Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Вәгазьдә «алтын кагыйдә» буенча эш итегез

Вәгазьдә «алтын кагыйдә» буенча эш итегез

«Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (МАТ. 7:12).

1. Вәгазьдә безнең кешеләр белән яхшы мөгамәлә итүебез никадәр мөһим? Мисал китерегез. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

БЕРНИЧӘ ел элек Фиджи илендә яшәүче бер мәсихче ирле-хатынлы кешеләрне Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә чакырып йөргән. Бер хатын-кыз белән өе янында сөйләшеп торганда, яңгыр ява башлаган. Кардәшләребез үз зонтикларының берсен аңа биреп торган. Шул хатын-кызны Кичәдә күргәч, бу ирле-хатынлы бик шатланган. Кардәшләрнең килеп киткәндә нәрсә сөйләгәннәре аның исендә калмаган. Әмма, ул әйткәнчә, аларның үзе белән мөгамәлә итүләре аңа шулхәтле тәэсир иткән ки, ул Кичәгә килергә булган. Бу хатын-кызны килергә нәрсә этәргән? Аны кардәшләребезнең бер әмер буенча эш итүләре җәлеп иткән. Бу әмерне еш кына «алтын кагыйдә» дип атыйлар.

2. «Алтын кагыйдә» нәрсә ул, һәм без аның буенча ничек эш итә алабыз?

2 «Алтын кагыйдә» нәрсә ул? Бу Гайсәнең биргән мондый киңәше: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Мат. 7:12). Без бу кагыйдә буенча ничек эш итә алабыз? Асылда, безгә ике адым ясарга кирәк. Башта без үзебезгә мондый сорау бирә алабыз: «Кеше урынында булсам, мин аның үзем белән ничек мөгамәлә  итүен теләр идем?» Аннан соң шулай эш итәр өчен кулыбыздан килгәнне эшләргә кирәк (1 Көр. 10:24).

3, 4. а) Ни өчен «алтын кагыйдә» башкаларга карата да кулланыла? Аңлатыгыз. б) Бу мәкаләдә без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

3 «Алтын кагыйдәне» без еш кына имандашларыбыз белән эш иткәндә кулланабыз. Әмма Гайсә, без кардәшләребез белән мөгамәлә иткәндә генә шулай эш итәргә тиеш, дип әйтмәгән. Ул безнең бар кешеләргә һәм хәтта дошманнарыбызга карата мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш икәне турында сөйләгәндә «алтын кагыйдәне» искә алган. (Лүк 6:27, 28, 31, 35 укы.) Вәгазьләгәндә дә бу кагыйдә буенча эш итү мөһим, чөнки шулай итеп күп кенә кеше яхшы хәбәрне кабул итә ала, ә бу аларга «мәңгелек тормышка» ия булырга ярдәм итәр (Рәс. 13:48).

4 Вәгазьләгәндә мондый дүрт сорауны исебездә тотыйк: мине тыңлаган кешеләр кемнәр алар? Мин алар белән кайда сөйләшәм? Кешеләр белән сөйләшер өчен иң яхшы вакыт нинди? Мин алар белән ничек сөйләшергә тиешмен? Бу сораулар ярдәмендә без кешеләрнең хисләрен яхшырак аңлый алырбыз, ә бу безгә алар белән әңгәмә корырга булышыр (1 Көр. 9:19—23).

МИНЕ ТЫҢЛАГАН КЕШЕЛӘР КЕМНӘР АЛАР?

5. Үзебезгә нинди сораулар биреп була?

5 Вәгазьдә без очраткан һәр кеше — шәхес. Бар кешеләр төрле тәрбия алып үскән, һәм аларның үз авырлыклары бар (2 Елъ. 6:29). Берәрсенә яхшы хәбәрне сөйләгәндә үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин аның урынында, ә ул минем урынымда булса, аның үзем белән ничек мөгамәлә итүен теләр идем? Аның мине белмәгән килеш үзем хакында ашыгыч нәтиҗәләр ясавын һәм үземне хөкем итүен теләр идемме? Я аның үзем белән эчкерсез кызыксынуын теләр идемме?» Андый сораулар турында уйлану безгә вәгазьдә очраткан һәр кешенең хисләрен исәпкә алырга ярдәм итәр.

6, 7. Хезмәттә усал булып күренгән кешене очратсак, без нәрсә эшләргә тиеш?

