Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә — тәртип Аллаһысы

Йәһвә — тәртип Аллаһысы

«Аллаһы — ул тәртипсезлек Аллаһысы түгел, ә тынычлык Аллаһысы» (1 КӨР. 14:33).

1, 2. а) Аллаһы беренче итеп кемне барлыкка китергән һәм аны ничек итеп кулланган? б) Ни өчен фәрештәләр оештырылган дип әйтеп була?

ГАЛӘМНЕ Барлыкка Китерүче Йәһвә барысын тәртипле итеп яраткан. Беренче итеп ул бердәнбер Улын барлыкка китергән. Аны «Сүз» дип атыйлар, чөнки ул — Аллаһының төп вәкиле. «Сүз» Йәһвәгә гасырлар буе хезмәт иткән. Изге Язмаларда аның турында болай язылган: «Башлангычта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган». Аның турында шулай ук: «Бар нәрсә аның аша булдырылган, һәм ансыз һичнәрсә булдырылмаган»,— дип әйтелә. Якынча 2000 ел элек Аллаһы «Сүзне» җиргә җибәргән. Анда ул, камил кеше Гайсә Мәсих буларак, Атасы Йәһвәнең ихтыярын тугры үтәгән (Яхъя 1:1—3, 14).

2 Әле җиргә килгәнче, Аллаһы Улы «һөнәрче» булып Йәһвәгә тугры хезмәт иткән (Гыйб. сүз. 8:30). Аның аркылы Йәһвә күктәге башка миллионлаган рухи затларны барлыкка китергән (Көл. 1:16). Шул фәрештәләр турында Изге Язмалардагы бер шигырьдә болай диелә: «Меңләгән меңнәр аңа хезмәт итәләр иде, һәм йөз миллион аның каршында тора иде» (Дан. 7:10). Аллаһы барлыкка китергән исәпсез-хисапсыз рухи затлар Йәһвәнең яхшы оештырылган «сугышчылары» дип атала (Мәд. 102:21).

3. Йолдызларның һәм планеталарның саны никадәр зур, һәм алар ничек оештырылган?

 3 Ә йолдызлар һәм планеталар кебек күк җисемнәре турында нәрсә әйтеп була? Бер газетада әйтелгәнчә, галимнәрнең соңгы исәпләве буенча йолдызларның саны «300 секстиллион, ә бу аларның элек санап чыкканнарыннан өч тапкырга күбрәк» («Houston Chronicle»). Анда шулай ук болай диелә: «Бу — 23 нульле 3 цифрасы, ягъни 3 триллион тапкыр 100 миллиард». Йолдызлар галактикаларга оештырылган. Һәр галактикада миллиард я хәтта триллион йолдыз һәм күп кенә планета урнашкан. Галактикаларның күбесе галактикалар тупланышлары дип аталган төркемнәргә оештырылган, ә алар үз чиратында зуррак төркемнәргә — гаять зур галактикалар тупланышларына оештырылган.

4. Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләре оештырылган булырга тиеш икәнен без кайдан беләбез?

4 Күктәге тәкъва рухи затлар да, күк җисемнәре дә искиткеч итеп оештырылган (Ишаг. 40:26). Шулай итеп, Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләре дә оештырылган булырга тиеш дигән нәтиҗә ясау урынлы. Ул аларның тәртип саклауларын тели, һәм бу бик мөһим дә, чөнки аларга Йәһвәгә хезмәт итүдә күп мөһим эшләр башкарасы бар. Меңләгән еллар дәвамында Йәһвә үз халкын үзенә тугры хезмәт итсеннәр өчен оештырып торган. Күп кенә мисаллар шуны раслый: Йәһвә үз халкын беркайчан калдырмый, һәм ул — «тәртипсезлек Аллаһысы түгел, ә тынычлык Аллаһысы». (1 Көринтлеләргә 14:33, 40 укы.)

АЛЛАҺЫНЫҢ БОРЫНГЫ ЗАМАНДАГЫ ОЕШТЫРЫЛГАН ХАЛКЫ

5. Аллаһының җиргә карата нияте ничек вакытлыча өзелгән булган?

5 Беренче кешеләрне яратып, Йәһвә аларга болай дигән: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз; диңгездәге балыкларга, күктәге кошларга, җир йөзендә хәрәкәт иткән барлык җан ияләренә хуҗа булыгыз» (Ярат. 1:28). Беренче кешеләрнең балалары туарга тиеш иде, аннан соң бу балаларның үз балалары булырга тиеш иде. Шулай итеп кешелек гаиләсе оештырылган булып әкрен-әкрен бөтен җир йөзен тутырырга һәм аны оҗмах итәргә тиеш булган. Адәм белән Хауваның тыңламаучанлыгы аркасында Йәһвәнең шушы нияте вакытлыча өзелгән булган (Ярат. 3:1—6). Вакыт узу белән «Раббы күрде ки, җир йөзендә адәм баласын азгынлык баскан» һәм «кешенең бөтен күңеле, уй-фикере һәрвакыт явызлыкта» булган. Нәтиҗәдә, «Аллаһы хозурында җир йөзе бозылган, явызлыкка кереп баткан». Шуңа күрә Аллаһы Туфан суларын җибәреп явыз кешеләрне юк итәргә булган (Ярат. 6:5, 11—13, 17).

