Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 Тәрҗемәи хәл

Йәһвәнең ярдәмен сизеп торам

Йәһвәнең ярдәмен сизеп торам

Мин хатыным Ивлин белән бергә Хорнпейн шәһәрендә, Онтарио провинциясенең (Канада) төньягында, поезддан төштем. Бу бер суык көннең иртәсе иде. Җирле бер абый-кардәш безне каршы алды. Без аның гаиләсе белән яхшы гына ашап алдык та, карлы урамнарда йөреп өйдән-өйгә вәгазьләдек. Ул көнне мин район күзәтчесе буларак үземнең беренче нотыгымны сөйләдем. Без бишәү генә идек: мин хатыным белән һәм теге кардәш хатыны һәм малае белән. Бүтән беркем дә килмәгән иде.

1957 ел иде. Нотыгымны берничә кеше генә тыңлаганга, кәефем төшмәде, чөнки мин бик оялчан идем. Бәләкәй чагымда өебезгә кунаклар килгәндә, аларны белсәм дә, гадәттә, яшеренә идем.

Шунысы кызык, Йәһвә оешмасындагы үтәгән вазифаларымның күбесе аркасында миңа башка кешеләр белән — дусларым һәм таныш булмаган кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә туры килә иде. Шулай да мин оялчанлыгым белән һәм үз-үземә ышаныч җитмәү белән көрәшүемне дәвам иттем, шуңа күрә бу вазифаларны үтәгәндә, нинди генә уңышларга ирешкән булсам да, аларга үз көчем белән ирештем дип әйтә алмыйм. Мин Йәһвәнең мондый вәгъдәсен үтәгәненә инандым: «Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа булышырмын, Мин сине тәкъвалыкта уң кулым белән тотып торырмын» (Ишаг. 41:10). Иң элек Йәһвә миңа имандашларым аша ярдәм итте. Аларның кайберәүләре турында сезгә сөйләп китәсем килә. Башта бала чагымны искә алыйм.

УЛ ИЗГЕ ЯЗМАЛАР БЕЛӘН КЕЧКЕНӘ КАРА БЛОКНОТНЫ КУЛЛАНДЫ

Фермабызда, Онтарионың көньяк-көнбатышы

1940 нчы елларда бер кояшлы якшәмбе көнне иртән Онтарионың көньяк-көнбатышында урнашкан фермабызга Элси Хантингфорд килде. Ишекне  әнием ачты, әтием исә минем белән өйдә калып тыңлап утырды. Ул да минем кебек оялчан иде. Хантингфорд кардәш — сатучы, һәм әнием безгә кирәкмәгән әйберне алырга тели, дип уйлап, әти ишек янына барды да, безгә бернәрсә дә кирәк түгел, диде. Шунда Хантингфорд кардәш: «Сезгә Изге Язмалар өйрәнүе кирәк түгелмени?» — дип сорады. «Ә-ә, анысы кирәк»,— дип җавап кайтарды әтием.

Хантингфорд кардәшнең килүе бик вакытында булды. Әти-әнием Канаданың Берләштерелгән чиркәвенең актив әгъзалары иде, әмма күптән түгел генә аны калдырган иделәр. Ни өчен? Чөнки чиркәүнең бер хезмәтчесе иганәләр биргән кешеләрнең исемлеген стенага элә иде. Шул исемлекне кеше биргән акчасы күләменә карап төзи иделәр. Әти-әниемнең акчалары әллә ни күп булмаганга, алар бу исемлекнең ахырында диярлек торды, һәм чиркәү руханилары аларны күбрәк бирергә өнди иде. Чиркәүнең башка бер хезмәтчесе исә, эшен югалтырга теләмәгәнгә, аңа башкаларны үзе ышанмаган тәгълиматларга өйрәтергә туры килә дип әйткән. Шуңа күрә без чиркәүне калдырдык, әмма рухи ихтыяҗларыбызны әле дә канәгатьләндерәсебез килә иде.

Канадада Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге тыелган булганга, Хантингфорд кардәш Изге Язмаларны һәм үзенең кечкенә кара блокнотындагы кайбер язмаларны кулланып кына безнең белән өйрәнү алып барды. Соңрак ул, безнең аны хөкүмәткә сатмаячагыбызны аңлагач, гаиләбезне Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар белән таныштырды. Без аларны һәр өйрәнүдән соң яхшылап кына качырып куя идек *.