6 Беркем дә үзен начар кеше итеп санавын теләми. Мәсәлән, мәсихчеләр буларак, без Изге Язмалардагы «сүзегез һәрвакыт ягымлы... булсын» дигән киңәшне кулланыр өчен бар тырышлыклар куябыз (Көл. 4:6). Ләкин камил булмаганга, без кайчак берәр нәрсә әйтеп куябыз, ә соңрак моңа үкенәбез (Ягък. 3:2). Әйтик, безнең авыр көн булды, ди. Берәр кешегә начар сүзләр әйткән булсак, без аның үзебезне «дуамал» яки «игътибарсыз» дип санавын теләмәс идек. Киресенчә, без аның үзебезне аңлавын теләр идек. Шулай булса, үзебезгә дә башкалар белән алай эш итәргә кирәк түгелме?

7 Хезмәттә усал булып күренгән кешене очратсагыз, ул үзен ни өчен шулай тота икәнен аңларга тырышыгыз. Бәлки, аның эшендә я укуында хәлләре киеренкедер. Ә, бәлки, ул җитди авыру белән интегәдер. Күп кенә очракларда, үзләрен башта тупасрак тоткан кешеләр, Йәһвә Шаһитләре алар белән юашлык һәм хөрмәт белән мөгамәлә иткәч, яхшы хәбәрне тыңлаган (Гыйб. сүз. 15:1; 1 Пет. 3:15).

8. Ни өчен без «һәркайсы кешегә» яхшы хәбәрне вәгазьләргә тиеш?

8 Без бар кешеләргә дә вәгазьлибез. Мәсәлән, таратыр өчен басмадагы «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» дигән рубрикада узган берничә ел эчендә генә 60 тан артык тәрҗемәи хәл китерелгән. Шул кешеләрнең кайберәүләре элек караклар, эчкечеләр, бандитлар я наркоманнар булган. Башкалар исә сәясәтчеләр, дин җитәкчеләре я карьера ясаучылар булган. Ә кемдер әхлаксыз тормыш алып барган. Шулай да аларның барысы да яхшы хәбәрне ишетеп, Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, тормышларында  үзгәрешләр ясаган һәм хакыйкатькә килгән. Шуңа күрә без теге я бу кеше Патшалык хакындагы хәбәрне беркайчан кабул итмәс дип уйларга тиеш түгел. (1 Көринтлеләргә 6:9—11 укы.) Киресенчә, без «һәркайсы кешенең» яхшы хәбәргә колак сала алганын таныйбыз (1 Көр. 9:22).

МИН КЕШЕЛӘР БЕЛӘН КАЙДА СӨЙЛӘШӘМ?

9. Ни өчен без башкаларның өйләренә хөрмәт белән карарга тиеш?

9 Без кешеләр белән кайда сөйләшәбез? Еш кына без аларның өйләренә киләбез (Мат. 10:11—13). Без башкаларның үз өебезгә һәм милкебезгә хөрмәт белән карауларын теләр идек. Өебез безнең өчен мөһим, шуңа күрә һәрберебез үз өенең тыныч һәм борчусыз яшәү урыны булуын тели. Якыннарыбыз да шуны ук тели, без моны исәпкә алырга тиеш. Шунлыктан өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә, аларның өйләренә хөрмәт белән карыйбызмы, юкмы икәне турында уйлау яхшы булыр (Рәс. 5:42).

10. Вәгазьдә кешеләрне борчуга салмас өчен, без үзебезне нинди эшләрдән тыеп калырга тиеш?

10 Бүгенге җинаятьчелек белән тулы дөньяда күпләр таныш булмаган кешеләргә ышанмый (2 Тим. 3:1—5). Без кешеләрдә үзебезгә ышанып булмый дигән фикер тудырырга тиеш түгел. Мәсәлән, без бер өйгә килеп ишек шакыйбыз, ди. Берсе дә җавап бирмәсә, безнең тәрәзә аша карарга я кеше хуҗалыгына кереп, аны эзләргә теләк туарга мөмкин. Алай эш итү өй хуҗасын борчуга салмасмы? Аның күршеләре нәрсә уйлар? Әйе, без төпле шаһитлек бирергә тиеш (Рәс. 10:42). Без яхшы хәбәрне вәгазьләргә ашкынып торабыз һәм моны яхшы ниятләрдән чыгып эшлибез (Рим. 1:14, 15). Шулай да безнең кешеләрне чиктән тыш борчыйсы килми. Рәсүл Паул болай дип язган: «Хезмәтебез кимчелексез булсын өчен, без берәр кемнең иманына киртә булырлык һичнәрсә эшләмибез» (2 Көр. 6:3). Кешеләрнең өйләренә һәм милекләренә хөрмәт белән карасак, безнең әдәпле тотышыбыз кайбер кешеләрне хакыйкатькә җәлеп итә алыр. (1 Петер 2:12 укы.)

