Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Йәһвә оешмасы белән алга барасызмы?

Сез Йәһвә оешмасы белән алга барасызмы?

«Йәһвәнең күзләре тәкъваларга юнәлгән» (1 ПЕТ. 3:12).

1. Мөртәт булып киткән Исраил урынына Аллаһы нинди халыкны сайлаган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

БЕРЕНЧЕ гасырда мәсихче җыелыш барлыкка килгән, ә күптән түгел чын гыйбадәт кылу торгызылган. Боларның барысы өчен Йәһвә генә мактауга лаек. Узган мәкаләдә әйтелгәнчә, Мәсихнең беренче шәкертләреннән торган оешма Исраил халкына — мөртәт булып киткән халыкка — алмашка килгән. Мәсихчеләр Йәһвә исемен йөртүче халык булып киткән. Аллаһы бу яңа оешманы шулкадәр хуп күргән ки, аларны б. э. 70 елында Иерусалим җимерелгәндә коткарып калган (Лүк 21:20, 21). Беренче гасырдагы шул вакыйгалар Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләренә кагылышлы вакыйгаларның прообразы булып тора. Шайтан дөньясы тиздән юк ителәчәк, әмма Аллаһы оешмасы сакланып калачак (2 Тим. 3:1). Ни өчен без моңа шикләнмибез?

2. Гайсә «бөек афәт» турында нәрсә әйткән, һәм ул ничек башланачак?

2 Үзенең күзгә күренмәгән идарә итү вакыты турында һәм бу дөнья төзелешенең юк ителүе турында Гайсә болай дигән: «Ул вакытта бөек афәт булачак; андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле һәм бүтән инде булмаячак» (Мат. 24:3, 21). Бу афәтнең башында Йәһвә, сәяси көчләрне кулланып, «Бөек Бабылны» — ялган диннең бөтендөнья  империясен юк итәчәк (Ачыл. 17:3—5, 16). Шуннан соң нәрсә булачак?

ШАЙТАННЫҢ ҺӨҖҮМ ИТҮЕ АРМАГЕДДОНГА КИТЕРӘ

3. Ялган дин юк ителгәч, Йәһвә Шаһитләренә каршы нинди һөҗүм уңышсыз булачак?

3 Ялган диннең юк ителүеннән соң җирдә бердәнбер дини оешма — Йәһвә Шаһитләре генә калачак. Шуннан соң Шайтан һәм аның дөньясы Аллаһы хезмәтчеләренә һөҗүм итәчәк. Мәсәлән, Изге Язмаларда «Магог җиреннән Гог» турында болай диелә: «Син аларга каршы давыл кебек киләчәксең, һәм син ул җирне болытлар сыман каплаячаксың. Синең белән бөтен гаскәрләрең һәм күп халыклар булыр». Йәһвә Шаһитләренең коралланган армиясе юк, һәм алар — дөньяда иң имин халык. Шуңа күрә аларны кысрыклау җиңел булыр дип күренәчәк. Әмма аларга һөҗүм итү бик акылсыз адым булачак! (Йәз. 38:1, 2, 9—12)

4, 5. Шайтан Йәһвә Шаһитләренә һөҗүм иткәндә, Аллаһы нәрсә эшләячәк?

4 Шайтан һәм аның хезмәтчеләре Йәһвә халкына һөҗүм иткәндә, Аллаһы нәрсә эшләячәк? Ул, Галәмнең Хакиме буларак, үз халкы файдасына эш итәчәк. Йәһвә үз хезмәтчеләренә һөҗүм итүне үзенә һөҗүм итүгә тиң дип саный. (Зәкәрия 2:8 укы *.) Шуңа күрә күктәге Атабыз безгә ярдәм итәр өчен шунда ук чаралар күрәчәк. Аллаһы Шайтан дөньясын юк иткәндә үз халкын коткарып калачак. Бу Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвәнең «бөек көнендә булачак сугышта», ягъни Армагеддонда булачак (Ачыл. 16:14, 16).

