ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Әтине югалтам һәм әтине табам
ӘТИЕМ 1899 елны Грац шәһәрендә (Австрия) туган, һәм Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ул әле яшүсмер булган. 1939 елны Икенче бөтендөнья сугышы купкач күп тә үтмәстән, аны Германия армиясенә алганнар. 1943 елны Советлар Союзы белән сугышуда ул вафат булган. Әтиемне югалтканда миңа ике яшь кенә иде. Мин аны нинди кеше икәнен белеп тә өлгермәдем, һәм мәктәптәге күп кенә малайларның аталары бар икәнен күргәндә әтиемнең үземә никадәр җитмәгәнен аеруча сизә идем. Соңрак яшүсмер чагымда мин үлемсез иң бөек Ата — күктәге Атабыз — турында белгәч, юаныч таптым (Авв. 1:12).
БОЙСКАУТ ЧАКЛАРЫМ
Җиде яшьтә мин яшьләр хәрәкәте — бойскаутларның («Boy Scouts») әгъзасы булып киттем. Бөтендөнья бойскаутлар оешмасына нигезне 1908 елны Бөек Британия армиясе полковнигы Роберт Стивенсон Смит Баден-Поуэл салган, ә 1916 елда минем яшьтәге малайлар өчен шул оешманың бер агымы («Wolf Cubs») оештырылган булган.
Мин ял көннәре походларга йөрергә ярата идем. Без палаткаларда йоклый идек, форма кия идек һәм барабан тавышлары астында марш атлый идек. Аеруча миңа башка малайлар белән вакыт үткәрү, мәсәлән, кич белән учак тирәсендә җырлау һәм урманда уйнау бик ошый иде. Без шулай ук табигать белән таныша идек. Бу мине Барлыкка Китерүчебезгә аның иҗади эшләре өчен рәхмәтле булырга дәртләндерде.
Бойскаутларны көн дә яхшы эшләр кылырга дәртләндереп торалар. Бу — аларның төп девизлары. Без бер-беребезне: «Һәрвакыт әзер»,— дип сәламли идек. Бу миңа бик ошый иде. Отрядыбызда йөздән артык малай бар иде: яртысы — католиклар, яртысы — протестантлар, ә берсе буддист.
1920 елдан бирле берничә елга бер тапкыр Скаутлар халыкара очрашуы, ягъни слетлары оештырыла. Мин 1951 елның августында Бад-Ишль (Австрия) шәһәрендә үткәрелгән скаутларның җиденче слетында булдым, ә 1957 елның августында Бирмингем (Англия) тирәсендә Саттон-Парк шәһәрендәге тугызынчы слетта булдым. Анда 85 илдән һәм территориядән якынча 33 000 скаут килде. Шулай ук якынча 750 000 кеше, шул исәптән Англия королевасы Елизавета, слетыбызга килеп китте. Минем өчен андый җыеннар бөтендөнья кардәшлек кебек булды. Ул вакытта мин тиздән тагы да гаҗәеп кардәшлеккә — рухи кардәшлеккә — кушылырмын дип бер дә уйламаган идем.
ЙӘҺВӘ ШАҺИТЕН БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ОЧРАТУ
1958 елның язында мин Грац шәһәрендә «Гранд-Отель Вислер»да официантка укуымны тәмамлый идем. Анда кондитер булып эшләгән Рудольф Чиггерль исемле хезмәттәшем миңа эштә вәгазьләде. Минем моңарчы хакыйкатьне әле ишеткәнем булмады. Рудольф беренче булып Троица турында сөйләшә башлады һәм аны Изге Язмаларга нигезләнмәгән тәгълимат дип атады. Троица яклы булып мин сүз көрәштерә идем; аның ялгышканын исбатлыйсым килә иде. Мин хезмәттәшемне хөрмәт иткәнгә, аны католик чиркәвенә кире кайтырга өндәп тордым.
Рудольф (без аны Руди дип атый идек) миңа Изге Язмаларны эзләп тапты. Мин аны католик Изге Язмаларын гына китерсен дип сораган идем. Аны укый башлагач, эчендә Руди тыгып куйган Күзәтү манарасы җәмгыяте чыгарган буклетны таптым. Мин андый әдәбиятка каршы идем, чөнки анда язылганнар дөрес кебек күренсә дә, чынында ялган була ала дип уйлый идем. Әмма мин аның белән Изге Язмаларда язылганнар хакында сөйләшергә әзер идем. Руди зирәк эш итеп миңа бүтән бернинди басма тәкъдим итмәде. Өч ай диярлек без Изге Язмалар турында сөйләшеп алгалый идек, һәм кайчак сөйләшүләребез төнгә кадәр сузыла иде.
