Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез башкаларның көчсезлекләренә Йәһвә карашы белән карыйсызмы?

Сез башкаларның көчсезлекләренә Йәһвә карашы белән карыйсызмы?

«Тәннең зәгыйфьрәк күренгән әгъзалары чынында кирәкле» (1 КӨР. 12:22).

1, 2. Ни өчен Паул көчсезләрнең хәлләрен аңлаган дип әйтеп була?

БЕЗНЕҢ барыбызның да кайчак хәлебез бетә. Грипп я аллергиядән интеккәндә безнең шулкадәр көчсез калуыбыз бар, хәтта көндәлек эшләрне башкару авыр булырга мөмкин. Ә хәзер уйлап карагыз, әйтик, сезнең бер я ике атна гына түгел, ә айлар дәвамында хәлегез юк, ди. Андый очракларда башкалар сезгә теләктәшлек күрсәтсә, сез рәхмәтле булмас идегезме?

2 Рәсүл Паул да кайвакыт авырлыклар кичереп хәлсез калган. Ул җыелыштагы авырлыклар белән дә, башка кешеләр тудырган кыенлыклар белән дә очрашкан. Аның сүзләре буенча, ул хәтта берничә тапкыр хәлсезләнүенең соңгы чигенә җиткән булган (2 Көр. 1:8; 7:5). Үз тормышы турында һәм тугры мәсихче буларак күп кенә авырлыклар кичергәне турында уйланып, Паул болай дигән: «Берәрсе хәлсезләнсә, мин дә газап чикмимме?» (2 Көр. 11:29). Җыелышның төрле әгъзаларын тән өлешләре белән чагыштырып, Паул «тәннең зәгыйфьрәк күренгән әгъзалары чынында кирәкле» дип әйткән (1 Көр. 12:22). Аның нәрсә әйтәсе килгән? Ни өчен безгә хәлсез күренгән кардәшләргә Йәһвә карашы белән карарга кирәк? Бу безгә нинди файда китерәчәк?

 ЙӘҺВӘНЕҢ КЕШЕ КӨЧСЕЗЛЕКЛӘРЕНӘ КАРАШЫ

3. Ярдәмгә мохтаҗ кардәшләргә карата мөнәсәбәтебезгә нәрсә тәэсир итә ала?

3 Без яшәгән бу дөньяда ярыш рухы хөкем сөрә, һәм кешеләр көч белән яшьлекне бар нәрсәдән өстен куя. Күпләр үз максатларына ирешер өчен, еш кына көчсезләрнең хисләрен таптап, нәрсә генә эшләми. Без беләбез, андый тәртип дөрес түгел. Шулай да бездә, үзебез дә сизмәстән, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, хәтта җыелыштагыларга карата, йөрәгебездә тискәре мөнәсәбәт тамыр җәя башларга мөмкин. Әмма без үзебездә Аллаһы карашына охшаш караш үстерә алабыз.

4, 5. а) Паулның 1 Көринтлеләргә 12:21—23 тә китерелгән мисалы Йәһвәнең кеше көчсезлекләренә карашын белергә ничек ярдәм итә? б) Көчсезләргә ярдәм итү үзебезгә нинди файда китерә?

4 Паулның көринтлеләргә язган беренче хатында китерелгән мисалыннан без Йәһвәнең кеше көчсезлекләренә карашын белә алабыз. Уникенче бүлектә Паул безгә искә төшергәнчә, кеше тәненең, хәтта күзгә әллә ни ташланмый торган я иң көчсез булган әгъзасы үз функциясен үти. (1 Көринтлеләргә 12:12, 18, 21—23 укы.) Эволюциягә ышанган кайбер кешеләр тәнебезнең кайбер әгъзалары кирәксез дип саный. Әмма анатомия тикшеренүләре күрсәткәнчә, элек кирәксез дип саналган тәннең әгъзалары чынында мөһим функцияләрне үти *. Мәсәлән, кайберәүләр аякның кечкенә бармагы кирәк түгел дип санаган, хәзер исә ул бөтен тәнгә тигезлек сакларга ярдәм итә икәне ачыкланган.

