Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Уңышка ирешер өчен «аягың басасы юлны алдан яхшылап уйла»

Уңышка ирешер өчен «аягың басасы юлны алдан яхшылап уйла»

АЛЛАҺЫ халкы б. э. к. 537 елны Бабылдан чыкканда, Йәһвә аларның Иерусалимга кайтыр юлларын кайгырткан. Ул аларга болай дигән: «Халык өчен юлны чистартыгыз. Салыгыз, олы юлны салыгыз. Аны ташлардан чистартыгыз» (Ишаг. 62:10). Кайбер яһүдләрнең шул эшкә керешкәннәрен күз алдыгызга китереп карагыз. Халыктан алда барган кайбер исраиллеләр, бәлки, чокырларны җир белән каплап һәм тигезләп, юл төзегәндер. Шулай итеп алар арттан барган кардәшләренә үз илләренә кайтырга ярдәм иткән.

Бу вакыйга рухи максатларга илткән сукмакны күз алдыбызга китерергә булыша. Йәһвә үз хезмәтчеләренең шул сукмак буенча барганда кирәксез киртәләр булуын теләми. Аның Сүзендә безнең өчен мондый чакыру бар: «Аягың басасы юлны алдан яхшылап уйла, йөрисе юлларың нык-таза булсын» (Гыйб. сүз. 4:26). Яшебезгә карамастан без Аллаһының шул киңәше никадәр акыллы икәнен күрә алабыз.

АКЫЛЛЫ КАРАРЛАР КАБУЛ ИТЕП ЮЛЫГЫЗНЫ ӘЗЕРЛӘГЕЗ

Сезнең, бәлки, кешеләрнең берәр яшүсмер турында мондый сүзләр әйткәннәрен ишеткәнегез бардыр: «Бу кыз алдында шулхәтле күп мөмкинлекләр ачыла» я «Бу егет ерак китәчәк». Яшьләрнең, гомумән алганда, сәламәтлекләре яхшы, алар белемне тиз үзләштерә һәм уңышларга омтылучан. Әйе, Изге Язмаларда «көч-куәт — яшьләрнең даны» диелгән сүзләр хак (Гыйб. сүз. 20:29). Үз сәләтләрен һәм көчен җигеп Йәһвәгә хезмәт итүче яшь кеше рухи максатларга ирешә ала һәм чын бәхеткә ия була ала.

Әмма, дөньяда да яшьләребезнең сәләтләрен югары бәялиләр. Мәктәптә яхшы укыган яшь Йәһвә Шаһитенә укытучылары я сыйныфташлары, бу дөньяда уңышка ирешер өчен югары белем алырга кирәк, дип басым ясарга мөмкин. Я спортка сәләтле яшь кардәшне тренеры спорт карьерасын ясый башларга өндәргә мөмкин. Сезнең моңа  охшаш хәлгә эләккәнегез бармы? Я сез андый басым астында булган берәр яшь кешене беләсезме? Мәсихчегә акыллы карар кабул итәргә нәрсә ярдәм итәр?

Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтү кешегә тормыштагы иң яхшы юл буенча сәяхәткә әзерләнергә ярдәм итә ала. «Яшьлегеңдә... үзеңне Яратучыны искә ал»,— дип әйтелә Вәгазьче 12:1, 2 дә. Яшебезгә карамастан, без «Яратучыны искә ал» дигән киңәшне ничек яхшырак куллана алабыз?

Көнбатыш Африкада яшәүче Эрик * белән нәрсә булганын карап чыгыйк. Ул футбол уйнарга яраткан. Аны 15 яшендә җыелма командада уйнар өчен сайлап алганнар. Ә бу аны берникадәр вакыттан соң Европада махсус тренировкаларга чакырырга тиешләр дигәнне аңлаткан. Шулай итеп Эрикны профессиональ карьера көткән. Әмма андый чакта ул «Яратучыны искә ал» дигән киңәшне ничек куллана алыр иде? Бу очрактан сез һәм кайбер яшь дусларыгыз нәрсәгә өйрәнә аласыз?

Мәктәптә укыганда Эрик Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм үзенең Барлыкка Китерүченең кешелек проблемаларын мәңгегә чишәчәген белгән. Эрик үз вакытын һәм көчен Аллаһы ихтыярын үтәр өчен куллану никадәр мөһим икәнен аңлаган. Моны исәпкә алып, Эрик профессиональ спортта карьера ясауга омтылмаска булган. Ул суга чумдырылган һәм рухи эшләр белән шөгыльләнә башлаган. Вакыт узу белән аны хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләгәннәр, ә соңрак Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбендә укырга чакырганнар.