6, 7. а) Ни өчен Йәһвә Нухны коткарган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Нух кисәтүләренә колак салмаган бар кешеләр белән нәрсә булган?

6 Әмма «Раббы хозурында фәкать Нух кына мәрхәмәткә лаек күренгән» булган, чөнки ул «замандашлары арасында саф» һәм «садыйк-тугры» булган. Нух «Аллаһы юлында йөрүче кеше» булганга, Йәһвә аңа зур көймә төзергә кушкан (Ярат. 6:8, 9, 14—16). Ул аны кешеләрне һәм хайваннарны коткара алырлык итеп төзегән. Аллаһының әмеренә буйсынып «Нух Раббысының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәгән» һәм гаиләсе белән бергә төзү эшен тәмамлаган. Алар хайваннар белән көймәгә кергәч, «Раббы... ишекне япкан» (Ярат. 7:5, 16).

7 Б. э. к. 2370 елда Туфан җирне каплаган. Шунда Йәһвә «барлык җан ияләрен үлемгә дучар» иткән, әмма тугры Нухны гаиләсе белән саклап калган (Ярат. 7:23). Бүген җирдә яшәүчеләрнең һәммәсе — Нухның, аның улларының һәм аларның хатыннарының токымы. Әмма «тәкъвалыкны вәгазьләүче» Нухның кисәтүләрен тыңламаган кешеләрнең  барысы да Туфан суларында батып үлгән (2 Пет. 2:5).

Яхшы оештырылган булганга, сигез кеше Туфанда исән калган (6, 7 нче абзацларны кара.)

8. Аллаһы үз халкына Вәгъдә ителгән җиргә керергә әмер биргәндә, борынгы Исраилнең яхшы оештырылганын нәрсә дәлилли?

8 Туфаннан соң сигез гасырдан артык вакыт үткәч, Аллаһы исраиллеләрне бер халык итеп оештырган. Ул аларның тормышларының һәр өлкәсен, аеруча гыйбадәт кылуларын, яхшы оештырган. Мәсәлән, Исраил халкында күп рухани һәм левилеләрдән тыш «Изге чатырга керү урыны төбендә хезмәт күрсәтүче хатын-кызлар» да булган (Чыг. 38:8). Йәһвә Аллаһы Исраил халкына Кәнган җиренә керергә кушкан, әмма исраиллеләрнең күбесе куркуга бирелеп шул җиргә барудан баш тарткан. Шуңа күрә Йәһвә аларга: «Мин, кулымны күтәреп, сезне урнаштырырга ант иткән ул җиргә, Ифунни угылы Кәлеб һәм Нун угылы Йешуадан башка, берегез дә кермәячәк»,— дип әйткән, чөнки Кәлеб белән Йошуа Вәгъдә ителгән җирне күреп кайткач, аның турында яхшыны гына сөйләгән (Сан. 14:30, 37, 38). Соңрак Аллаһы кушуы буенча Йошуа Мусага алмашка килгән (Сан. 27:18—23). Йошуа исраиллеләрне Кәнган җиренә кертер алдыннан, Аллаһы аңа болай дигән: «Курыкма һәм котың да очмасын, чөнки син кая гына барсаң да, Аллаһың Йәһвә синең белән» (Йошуа 1:9).

9. Рәхәбнең Йәһвәгә һәм аның халкына мөнәсәбәте нинди булган?

9 Йошуа кая гына барса да, Йәһвә чыннан да аның белән булган. Исраиллеләр Кәнгандагы Әрихә шәһәре янында урнашкач, нәрсә булганын карап чыгыйк. Б. э. к. 1473 елны Йошуа ике шымчыны Әрихә шәһәрен карап чыгарга җибәргән. Анда алар Рәхәб исемле бер фахишәне очраткан. Ул аларны үз өй түбәсендә Әрихә патшасы җибәргән кешеләрдән яшергән. Рәхәб шул Исраил шымчыларына болай дигән: «Мин беләм, Йәһвә сезгә бу җирне бирәчәк... [...] ...Йәһвәнең сезнең алда Кызыл диңгезне корытканын һәм аморлыларның ике патшасы... белән нәрсә эшләгәнегезне без ишеткән идек». Һәм болай дип өстәгән: «Сезнең Аллаһыгыз Йәһвә — өстә, күкләрдә һәм аста,  җирдә Аллаһы ул» (Йошуа 2:9—11). Рәхәб Йәһвәнең ул вакыттагы оешмасы яклы булган. Шуңа күрә исраиллеләр Әрихә шәһәрен яулап алган вакытта, Аллаһы аның үзен дә, гаиләсен дә исән калдырган (Йошуа 6:25). Рәхәб иман иткән, Йәһвәгә тирән ихтирам күрсәткән һәм аның халкын хөрмәт иткән.

БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДА МӘСИХЧЕЛӘР ОЕШТЫРЫЛГАН БУЛГАН

10. Гайсә яһүди дин җитәкчеләренә нәрсә әйткән һәм ни өчен?

10 Йошуа Исраил халкы белән җитәкчелек иткәндә, алар шәһәр артыннан шәһәрне басып алып бөтен Кәнган җирен яулап алган. Әмма соңрак хәл үзгәргән. Гасырлар буе исраиллеләр Аллаһы канунын бозып торган. Йәһвә үз Улын җиргә җибәргәч, аларның Аллаһыга һәм аның пәйгамбәрләренә буйсынмаулары шулхәтле ап-ачык күренгән ки, Гайсә Иерусалимны «пәйгамбәрләрне үтерүче» шәһәр дип атаган. (Маттай 23:37, 38 укы.) Аллаһы яһүди дин җитәкчеләрен тугры булмаулары өчен кире каккан. Шуңа күрә Гайсә аларга болай дигән: «Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешләрен китерүче халыкка биреләчәк» (Мат. 21:43).

11, 12. а) Йәһвәнең яһүд халкы урынына яңа оешманы фатихалый башлаганын нәрсә раслый? б) Аллаһы хуп күргән яңа оешма кемнәрдән торган?

11 Б. э. I гасырында Йәһвә тугры булмаган Исраил халкын кире каккан. Әмма аның җирдәге тугры хезмәтчеләрдән торган оешмасы һаман булган, һәм алар Гайсә Мәсихкә дә, аның тәгълиматларына да буйсынган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән алып Йәһвә Исраил халкы урынына яңа оешманы фатихалый башлаган. Ул вакытта Гайсәнең якынча 120 шәкерте җыелган урында «кинәт күктән көчле җил искән тавышка охшаш тавыш ишетелгән һәм алар утырган йортны тутырган». Шул вакытта «алар ялкын теленә охшаш телләр күргәннәр, һәм шул телләр бүленеп аларның һәрберсенә берәрләп кунган. Аларның барысы да изге рух белән сугарылган һәм төрле телләрдә сөйли башлаган. Изге рух нинди тел бирсә, шул телдә сөйләгәннәр» (Рәс. 2:1—4). Бу гаҗәеп вакыйга Йәһвә Аллаһы Мәсих шәкертләреннән торган яңа оешманы хуплый икәнен күрсәткән.

12 Шул дулкынландыргыч көнне Гайсә шәкертләре санына «якынча 3 000 кеше кушылган». Моннан тыш Йәһвә «коткарылучыларның санын һәр көн арттырып торган» (Рәс. 2:41, 47). Беренче гасырдагы вәгазьчеләрнең эшчәнлеге бик уңышлы булган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «Аллаһы сүзе киң таралган, Иерусалимда шәкертләр саны арта барган», хәтта «күп кенә руханилар бу иман юлына баскан» (Рәс. 6:7). Шулай итеп, күп кенә эчкерсез кеше бу яңа оешма әгъзалары ярдәмендә хакыйкатьне кабул иткән. Соңрак Йәһвәнең «башка халыклардан булган кешеләрне» мәсихче җыелышка алып килүе дә аның яңа оешманы фатихалаганын исбатлаган. (Рәсүлләр 10:44, 45 укы.)

13. Аллаһы үзенең яңа оешмасына нинди эшне ышанып тапшырган?

13 Аллаһы тарафыннан Мәсихнең шәкертләренә нинди эш ышанып тапшырылганы ап-ачык булган. Гайсә суга чумдырылганнан соң үзе аларга үрнәк калдырып «күкләр Патшалыгы» турында вәгазьли башлаган (Мат. 4:17). Ул үз шәкертләрен шул ук эшне башкарырга өйрәткән. Ул аларга болай дигән: «Сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз» (Рәс. 1:8). Мәсихнең беренче шәкертләре үзләреннән нәрсә таләп ителә икәнен һичшиксез аңлаган. Мәсәлән, Антиох шәһәрендә (Писидия) Паул белән Барнаб үзләренең яһүд арасыннан булган дошманнарына кыюлык белән мондый сүзләр әйткән: «Аллаһы сүзе иң элек сезгә  әйтелергә тиеш иде. Әмма сез аны кире кактыгыз һәм шулай итеп мәңгелек тормышка лаек түгел икәнегезне күрсәттегез. Шуңа күрә без башка халыкларга вәгазьләячәкбез, чөнки Йәһвә безгә: „Синең аша котылу җирнең читенә кадәр барып җитсен өчен, мин сине халыкларга яктылык итеп билгеләдем“,— дип әйтеп, әмер бирде» (Рәс. 13:14, 45—47). Беренче гасырдан бирле Аллаһы оешмасының җирдәге өлеше башкаларга Йәһвәнең кешелекне коткарыр өчен нәрсә эшләгәне турында игълан итә.

АЛЛАҺЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕ КОТЫЛЫП КАЛГАН

14. Беренче гасырда Иерусалим белән нәрсә булган, һәм кем котылып калган?

14 Яһүдләр, гомумән алганда, Гайсә турындагы яхшы хәбәрне кабул итмәгән һәм аның Иерусалимга киләчәк бәла-каза хакындагы кисәтүенә колак салмаган. Ул үз шәкертләрен болай дип кисәткән: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч, шуны белегез: аның тар-мар ителү вакыты якынлашты. Шунда яһүдиядәгеләр тауларга качсыннар, шәһәрдәгеләр аннан чыксын, шәһәр тирәсендәгеләр анда кермәсен» (Лүк 21:20, 21). Гайсәнең алдан әйткән шул пәйгамбәрлеге чынга ашкан. Яһүдләр фетнә күтәргәнгә, б. э. 66 елында Цестий Галл җитәкчелегендәге Рим гаскәрләре Иерусалимны камап алган. Әмма аннары алар кинәт артка чигенгән, һәм Гайсә шәкертләренең Иерусалим белән Яһүдияне калдырып китәргә мөмкинлеге туган. Тарихчы Евсевий сүзләре буенча, күпләр Үрдүн елгасын кичеп Перея өлкәсендәге Пелла шәһәренә качкан. 70 елда Тит җитәкчелегендәге Рим гаскәрләре кире килеп Иерусалимны тар-мар иткән. Ләкин тугры мәсихчеләр Гайсә сүзләренә буйсынып, котылып калган.

15. Нәрсәгә карамастан мәсихче җыелыш чәчәк аткан?

15 Беренче гасырда мәсихчеләр эзәрлекләүләр һәм сынаулар кичергән булган. Моңа карамастан мәсихче җыелыш гөрләп үскән (Рәс. 11:19—21; 19:1, 19, 20). Ни өчен? Чөнки Аллаһы аны хуплап торган (Гыйб. сүз. 10:22).

16. Рухилыкны саклап калыр өчен, һәр мәсихчедән нәрсә таләп ителгән?

16 Рухилыкны саклап калыр өчен, һәр мәсихчегә тырышлыклар куярга кирәк булган. Изге Язмаларны җентекләп өйрәнү, җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрү һәм Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләү мөһим булган. Боларның барысы Аллаһы хезмәтчеләренә рухи яктан сәламәт һәм бердәм булырга булышлык иткән. Ул эшләр бүгенге көндә дә андый файда китерә. Моннан тыш, беренче гасырдагы яхшы оештырылган мәсихче җыелышларда ярдәмгә килергә әзер торган өлкәннәр белән хезмәттәш ярдәмчеләр булган, һәм җыелышлар бу абый-кардәшләрнең тырышып башкарган хезмәтләреннән файда күргән (Флп. 1:1; 1 Пет. 5:1—4). Паул кебек башка күчеп йөрүче өлкәннәрнең килеп китүләре җыелышларга зур шатлык китергәндер! (Рәс. 15:36, 40, 41) Безнең гыйбадәт кылуыбыз һәм беренче гасырдагы мәсихчеләрнең гыйбадәт кылуы арасында күп охшаш яклар бар. Без Йәһвәгә үз хезмәтчеләрен ул вакытта да, хәзер дә яхшы оештырганы өчен бик рәхмәтле! *

17. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

17 Шайтан дөньясы үз ахырына якынлашып барганда, Йәһвәнең бердәм оешмасының җирдәге өлеше моңарчы булмагандай зур тизлек белән алга бара. Сез аның артыннан өлгерәсезме? Сез рухи яктан үсә барасызмы? Киләсе мәкаләдә моны ничек эшләп була икәне каралачак.

^ 16 абз. «Күзәтү манарасы» 2002 ел, 1 октябрь, «Мәсихчеләр рух һәм хакыйкать белән гыйбадәт кылалар» һәм «Алар хакыйкатьтә йөрүләрен дәвам итәләр» дигән мәкаләләрне кара. Аллаһының бүгенге оешмасының җирдәге өлеше турында «Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?» дигән брошюрадан күбрәк белеп була.