Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без «һәркемгә ничек җавап бирергә» тиеш?

Без «һәркемгә ничек җавап бирергә» тиеш?

«Сүзегез һәрвакыт ягымлы... булсын, шунда сез һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белерсез» (КӨЛ. 4:6).

1, 2. а) Әйбәт сайланган сораулар бирүенең файдасын күрсәтә торган очракны сөйләп бирегез. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Ни өчен безгә кешеләр белән катлаулы темаларга сөйләшергә курыкмаска кирәк?

БЕРНИЧӘ ел элек бер апа-кардәш үзенең иман итмәүче ире белән Изге Язмаларда язылганнар турында фикер алышкан. Ире үзенең Троицага ышанганы турында әйткән. Аның бу тәгълиматның асылын аңламаганын абайлап, апа-кардәшебез ипләп кенә аңардан болай дип сораган: «Синеңчә, Аллаһы — ул Аллаһы, Гайсә — Аллаһы һәм изге рух — Аллаһы, әмма шул ук вакыт алар өч Аллаһы түгел, ә бер генә Аллаһы, шулаймы?» Ире моңа гаҗәпләнеп: «Ничек инде, юк! Мин алай уйламыйм!» — дип әйткән. Нәтиҗәдә, алар хак Аллаһы турында әйбәт кенә сөйләшеп алганнар.

2 Бу очрактан нәрсәгә өйрәнеп була? Әйбәт сайланган һәм ипләп кенә бирелгән сораулар яхшы уңышларга китерергә мөмкин. Без шулай ук кешеләр белән катлаулы темаларга, мәсәлән, Троица, утлы тәмуг я Барлыкка Китерүченең барлыгы турында, сөйләшергә курыкмаска өйрәнәбез. Йәһвәгә таянсак һәм аның оешмасы биргән өйрәтү буенча эш итсәк, без кешеләрне йөрәкләренә үтеп керерлек итеп өйрәтә  алырбыз (Көл. 4:6). Әйдәгез, кешеләр белән андый темаларга сөйләшкәндә, тәҗрибәле вәгазьчеләр ничек эш итә икәнен карап чыгыйк. Без 1) кешене үз фикерен әйтергә дәртләндерер өчен ничек сораулар бирергә, 2) Изге Язмаларда язылганнарга нигезләнеп ничек фикер алышырга һәм 3) үз карашыбызны ачык итеп аңлатыр өчен ничек мисаллар кулланырга икәненә игътибар итәрбез.

КЕШЕНЕҢ КАРАШЫН БЕЛЕР ӨЧЕН СОРАУЛАР КУЛЛАНЫГЫЗ

3, 4. Ни өчен кешеләрнең ышануларын белер өчен, сораулар куллану мөһим? Мисал китерегез.

3 Кешегә сораулар биреп аның нәрсәгә ышанганын белеп була. Ни өчен бу мөһим? «Кеше сүзен тыңлап бетермичә җавап әйткән — ахмак; һәм хурлыгы да аның үзенә булыр»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 18:13 тә. Әйе, кеше белән берәр тема турында сөйләшергә керешкәнче, аның нәрсәгә ышанганнарын белергә тырышсагыз, яхшы булыр. Югыйсә, без ул беркайчан да ышанмаган нәрсәне фаш итеп күп вакытны бушка уздырырбыз! (1 Көр. 9:26)

4 Әйтик, без берәрсе белән утлы тәмуг турында сөйләшәбез, ди. Кайберәүләрнең фикеренчә, утлы тәмуг — билгеле бер урын. Ә кемдер аны Аллаһыдан мәхрүм булу халәте дип саный. Шуның өчен без андый кешеләргә болай дип әйтә алабыз: «Кешеләр утлы тәмуг турында төрлечә уйлый. Ә сезнең фикерегезне белеп буламы?» Кеше җавап биргәч, без аңа Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә икәнен яхшырак аңлата алырбыз.

5. Кешенең теге я бу нәрсәгә ышануының сәбәбен белер өчен, аңа сораулар бирү ничек ярдәм итә ала?

5 Ипләп кенә сораулар биреп без кешенең ни өчен теге я бу нәрсәгә ышанганын белә алабыз. Мәсәлән, без вәгазьдә Аллаһыга ышанмаган кешене очратабыз, ди. Без, кешегә эволюция теориясе кебек дөньяви карашлар тәэсир иткән, дип җиңел генә нәтиҗә ясый алабыз (Мәд. 9:25). Әмма кайбер кешеләр үзләре я башкалар кичергән газаплар аркасында Аллаһыга иманнарын югалтырга мөмкин. «Яратучы Барлыкка Китерүче булса, ул андый газапларга юл куймас иде»,— дип уйлый алар. Шуңа күрә кеше Аллаһының барлыгына шиген белдерсә, без аңардан: «Сез һәрвакыт шулай уйладыгызмы?» — дип кызыксына алабыз. Ул «юк» дисә, без Аллаһының барлыгына шикләнергә аны нәрсә этәрде, дип сорый алабыз. Җавабына карап без аңа рухи яктан булышыр өчен иң яхшы юлны таба алырбыз. (Гыйбрәтле сүзләр 20:5 укы.)

