Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алга таба да фидакарьлек рухы күрсәтеп торыгыз

Алга таба да фидакарьлек рухы күрсәтеп торыгыз

«Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын» (МАТ. 16:24).

1. Ни өчен Гайсә безгә фидакарь булуда камил үрнәк калдырган дип әйтеп була?

ГАЙСӘ җирдә яшәгәндә фидакарь булуда камил үрнәк калдырган. Аллаһы ихтыярын үтәр өчен, ул үз теләкләрен икенче урынга куйган. Ул уңайлы тормышка омтылмаган (Яхъя 5:30). Җәфалану баганасындагы үлеменә кадәр тугры калып, Гайсә үзенең сүрелмәс фидакарьлеген күрсәткән (Флп. 2:8).

2. Без фидакарьлек рухын ничек чагылдыра алабыз, һәм ни өчен без шулай эшләргә тиеш?

2 Гайсәнең шәкертләре буларак, без дә фидакарь булырга тиеш. Фидакарь булу нәрсәне аңлата? Фидакарь кеше үз теләкләреннән баш тартып башкаларга ярдәм итәргә әзер. Фидакарьлек рухы эгоизмның капма-каршысы дип әйтеп була. (Маттай 16:24 укы.) Фидакарь булсак, без башкаларның хисләрен һәм теләкләрен үзебезнекеннән өстенрәк күрербез (Флп. 2:3, 4). Гайсә өйрәткәнчә, фидакарьлек рухы — гыйбадәт кылуыбызның асылы. Ни өчен? Фидакарь булуга безне мәсихче ярату этәрә, ә ул Гайсәнең чын шәкертләренең билгесе булып тора (Яхъя 13:34, 35). Без, фидакарьлек рухын күрсәткән бөтендөнья кардәшлекнең өлеше булып, мул фатихалар кичерәбез!

3. Фидакарьлек рухыбызны нәрсә киметә ала?

3 Шулай да безгә фидакарьлек рухыбызны әкрен-әкрен  киметә алган бер дошман янап тора. Бу дошман — эгоистик омтылышларыбыз. Үзләрен эгоистларча тоткан Адәм белән Хауваны искә төшерик. Үзе турында гына уйлый башлаганга, Хауваның Аллаһы кебек буласы килгән. Адәм дә үзе турында гына уйлап, Йәһвәгә түгел, ә Хаувага ярарга булган (Ярат. 3:5, 6). Адәм белән Хауваны Аллаһыдан читләштергәннән соң, Иблис кешеләрне үзләре турында гына уйларга этәреп торудан туктамаган. Хәтта Гайсәне вәсвәсәләндергәндә дә, ул шулай эш иткән (Мат. 4:1—9). Бүген Шайтан кешеләрнең күбесен эгоистик теләкләренә бирелеп яшәргә этәрүдә зур уңышка ирешкән. Бөтен дөньяда таралган эгоистик рухы безгә дә йокмасын өчен сак булырга кирәк (Эфес. 2:2).

4. а) Без бүген эгоистик омтылышларыбыздан арына алабызмы? Аңлатыгыз. б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

4 Эгоизмны тимер тутыгы белән чагыштырып була. Тимер су яки һава тәэсире астында тутыга башлый. Тутык чыккан тимерне саклар өчен кирәкле чаралар күрмәсәң, тутык, тимерне ашап бетереп, аны яраксыз хәлгә китерер. Шулай ук без дә, камил булмавыбыздан һәм эгоистик омтылышларыбыздан әлегә арына алмасак та, аларга каршы көрәш алып барырга тиеш. Югыйсә, без фидакарьлек рухыбызны югалтырбыз (1 Көр. 9:26, 27). Үзебездә эгоизм билгеләрен күрер өчен нәрсә эшләп була? Һәм фидакарьлек рухыбызны ныгытыр өчен, без нинди адымнар ясый алабыз?

