йәһвәнең дуслары булып китәргә булыша алабыз?

15 Без, бик дини кешеләрне я берәр диннең гореф-гадәтләрен тоткан кешеләрне очратканда, шулай ук үзебезне дусларча һәм тату тотабыз. Вәгазьдә очраган кайбер кешеләр бүгенге бозык дөньяны күреп гаҗәпләнә, һәм аларның Йәһвә Аллаһыбыз турында күбрәк белем алырга теләкләре туа; без аларны җыелыш очрашуларына җылы гына чакырабыз. Андый кешеләр турында «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» дигән рубрикадан укып була.

ИҢ ЯХШЫ ДУСТЫБЫЗ БЕЛӘН ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ИТӘБЕЗ

16. Без ничек Йәһвәнең дуслары да, «хезмәттәшләре» дә була алабыз?

16 Бергә эшләгән кешеләр еш кына якын дуслар булып китә. Йәһвәгә үзен багышлаган кешеләр аның дуслары да, «хезмәттәшләре» дә булу хөрмәтенә ия (1 Көринтлеләргә 3:9 укы.) Вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнашканда, без күктәге Атабызның искиткеч сыйфатларын тагы да ачыграк аңлый башлыйбыз. Без аның изге рухының безгә яхшы хәбәрне вәгазьләргә ничек булышканын күреп торабыз.

17. Конгресслар Йәһвә безнең Дустыбыз икәнен ничек күрсәтеп тора?

17 Шәкертләр әзерләү эшендә күбрәк катнашкан саен, без Йәһвәгә якынлаша баруыбызны тагын да ныграк сизәбез. Мәсәлән, без Йәһвәнең үз дошманнарына вәгазьләү эшен туктатырга бирмәгәнен күреп торабыз. Соңгы берничә елны исебезгә төшерик. Әллә алар Аллаһының безнең белән җитәкчелек итеп торганын ачык күрсәтмиме? Без аның үзебезгә мул рухи ризык биреп торганына сокланабыз. Конгресслар программалары Аллаһының авырлыкларыбызны һәм ихтыяҗларыбызны аңлап безне кайгыртканын күрсәтеп тора. Бер гаилә конгресс өчен рәхмәтләрен белдереп мондый сүзләр язган булган: «Программа йөрәгебезгә үтеп керде. Без Йәһвәнең никадәр һәрберебезне яратканын һәм һәрберебезнең бәхетле булуыбызны теләгәнен сиздек». Германиядән булган бер ирле-хатынлы, Ирландиядә үткән махсус конгресска барып килгәч, аны оештырган Филиалның комитетына хат язган. Алар кардәшләрнең үзләрен җылы кабул итүләре һәм кайгыртулары өчен рәхмәтләрен белдергән һәм болай дип өстәгән: «Ләкин барыннан да бигрәк без Йәһвәгә һәм Патша Гайсә Мәсихкә рәхмәтле. Алар безне чыннан да бердәм халыкка кушылырга чакырды. Бердәмлегебез телебездә генә түгел, без  аны көн дә тоеп торабыз. Без сезнең белән бергә бөек Аллаһыбызга хезмәт итү хөрмәтенә ия, һәм Дублиндагы махсус конгресс белән бәйле булган бар нәрсә безгә шуны һәрвакыт исебезгә төшереп торачак».

ДУСЛАРНЫҢ АРАЛАШУЫ

18. Без үзебезгә Йәһвә белән аралашуга кагылышлы нинди сорау бирергә тиеш?

18 Яхшы аралашу дусларның араларын ныгыта. Бүгенге көндә социаль челтәрләр һәм СМСлар аша аралашу бик киң таралган. Әмма иң яхшы Дустыбыз Йәһвә белән шәхси аралашуыбыз турында нәрсә әйтеп була? Ул бит Догаларны Тыңлаучы (Мәд. 64:3). Без аңа никадәр еш мөрәҗәгать итәбез?

19. Күктәге Атабызга күңелебезне бушату авыр булса, безгә нәрсә ярдәм итә ала?

19 Кайбер мәсихчеләргә Аллаһыга үз йөрәкләрен ачу һәм хис-тойгыларын бушату җиңел түгел. Ләкин Йәһвә бездән нәкъ моны көтә дә (Мәд. 118:145; Ирем. елав. 3:41). Андый хисләребез белән бүлешер өчен кайчак сүзләр табу авыр булса да, без ярдәмсез калмыйбыз. Паул Римдагы мәсихчеләргә болай язган: «Көчсез булганга, нәрсә турында әйтергә икәнен белмибез. Андый чакларда, күңелебездәге ыңгырашуларны әйтеп бирер өчен сүзләребез булмаса да, безгә рух булыша. Һәм бу изгеләр хакына Аллаһы ихтыяры буенча башкарыла, шуңа күрә йөрәкләрне тикшерүче Аллаһы рух аша әйтелгәннәрне аңлый» (Рим. 8:26, 27). Әюб, Зәбур һәм Гыйбрәтле Сүзләр кебек китапларда язылганнар турында уйлану безгә Йәһвәгә күңелебезне бушатканда кирәкле сүзләр табарга ярдәм итәр.

20, 21. Паулның Филипиялеләргә 4:6, 7 дәге сүзләрендә без нинди юату табабыз?

20 Авырлыклар белән очрашканда, Паулның филипиялеләргә Аллаһы тарафыннан рухландырылып әйткән мондый киңәшен онытмыйк: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез». Иң яхшы Дустыбыз белән андый ачык аралашу безне һичшиксез юатачак, чөнки, Паул әйткәнчә, «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгебезне һәм аңыбызны Мәсих Гайсә аша саклаячак» (Флп. 4:6, 7). Әйдәгез, һәрвакыт йөрәгебезне һәм аңыбызны саклап торган Аллаһының чагыштыргысыз тынычлыгын кадерлик.

Дога Аллаһы белән дуслыгыбызны ничек ныгыта? (21 нче абзацны кара.)

21 Дога безгә Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгытырга ярдәм итә. Шуның өчен «өзлексез дога» кылыйк (1 Тис. 5:17). Бу мәкаләне өйрәнеп чыккач, алга таба да Аллаһы белән кадерле мөнәсәбәтләребезне ныгытыйк һәм аның гадел таләпләрен үтәргә тәвәккәл булыйк. Йәһвә чын Атабыз, Аллаһыбыз һәм Дустыбыз булганга, ул безгә күп фатихалар яудыра. Әйдәгез, вакыт бүлеп куеп алар турында һәрвакыт уйланырга тырышыйк.