6. Сорау биргәннән соң без нәрсә эшләргә тиеш?

6 Сорау биргәннән соң безгә кешенең җавабын тыңлап бетерергә һәм аның хисләрен аңларга тырышырга кирәк. Әйтик, кемдер берәр бәла-каза аркасында яратучы Барлыкка Китерүченең барлыгына шикләнә, ди. Шул кешегә Аллаһының барлыгына дәлилләр китергәнче, аңа теләктәшлек күрсәтсәк һәм «Ни өчен без газаплар чигәбез?» дигән сорау бирү бер дә начар түгел дип әйтсәк, яхшы булыр (Авв. 1:2, 3). Түземле һәм игътибарлы булуыбыз кешедә күбрәк белергә теләк уятыр *.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ СӨЙЛӘШЕГЕЗ

Вәгазьдә уңышлы булырга безгә аеруча нәрсә булыша?

7. Хезмәтебездәге уңышларыбыз күбесенчә нәрсәдән тора?

7 Ә хәзер, әйдәгез, Изге Язмалар нигезендә ничек фикер алышып була икәнен карап чыгыйк. Әлбәттә, Изге Язмалар — без вәгазьдә кулланган төп корал. Ул безне «бар нәрсәгә сәләтле һәм һәркайсы игелекле эшкә әзер» итә (2 Тим. 3:16, 17). Вәгазьдә уңышлы булуыбыз күбесенчә укыган шигырьләребезнең саныннан түгел, ә алар буенча ничек  фикер алышканыбыз һәм аларны ничек аңлатканыбыздан тора. (Рәсүлләр 17:2, 3 укы.) Моның өчен киләсе өч ситуацияне карап чыгыйк.

8, 9. а) Гайсә Аллаһыга тиң дип санаган кеше белән фикер алышыр өчен, без сөйләшүебезне ничек төзи алабыз? б) Кешеләр белән бу темага сөйләшкәндә, сезнең ничек уңышлы итеп фикер алышканыгыз бар?

8 Беренче ситуация. Вәгазьләгәндә без Гайсә һәм Аллаһы бер-берсенә тиң икәненә ышанган кешене очратабыз. Моның турында сөйләшер өчен нинди шигырьләрне кулланып була? Без кешегә Гайсәнең Яхъя 6:38 дәге мондый сүзләрен укырга тәкъдим итә алабыз: «Мин үз ихтыярымны түгел, ә мине җибәрүченең ихтыярын үтәр өчен күктән иңдем». Шуннан соң болай дип сорап була: «Әгәр дә Гайсә Аллаһы икән, аны күктән кем җибәргән? Ул Зат Гайсәдән бөегрәк булырга тиеш түгелме? Җибәрүче үзе җибәргән заттан өстенрәк бит».

9 Фикеребезне дәвам итеп, Филипиялеләргә 2:9 ны укып була. Анда Гайсә үледән терелгәннән соң Аллаһы башкарган бер эш турында әйтелә. Рәсүл Паул болай дип язган: «Аллаһы аны [Гайсәне] тагы да югарырак күтәрде һәм, игелек күрсәтеп, аңа бар исемнәрдән бөегрәк исем бирде». Бу сүзләр турында уйланырга ярдәм итәр өчен, без кешегә мондый сораулар бирә алабыз: «Гайсә үз үлеменә кадәр Аллаһыга тиң булган икән һәм Аллаһы аны соңрак тагы да югарырак күтәргән икән, димәк, Гайсә Аллаһыдан өстен булып чыга. Ә Аллаһыдан кем дә булса өстен була аламыни?» Кеше эчкерсез булса һәм Аллаһы Сүзен хөрмәт итсә, андый сораулар аны бу теманы яхшырак тикшерергә этәрер (Рәс. 17:11).

10. а) Без утлы тәмугка ышанган кеше белән ничек әңгәмә кора алабыз? б) Кешеләр белән утлы тәмуг турында сөйләшкәндә, сезнең ничек уңышлы итеп әңгәмә корганыгыз бар?