ҮЗЕГЕЗДӘ ЭГОИЗМ БИЛГЕЛӘРЕН КҮРЕР ӨЧЕН ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ КУЛЛАНЫГЫЗ

5. а) Ни өчен Изге Язмалар көзгегә охшаш дип әйтеп була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Үзебездә эгоизм билгеләрен күрер өчен, без нәрсәдән качарга тиеш?

5 Тышкы кыяфәтебезне тәртипкә китерер өчен, без көзгегә карыйбыз. Нәкъ шулай ук үзебезне тикшерер өчен һәм төрле кимчелекләребезне төзәтер өчен, без Изге Язмаларга «карый» алабыз. (Ягъкуб 1:22—25 укы.) Ләкин көзгене дөрес куллансак кына, ул безгә тышкы кыяфәтебезне тәртипкә китерергә ярдәм итәр. Мәсәлән, көзгегә ялт кына карап алсак, без кечкенә, әмма тышкы кыяфәтне боза торган кимчелекне күрмәскә дә мөмкин. Яисә без көзгегә читтән генә карасак, башка берәр кешенең чагылышын күрербез. Шулай ук эгоизм кебек берәр кимчелегебезне күрер өчен, без Изге Язмаларны очраклы рәвештә генә я башка берәр кешенең кимчелекләрен күрер өчен генә укырга тиеш түгел.

6. Камил канунны «тотар» өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

6 Мәсәлән, без Аллаһы Сүзен даими рәвештә, хәтта көн саен, укысак та, үзебездә үсә барган эгоизм билгеләрен күрмәскә мөмкин. Ничек алай була ала? Ягъкубның көзге турындагы мисалында проблема кешенең көзгегә җентекләп карамавында булмаган. Киресенчә, ул кеше «үзенә карый». Ягъкуб монда тикшерү я тирән уйлану дигән мәгънә йөрткән грек сүзен куллана. Алайса, ул кешенең проблемасы нәрсәдә булган? Ягъкуб болай дип дәвам итә: «Читкәрәк киткәч, үзенең нинди икәнлеген шундук оныта». Әйе, ул, күргәненә игътибар бирмичә, бернәрсә дә эшләми һәм көзге яныннан китеп бара. «Сүзгә буйсынучы» исә «камил канунны игътибар белән» тикшерүдән тыш «аны тота» да. Ул Аллаһы Сүзендәге камил канунны онытмый. Ул андагы тәгълиматлар буенча яши. Гайсә моңа охшаш фикер белдергән: «Минем сүзләремне тотасыз икән, сез чыннан да минем шәкертләрем» (Яхъя 8:31).

7. Үзебездә эгоизм билгеләрен күрер өчен, без Изге Язмаларны ничек куллана алабыз?

7 Шуның өчен үзегездәге эгоизм билгеләре белән көрәшкәндә үңышлы булыр өчен, иң башта сез Аллаһы Сүзен җентекләп укырга тиеш. Бу сезгә яхшыртасы якларыгызны күрергә ярдәм итәр. Ләкин алай гына эш итү җитәрлек түгел. Тикшерү үткәреп тирәнрәк казыгыз. Изге Язмалардагы  берәр өзекне укыганда, үзегезне шул вакыйгаларда катнашучы итеп күрегез һәм үзегезгә мондый сораулар биреп уйланыгыз: «Мин андый хәлгә эләккән булсам, үземне ничек тотар идем? Мин чыннан да дөрес эш итәр идемме?» Иң мөһиме, укыганнарыгыз турында уйлаганнан соң, аларны кулланырга тырышыгыз (Мат. 7:24, 25). Әйдәгез, Шаул патша һәм рәсүл Петер турындагы хәбәрләрне карап чыгып, аларның безгә фидакарьлек рухын саклап торуда ничек булыша алганына игътибар итик.

ШАУЛ ПАТШАНЫҢ МИСАЛЫННАН САБАКЛАР АЛЫЙК

8. Шаул патшалык итә башлаганда үзен ничек тоткан?