5 Изге Язмалардагы Армагеддонга кагылышлы пәйгамбәрлектә болай диелә: «„Йәһвә халыклар белән судлаша. Ул үзе бөтен кешеләргә хөкем чыгарыр. Бозыкларны ул кылычтан үткәрер“,— дип әйтә Йәһвә. Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай дип әйтә: „Менә, халыктан халыкка бәла-каза килә һәм көчле давыл җир чикләреннән күтәрелә. Шул көнне Йәһвә үтергән кешеләр җирнең бер чигеннән икенчесенә кадәр булыр. Алар өчен кайгырып еламаслар, аларны җыеп алмаслар һәм җирләмәсләр. Алар җир өстендәге тирес кебек булыр“» (Ирем. 25:31—33). Армагеддонда бу бозык дөнья төзелеше юк ителәчәк. Шайтан дөньясы үз ахырына киләчәк, әмма Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше сакланып калачак.

НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ ОЕШМАСЫ БҮГЕН ЧӘЧӘК АТА?

6, 7. а) «Бихисап күп кеше» санына кем керә? б) Соңгы елларда нинди үсеш күзәтелә?

6 Аллаһы оешмасы җирдә чәчәк ата, чөнки Йәһвә аның әгъзаларын хуплый. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «Йәһвәнең күзләре тәкъваларга юнәлгән, колаклары аларның ялваруларын тыңлый» (1 Пет. 3:12). Тәкъва кешеләр санына «бихисап күп кеше» керә, алар «бөек афәтне кичереп» чыгачак (Ачыл. 7:9, 14). Бу котылачак кешеләр саны «күп» түгел, ә «бихисап күп», ягъни шактый күп. Сез үзегезне «бөек афәтне» кичереп чыккан кешеләр арасында күрәсезме?

7 Бу бихисап күп кеше исәбенә төрле милләтләрдән булган кешеләр керә. Вәгазь эше алып барылганга, алар бергә җыела. Гайсә болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Мат. 24:14). Бу соңгы көннәрдә шул эш — Йәһвә оешмасының төп эше. Йәһвә Шаһитләре бөтен дөньяда вәгазь һәм өйрәтү эшен алып барганга, миллионлаган кеше Аллаһыга «рух һәм хакыйкать буенча» гыйбадәт  кылырга өйрәнгән (Яхъя 4:23, 24). Мәсәлән, соңгы ун елда — 2003 елдан алып 2012 елга хәтле — 2 707 000 нән артык кеше үз тормышын Аллаһыга багышлап суга чумдырылу үткән. Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренең саны хәзер 7 900 000 нән дә артык. Моннан тыш миллионлаган башка кешеләр ел саен Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә килеп тора. Без бихисап күп кешеләрнең саны һәр ел артканнан-арта барганына бик шатланабыз, һәм шуны таныйбыз: бар мактауны «үстерүче Аллаһы» Йәһвә генә кабул итәргә лаек (1 Көр. 3:5—7).

8. Ни өчен Йәһвә оешмасы шулкадәр үсә бара?

8 Йәһвә Шаһитләренең саны шактый үсә бара, чөнки Аллаһы аларга үзе ярдәм итә. (Ишагыйя 43:10—12 укы *.) Бу үсеш хакында болай дип алдан әйтелгән булган: «Кечкенәдән — мең, иң әһәмиятсездән көчле халык барлыкка киләчәк. Мин, Йәһвә, моны үз вакытында тизләтәчәкмен» (Ишаг. 60:22). Кайчандыр майланган мәсихчеләрнең калдыгы «кечкенә» булып күренгән. Әмма башка рухи исраиллеләр Аллаһы оешмасына кушылган саен, шул калдыкның саны үсә барган (Гәл. 6:16). Аннан соң да Аллаһы халкының саны арткан, чөнки җирдә яшәргә өметләнгән миллионлаган кеше хакыйкатьне кабул итә барган.