Туган шәһәрем Грацта отельдә укуымны бетергәч, әнием мине кунакханә бизнесы училищесына укырга җибәрде. Шулай итеп мин Альп тауларының үзәнендә урнашкан Бад-Хофгастайн шәһәренә күчендем. Шул училище Бад-Хофгастайндагы «Гранд-Отель» белән бәйләнештә тора иде, һәм укуымнан тыш, мин күбрәк тәҗрибә туплар өчен, отельдә эшләдем.
ИКЕ МИССИОНЕР АПА-КАРДӘШНЕҢ КИЛЕП КИТҮЕ
Руди минем яңа адресымны Вена шәһәрендәге филиалга тапшырган, ә филиал минем яныма Ильзе Унтердёрфер белән Эльфриде Лёр исемле ике миссионер апа-кардәшне җибәргән. Бер көнне отельдәге портье миңа шалтыратып, тышта машинада ике хатын-кыз утыра һәм аларның мине күреп сөйләшәсе килә, диде. Мин югалып калдым, чөнки алар белән таныш түгел идем. Шулай да, кем микән анда, дип чыгып карадым. Соңрак мин бу ике Шаһитнең нацистлар Германиясендә тыюлар вакытында курьерлар булып хезмәт иткәннәрен белдем. Икенче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан аларны гестапо кулга алган һәм Лихтенбургтагы концлагерьга җибәргән. Ә соңрак, сугыш вакытында, аларны Берлин янында урнашкан Равенсбрюк концлагерена күчергәннәр.
Бу апа-кардәшләр әнием яшьләрендә иде, шунлыктан мин аларны, әлбәттә, хөрмәт итә идем. Шул сәбәптән дә минем аларның вакытларын аласым килми иде. Барыбер соңрак аларга, миңа кызык түгел дип, дияр идем. Шуңа күрә мин алардан католик тәгълиматына, Рим папасы — апостолларның варисы дигән тәгълиматка, кагылышлы шигырьләрне Изге Язмалардан язып алып үзләре белән китерүләрен сорадым. Мин аларга, шул язулары белән рухани янына барып сөйләшермен, дидем. Шулай эш итеп мин дөреслек кайда икәнен ачыклармын, дип уйладым.
КҮКТӘГЕ ХАК ИЗГЕ АТА ТУРЫНДА БЕЛЕМ АЛУ
Рим папасы — апостоллар варисы дигән католик тәгълиматы буенча, папалар рәсүл Петердән бер-бер артлы варис булып киләләр. (Католик чиркәве Маттай 16:18, 19 дагы Гайсәнең сүзләрен дөрес аңлатмый.) Католик дине буенча, папа рәсми рәвештә тәгълиматларны белдергәндә, аның хаталар кылуы мөмкин түгел. Мин моңа ышана идем һәм папа (католиклар аны Изге Ата дип атый) ялгыша алмый икән һәм Троица — хак тәгълимат дип әйтә икән, бу чыннан да шулай. Әмма папа хата кыла ала икән, Троица тәгълиматының да ялган булуы ихтимал. Күп кенә католиклар өчен Рим папасы — апостоллар варисы дигән тәгълимат — иң мөһим тәгълимат. Һәм бу бер дә гаҗәпләндерми, чөнки башка католик тәгълиматларының дөрес я ялган булулары аңа нигезләнә!
Руханига килгәч, ул минем сорауларыма җавап бирә алмады. Әмма ул миңа Рим папасы — апостоллар варисы дигән тәгълимат турындагы бер китапны биреп укырга тәкъдим итте. Мин аны алып өйдә укыдым һәм тагы да күбрәк сораулар белән аңа кире килдем. Ахыр чиктә, рухани, сорауларыма җавап бирә алмыйча, болай диде: «Мин сине ышандыра алмыйм, ә син мине ышандыра алмыйсың... Уңышлар сиңа!» Аның минем белән бүтән сөйләшәсе килмәде.