Кешенең милкенә һәм аның шәхси тормышына һәрвакыт хөрмәт белән карыйк (10 нчы абзацны кара.)

СӨЙЛӘШЕР ӨЧЕН НИНДИ ВАКЫТ ИҢ ЯХШЫ?

11. Вакыт турында әйткәндә, ни өчен безгә башкаларның үзебезгә хөрмәт күрсәтүләре ошый?

11 Күбебезнең графигы бик тыгыз. Барысын эшләргә өлгерер өчен, безгә алдан план төзергә һәм бүлеп куйган вакытыбызны шул эшләргә генә сарыф итәргә кирәк (Эфес. 5:16; Флп. 1:10). Берәр нәрсә планыбызны бозса, күңелебез төшәргә мөмкин. Шуңа күрә башкалар хәлебезгә кереп, күп вакытыбызны алмаса, безгә бу ошар иде. «Алтын кагыйдәне» истә тотып без кешеләргә ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?

12. Территориябездә яшәгән кешеләргә вәгазьләр өчен нинди вакыт иң яхшы икәнен ничек белеп була?

12 Кеше янына килергә уйлаганда, аның өчен иң уңайлы вакытны сайларга тырышыйк. Территориябездә яшәгән кешеләр гадәттә кайчан өйдә була? Аларның безне тыңларга вакытлары кайчан булыр? Үз графигыбызны төзегәндә боларның барысын исәпкә алу яхшы булыр. Кайбер җирләрдә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләр өчен иң яхшы вакыт — төштән соң я кичкә табарак. Сезнең территориягездә дә шулай булса, сез берникадәр вакытыгызны шул сәгатьләрдә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләр өчен багышлый алмыйсызмы? (1 Көринтлеләргә 10:24 укы.) Кешеләргә иң яхшы вакытта вәгазьләр өчен тырышлыклар куйсак, Йәһвә безне һичшиксез фатихалаячак.

13. Без участогыбыздагы кешеләргә ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?

13 Без кешегә тагын ничек хөрмәт  күрсәтә алабыз? Яхшы хәбәрне тыңларга әзер булган кешегә шаһитлек биргәндә, аның күп вакытын алмыйк. Кеше үзе өчен мөһим булган берәр эшкә алдан вакыт бүлеп куйгандыр. Ул эшлисе эшләрем бар дип әйтсә, без аңа күп вакыт алмабыз дип әйтә алабыз, һәм үз вәгъдәбезне үтәргә тырышыйк (Мат. 5:37). Сөйләшүне тәмамлаганда кешедән аның белән кайчан күрешеп була икәнен сорасак, яхшы булыр. Кайбер вәгазьчеләр мондый сүзләрне әйтү уңышлы дип тапкан: «Мин сезгә кабат килеп китәргә шат булыр идем. Килер алдыннан, бәлки, сезгә шалтыратып алырга я СМС җибәрергә?» Кешеләрнең графикларын исәпкә алып, без Паулның үрнәге буенча эш итәбез. Ул үзенә түгел, ә күпләргә, алар котылсын өчен, файда эзләгән (1 Көр. 10:33).

МИН КЕШЕЛӘР БЕЛӘН НИЧЕК СӨЙЛӘШЕРГӘ ТИЕШМЕН?

14—16. а) Ни өчен безгә кешеләргә килүебезнең максатын ачыктан-ачык әйтергә кирәк? Мисал китерегез. б) Бер күчеп йөрүче күзәтче кешеләр белән уңышлы гына сөйләшүне нинди тәртип буенча башлый?

14 Бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, бер көнне сезгә бер кеше шалтырата, ди. Әмма сез аның тавышын танымыйсыз. Ул сезгә таныш булмаса да, сездән нинди ризык ашарга яратасыз дип сорый. Без, бу шалтыраткан кеше кем, һәм бездән аңа чынында нәрсә кирәк, дип гаҗәпләнәбез. Ихтирам күрсәтеп без, бәлки, аның белән кыскача сөйләшербез, әмма соңрак сөйләшүне тәмамлыйсыбыз килер. Ә хәзер моның турында уйлап карыйк: әйтик, безгә шалтыраткан кеше үзенең кем икәнен әйтә, ди. Ул туклану  сферасында эшли һәм ягымлы гына безнең өчен файдалы мәгълүмат бар дип әйтә. Андый очракта без, бәлки, аны теләбрәк тыңларбыздыр. Әйе, безгә кешеләрнең туры, әмма шул ук вакыт әдәпле генә әйтүләре ошый. Боларның барысын исәпкә алып, хезмәттә очраткан кешеләргә ничек хөрмәт күрсәтеп була?