8 Шаул патшаның мисалыннан эгоизм фидакарьлек рухын ничек «ашап бетерә» ала икәнен күреп була. Шаул патшалык итә башлаганда тыйнак һәм басынкы булган (1 Иш. 9:21). Исраиллеләр аның патшалык итүе турында кимсетеп әйткәндә, ул, үзенә Аллаһы тарафыннан бирелгән хакимлеген яклау урынлы булыр дип уйлый алса да, аларны җәзага тартмаган (1 Иш. 10:27). Аллаһы рухына буйсынып, Шаул патша Исраилне аммонлыларга каршы сугышта җитәкләп барган һәм уңышлы булган. Шуннан соң ул җиңү яулаганы өчен басынкылык күрсәтеп Йәһвәне данлаган (1 Иш. 11:6, 11—13).

9. Шаулның эгоистларча фикер йөртү рәвешен үстергәне нәрсәдән күренгән?

9 Соңрак Шаулның фикер йөртү рәвеше үзгәргән. Ул үз йөрәгендә «тутыкның», ягъни эгоистларча фикер йөртүнең һәм горурлыкның, таралуына юл куйган. Амалыклыларны җиңгәч, ул үз теләкләрен Йәһвәгә тыңлаучан булудан өстен күргән. Шаул комсызлыкка бирелеп Аллаһы юк итәргә кушканны юкка чыгармаган һәм тәкәбберләнеп үзенә һәйкәл төзегән (1 Иш. 15:3, 9, 12). Ишмуил пәйгамбәр Шаулга Йәһвә аның эшләгәннәре белән канәгать түгел дип әйткәч, ул үзен акларга тырышып Аллаһы әмеренең үтәгән өлешенә басым ясаган һәм эшләгән хатасы өчен гаепне башкаларга ташлаган (1 Иш. 15:16—21). Өстәвенә, Шаул, Аллаһыга ярарга тырышыр урынына, горурланып үз абруе турында кайгырткан (1 Иш. 15:30). Без, фидакарь рухыбызны югалтмас өчен, Шаул турындагы өзекне, көзгене кулланган кебек, ничек куллана алабыз?

10, 11. а) Фидакарьлек рухын саклап торуга килгәндә, Шаулның мисалыннан нинди сабак алып була? б) Шаулның начар үрнәгенә иярмәс өчен, безгә нәрсәдән качарга кирәк?

10 Беренчедән, Шаулның очрагы безгә шуны күрсәтә: безнең башта фидакарьлек рухыбыз булса да, бу ул алга таба да үзеннән-үзе чагылыр дигәнне аңлатмый (1 Тим. 4:10). Шаул башта дөрес эш иткән һәм берникадәр вакыт Аллаһы илтифатына ия булган, әмма ул үзендә чагыла башлаган эгоистик омтылышларын басмаган. Ахыр чиктә, Йәһвә Шаулны буйсынмаучанлыгы өчен кире каккан.

11 Икенчедән, без, дөрес эшләгәннәребезгә генә игътибар итеп, яхшыртасы якларыбызны санга сукмаска тиеш түгел. Алай эшләсәк, без көзге алдында басып торып, яңа киеменә сокланган, әмма битендәге пычракка игътибар итмәгән кешегә охшаш булыр идек. Үз-үзе белән чиктән тыш канәгать булган Шаул кебек булмасак та, без, ул барган начар юлга басмас өчен, һәркайсы эгоистик омтылышка бирешмәскә тырышырга тиеш. Безгә киңәш бирсәләр, әйдәгез, Шаул кебек булмыйк: начар эшләребезне акламыйк, хатабыз әллә ни мөһим түгел дип уйламыйк я гаебебезне башкаларга сылтамыйк. Киңәшне теләп кабул итү күпкә яхшырак. (Мәдхия 140:5 укы.)

12. Җитди гөнаһ кылган булсак, фидакарьлек рухы безгә ничек ярдәм итә ала?