Шуннан соң мин Ильзе һәм Эльфриде белән Изге Язмаларны өйрәнергә әзер идем. Алар мине күктәге хак Изге Ата, Йәһвә Аллаһы, турында күп нәрсәгә өйрәтте (Яхъя 17:11). Безнең якларда әле бер җыелыш та юк иде, шуңа күрә очрашуларны шул ике апа-кардәш кызыксынган гаиләнең өендә үткәрә иде. Анда берничә кеше генә килә иде. Суга чумдырылган абый-кардәшләр булмаганга, апа-кардәшләр җыелыш программасын бер-берсе белән фикер алышып карап чыга иде. Сирәк кенә абый-кардәшләр безгә килеп арендага алынган урында нотык белән чыгыш ясый иделәр.
ВӘГАЗЬДӘ КАТНАША БАШЛЫЙМ
Ильзе һәм Эльфриде минем белән 1958 елның октябрендә Изге Язмалар өйрәнә башлады, ә өч айдан соң мин 1959 елның гыйнвар аенда суга чумдырылдым. Суга чумдырылганчы, өйдән-өйгә вәгазьләү эше ничек алып барыла икәнен күрер өчен, алардан мине хезмәткә үзләре белән алуларын сорадым (Рәс. 20:20). Беренче тапкыр алар белән вәгазьләгәннән соң мин үзем өчен территория сорадым. Алар миңа бер авылны бүлеп бирде. Мин анда берүзем йөреп өйдән-өйгә вәгазьли идем һәм кызыксынучыларга кабат килеп китә идем. Минем белән өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгән беренче абый-кардәш район күзәтчесе иде һәм соңрак ул безгә килеп тә китте.
Укуымны 1960 елда бетергәч, мин туганнарыма хакыйкатьне белергә ярдәм итәм дип, туган шәһәремә кайтып киттем. Хәтта хәзер аларның берсе дә хакыйкатьтә түгел, әмма кайберәүләре бераз кызыксына.
ТУЛЫ ВАКЫТЛЫ ХЕЗМӘТТӘ КАТНАШАМ
1961 елны филиалдан җыелышларда пионер хезмәтен башларга дәртләндерә торган хат укыганнар иде. Мин өйләнмәгән һәм сәламәт идем, шуңа күрә пионер булмас өчен сәбәпләрем юк, дип уйлап куйдым. Мин Курт Кун исемле район күзәтчесе белән сөйләшеп киңәш сорадым: миңа тагын берничә ай эшләп, пионер хезмәте өчен берәр машина сатып алу яхшы булмасмы? Аның җавабы миңа бик тәэсир итте! Ул: «Гайсә белән рәсүлләргә тулы вакытлы хезмәт өчен машина кирәк булганмы?» — дип сорады. Шулай итеп, мин мөмкин кадәр тизрәк пионер хезмәтен башларга булдым. Әмма отель ресторанында атнага 72 сәгать эшләгәнгә, миңа башта кайбер үзгәрешләр ясарга кирәк иде.
Мин начальнигымнан, 60 сәгать эшләсәм, буламы, дип сорадым. Ул каршы төшмәде, эш хакым да шул килеш калды. Берникадәр вакыттан мин аңардан, атнага 48 сәгать кенә эшләп буламы, дип сорадым. Ул рөхсәт итте, һәм бу юлы да алган акчам кимемәде. Киләсе тапкыр, атнага 36 сәгать кенә, ягъни 6 сәгатьлек 6 көн, эшли аламмы, дип сорадым. Гаҗәеп, мин барыбер шул ук акчаны ала идем! Начальникның мине җибәрәсе килмәгән, бугай. Шул график белән мин гомуми пионер булып хезмәт итә башладым. Ул вакытта пионерлар аена 100 сәгать вәгазьләргә тиеш иде.
Дүрт айдан соң мине махсус пионер һәм җыелыш хезмәтчесе итеп Каринтия провинциясендә Шпитталь-ан-дер-Драу шәһәрендәге бер кечкенә җыелышка билгеләделәр. Элек махсус пионерлар айга 150 сәгать вәгазьли иде. Махсус хезмәттә берүзем генә идем, әмма мин җыелыш хезмәтчесенең ярдәмчесе булып хезмәт иткән Гертруда Лобнер исемле бер апа-кардәшнең үземә вәгазьдә ярдәм итүен кадерли идем *.
БЕР-БЕР АРТЛЫ КИЛГӘН БИЛГЕЛӘНҮЛӘР
1963 елны мине район күзәтчесе хезмәтендә катнашырга чакырдылар. Кайчак мин авыр чемоданнар күтәреп поезд белән җыелыштан җыелышка йөри идем. Абый-кардәшләрнең күбесенчә үз машиналары юк иде, шуңа күрә мине вокзалда машина белән беркем дә каршы ала алмый иде. Үземә кирәкмәгән игътибар җәлеп итәсе килми иде. Шуңа күрә тукталасы өйгә барып җитәр өчен, такси алыр урынына җәяү генә бара идем.