15 Күп кенә җирләрдә кешеләргә килүебезнең максатын ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Әйе, безнең кешеләр өчен кыйммәтле мәгълүмат бар. Әмма, әйтик, без үзебез кем икәнен әйтмичә, кинәт кереш сүзебезне әйтәбез, ди. Без кешедән болайрак сорыйбыз: «Сезнең дөньяда булган проблемаларны хәл итәргә мөмкинлегегез булса, кайсысын беренче итеп хәл итәр идегез?» Соравыбызның максаты — кеше моның турында нәрсә уйлый икәнен белү, һәм шулай итеп Изге Язмаларны сөйләшүебездә куллану. Әмма кеше аптырап: «Кем бу, һәм ни өчен ул миңа андый сорау бирә? Бу аңа нәрсәгә кирәк?» — дип уйлар. Без кешеләрнең безнең белән сөйләшкәндә үзләрен иркен хис итүләрен телибез (Флп. 2:3, 4). Моның өчен нәрсә эшләп була?

16 Бер күчеп йөрүче күзәтче киләсе тәртип буенча кешеләр белән сөйләшә. Кешене сәламләгәч, ул аңа «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән буклетны биреп болай ди: «Без бүген бу буклетны кешеләргә тәкъдим итәбез. Монда күпләрне борчый торган алты сорау карала. Бу сезгә». Кардәшебез әйткәнчә, килеп китүебезнең максатын белгәч, кешеләрнең күбесе үзләрен бераз иркенрәк хис итә башлый. Андый чакта, гадәттә, сөйләшүне дәвам итү җиңелрәк. Аннан соң күчеп йөрүче күзәтче кешегә мондый сорау бирә: «Сезнең кайчан да булса шушы сорауларның берәрсе турында уйлаганыгыз бармы?» Кеше берәр сорауны сайласа, кардәшебез буклетны ача һәм Изге Язмаларда бу сорау турында нәрсә әйтелгәнен күрсәтә. Ә кеше бернинди дә сорауны сайламаса, кардәшебез, аны уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, үзе берәр сорауны сайлап әңгәмәне дәвам итә. Әлбәттә, сөйләшүне төрлечә башлап була. Кайбер җирләрдә, мәсәлән, килүнең сәбәбен аңлатканчы, гореф-гадәт буенча, гомум кабул ителгән кагыйдәләрне үтәү таләп ителә. Иң мөһиме, кереш сүзебез кешеләрнең игътибарларын җәлеп итсен өчен, аны тиешенчә үзгәртергә әзер булырга кирәк.

ХЕЗМӘТТӘ «АЛТЫН КАГЫЙДӘ» БУЕНЧА ЭШ ИТЕГЕЗ

17. Вәгазьдә «алтын кагыйдә» буенча эш итәр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?

17 Шулай итеп, вәгазьдә «алтын кагыйдәне» үтәр өчен без нәрсә эшлибез? Без вәгазьдә очраткан һәр кеше белән эчкерсез кызыксынабыз. Кешеләрнең өйләренә һәм милекләренә хөрмәт белән карыйбыз. Без кешеләргә алар өйдә булганда һәм безне теләбрәк тыңлый алган вакытта вәгазьләргә тырышабыз. Һәм без яхшы хәбәрне кешеләрнең игътибарларын җәлеп итәрлек итеп вәгазьлибез.

18. «Алтын кагыйдә» буенча эш итү нинди файда китерә?

18 Территориябездә яшәгән кешеләр белән үзебезне игелекле тотканда һәм аларга игътибарлы булганда, без Изге Язмалардагы принципларны кулланганыбызны күрсәтәбез һәм күктәге Атабызга дан китерәбез (Мат. 5:16). Кешеләр белән мөгамәлә итүебез аларны хакыйкатькә җәлеп итәргә тиеш (1 Тим. 4:16). Кешеләр Патшалык хакындагы хәбәрне кабул итәме, юкмы, хезмәттә кулыбыздан килгәнне эшләү безгә канәгатьлек китерә (2 Тим. 4:5). Әйдәгез, рәсүл Паулдан үрнәк алыйк. Ә ул болай дип язган: «Мин боларның барысын яхшы хәбәр хакына һәм аны бүтән кешеләргә җиткерер өчен башкарам» (1 Көр. 9:23). Шуңа күрә, әйдәгез, вәгазьдә һәрвакыт «алтын кагыйдә» буенча эш итик.