12 Әмма без җитди гөнаһ кылган булсак, нәрсә эшләргә? Шаул, үз абруен сакларга теләгәнгә, Йәһвә белән бозылган мөнәсәбәтләрен торгыза алмаган. Фидакарьлек рухы исә безгә оятны җиңеп  кирәкле ярдәмне кабул итәргә булыша ала (Гыйб. сүз. 28:13; Ягък. 5:14—16). Мәсәлән, бер абый-кардәш 12 яшендә порнография карый башлаган. Ул яшерен генә ун елдан артык шулай эшләгән. Ул болай дип сөйли: «Нәрсә эшләгәнемне хатыныма һәм өлкәннәргә сөйләү бик авыр иде. Ләкин барысын сөйләгәч, өстемнән авыр таш төшкәндәй булды. Мин хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итүдән мәхрүм калгач, кайбер дусларымның күңелләре кайтты. Алар миңа хыянәтчегә кебек карый башлады. Шулай да, мин Йәһвә элекке хезмәтемә караганда хәзерге хезмәтем белән күпкә күбрәк канәгать икәнен беләм, ә аның карашы минем өчен бик мөһим».

ПЕТЕР ЭГОИЗМНЫ ҖИҢГӘН

13, 14. Петернең эгоистик омтылышлары нинди очракларда чагылган?

13 Гайсә рәсүл Петерне өйрәткәндә, Петер фидакарьлек рухын чагылдырса да, аңа эгоистик омтылышлары белән көрәшүен дәвам итәргә кирәк булган (Лүк 5:3—11). Мәсәлән, рәсүл Ягъкуб белән Яхъя үзләренә Аллаһы Патшалыгында Гайсә янында күренекле урыннар сорагач, Петернең ачуы чыккан. Ул, бәлки, бу урыннарның берсе аның өчен булырга тиеш дип уйлагандыр, чөнки моңарчы Гайсә аңа ул махсус роль башкарачак дип әйткән булган (Мат. 16:18, 19). Ничек кенә булмасын, Гайсә Ягъкуб белән Яхъяны да, Петер белән башка рәсүлләрне дә үз-үзләре турында гына уйлап «хакимлек итәргә» омтылудан кисәткән булган (Марк 10:35—45).

14 Гайсә Петернең фикер йөртү рәвешен төзәткәннән соң да, Петер эгоистик омтылышларын чагылдырып торган. Гайсә рәсүлләренә «мине ташлап китәчәксез» дип әйткәч, Петер үзен башкалардан өстенрәк куеп, «мин сине беркайчан да ташлап китмәячәкмен» дигән (Мат. 26:31—33). Петернең үз-үзенә чиктән тыш ышануы нигезсез булган, чөнки шул ук төнне ул фидакарьлек рухы чагылдырмаган. Үзен яклап, ул, Гайсәне белмим, дип өч тапкыр әйткән (Мат. 26:69—75).

15. Ни өчен Петернең үрнәге безне дәртләндерә?

15 Петергә кайчак үз эгоистик омтылышлары белән көрәшергә туры килсә дә, һәм ул хаталар кылган булса да, аның  үрнәге безне дәртләндерә. Үз тырышлыклары һәм Аллаһының изге рухы ярдәмендә Петер дөрес булмаган омтылышларын җиңгән һәм тотнаклылык, фидакарь ярату күрсәтә алган (Гәл. 5:22, 23). Ул үзе өчен элек кичерә алмаслык кебек күренгән сынауларда тугры булып калган. Мәсәлән, рәсүл Паул Петерне башкалар алдында шелтәләгәч, Петер үзен басынкы гына тоткан (Гәл. 2:11—14). Бу шелтәләүдән соң Петер, Паул абруемны төшергән дип, аңа үпкә сакламаган. Аның Паулга мөнәсәбәте үзгәрмәгән, ул аны телгә алганда «кадерле кардәшебез» дип атаган (2 Пет. 3:15). Петернең үрнәге безгә фидакарьлек рухын үстерергә ярдәм итә ала.

Паул Петерне шелтәләгәч, Петер үзен ничек тоткан? Без дә үзебезне шулай тотарбызмы? (15 нче абзацны кара.)

16. Авырлыклар кичергәндә, без фидакарьлек рухы ничек күрсәтә алабыз?