Спортта карьера ясарга омтылган булса, Эрик, бәлки, байлыкка һәм данга ия була алыр иде. Әмма ул Изге Язмалардагы мондый принципның хаклыгына инанган: «Байның милке — куәтле шәһәрдер: хуҗасы хыялында ул биек ихаталы кальга булып күренә» (Гыйб. сүз. 18:11). Әйе, байлык аша иминлек табуга өмет баглау — буш иллюзия генә. Өстәвенә, байлык артыннан куып яшәгән кешеләр еш кына «үзләрен күп газаплар белән» яралый (1 Тим. 6:9, 10).

Бәхеткә каршы, күп кенә яшьләр тулы вакытлы хезмәттә катнашып шатлыкка һәм чын иминлеккә ия булган. Эрик болай дип сөйли: «Мин Йәһвәнең тулы вакытлы хезмәтчеләреннән торган зур „командасына“ кушылдым. Ул — мин керә алган командаларның иң яхшысы. Мин Йәһвәгә бик рәхмәтле, чөнки ул миңа чын бәхеткә һәм уңышлы тормышка алып барган бердәнбер юлны күрсәтте».

Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Үзегезгә дөнья кешеләре омтылган максатлар куяр урынына, ни өчен пионер хезмәтен башлап Йәһвә алдында «йөрисе юлларыгызда» нык булып калмаска? (« Югары белем китерә алмаган уңышлар» дигән рамканы кара.)

КИРТӘЛӘРНЕ ЮЛЫГЫЗДАН АЛЫП КУЕГЫЗ

Бер ирле-хатынлы Кушма Штатлардагы филиалга барып кайткан. Анда алар вефильчеләрнең Йәһвәгә зур шатлык белән хезмәт итүләрен күргән. Соңрак апа-кардәшебез болай язган: «Безнең көндәлек графигыбыз бигрәк иркен икән». Бу пар Патшалык эшләренә күбрәк вакыт һәм көч багышларга булган.

Бер заман бу парга алар ясарга теләгән үзгәрешләр булдыра алмаслык кебек тоелган. Әмма бер көнне алар көндәлек шигырь турында уйланган. Бу Яхъя 8:31 булган, анда Гайсәнең мондый сүзләре язылган: «Минем сүзләремне тотасыз икән, сез чыннан да минем шәкертләрем». Моны күздә тотып, алар мондый нәтиҗәгә килгән: «Тормышны гадиләштерер өчен куйган тырышлыкларыбыз заяга узмас». Алар зур йортларын саткан, башка йөкләрдән арынган һәм ихтыяҗ буенча башка бер җыелышка күчкән. Хәзер алар пионерлар булып хезмәт итә, Патшалык Залларын төзүдә катнаша һәм конгрессларда ирекле хезмәтчеләр булып ярдәм итә. Алар нинди хисләр кичерә? «Гади тормыш һәм Йәһвә оешмасы кушкан эшләр башкару безгә һич тә уйламаган зур шатлык бирә»,— дип әйтә алар.

УҢЫШКА АЛЫП БАРГАН ЮЛДА КАЛЫГЫЗ

Сөләйман пәйгамбәр болай язган: «Күз карашың төз, керфекләрең туп-туры алга таба юнәлгән булсын» (Гыйб. сүз. 4:25). Машина йөртүче бар игътибарын юлга туплаган кебек, без дә рухи максатлар куярга һәм аларга ирешергә комачаулаган бар нәрсәләрдән качарга тиеш.

Сез үзегезгә нинди рухи максатлар куя аласыз? Тулы вакытлы хезмәттә катнашу — һичшиксез, яхшы максат. Кайчак якындагы җыелышка зур территориясен вәгазьләп чыгуда тәҗрибәле вәгазьчеләрнең  ярдәме кирәк. Андый җыелышлар белән хезмәттәшлек итү — шулай ук яхшы максат. Ә кайбер җыелышларда тәҗрибәле вәгазьчеләр җитәрлек, әмма өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр җитми. Сез андый җыелышларга ярдәм итә аласызмы? Ни өчен шул максатлар турында район күзәтчесе белән сөйләшеп алмаска? Башка җиргә күченеп хезмәт итәсегез килсә, сез ярдәм кирәк булган ерактагы җыелышлар турында сораша аласыз *.

Әйдәгез, Ишагыйя 62:10 да искә алынган вакыйганы кабат карап чыгыйк. Аллаһы халкы үз иленә барып җитсен өчен, кайбер яһүдләр кайту юлын тигезләгәндә һәм чистартканда тырышып эшләгәндер. Сез дә, бәлки, рухи максатларга омтыласыздыр. Алайса бирешмәгез. Аллаһы ярдәме белән сез андый максатларга ирешә аласыз. Юлыгызда очраган киртәләрне алып куяр өчен, Йәһвәдән зирәклек сорап торыгыз. Шул чакта сез аның үзегезгә «аяк басасы юлны» тигезләргә ничек ярдәм иткәнен күрерсез (Гыйб. сүз. 4:26).

^ 8 абз. Исем үзгәртелгән.

^ 18 абз. «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» (рус) дигән китапның 111—112 нче битләрен кара.