ЙӘҺВӘ БЕЗДӘН НӘРСӘ ТАЛӘП ИТӘ?

9. Аллаһы Сүзендә вәгъдә ителгән якты киләчәкне күрер өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

9 Йәһвә безгә, без майланган мәсихчеләрме я бихисап күп кеше санына керәбезме, искиткеч киләчәк вәгъдә итә. Ләкин андый киләчәкне күрер өчен, без Аллаһының таләпләренә туры килергә тиеш (Ишаг. 48:17, 18). Канун астында яшәгән исраиллеләрнең мисалын карап чыгыйк. Муса кануны исраиллеләрне саклап торырга тиеш булган. Анда каршы җенестәге кеше белән мөнәсәбәтләргә, эш белән бәйле сорауларга, баланы тәрбияләүгә, имандашлар белән тиешенчә мөгамәлә итүгә һәм башка сорауларга кагылышлы күрсәтмәләр бирелгән булган (Чыг. 20:14; Лев. 19:18, 35—37; Кан. 6:6—9). Аллаһы таләпләрен үтәү безгә дә күп яклардан файда китерә, һәм, һичшиксез, без аның ихтыярын үтәүне йөк дип санамыйбыз. (1 Яхъя 5:3 укы.) Канун исраиллеләрне саклап торган кебек, Йәһвә Аллаһының кануннары һәм принциплары безне дә саклый. Алай гына да түгел, алар буенча яшәү безгә иманда нык булып калырга ярдәм итә (Тит. 1:13).

10. Ни өчен без Изге Язмаларны өйрәнүгә һәм атна саен Гаилә белән гыйбадәт кылу киченә вакыт бүлеп куярга тиеш?

10 Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше төрле яклардан алга бара. Мәсәлән, без Изге Язмалардагы хакыйкатьне тагы да яхшырак аңлый барабыз. Һәм шулай булырга тиеш тә, чөнки «тәкъвалар юлы ул — таң нуры кебек, төшлек җиткәнгә кадәр яктылыгын арттырганнан-арттыра бара» (Гыйб. сүз. 4:18). Әмма без үз-үзебезгә мондый сораулар биреп уйлансак, яхшы булыр: «Мин ачылып барган хакыйкатьне үз вакытында үзләштереп бараммы? Изге Язмаларны һәр көн уку гадәтем бармы? Мин басмаларыбызны яратып укып бараммы? Гаиләм белән гыйбадәт кылу кичен үткәрәмме?» Ризалашырсыздыр, боларның барысын эшләү авыр түгел. Моның өчен вакыт кына бүлеп куярга кирәк. Әйе, Изге Язмалардан төгәл белем алу, аның буенча яшәү һәм рухи яктан үсә бару, аеруча бүген, бөек афәт якынлашып барганда, бик мөһим!

11. Борынгы замандагы бәйрәмнәр исраиллеләргә нинди файда китергән? Бүген җыелыш очрашулары һәм конгресслар кайсы яклардан безгә файда китерә?

 11 Йәһвә оешмасы безне кайгыртып рәсүл Паулның киңәшенә игътибар итәргә чакыра: «Әйдәгез, бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Кайберәүләрнең гадәтләренә кереп киткән булса да, бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк, киресенчә, бер-беребезне рухландырып торыйк һәм моның барысын шул көн якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарыйк» (Евр. 10:24, 25). Гыйбадәт кылыр өчен ел саен үткәрелгән бәйрәмнәр һәм башка очрашулар исраиллеләрне рухи яктан ныгыткан. Өстәвенә, андый вакыйгалар, мәсәлән, Нихами заманында үткәрелгән Чатыр кору бәйрәме, күп шатлык китергән булган (Чыг. 23:15, 16; Них. 8:9—18). Безгә дә җыелыш очрашулары һәм конгресслар күп файда китерә. Әйдәгез, андый очрашулардан тулысынча файдаланырга тырышыйк. Шулай эшләсәк, без рухи яктан сәламәт һәм бәхетле булырбыз (Тит. 2:2).