10 Икенче ситуация. Бер диндар кешегә явызларның утлы тәмугта мәңге янмаячагына ышану авыр. Ул, бәлки, бозык кешеләргә начар эшләре өчен җәза бирелүен телидер. Андый кеше белән ничек сөйләшеп була? Башта без аны бозык кешеләргә җәза биреләчәк дип ышандыра алабыз (2 Тис. 1:9). Шуннан соң Яратылыш 2:16, 17 не укырга кушып, гөнаһ өчен әҗер үлем икәнен күрсәтә алабыз. Адәм гөнаһ кылганга, бөтен кешеләр гөнаһлы булып туа икәнен аңлатып була (Рим. 5:12). Һәм без Аллаһының утлы тәмугта җәзалау хакында бернәрсә дә әйтмәгәненә басым ясый алабыз. Аннары болай дип сорап була: «Адәм белән Хаувага мәңге газап чигү куркынычы янаган булса, аларны моның турында кисәтеп кую гадел булмас идеме?» Шуннан соң без аңа Яратылыш 3:19 ны укый алабыз. Йәһвәнең гөнаһ кылган Адәм белән Хаувага чыгарган хөкеменә  игътибар итеп, утлы тәмуг турында бернәрсә дә әйтелмәгәненә басым ясый алабыз. Моның урынына Йәһвә Адәмгә кире туфракка әвереләчәге турында әйткән булган. Шунда без кешедән болай дип сорый алабыз: «Адәм чыннан да утлы тәмугка барган булса, аңа ул кире туфракка кайтарылачак дип әйтү гадел булыр идеме?» Кеше эчкерсез булса, андый сорау аны бу тема турында тирәнрәк уйланырга дәртләндерер.

11. а) Бар яхшы кешеләрнең күккә баруларына ышанган кеше белән ничек әңгәмә корып була? б) Кешеләр белән күккә бару турында фикер алышканда, сезнең, сөйләшү уңышлы булсын өчен, аны ничек төзегәнегез бар?

11 Өченче ситуация. Вәгазьдә без бар яхшы кешеләр күккә бара дип ышанган кешене очратабыз. Кешенең моңа ышануы аның Изге Язмаларны дөрес аңлавына тәэсир итәргә мөмкин. Әйтик, без аның белән Ачылыш 21:4 не карап чыгабыз, ди. (Укы.) Кеше бу шигырьдә телгә алынган фатихалар күктәге тормышка кагыла дип уйларга мөмкин. Аның белән ничек сөйләшеп була? Өстәмә шигырь кулланыр урынына без кешенең игътибарын нәкъ шул шигырьнең кайбер фикерләренә туплый алабыз. Анда әйтелгәнчә, «үлем... инде булмаячак». Болай дип әйтеп була: «Ризалашырсыздыр, берәр нәрсә инде бүтән булмасын өчен, ул моңарчы булырга тиеш». Кеше моның белән ризалашса, без күктә үлем беркайчан да булмаган һәм кешеләр җирдә генә үлә икәнен ассызыклый алабыз. Димәк, Ачылыш 21:4 тә язылган фатихалар җирдә булачак (Мәд. 36:29).

ФИКЕРНЕ АҢЛАТЫР ӨЧЕН МИСАЛЛАР КУЛЛАНЫГЫЗ

12. Ни өчен Гайсә мисаллар кулланган?

12 Вәгазьләгәндә Гайсә сораулардан тыш мисаллар кулланган. (Маттай 13:34, 35 укы.) Аның мисаллары аны тыңлаган кешеләрнең эчке теләкләрен ачыклаган (Мат. 13:10—15). Гайсәнең мисаллары кешеләрнең игътибарларын җәлеп иткән, һәм аның өйрәтүе исләрендә озакка калган. Ә без, башкаларны өйрәткәндә, мисалларны ничек куллана алабыз?

13. Нинди мисал ярдәмендә Аллаһы Гайсәдән өстенрәк икәнен күрсәтеп була?

13 Иң яхшысы — гади мисаллар куллану. Мәсәлән, Аллаһы Гайсәдән бөегрәк икәнен аңлатканда, без кеше белән аста китерелгән тәртип буенча әңгәмә кора алабыз. Без аңа Аллаһы да, Гайсә дә үз мөнәсәбәтләрен тасвирлаганда, аларны гаиләдәге мөнәсәбәтләр белән чагыштыра дип әйтә алабыз. Аллаһы Гайсәне үз Улы дип саный, Гайсә исә Аллаһыны үз Атасы дип атый (Лүк 3:21, 22; Яхъя 14:28). Шуннан соң без кешедән болай дип сорый алабыз: «Ике кешенең бер-берсенә тиң булганын күрсәтергә теләсәгез, гаиләдән кемнәрне мисал итеп китерер идегез?» Кеше апалы-сеңелле, абыйлы-энеле я хәтта игезәкләрне искә алыр. Шулай булса, без аңа бу чагыштыру бик урынлы дип әйтә алабыз. Шуннан соң мондый сорау биреп була: «Без андый мисалны җиңел генә китергәнбез икән, ни өчен Бөек Остаз Гайсә шул ук мисалны кулланмаган? Ул Аллаһыны үз Атасы дип атаган. Шулай итеп Гайсә Аллаһыны үзеннән олырак һәм күбрәк хакимлеккә ия булган Зат итеп тасвирлаган».