Өйдән-өйгә вәгазьләп йөргән кардәш аша хакыйкатьне белеп, әти-әнием 1948 елда суга чумдырылды

Каршылыкларга һәм башка авырлыкларга карамастан, Хантингфорд кардәш яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләде. Аның ашкынучанлыгы мине таң калдырды һәм хакыйкать ягына нык басарга этәрде. Әти-әниемнең суга чумдырылганнан соң бер ел үткәч, мин дә 1949 елны 27 февраль аенда суга чумдырылу үттем. Мине малга су салып эчертә торган тагаракта чумдырдылар. Ул чакта миңа 17 яшь иде. Шуннан соң мин тулы вакытлы хезмәтне башларга булдым.

ЙӘҺВӘ МИҢА КЫЮ БУЛЫРГА ЯРДӘМ ИТТЕ

1952 елда мине Вефильгә чакыргач, мин бик гаҗәпләндем

Мин пионер хезмәтен башларгамы, юкмы дип икеләнеп тордым. Берникадәр вакыт мин  банкта һәм бер конторада эшләдем, чөнки пионер булып хезмәт итәр өчен башта бераз акча тупларга кирәк дип уйладым. Әмма яшь һәм тәҗрибәсез булганга, алган акчамны шунда ук туздырып бетерә идем. Шуңа күрә Тед Сарджент исемле бер абый-кардәш мине кыю булырга һәм Йәһвәгә таянырга ипләп кенә дәртләндерде (1 Елъ. 28:10). Нәтиҗәдә, мин 1951 елның ноябрь аенда пионер хезмәтен башладым. Минем 40 доллар, велосипед һәм бер яңа портфель генә бар иде. Әмма Йәһвә мине һәрвакыт кайгыртты. Мин Тед кардәшкә пионер хезмәтен башларга дәртләндергәне өчен шулкадәр рәхмәтле! Бу миңа тормышта күп фатихалар китерде.

1952 елның август азакларында бер кичне миңа Торонто шәһәреннән шалтыраттылар һәм Канададагы филиалга сентябрь аеннан хезмәт итәргә чакырдылар. Оялчан булсам да һәм филиалга беркайчан да барганым булмаса да, мин бик шат идем, чөнки башка пионерлар миңа Вефиль турында гаҗәеп нәрсәләр сөйли иде. Анда килгәч, мин үземне өйдә кебек хис иттем.

«КАРДӘШЛӘРГӘ АЛАРНЫ КАЙГЫРТКАНЫҢНЫ КҮРСӘТ»

Вефильгә килүемнән соң ике ел үткәч, мин Торонтодагы бер җыелышта Билл Якос урынына җыелыш хезмәтчесе (хәзерге өлкәннәр советы координаторы) булып хезмәт итә башладым. Үземнең 23 яшемдә мин бар нәрсәгә җиңел генә ышанучан фермер малае идем. Ләкин Якос кардәш басынкылык һәм игелек белән миңа нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлатты. Ул чакта мин Йәһвәнең ярдәмен сиздем.

Кечкенә буйлы елмаючан Якос кардәш кешеләр белән эчкерсез кызыксына иде. Ул — кардәшләрне, ә алар аны ярата иде. Якос кардәш аларга еш кына өйләренә килеп йөри иде. Ул аларга авырлыклары булмаган чакта да килә иде. Билл Якос мине шуны ук эшләргә һәм вәгазьдә бар кардәшләр белән дә хезмәттәшлек итәргә дәртләндерә иде. «Кен, кардәшләргә аларны кайгыртканыңны күрсәт,— дип әйтте ул.— Шулай эшләп син күп кенә кимчелекләреңне каплаячаксың».

ХАТЫНЫМ ТУГРЫ МӘХӘББӘТ КҮРСӘТӘ

Йәһвә миңа 1957 елның гыйнварыннан алып башка бер мөһим яктан ярдәм итә башлады. Шул айны мин Ивлин исемле апа-кардәшкә өйләндем. Ул Галаад мәктәбенең 14 нче сыйныфын тәмамлаган булган. Без өйләнешкәнче, ул Квебек провинциясенең француз территориясендә хезмәт итте. Ул көннәрдә Квебек Рим католик чиркәвенең зур тәэсире астында иде. Шуңа күрә Ивлинның хезмәте бик авыр үтте, ләкин ул аны тугры үтәде һәм Йәһвәгә ябышып торды.

