Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Минем ризыгым — Аллаһы ихтыярын үтәү

Минем ризыгым — Аллаһы ихтыярын үтәү

Сезгә нәрсә шатлык китерә? Никахта булу, бала үстерү я берәрсе белән дуслык мөнәсәбәтләрендә булумы? Күпләргә яраткан кешеләр белән бергә табын артында аралашып утыру бик ошый. Әмма безгә, Йәһвә хезмәтчеләренә, Аллаһы ихтыярын үтәү, аның Сүзен өйрәнү һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү аеруча зур шатлык китерә.

Барлыкка Китерүчене данлап борынгы Исраилнең патшасы Давыт болай дип җырлаган: «Әй Аллам, Синең ихтыярыңа буйсынасым килә, Синең кануның минем йөрәгемдә» (Мәд. 39:9). Тормышында авырлыклар һәм эзәрлекләүләр кичергән булса да, Давыт Аллаһы ихтыярын башкаруда чын шатлык тапкан. Әлбәттә, башка кешеләр дә хак Аллаһыга хезмәт итүдә канәгатьлек тапкан.

Рәсүл Паул Мәдхия 39:9 дагы сүзләрне Мәсихкә карата кулланып болай язган: «Дөньяга килгәч, Мәсих болай диде: „Сиңа корбан да, бүләк тә кирәк булмады, ләкин син минем өчен тән әзерләдең. Сине яндырылган корбаннар да, гөнаһ өчен китерелгән корбаннар да сөендермәде“. Шунда мин: „Әй Аллаһы, менә мин (язма төргәктә минем хакта язылган) синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем!“ — дидем» (Евр. 10:5—7).

Җирдә яшәгәндә, Гайсәгә барлыкка китерелгәннәрне күзәтү, дуслар белән вакыт үткәрү һәм кунакта булу ошаган (Мат. 6:26—29; Яхъя 2:1, 2; 12:1, 2). Шулай да күктәге Атасының ихтыярын үтәү аның өчен барыннан да өстен булган һәм зур шатлык китергән. Гайсә үзе: «Минем ризыгым — мине җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм ул миңа тапшырган эшне төгәлләү»,— дип әйткән (Яхъя 4:34; 6:38). Шәкертләр үз Хуҗалары Гайсәдән чын бәхетнең сере нәрсәдә икәнен белгән. Алар кешеләргә Патшалык хакындагы хәбәрне зур шатлык белән һәм теләп җиткергән (Лүк 10:1, 8, 9, 17).

БАРЫГЫЗ ҺӘМ ШӘКЕРТЛӘР ӘЗЕРЛӘГЕЗ

Гайсә үз шәкертләренә болай дип кушкан: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз, һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам» (Мат. 28:19, 20). Бу эшне башкарып без төрле җирләрдә вәгазьлибез, кызыксынган кешеләргә кабат килеп китәбез һәм алар белән  Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрәбез. Шул эшне үтәү — зур шатлык чыганагы.

Ярату безне ваемсызлыкка карамастан вәгазь эшен дәвам итәргә дәртләндерә

Кешеләр хәбәребезгә колак саламы, юкмы, хезмәттән шатлык кичерүебез еш кына карашыбызга бәйле. Ни өчен без, кешеләрнең ваемсыз булуларына карамастан, яхшы хәбәрне игълан итүен дәвам итәбез? Чөнки без шуны аңлыйбыз: Патшалык хакында вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнашуыбыз Аллаһыны һәм якыннарыбызны яратуыбызны күрсәтә. Без беләбез, үзебезгә дә, якыннарыбызның тормышларына да куркыныч яный (Йәз. 3:17—21; 1 Тим. 4:16). Күп кенә хезмәттәшләребезгә авыр территориядә вәгазьләп үз ашкынуларын сакларга я аны яңартып торырга нәрсә булышкан? Әйдәгез, кайбер киңәшләрне карап чыгыйк.

ҺӘР МӨМКИНЛЕКНЕ КУЛЛАНЫГЫЗ

Вәгазьдә урынлы сораулар куллану еш кына яхшы нәтиҗәләргә китерә. Бер көн иртән Ама́лия исемле апа-кардәшебез паркта газета укып утырган ир кешене күргән. Һәм аның янына килеп, газетада берәр яхшы хәбәр бармы, дип сораган. Ир кеше юк дигәч, Амалия: «Мин сезгә Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәр алып килдем»,— дигән. Бу сүзләр шул ир-атның кызыксынуын уяткан, һәм ул Изге Язмалар өйрәнүенә ризалашкан. Амалия бу паркта өч өйрәнү башлый алган.