14. Аллаһы кешеләрне утлы тәмугта яндырыр өчен Иблисне куллана дип уйлау акылга сыймаслык икәнен нинди мисал ярдәмендә күрсәтеп була?

14 Башка бер мисал карап чыгыйк. Кайбер җирләрдә кешеләр Шайтан — тәмугның «хуҗасы» дип ышана. Аллаһы утлы тәмугта кешеләрне яндырыр өчен Иблисне куллана дип уйлау акылсыз икәнен күрсәтер өчен, балалары булган кешедән болай дип сорап була: «Әйтик, сезнең балагыз бик фетнәчел булып китә һәм күп начарлык кыла, ди. Сез нишләрсез?» Ул кеше, баламны төзәтермен, дип әйтердер. Һәм балам начарлык эшләүдән  туктасын өчен, аңа кат-кат ярдәм итәргә тырышырмын, дип өстәргә мөмкин (Гыйб. сүз. 22:15). Шунда без әти я әнидән баласы аның ярдәмен кире какса, ул нишләр, дип сорый алабыз? Ата-аналарның күбесе балаларына җәза бирми калып булмас дип әйтер. Шуннан соң без аңардан болай дип сорый алабыз: «Әмма балагызны начарлыкка явыз кеше этәрә икәнен белсәгез, сез нәрсә эшләрсез?» Һичшиксез, әти я әнинең андый кешегә ачуы чыгар. Мисалны аңлатып, без аңа мондый сорау бирә алабыз: «Явыз кешенең балагызга начар яктан тәэсир иткәнен белә торып, сез шул кешегә балагызга җәза бирергә кушар идегезме?» Әти я әни кеше моңа җавап итеп, әлбәттә, «юк» дип әйтер. Иблис — кешеләрне явызлык кылырга этәрүче зат. Шулай булгач, Аллаһы Шайтанны шул кешеләргә җәза бирер өчен кулланмас иде.

УҢАЙ КАРАШ САКЛАГЫЗ

15, 16. а) Ни өчен без һәр кеше яхшы хәбәрне кабул итәчәк дип көтәргә тиеш түгел? б) Кешеләрне уңышлы итеп өйрәтер өчен, без аерым бер сәләтләргә ия булырга тиешме? Аңлатыгыз. (« Җавап бирә белер өчен ярдәм» дигән рамканы да кара.)

15 Без яхшы итеп сораулар биреп, яхшы әңгәмәләр корып һәм яхшы мисаллар сайлап торсак та, һәр кеше дә Патшалык хәбәрен кабул итмәячәк икәнен аңлыйбыз (Мат. 10:11—14). Хәтта Гайсәнең өйрәтүенә чагыштырмача аз кеше генә колак салган, ә ул җирдә яшәгән иң бөек Укытучы булган! (Яхъя 6:66; 7:45—48)

16 Икенче яктан караганда, без үзебезне әллә ни сәләтле өйрәтүче түгел дип санарга мөмкин. Шулай да без вәгазьдә уңышлы була алабыз. (Рәсүлләр 4:13 укы.) Аллаһы Сүзе безне «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» булган кешеләр Гайсәнең шәкертләре булып китәчәгенә ышандыра (Рәс. 13:48). Шуңа күрә уңай караш саклыйк: без вәгазьдә остарырга тырышырга тиеш, әмма кешеләр яхшы хәбәрне кабул итмәгәндә, рухыбыз төшмәсен. Йәһвәгә таянсак һәм аның өйрәтүе буенча эш итсәк, бу үзебезгә дә, башка кешеләргә дә файда китерәчәк (1 Тим. 4:16). Йәһвә безне «һәркемгә ничек җавап бирергә» кирәк икәненә өйрәтә. Киләсе мәкаләдән без «алтын кагыйдә» дип аталган бер әмер буенча эш итеп хезмәтебездә ничек уңышлы була алабыз икәнен белербез.

^ 6 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 2009 ел, 1 октябрь санындагы «Атеист Барлыкка Китерүченең барлыгына ышана башлый аламы?» дигән мәкаләне карагыз.