Без Ивлин белән өйләнештек, 1957 ел

Ивлин миңа да «ябышты» (Эфес. 5:31). Дөресен генә әйткәндә, аның тугрылыгы без өйләнешкәч тә сыналды! Без Флоридага (АКШ) сәяхәт итәргә ниятләдек, әмма туебыздан соң киләсе көнне филиалдан миңа бер атнага Канададагы Вефильгә барырга куштылар. Әлбәттә, шул очрашу аркасында планнарыбызны үзгәртергә туры килсә дә, Ивлин да, мин дә, Йәһвә безгә нәрсә генә эшләргә кушмасын, барысына әзер булдык. Шулай итеп без ширбәтле айны үткәрә алмадык. Шул атна дәвамында Ивлин филиал янындагы җирләрдә вәгазьләде. Бу территория Квебектан бик аерылып торса да, ул анда тырышып хезмәт итте.

 Шул атнаның азагында миңа бер шатлыклы хәбәр әйттеләр: мине Онтарионың төньяк өлешенең район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Мин яңа гына өйләндем, миңа нибары 25 яшь иде һәм тәҗрибәм әллә ни зур түгел иде, шулай да без Йәһвәгә таяна идек. Кыш урталары иде. Канадада без үз билгеләнүләренә кире кайтырга җыенган күп кенә тәҗрибәле күчеп йөрүче күзәтчеләр белән бергә төнге поездга утырдык. Алар безне шулхәтле рухландырды! Бер абый-кардәш безгә хәтта үзе өчен сатып алган купеда урнашырга тәкъдим итте, һәм безгә төне буе утырган килеш барырга туры килмәде. Иртән, туебыздан соң 15 көн үткәч, без өстә әйтеп кителгән Хорнпейндагы кечкенә төркемгә килдек.

Безгә Ивлин белән әле күп кенә үзгәрешләр күрәсе бар иде. 1960 нчы елларның ахырында, өлкә хезмәтендә катнашканда, мине Галаад мәктәбенең 36 нчы сыйныфында укырга чакырдылар. Бруклинда (Нью-Йорк) үткән бу уку 1961 елның февраль аеннан башлап ун ай буе дәвам ителергә тиеш иде. Әлбәттә, шатлыгымның чиге булмады, әмма Ивлинның анда чакырылмаганын белгәч, күңелем төште. Моның урынына Ивлинга, башка хатыннарга кебек, иреннән ким дигәндә ун ай аерым яшәргә ризалыгын белдереп хат язарга куштылар. Ивлин үксеп елады, әмма без мин укырга барырга тиешмен дигән карарга килдек. Ул минем Галаад мәктәбендә укыячагыма бик сөенә иде.

Ул вакытта Ивлин Канададагы филиалда хезмәт итте. Ул Маргарет Ловелл исемле кадерле майланган апа-кардәш белән бер бүлмәдә яшәү хөрмәтенә ия булды. Әлбәттә, без Ивлин белән бер-беребезне бик нык сагына идек. Әмма Йәһвә ярдәме белән без яңа вазифаларыбызга тотындык. Йәһвәгә һәм аның оешмасына тагы да күбрәк файда китерә алыр өчен, ул мине еракка җибәрергә әзер булган. Аның шулай эш итүе күңелемә үтеп керде.

Галаад мәктәбендә укып өч ай узгач, бөтендөнья вәгазь эше өчен җаваплы булган Нейтан Норр кардәш миңа гадәти булмаган бер тәкъдим ясады. Ул мине Галаад мәктәбен калдырып Канададагы филиалда Патшалык хезмәте мәктәбенең укытучысы булып вакытлыча хезмәт итәргә тәкъдим итте. Норр кардәш шул тәкъдимне кабул итәргәме, юкмы дип үземә сайларга юл бирде. Теләсәм, мин Галаад мәктәбен тәмамлап, мөгаен, миссионер хезмәтен башлый алыр идем. Шулай ук, ул әйткәнчә, Канадага кире кайтырга карар итсәм, мине, бәлки, Галаадка кабат чакырмаслар һәм вакыт узу белән, күрәсең, Канаданың берәр җирендә хезмәт итәргә билгеләрләр. Ул миңа, моның турында хатыным белән киңәшләшеп, үземә карар кабул итәргә мөмкинлек бирде.