Жа́нис исемле апа-кардәш эш урынын вәгазьләү өчен территория итеп кулланган. Бер охранник һәм аның хезмәттәше «Күзәтү манарасы»ндагы бер мәкалә белән кызыксынгач, Жанис аларга регуляр рәвештә журналлар китерергә тәкъдим иткән. Жанисның башка бер хезмәттәше дә «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларында төрле темаларның бастырылганын күреп гаҗәпләнгән. Апа-кардәшебез аңа да басмаларыбызны регуляр алып килергә тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, аның белән бергә эшләгән тагын бер хатын-кыз журналлар сораган. «Нинди фатихалар яудыра Йәһвә!» — ди Жанис. Шулай итеп ул 11 кешегә эш урыннарына басмаларыбызны регуляр китерә башлаган.

УҢАЙ КАРАШ САКЛАГЫЗ

Бер күчеп йөрүче күзәтче вәгазьчеләргә бер киңәш биргән. Участокларыбызда кешеләр белән сөйләшүне тәмамлаганда, башка көнне килербез дияр урынына болай дип әйтеп була: «Киләсе тапкыр мин сезгә Изге Язмалар өйрәнүе ничек үткәрелә икәнен күрсәтә алам» я «Сөйләшүебезне дәвам итәр өчен, кайчан һәм сәгать ничәдә сезгә килү яхшырак булыр?» Күчеп йөрүче күзәтче әйткәнчә, ул хезмәттәшлек иткән бер җыелыштагы кардәшләр, шул киңәш буенча эш итеп, бер атна эчендә 44 өйрәнү башлаган.

Кешеләргә кичектермичә, хәтта берничә көннән соң, кабат килеп китү зур уңышларга китерергә мөмкин. Ни өчен? Чөнки шулай итеп без эчкерсез кешеләргә Изге Язмаларны аңларга чын күңелдән ярдәм итәргә теләгәнебезне күрсәтәбез. Бер хатын-кыздан ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны ни өчен өйрәнергә булган дип сораганнар. «Мин аларның үзем белән кызыксынуларын һәм яратуларын күреп өйрәнә башладым»,— дигән ул.

Кешегә болай дип әйтеп була: «Киләсе тапкыр мин сезгә Изге Язмалар өйрәнүе ничек үткәрелә икәнен күрсәтә алам»

 Пионерлар мәктәбендә яңа гына укып чыккан Мадаи́ исемле апа-кардәш 15 Изге Язмалар өйрәнүен башлаган һәм тагын бишесен башка вәгазьчеләргә тапшырган. Аның белән өйрәнгән кешеләрнең кайберләре җыелыш очрашуларына регуляр йөри. Бу апа-кардәшкә шулкадәр күп өйрәнүләрне башларга нәрсә ярдәм иткән? Аңа Пионерлар мәктәбе бик нык булышкан. Һәм ул беренче килүдә кызыксыну күрсәткән кешегә кабат килеп китәргә тырышырга кирәк икәнен аңлаган. Күп кенә кешегә хакыйкать белән танышырга ярдәм иткән башка бер апа-кардәш болай ди: «Мин шуңа инандым: кабат килеп китү өчен бар көчемне кую — Йәһвәне белергә теләгән кешеләргә ярдәм итәр өчен ачкыч».

Кичектермичә кабат килеп китеп, без Изге Язмаларны аңларга теләгән кешеләр белән эчкерсез кызыксынуыбызны күрсәтәбез

Кабат килеп китәр өчен һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрер өчен күп тырышлыклар таләп ителә. Шулай да без мул фатихалар урабыз. Патшалыкны вәгазьләү эшендә катнашып, без башкаларга «хакыйкать турында төгәл белем» алырга ярдәм итә алабыз, ә бу аларга котылып калырга булышыр (1 Тим. 2:3, 4). Үзебез исә бернәрсә белән дә чагыштырмаслык канәгатьлек һәм шатлык кичерербез.