Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аерылышкан имандашларга ярдәм итегез. Ничек?

Аерылышкан имандашларга ярдәм итегез. Ничек?

Танышларыгыз арасында аерылышкан кешеләр бардыр, мөгаен. Әйе, аерылышу гадәти нәрсә булып киткән шул. Мәсәлән, Польшада үткәрелгән тикшеренүләр буенча, аерылышулар күбесенчә никахта 3—6 ел торган 30 яшьтәгеләр арасында була. Әмма башка яшьтәгеләр дә аерылыша.

Статистика буенча Россиядә 2012 елны 1 213 598 никах теркәлгән һәм шул ук елны 644 101 гаилә таркалган (Росстат).

ТИСКӘРЕ ХИСЛӘР ДАВЫЛЫ

Аерылышкан кешеләр нинди авырлыклар кичерә? Көнчыгыш Европадагы никах сораулары буенча бер консультант болай дигән: «Аерылышу инде булган хәлне — кешеләрнең бозылган мөнәсәбәтләрен һәм аерым яши башлауларын рәсмиләштерә генә. Боларның барысы да күп газаплар китерә». Ул әйткәнчә, аерылышудан соң кешене «көчле хисләр давылы — ачу, үкенү, өмет өзелү, рух төшенкелеге һәм оят хисе» биләп ала. Моның аркасында кешенең кайчак үз-үзенә кул салу уйлары туа. Әйе, «аерылышкач, кешенең икенче авырлыклары башлана. Аның күңелендә бушлык һәм читләшү хисләре өстенлек итә башлый, һәм ул болай дип уйларга мөмкин: „Аерылышкач, ничек яшәргә инде? Яшәвемнең мәгънәсе бармы?“».

Эва * берничә ел элек аерылышкан булган. Үз хисләрен исенә төшереп, ул болай ди: «Аерылышуымнан соң күршеләр һәм хезмәттәшләр мине „аерылышкан хатын“ дип атап йөргәндә, миңа бик тә оят иде. Минем ачуым чыга иде. Үз җилкәмә ике кечкенә баланы тәрбияләү төште. Миңа әни дә, әти дә булырга туры килде». Адам исемле кардәш унике ел өлкән булып хезмәт иткән; җыелыштагылар аны хөрмәт иткән. Ул болай ди: «Мин үз-үземне хөрмәт итми башладым, хәтта кайчак ярсып китә идем. Беркемне дә күрәсе килми иде».

ҖАН ТЫНЫЧЛЫГЫ ӨЧЕН КӨРӘШҮ

Киләчәкләре турында кайгырып, кайберәүләр аерылышудан соң еллар узгач та җан тынычлыгын таба алмый. Алар башкалар үзләре белән бер дә кызыксынмый дип уйларга мөмкин. Моннан тыш, гаилә авырлыклары турында язучы бер журналистның сүзләре буенча, аларга «үз гадәтләрен үзгәртергә һәм проблемаларны үзләренә хәл итәргә өйрәнергә» туры килә.

Станислав болай дип исенә төшерә: «Аерылышкач, элеккеге хатыным миңа ике кечкенә кызым белән күрешергә рөхсәт итмәде. Моның аркада мин үземне беркемгә дә кирәксез итеп хис иттем һәм хәтта Йәһвә мине калдырган кебек тоелды. Минем яшисе дә килми иде. Вакыт узу белән мин фикер йөртүем никадәр дөрес булмаганын  аңладым». Ванда исемле аерылышкан бер апа-кардәш тә киләчәге турында борчылып болай дигән: «Мин берникадәр вакыттан соң кешеләр, шул исәптән имандашлар, минем белән дә, балаларым белән дә инде бүтән кызыксынмас дип уйлаган идем. Әмма хәзер мин кардәшләрнең безгә нинди кайгырту күрсәткәннәрен һәм миңа балаларымны Йәһвә хезмәтчеләре итеп үстерергә ничек ярдәм иткәннәрен аңлыйм».

Бу сүзләрдән күренгәнчә, кайберәүләр аерылышудан соң тискәре хисләргә бирелә. Алар үзләренә тискәре караш белән карарга, үзләрен кирәксез кеше итеп хис итәргә һәм башкаларның игътибарларына лаек түгел дип уйлый башларга мөмкин. Алар кайвакыт башкаларны да тәнкыйтьли башлый. Нәтиҗәдә, алар җыелышта ярату һәм кызгану юк дип саный башларга мөмкин. Шулай да, Станислав һәм Ванда очракларыннан күренгәнчә, аерылышкан кардәшләр имандашлары аларны чыннан да кайгырта икәнен аңлый башларга мөмкин. Аерылышкан кардәшләргә имандашларының ярдәме башта күренмәсә дә, җыелыштагылар аларны кайгыртуларыннан ташламый.

ЯЛГЫЗЛЫК ХИСЕ ҺӘМ ҮЗЕҢНЕ КИРӘКСЕЗ ИТЕП ХИС ИТҮ

Без аерылышкан кардәшләргә ярдәм итәргә бик тырышсак та, шуны онытмыйк: аларны вакыт-вакыт ялгызлык хисе биләп ала ала. Аеруча аерылышкан апа-кардәшләргә үзләренә бик аз кеше игътибар итә дип тоелырга мөмкин. Алицья болай ди: «Аерылышуымнан соң сигез ел үтте. Әмма мин һаман үземне башкалардан ким кеше итеп хис итәм. Андый чакларда минем башкалардан читләшеп елыйсым һәм үземне кызганасым килә».

Андый хисләр аерылышкан кешеләргә хас булса да, Аллаһы Сүзе башкалардан читләшүдән кисәтә. Бу кисәтүне санга сукмау «һәр акыллы гамәлгә каршы» чыгуга китерә ала (Гыйб. сүз. 18:1). Әмма үзен ялгыз хис иткән кеше шуны аңларга тиеш: башка җенестәге бер үк кешегә киңәш сорап кат-кат мөрәҗәгать итү я аңардан юаныч эзләү акыллы булмас. Бу киңәш буенча эш итү урынсыз романтик хисләр кабынып китүдән саклый.

Аерылышкан имандашларыбызның күңелләрендә хисләр өермәсе дуларга мөмкин: аларның киләчәкләре турында борчылуы, үзләрен ялгыз я хәтта кирәксез итеп хис итүләре ихтимал. Аларның хисләрен аңларга тырышып һәм кулыбыздан килгәнчә ярдәм итеп, без Йәһвәдән үрнәк алырга тиеш (Мәд. 54:23; 1 Пет. 5:6, 7). Һәркайсы ярдәм өчен алар безгә бик рәхмәтле булыр. Һичшиксез, алар җыелышта чын дусларның ярдәмен табар! (Гыйб. сүз. 17:17; 18:24)

^ 6 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.