5 Паул бу мисалны китереп мәсихче җыелыш әгъзаларының барысы да кирәкле икәнен ассызыклаган. Кешеләрнең дәрәҗәләрен төшерүче Шайтаннан аермалы буларак, Йәһвә һәрбер хезмәтчесен, хәтта көчсез булып күренгәнен дә, «кирәкле» дип саный (Әюб 4:18, 19). Моны белү безне җыелышыбызда үз ролебезне кадерләргә һәм үзебезне бөтен дөнья буенча яшәгән Аллаһы халкының кадерле әгъзасы итеп хис итәргә ярдәм итәргә тиеш. Сезнең кайчан да булса берәр олы яшьтәге кешегә кулыгызны биреп ярдәм иткәнегез бармы? Ул чакта сезгә, бәлки, адымнарыгызны бераз әкренәйтергә туры килгәндер. Әмма шулай итеп ярдәм күрсәткәндә, сез үзегез дә шатлык кичергәнсездер. Әйе, башкаларга булышканда, без шатлык кичерәбез һәм безнең түземлелек, ярату сыйфатлары үсә бара һәм без тагы да җитлеккәнрәк булып китәбез (Эфес. 4:15, 16). Йәһвә бездән һәр кардәшебезне, ул көчсез булып күренсә дә, җыелышның мөһим әгъзасы итеп санарбыз дип көтә. Андый караш безгә кардәшләребезгә карата артык таләпчән булмаска һәм күбрәк ярату күрсәтергә булышыр.

6. Паул «көчсез» һәм «көчлеләр» дигән сүзләрне ничек кулланган?

6 Көринтлеләргә язган хатта Паул «көчсез» дигән сүзне кулланып иман итмәүче кешеләрнең мәсихчеләргә карата карашларын күрсәткән. Шул сүз белән ул үз хисләрен дә тасвирлаган (1 Көр. 1:26, 27; 2:3). Кайбер мәсихчеләрне «көчлеләр» дип атаганда, Паулның алар башкалардан өстенрәк тора дип әйтәсе килмәгән (Рим. 15:1). Киресенчә, ул тәҗрибәләре зуррак булган мәсихчеләрнең хакыйкатьтә әле нык тамыр җәймәгәннәргә карата түземле булырга тиешлеге турында әйткән.

КАРАШЫБЫЗНЫ ҮЗГӘРТЕРГӘ КИРӘК ТҮГЕЛМЕ?

7. Безне мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүдән нәрсә тоткарлап торырга мөмкин?

7 Без «ярлы кешегә» ярдәм иткәндә Йәһвәдән үрнәк алудан тыш аның хуплавын да алабыз (Мәд. 40:2; Эфес. 5:1). Шуны да әйтергә кирәк: мохтаҗ булганнарга тискәре караш белән карау безгә  кайчак аларга ярдәм итәргә комачауларга мөмкин. Я без нәрсә әйтергә белмичә, авыр вакытлар кичергән кешеләрдән читләшергә мөмкин. Ире ташлап киткән Си́нтия * исемле апа-кардәшебез болай дип әйтә: «Кардәшләр синнән читләшеп торса я якын дуслардай ярдәм күрсәтмәсә, бу авырту китерә. Авырлыклар кичергәндә, син якын кешеләрнең яныңда булуларына мохтаҗ». Андый хисләр Давытка да бик таныш булган (Мәд. 30:13).

8. Безгә кардәшләребезнең хәлләренә керә белергә нәрсә булышыр?

8 Ярдәмгә мохтаҗ кардәшләребезнең хәлләренә керә белергә нәрсә булышыр? Шунысын истә тотыгыз: аларның күбесе начар сәламәтлектән интегеп, депрессия белән көрәшеп я иман итмәүче туганнары белән яшәп газаплар кичерергә мөмкин. Һәрберебез андый хәлгә эләгә ала. Йәһвә Мисырда ярлы һәм көчсез булып яшәгән исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә керткәнче, аларны үз кардәшләренә карата «каты бәгырьле» булып китүдән кисәткән. Ул алар ярлы кардәшләрен ярдәмнән ташламаячаклар дип өметләнгән (Кан. 15:7, 11; Лев. 25:35—38).