1965 елны мине Галаад мәктәбенең 41 нче классында укырга чакырдылар. Күп кенә сыйныфташларым минем кебек ялгыз иде. Мәктәпнең чыгарылышында, район күзәтчесе хезмәтен дәвам итәр өчен, мине туган илем Австриягә билгеләделәр. Мин моңа бик гаҗәпләндем. Әмма Кушма Штатлардан киткәнче, мине Энтони Конти исемле бер район күзәтчесе белән дүрт атна буе хезмәттәшлек итәргә сорадылар. Энтони кардәш тугры иде, һәм мин аның белән хезмәт итүне бик кадерли идем. Ул кырда хезмәт итәргә ярата иде һәм бу яктан бик уңышлы булды. Без бергә Нью-Йорк штатының төньягында урнашкан Корнуолл тирәсендә хезмәт иттек.
Австриягә кайткач, мине башка бер районга күчерделәр. Анда мин Тове Мерета исемле кияүдә булмаган бер күркәм апа-кардәш белән таныштым. Ул биш яшеннән үк хакыйкатьтә үскән. Кардәшләр, ничек таныштыгыз дип сораганда, без шаяртып кына: «Моны филиал оештырды»,— дип әйтеп куябыз. Бер елдан соң, 1967 елның апрель аенда, без өйләнештек, һәм безне район хезмәтендә калдырдылар.
Киләсе елны юмарт игелеге ярдәмендә Йәһвә мине үзенең рухи улы итеп кабул итте. Һәм минем күктәге Атам белән дә, Римлыларга 8:15 тә «Абба, Әти!» дип кычкырган башкалар белән дә үзенә күрә бер мөнәсәбәтләр үсә башлады.
Мин Мерета белән 1976 елга хәтле өлкә һәм район хезмәтендә катнаштым. Кайчак кыш көне безгә нульдән түбән температура булган бүлмәдә йокларга туры килә иде. Бер тапкыр уянгач, без юрганыбызның өске кырые катканын һәм сулавыбыздан ак булып киткәнен күрдек! Төнлә өшемәс өчен, без ахыр чиктә үзебез белән кечкенә электрик җылыткыч йөртергә булдык. Кайбер җирләрдә бәдрәф тышта урнашкан иде. Төнлә йомыш белән чыгам дисәң, кар ерып барырга туры килә иде; бәдрәф эчендә гадәттә җил өрә иде. Тукталыр өчен үз өебез булмаганга, без дүшәмбе көннәре еш кына узган атнада яшәгән урында кала идек, ә сишәмбе иртән киләсе җыелышка бара идек.
Инде күп еллар кадерле хатыным миңа таяныч булып тора, һәм мин моңа бик сөенәм. Аңа вәгазьләргә бик ошый, һәм миңа аны вәгазьгә барырга бер дә дәртләндереп торасы юк иде. Ул шулай ук җыелыштагы дусларны ярата һәм башкаларны бик кайгырта. Ул миңа бик нык ярдәм итә.
1976 елны безне Австриягә, Вена шәһәрендәге филиалга хезмәт итәргә чакырдылар һәм мине Филиал комитетының әгъзасы итеп билгеләделәр. Ул вакытта Австрия филиалы Көнчыгыш Европадагы кайбер илләрне күзәтә иде һәм шул илләргә яшерен рәвештә әдәбият кертүне оештыра иде. Шул эш өчен Юрген Рундель исемле тапкыр бер абый-кардәш җаваплы иде. Минем өчен аның белән бергә хезмәт итү хөрмәт иде. Соңрак мине Көнчыгыш Европадагы ун телгә тәрҗемә итү эшен күзәтер өчен билгеләделәр. Юрген хатыны Гертруда белән Германиядә махсус пионерлар булып әле дә тугры хезмәт итүләрен дәвам итә. 1978 елдан башлап Австриядәге филиал, журналларның фотонаборын ясап, аларны кечкенә офсет басу машинасы ярдәмендә алты телдә чыгара иде. Без журналларны шулай ук башка илләрдәге укучыларыбызга җибәрә идек. Моның өчен Отто Куглич исемле кардәш җаваплы иде. Ул хәзер хатыны Ингрид белән Германиядәге филиалда хезмәт итә.