16 Авырлыклар белән очрашканда үзегезне ничек тотасыз икәне турында уйланыгыз. Петер белән башка рәсүлләрне вәгазьләгәннәре өчен төрмәгә утыртканнар һәм камчылаганнар. Шулай да алар «Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланган» (Рәс. 5:41). Сез дә эзәрлекләүләргә дучар булганда Петердән үрнәк алыгыз. Аларны Гайсә эзләреннән бару һәм фидакарьлек рухын чагылдыру мөмкинлеге дип санагыз. (1 Петер 2:20, 21 укы.) Мондый караш сезгә, өлкәннәр үзегезне төзәткәндә дә, ярдәм итә ала. Үпкәләр урынына Петернең үрнәгенә иярегез (Вәг. 7:9).

17, 18. а) Рухи максатларыбызга килгәндә, без үзебезгә нинди сораулар биреп уйланырга тиеш? б) Йөрәгебездә эгоизм билгеләрен күрсәк, нәрсә эшләп була?

17 Сүз рухи максатлар кую турында барганда да, Петернең үрнәге файдалы була ала. Андый максатларга ирешергә тырышканда, моны фидакарьлек рухы күрсәтеп эшләгез. Рухи максатларга омтылуыгыз дан казану максатына әйләнмәсен. Шуның өчен үзегезгә мондый сорау биреп уйланыгыз: «Мин нинди ниятләрдән чыгып Йәһвә өчен күбрәк эшләргә телим? Мин моны, Ягъкуб белән Яхъя очрагындагы кебек, башкаларның хуплавын алыр өчен һәм дәрәҗәмне күтәрер өчен эшләмимме?»

18 Үзегезне тикшергәндә, йөрәгегездә эгоизм билгеләрен күрсәгез, Йәһвәдән фикер йөртү рәвешегезне һәм эгоистик хисләрегезне төзәтсен дип сорагыз; аннары үзегезне түгел, ә Йәһвәне данлар өчен тырышлыклар куегыз (Мәд. 85:11). Сез шулай ук үзегезгә игътибар җәлеп итми торган максатлар куя аласыз. Әйтик, сезгә рух җимешенең берәр сыйфатын күрсәтү аеруча авыр, ди. Ни өчен аны үстерер өчен күбрәк тырышлыклар куймаска? Я сез җыелыш очрашуларында үзегезгә бирелгән йөкләмәләрне җентекләп әзерлисез, әмма Патшалык Залын җыештыруда катнашырга әллә ни ашкынмыйсыз, ди. Ул чакта сез Римлыларга 12:16 дагы киңәшне үтәүне максат итеп куя аласыз. (Укы.)

19. Аллаһы Сүзе көзгесеннән кимчелекләребезне күргәндә, рухыбыз төшмәсен өчен, без нәрсә эшли алабыз?

19 Аллаһы Сүзе көзгесеннән үзебезгә игътибар белән караганда кимчелекләребезне я эгоистик омтылышларыбызны күрсәк, рухыбызның төшүе бар. Андый чакларда Ягъкубның мисалындагы «сүзгә буйсынучы» кешене искә алыгыз. Ягъкуб бу кешенең үзендә күргән кимчелекләрне никадәр тиз юк иткәненә һәм кимчелекләренең барысын юк итә алганмы, юкмы икәненә басым ясамаган. Ул шул кешене «камил канунны» тотучы дип атаган (Ягък. 1:25). Бу кеше көзгедән күргәннәрен исендә тотып кирәкле үзгәрешләр ясый барган. Әйе, үзегезгә карата уңай карашта булыгыз һәм, онытмагыз, камил кеше юк. (Вәгазьче 7:20 укы.) Камил канунны игътибар белән тикшереп торыгыз һәм фидакарьлек рухын алга таба да күрсәтеп яшәгез. Камил булмаган, әмма Үзенең хуплавын һәм фатихасын ала алган бик күп кардәшләребезгә Йәһвә инде булышкан. Ул, һичшиксез, сезгә дә ярдәм итәр.