9. Авырлыклар кичергәннәргә ярдәм иткәндә, без иң элек нәрсә эшләргә тиеш? Мисал китерегез.

9 Авырлыклар кичергән кардәшләрне хөкем итәр урынына я аларга шикләнеп карар урынына, аларны рухи яктан юатыйк (Әюб 33:6, 7; Мат. 7:1). Әйтик, мотоциклда авариягә эләккән бер кешене хастаханәгә китерәләр, ди. Шунда табиблар бу авариядә кем гаепле дип тикшереп торырмы? Юк, алар шунда ук кирәкле ярдәм күрсәтәчәк. Шулай ук үзенең проблемалары аркасында берәр имандашыбыз хәлдән тайса, без аңа иң беренче чиратта рухи яктан ярдәм күрсәтергә тиеш. (1 Тисалуникәлеләргә 5:14 укы.)

10. Көчсез булып күренгән кайбер кардәшләр «иманда бай» булуларын ничек күрсәтә?

10 Кайбер кардәшләребез көчсез булып күренә. Әмма аларның шартлары турында уйласак, алар бер дә көчсез түгел икәнен аңлап була. Еллар буе туганнарының каршылыклары белән очрашкан апа-кардәшләр турында уйланыйк. Аларның кайберләре тышкы яктан күренексез һәм көчсез булып күренсә дә, чынында алар нык иманлы һәм сынмас рухлы. Берүзе балаларын үстерүче әни кешенең җыелыш очрашуларына даими килүен күргәндә, аның иманы һәм тәвәккәл булуы сезне таң калдырмыймы? Шулай ук мәктәптәге начар тәэсиргә карамастан иманга нык тотынып торган яшүсмерләр турында уйланыгыз. Аларның барысы да Йәһвәне чын күңелдән ярата һәм аңа тугры булып калырга тәвәккәл. Чыннан да, андый көчсез күренгән кардәшләр шартлары яхшырак булганнар кебек «иманда бай» булырга мөмкин (Ягък. 2:5).

КАРАШЫГЫЗНЫ ЙӘҺВӘ КАРАШЫНА ТУРЫ КИТЕРЕГЕЗ

11, 12. а) Безгә кеше көчсезлегенә карашыбызны үзгәртергә нәрсә ярдәм итәр? б) Йәһвәнең Һарун белән мөгамәлә иткәненнән без нәрсәгә өйрәнәбез?

11 Кардәшләр хаталар кылганда, безгә аларга Йәһвә карашы белән карарга кирәк. Изге Язмалардагы мисаллар ярдәмендә без Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә карата карашын белә алабыз. (Мәдхия 129:3 укы.) Әйтик, сез Муса белән бергә Һарунның алтын бозау ясаганнан соң аклану сүзләрен ишетеп торасыз, ди. Сездә нинди хисләр туар иде? (Чыг. 32:21—24) Я сез Һарунның, сеңлесе Мириам тәэсиренә бирелеп, Мусаны чит-ят хатынга өйләнгәне өчен хөкем итүен күреп торасыз, ди. Шунда сез аның турында нәрсә уйлар идегез? (Сан. 12:1, 2) Йәһвә Мерибада могҗизалы рәвештә су чыгарып биргән вакытта Һарун белән Мусаның аны данламаганын күреп, сез нәрсә эшләр идегез? (Сан. 20:10—13)

12 Бу очракларның һәрберсендә Йәһвә Һарунга шунда ук җәза бирә алыр иде.  Әмма ул Һарунның начар кеше булмаганын һәм җитди хаталар кылып тормаганын белгән. Кайчак Һарун, күрәсең, башкаларның тәэсиренә бирелеп я авыр шартларга эләгеп, дөрес эш итмәгән. Шулай да ул, хаталар кылганда, аларны танырга әзер булган һәм Йәһвәнең хөкемнәрен кабул иткән (Чыг. 32:26; Сан. 12:11; 20:23—27). Йәһвә үз игътибарын Һарунның иманына һәм тәүбә итүенә тупларга булган. Гасырлар үткәч, Һарунны һәм аның буыныннан чыккан кешеләрне Йәһвәдән куркучылар итеп телгә алганнар (Мәд. 113:18—20; 134:19, 20).