Көнчыгыш Европадагы кардәшләр, ротатор кулланып, я пленкадан материалны күбәйтеп, үз илләрендә шулай ук басмалар чыгарып торды. Шулай да алар башка илләрнең ярдәмнәренә мохтаҗ иде. Йәһвә шул эшне фатихалап торды. Без, филиалда булган кардәшләр, күп еллар тыюлар вакытында авыр шартларда хезмәт иткән бу имандашларыбызны бик яраттык.
РУМЫНИЯГӘ МАХСУС КИЛЕП КИТҮ
Мин 1989 елны Җитәкче совет әгъзасы Теодор Ярач кардәш белән Румыниягә бергә бару хөрмәтенә ия булдым. Максатыбыз кардәшләрнең зур төркемен оешмага яңадан кушылырга ярдәм итүдән гыйбарәт иде. 1949 елдан башлап алар төрле сәбәпләрдән оешма белән элемтәләрен өзеп үз җыелышларын оештырган. Шулай да алар вәгазь эшеннән туктамаган һәм кешеләрне суга чумдырып торган. Оешмадагы башка кардәшләр кебек, алар да, мәсихче нейтралитет саклап, хәтта төрмәгә утырырга әзер булган. Румыниядәге Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге әле дә тыелган иде, шуңа күрә без Памфил Альбу кардәшнең өендә яшерен генә очраштык. Безнең белән шулай ук җаваплы дүрт өлкән һәм Румыниянең билгеләнгән Ил комитеты вәкилләре булды. Без Австриядән үзебез белән Рольф Келльнер исемле тәрҗемәчене дә алдык.
Сөйләшүебезнең икенче кичендә Альбу кардәш үзе яклы булган дүрт өлкәнгә: «Без моны хәзер эшләмәсәк, андый мөмкинлек бүтән, бәлки, булмас»,— дип, аларны безгә кушылырга инандырды. Нәтиҗәдә, якынча 5 000 кардәш оешмага кушылды. Нинди җиңү булды бу Йәһвә өчен һәм нинди җиңелү Шайтан өчен!
1989 елның ахырында, Көнчыгыш Европада коммунистик режим җимерелгәнче, Җитәкче совет мине хатыным белән Нью-Йорктагы Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья төп идарәсендә хезмәт итәр өчен шунда чакырды. Безнең өчен бу зур сюрприз булды. 1990 елның июль аенда без Бруклиндагы Вефильдә хезмәт итә башладык. 1992 елны мине Җитәкче советның Хезмәт комитетының ярдәмчесе итеп билгеләделәр, ә 1994 елның июленнән мине Җитәкче советта хезмәт итәргә чакырдылар. Бу минем өчен зур хөрмәт.
ҮТКӘННӘР ТУРЫНДА УЙЛАНУ ҺӘМ КИЛӘЧӘККӘ КАРАУ
Отельдә официант булып эшләгән вакытларым инде күптән узды. Хәзер мин бөтендөнья кардәшлегебез өчен рухи ризык әзерләү һәм өләшү эшендә шатланып катнашам (Мат. 24:45—47). Мин тулы вакытлы махсус хезмәттә 50 дән артык ел үткәрдем. Шул вакытны искә алып, күңелем Йәһвәгә рәхмәт хисе белән тулып ташый. Аның дөньядагы бар кардәшләремә фатихалар яудырганын күреп, мин бик сөенәм. Мин халыкара конгрессларыбызга йөрергә яратам. Анда без күктәге Атабыз Йәһвә һәм хакыйкать турында күп белемнәр алабыз.
Мин тагы миллионлаган кеше Изге Язмаларны өйрәнә башлап хакыйкатьне кабул итсен өчен һәм шулай итеп бөтендөнья кардәшлегебез белән Йәһвәгә хезмәт итә алсын өчен дога кылам (1 Пет. 2:17). Мин шулай ук күктән җирдәге терелтүне һәм, ахыр чиктә, вафат булган әтиемне күрәчәгемне түземсезлек белән көтәм. Мин бик өметләнәм ки, ул, әнием һәм башка туганнарым оҗмахта Йәһвәгә хезмәт итәргә теләр.
Мин күктән җирдәге терелтүне һәм, ахыр чиктә, вафат булган әтиемне күрәчәгемне түземсезлек белән көтәм
^ 27 абз. Хәзер җыелыш хезмәтчесе урынына — өлкәннәр советы координаторы, ә җыелыш хезмәтчесенең ярдәмчесе урынына сәркатип билгеләнә.