12. Патшалыкны вәгазьләү эшендә катнашуыбыз бездә нинди хисләр уятырга тиеш?

12 Аллаһы оешмасының әгъзалары буларак, без шатлык белән «Аллаһының яхшы хәбәрен игълан итеп, изге эш» башкарабыз (Рим. 15:16). Бу «изге эштә» катнашканда без «Изге Аллаһының», Йәһвәнең, «хезмәттәшләре» булып китәбез (1 Көр. 3:9; 1 Пет. 1:15). Яхшы хәбәрне вәгазьләп, без Йәһвәнең исемен изгеләндерүгә үз өлешебезне кертәбез. Чыннан да, «бәхетле Аллаһының... шөһрәтле яхшы хәбәрен» вәгазьләү безнең өчен зур өстенлек (1 Тим. 1:11).

13. Рухи сәламәтлегебез һәм тормышыбыз нәрсәдән тора?

13 Аллаһы безнең рухилыгыбыз турында кайгырта. Менә ни өчен ул үзенә ябышып торуыбызны һәм төрле яклап аның оешмасына булышлык итүебезне тели. Муса исраиллеләргә болай дигән: «Мин бүген күк белән җирне шаһит итеп чакырам: сезгә яшәү яки үлем, хәер-фатиха яки ләгънәт-каргыш сайларга тәкъдим итәм. Үзегезнең һәм нәсел варисларыгызның яшәвен теләсәгез, тормышны сайлагыз. Раббы Аллаһыгызны яратыгыз, Аның әйткәнен тыңлагыз, Аңарга сыеныгыз. Шулай итсәгез, Раббы ата-бабаларыгыз Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка бирергә ант иткән җирдә яшәрсез һәм озын гомер кичерерсез» (Кан. 30:19, 20). Безнең тормышыбыз Йәһвә ихтыярын үтәүдән, аны яратудан, аны тыңлаудан һәм аңа ябышып торудан тора.

14. Бер абый-кардәш Аллаһы оешмасының күренгән өлеше турында нәрсә әйткән?

14 Хакыйкать белән 1914 елга хәтле танышкан Прайс Хьюз исемле абый-кардәш Йәһвәгә ябышып торган һәм аның оешмасыннан калышмаган. Бер тапкыр ул болай дип язган: «Мин 1914 ел әле җиткәнче һәм бүгенге көнгә кадәр Йәһвәнең ниятләрен белеп яшәгәнемә бик сөенәм... Минем өчен иң мөһиме — Йәһвәнең күренгән оешмасы белән бергә бару. Хакыйкатьтә йөрүемнең беренче елларында ук мин шуны аңладым: үз белдегеңә таяну бик акылсыз. Моны аңлагач, мин тугры оешма белән калырга тәвәккәл булдым. Кеше Йәһвә хуплавын һәм аның фатихаларын тагын ничек ала ала соң?»

АЛЛАҺЫ ОЕШМАСЫ БЕЛӘН АЛГА БАР

15. Аллаһы Сүзен аңлауга үзгәрешләр кертелгәндә, без моңа ничек карарга тиеш? Изге Язмалардан мисал китерегез.

15 Йәһвәнең үзебезне хуплавын һәм фатихалавын теләсәк, без аның оешмасына булышлык итәргә һәм Изге Язмаларны аңлауга кертелгән үзгәрешләрне кабул итәргә тиеш. Беренче гасырда булган бер хәлне карап чыгыйк. Гайсәнең үлеменнән соң меңләгән яһүдләр, мәсихче булып китсәләр дә, Муса канунны  үтәүдә әле дә ашкынучан булган (Рәс. 21:17—20). Әмма Паулның еврейләргә язган хаты ярдәмендә алар «Канун буенча» корбаннар китереп түгел, ә «Гайсә Мәсихнең тәне бер тапкыр һәм гомергә корбанга китерелгәнгә» изге булып китәләр икәннәрен аңлаган (Евр. 10:5—10). Шик тә юк, мәсихче яһүдләрнең күбесе үз фикер йөртү рәвешләрен үзгәрткән һәм рухи яктан үсүләрен дәвам иткән. Безгә дә Аллаһы Сүзен җентекләп өйрәнергә кирәк һәм Йәһвә оешмасы хакыйкатьне аңлауга я вәгазьләү эшен башкаруга керткән үзгәрешләрне басынкылык белән кабул итәргә кирәк.