13. Кеше көчсезлекләренә булган карашыбызны ничек тикшереп була?

13 Үз фикер йөртү рәвешебезне Йәһвәнекенә туры китерер өчен, без көчсез күренгәннәргә карата карашыбызны тикшерергә тиеш (1 Иш. 16:7). Мәсәлән, күңел ачуларын дөрес сайламаган я үзен җилбәзәк тоткан яшүсмергә без ничек карыйбыз? Чиктән тыш тәнкыйтьчел булганчы, моның турында уйлау яхшы булыр: без аңа җитлеккән булып үсәргә ничек ярдәм итә алабыз? Без ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә иң беренче итеп ярдәм кулын сузсак, башкаларның хәлләрен яхшырак аңлый башларбыз, аларга яратуыбыз да үсәр.

14, 15. а) Йәһвә Ильясның берникадәр вакытка кыюлык югалтканына ничек караган? б) Без Ильясның очрагыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

14 Ә рух төшенкелегенә бирелгәннәргә Йәһвә ничек карый? Әйдәгез, Аллаһының андый хәлдә булган хезмәтчеләренең берсенә — Ильяс пәйгамбәргә ничек ярдәм иткәнен карап чыгыйк. Ул Багалның 450 пәйгамбәренә кыюлык белән каршы төшкән булса да, Изәбәл патшабикәнең аны үтерергә ниятләгәнен белгәч, аңардан качып киткән. Ул 150 километр юл үтеп Бәхир-Шебага килгән һәм аннан соң чүл буйлап ерак киткән. Кайнар кояш нурлары астындагы озын юлдан талчыгып бетеп, пәйгамбәр бер агач төбенә утырган  да, «үзенә үлем сорый башлаган» (1 Пат. 18:19; 19:1—4).

Йәһвә Ильясның көчләре чикле икәнен белгән һәм аны дәртләндерер өчен бер фәрештәне җибәргән (14, 15 нче абзацларны кара.)

15 Йәһвә күктән үзенең тугры пәйгамбәренең рух төшенкелегенә бирелгәнен күргәч, нинди хисләр кичергән? Ул берникадәр вакытка боеккан һәм кыюлыгын югалткан хезмәтчесеннән ваз кичкәнме? Һич тә юк! Йәһвә Ильясның көчләре чикле икәнен белгән һәм аның янына бер фәрештәне җибәргән. Фәрештә Ильясны ике тапкыр ашарга дәртләндергән, чөнки аңа «әле бик озын юл үтәсе» булган. (1 Патшалар 19:5—8 укы *.) Әйе, Йәһвә берәр күрсәтмәләр бирер алдыннан үз пәйгамбәрен тыңлаган һәм аңа кирәкле ярдәм күрсәткән.

16, 17. Йәһвәдән үрнәк алып без кардәшләребезгә ничек ярдәм итә алабыз?

16 Кайгыртучан Аллаһыбыздан ничек үрнәк алып була? Киңәш бирергә ашыкмыйк (Гыйб. сүз. 18:13). Иң башта вакыт бүлеп куеп үз шартлары аркасында үзен «аз хөрмәткә ия» дип санаган кардәшнең хәленә керү яхшырак булыр (1 Көр. 12:23). Шуннан соң ул нәрсәгә мохтаҗ икәнен белеп, аңа кирәкле ярдәм күрсәтә алырбыз.