Ивлинның теократик билгеләнүләренә карашын белгәнгә, мин Норр кардәшкә шунда ук болай дип әйттем: «Йәһвә оешмасы безгә нәрсә генә кушса да, без барысын шатлык белән башкарырга әзер». Без һәрвакыт, үз теләкләребезгә карамастан, Йәһвә оешмасы безне кая гына билгеләсә дә, ризалашырга тиеш дип уйлый идек.

Шуның өчен 1961 елның апрель аенда мин Патшалык хезмәте мәктәбен үткәрер өчен  Канадага кайттым. Соңрак без Вефиль гаиләсенең әгъзалары буларак хезмәт итә башладык. Шуннан соң, иң гаҗәбе, мине Галаадның 40 нчы сыйныфында укырга чакырдылар. Уку 1965 елда башланырга тиеш иде. Ивлинны яңадан аерым яшәргә ризалыгын белдереп хат язарга сорадылар. Әмма берничә атнадан соң, бәхетебезгә каршы, аны да минем белән бергә укырга чакырдылар.

Галаад мәктәбенә килгәч, Норр кардәш, француз теле дәресләрен алачак студентларны Африкага җибәрәчәкләр, дип әйтте. Алар исәбенә без дә кергән идек. Әмма Мәктәпнең чыгарылу программасында безне кире Канадага билгеләделәр икәнен белдек! Мине анда филиал күзәтчесе (хәзер Филиал комитеты координаторы) итеп билгеләделәр. Миңа 34 яшь кенә иде, шуңа күрә мин Норр кардәшкә: «Мин әле бик яшь»,— дидем. Әмма ул мине ныгытты. Һәм яңа вазифамны үти башлагач ук мин, берәр җитди карар кабул иткәнче, Вефильдәге олырак яшьтәге һәм тәҗрибәлерәк абый-кардәшләр белән киңәшләшергә тырыштым.

ВЕФИЛЬ — ӨЙРӘНҮ ҺӘМ ӨЙРӘТҮ УРЫНЫ

Вефиль хезмәте миңа башкалардан өйрәнергә искиткеч мөмкинлекләр ача. Мин Филиал комитетының башка әгъзаларын хөрмәт итәм һәм аларга бик сокланам. Мин шулай ук монда, филиалда, һәм без хезмәт иткән төрле җыелышларда танышкан меңләгән яхшы мәсихчеләрдән — яшьләрдән дә, олырак яшьтәгеләрдән дә — яхшы нәрсәләргә өйрәндем.

Канададагы Вефильдә иртәнге гыйбадәт кылуны үткәрү

Вефильдә минем шулай ук башкаларны өйрәтергә һәм аларның иманнарын ныгытырга мөмкинлегем бар. Рәсүл Паул Тимутигә болай дип язган: «Өйрәнгәннәрең... буенча яшә». Ул шулай ук: «Миннән ишеткән һәм күп шаһитләр раслаган нәрсәләрне башкаларны да өйрәтергә яраклы булачак ышанычлы кешеләргә тапшыр»,— дип язган (2 Тим. 2:2; 3:14). Кайчак кардәшләр миннән, 57 ел буе Вефильдә хезмәт итеп нәрсәгә өйрәндең, дип сорый. Мин аларга: «Йәһвәгә таян һәм ул үз оешмасы аша синең берәр нәрсә эшләвеңне теләсә, моны шатлык белән һәм кичектермичә эшлә»,— дип гади генә җавап бирәм.

Вефильгә оялчан, тәҗрибәсез һәм яшь булып килүем, әйтерсең лә, кичә генә булган кебек. Үткән еллар дәвамында Йәһвә мине уң кулымнан тотып торды. Аның үземне кайгыртуы аеруча имандашларның игелекле булулары һәм мохтаҗ булган чакларымда ярдәмнәре аша күренә. «Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен»,— дип ышандырып тора ул мине (Ишаг. 41:13).

^ 10 абз. 1945 елның 22 маенда Канада хөкүмәте безгә эшчәнлегебезне алып барырга рөхсәт итте.