16. а) Ни өчен яңа дөньядагы тормыш искиткеч булачак? б) Сез яңа дөньяда кайсы вәгъдәнең үтәлешен түземсезлек белән көтәсез?

16 Йәһвәгә һәм аның оешмасына тугры булып калганнарның барысы да мул фатихалар алачак. Тугры майланганнар Мәсих белән бергә күктә идарә итү хөрмәтенә ия булачак (Рим. 8:16, 17). Җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр исә оҗмахта яшәячәкләрен зарыгып көтә. Инде бүген без, Йәһвә оешмасының әгъзалары буларак, башкаларга Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөнья турында сөйләп зур шатлык кичерәбез! (2 Пет. 3:13) «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар,— дип язылган Мәдхия 36:11 дә,— һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр». Кешеләр «йортлар төзерләр һәм анда яшәрләр», алар «үзләре ясаган нәрсәләрне» кулланырлар (Ишаг. 65:21, 22). Җәберләү, ярлылык һәм ачлык инде булмаячак (Мәд. 71:13—16). Бөек Бабыл бүтән беркемне дә алдамаячак, чөнки ул юк ителгән булачак (Ачыл. 18:8, 21). Үлгән кешеләр терелтеләчәк, һәм аларга мәңге яшәргә мөмкинлек биреләчәк (Ишаг. 25:8; Рәс. 24:15). Әйе, Йәһвәгә үз тормышларын багышлаган миллионлаган кешеләрне искиткеч киләчәк көтә! Изге Язмалардагы бар бу вәгъдәләрнең үтәлешен күрер өчен, без Аллаһы оешмасыннан калышмыйча аның белән алга барып рухи яктан үсәргә тиеш.

Сез үзегезне оҗмахта күрәсезме? (16 нчы абзацны кара.)

17. Йәһвәгә гыйбадәт кылуга һәм аның оешмасына карата карашыбыз нинди булырга тиеш?

17 Бу явыз дөнья төзелеше үз ахырына тиз якынлашып бара. Шуңа күрә иманда нык торыйк һәм Йәһвәгә аның оешмасы белән бергә гыйбадәт кылыйк. Без мәдхия җырлаучы Давытның сүзләренә кушылабыз. Ул болай дип җырлаган: «Гомеремнең бар көннәрендә дә Ходай өендә торуны, Ходайның матурлыгын күрүне, Аның изге йортына йөрүне генә Ходайдан сорадым, бары тик шуны гына эзлим» (Мәд. 26:4). Һәрберебез Аллаһыга ябышсын һәм Йәһвә оешмасыннан артта калмыйча аның халкы белән алга барсын.

^ 4 абз. Зәкәрия 2:8: «Данланганнан соң Аллаһы мине сезне талаган халыкларга җибәрде, Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Сезгә кагылган һәркем минем күзем карасына кагыла».

^ 8 абз. Ишагыйя 43:10—12: «„Сез минем шаһитләрем,— ди Йәһвә,— сез мине белсен өчен һәм миңа ышансын өчен, мин шул ук икәнен аңласын өчен, мин сайлаган хезмәтчем. Миңа кадәр Аллаһы булмаган һәм миннән соң да булмады. Мин, мин Йәһвә, миннән башка коткаручы юк“. „Арагызда чит илаһ булмаганда Мин әйттем, коткардым һәм билгеле иттем. Сез минем шаһитләрем,— дип игълан итә Йәһвә,— ә мин Аллаһы“».