17 Югарыда әйтеп кителгән Синтия очрагын искә төшерик. Ире аны ике кызы белән ташлап киткәч, алар үзләрен ялгыз хис иткән. Имандашлары аларга ничек булышкан? Ул болай дип сөйли: «Без аларга шалтыратып нәрсә булганын әйткәч, алар 45 минуттан инде өебездә иде. Күзләре яшь тулы иде. Беренче ике я өч көн алар яныбызда булды. Тамактан аш үтмәде һәм үзәк өзелде. Шунлыктан алар безне берникадәр вакытка үзләренә алды». Бу очрак, бәлки, рәсүл Ягъкубның мондый сүзләрен исегезгә төшерәдер: «Әгәр кардәшләрегез киемгә яки көндәлек ризыкка мохтаҗ икән, ә берәрегез: „Имин яшәгез. Киемегез дә, көндәлек ризыгыгыз да булсын“,— диеп, үзе аларга тәннәре өчен кирәкле булганны бирми икән, моннан ни файда? Иман да, эшләр белән күрсәтелмәсә, үле» (Ягък. 2:15—17). Кардәшләр бу гаиләгә берникадәр вакыт ярдәм итеп торганга, Синтия кызлары белән инде алты айдан соң ярдәмче пионерлар булып хезмәт итә алган (2 Көр. 12:10).

КҮПЛӘР ФАЙДА КҮРӘ

18, 19. а) Берникадәр вакытка көчсезләнгән кардәшләргә без ничек ярдәм итә алабыз? б) Безнең хәлсезләргә ярдәм итүебез кемгә файда китерә?

18 Хәлсезләндергән авырудан соң рәтләнер өчен вакыт кирәк икәнен сез үз тәҗрибәгездән беләсездер. Авырлыклар я зур сынаулар кичергәнгә, хәлдән тайган мәсихчегә дә рухи яктан көч җыяр өчен вакыт кирәк булыр. Әйе, имандашыбызга үз иманын ныгытыр өчен шәхси өйрәнү үткәрергә, дога кылырга һәм башка мәсихче эшләрдә катнашырга кирәк. Әмма без андый кардәшкә, аның рухи хәле яхшырганчы, түземле булырбызмы? Һәм шул вакытта без аңа бетмәс ярату күрсәтербезме? Берникадәр вакытка көчсезләнгән кардәш үзен җыелышның кадерле әгъзасы итеп хис итсен өчен һәм кардәшләренең яратуын күрсен өчен, без аңа ярдәм итәргә тырышырбызмы? (2 Көр. 8:8)

19 Имандашларыбызга ярдәм иткәндә, бирүдән генә килгән шатлык таба алганыбызны беркайчан да онытмыйк. Шуның өстәвенә без кызгану һәм түземлек хисе күрсәтергә өйрәнәбез. Алай гына да түгел, бөтен җыелышта мөнәсәбәтләр тагы да җылырак булып китәр һәм ярату үсәр. Моннан тыш, без Йәһвәдән үрнәк алабыз, ә ул һәр хезмәтчесен кадерли. Әйе, һәрберебезнең «хәлсезләргә ярдәм итәргә» дигән чакыруга колак салыр өчен күп сәбәпләр бар (Рәс. 20:35).

^ 4 абз. Чарлз Дарвинның бер китабында кеше тәненең кайбер әгъзалары «кирәксез» дип әйтелә («The Descent of Man»). Аның тарафдарларының берсе әйткәнчә, тәндә күп кенә «рудиментар әгъзалар», шул исәптән сукыр эчәк үсентесе белән бугаз бизе бар.

^ 7 абз. Исем үзгәртелгән.

^ 15 абз. 1 Патшалар 19:5—8: «Аннары ул куаклы агач астына ятып йоклап китте. Әмма кинәт аңа бер фәрештә кагылды һәм: „Тор, ашап ал“,— диде. Караса, башы очында кызган ташларда бер көлчә ята һәм бер чүлмәк су тора. Ул ашады-эчте һәм яңадан ятты. Соңрак Йәһвәнең фәрештәсе кабат килде һәм аңа кагылып: „Тор һәм ашап ал, чөнки сиңа әле бик озын юл үтәсе бар“,— диде. Шунда Ильяс торып, ашады-эчте. Шулай хәл җыйгач, ул 40 көн һәм 40 төн хак Аллаһының тавы Хоребка җиткәнче барды».