Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Ундүртенче нисанның кайсы вакытында Пасах бәрәнен суярга кирәк булган?

Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә әйтелгәнчә, моны «ике кич арасында», ягъни эңгер-меңгер төшүгә — кояш баюыннан соң, әмма дөм караңгы җиткәнче эшләгәннәр (Чыг. 12:6) (bw541-ТАТ, 18—19 нчы битләр).

Акыллы карарлар кабул итәр өчен, яшьләр Изге Язмалардагы нинди принципларны куллана ала?

Алар мондый өч принципны куллана ала: 1) Аллаһының Патшалыгын һәм аның тәкъвалыгын беренче урынга куй (Мат. 6:19—34); 2) башкаларга хезмәт итүдән шатлык тап (Рәс. 20:35); 3) яшьлегеңдә Йәһвәгә шатланып хезмәт ит (Вәг. 12:1, 2) (bw542-ТАТ, 19—21 нче битләр).

1914 елдан бирле нинди дүрт җайдак чабып бара?

Гайсә, ак атка утырган җайдак буларак, күкне Шайтан белән аның җеннәреннән азат иткән. Кызыл атка атланып чабып баручы җайдак кешелеккә газаплар китерә торган сугышларны сурәтли. Кара атта чабып баручы җайдак ачлыкны символлаштыра. Аксыл-саргылт төстәге атта чабып баручы җайдак миллионлаган кешеләрнең үлеменә китерүче авыруларны сурәтли (Ачыл. 6:2—8) (bp143-ТАТ, 6—7 нчы битләр).

«Бәрәннең туй көне» кайчан булачак? (Ачыл. 19:7)

Патша Гайсә Мәсих үз җиңүен тәмамлагач, ягъни Бөек Бабыл юк ителгәч һәм Армагеддон сугышы беткәч, «бәрәннең туй көне» булачак (bw543-ТАТ, 10 нчы бит).

Ни өчен Гайсә көннәрендә яшәгән яһүдләр Мәсихне «көткән»? (Лүк 3:15)

Беренче гасырдагы яһүдләр Данилның Мәсих хакындагы пәйгамбәрлеген без аңлаганча аңлаган дип әйтер өчен нигез юк (Дан. 9:24—27). Әмма алар фәрештәләрнең кайбер көтүчеләргә игълан иткән хәбәрен ишетә алган. Алар шулай ук Ханна исемле пәйгамбәр хатын-кызның сабый Гайсәне гыйбадәтханәдә күреп нәрсә әйткәнен ишетә алган. Өстәвенә, йолдызчылар «яңа туган яһүдләр патшасын» күрергә килгән (Мат. 2:1, 2). Соңрак Чумдыручы Яхъя дә Мәсихнең тиздән килүе турында әйткән булган (bw543-ТАТ, 26—27 нче битләр).

«Әйе» дигәнебез «юк» булып калмасын өчен нәрсә эшләп була? (2 Көр. 1:18)

Кайчак кайбер көтелмәгән хәл аркасында без вәгъдәбезне үтәми калырга мөмкин. Әмма без биргән вәгъдәбезне я төзегән килешүебезне үтәр өчен көчебездән килгәннең барысын эшләргә тиеш (bw544-ТАТ, 32 нче бит).

Порнография карау вәсвәсәсенә бирешмәс өчен, нәрсә эшләргә?

Өч файдалы чара бар: 1) берәр әхлаксыз рәсемне күргәндә, күзләрне шунда ук читкә борырга тырышу; 2) фикерләрне яхшы нәрсәләргә туплап һәм Аллаһыга дога кылып, уйларны контроль астында тоту; 3) порнографик материал булган сайтларны һәм фильмнарны караудан саклану (bp145-ТАТ, 10—12 битләр).

Мәсихче үз гаиләсен калдырып башка илгә акча эшләргә китсә, бу нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә ала?

Ата-аналар балалар белән бергә яшәмәгәндә, балалары эмоциональ һәм әхлакый яктан зыян күрә ала. Алар әтисенә я әнисенә үпкәләп йөрергә мөмкин. Ир белән хатын бер-берсеннән ерак яшәгәнгә, аларның әхлаксызлык кылу вәсвәсәсе туарга мөмкин (bw545-ТАТ, 19—20 нче битләр).

Ни өчен җәфалану баганасындагы җинаятьчеләргә аякларын сындырганнар?

Римлылар кайбер җинаятьчеләрне җәфалану баганасына кадаклап үтергәннәр. Яһүдләр Гайсә янындагы җинаятьчеләрнең аякларын сындыруын сораганнар. Моның аркасында аларга сулыш алырга авыр булган һәм алар тизрәк үлгәннәр. Шулай итеп, гәүдәләрен анда төнгә калдырырга кирәк булмас иде (Кан. 21:22, 23) (bp146-ТАТ, 11 нче бит).

Кешеләргә вәгазьләгәндә без нинди дүрт сорауны исебездә тотарга тиеш?

Кем алар? Мин алар белән кайда сөйләшәм? Аларга кайчан килергә? Мин алар белән ничек сөйләшергә тиеш? (bw546-ТАТ, 12—15 нче битләр)

Тәмәке тарту никадәр зыянлы?

Ул XX гасырда 100 миллион кешенең гомерен өзгән. Ел саен аның аркада 6 миллион кеше вафат була (bp147-ТАТ, 3 нче бит).