Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының Сүзен кулланыгыз. Ул тере!

Аллаһының Сүзен кулланыгыз. Ул тере!

«Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле» (ЕВР. 4:12).

1, 2. Йәһвә Мусага нинди йөкләмә биргән һәм аны нәрсәгә ышандырган?

ӘЙТИК, сез, җирдәге иң дәрәҗәле идарәче янына килеп, Йәһвә халкын яклап сөйләргә тиеш, ди. Сез нинди хисләр кичерер идегез? Сез, бәлки, борчылу, курку хисләренә бирелеп, мин булдыра алмам, дип уйларсыз. Сез нинди сүзләр сайларсыз? Аллаһы Тәгаләнең вәкиле буларак, сез, үз сүзләрегезгә көч өстәр өчен, нәрсә эшли аласыз?

2 Муса нәкъ шундый хәлгә эләккән. Йәһвә аңа, «дөньядагы барлык кешеләрнең иң тыйнак» кешесенә, фиргавен янына барып Аллаһы халкын җәберләүдән һәм Мисыр коллыгыннан азат итәргә кушкан (Сан. 12:3). Шуннан соң булган вакыйгалар фиргавеннең тупас һәм тәкәббер булганын күрсәткән (Чыг. 5:1, 2). Моңа карамастан, Йәһвә теләге буенча, Муса фиргавенгә үзенең берничә миллион колын Мисырдан җибәрергә кушарга тиеш булган! Шуңа күрә Мусаның Йәһвәгә болай дип әйткәне аңлашыла: «Фиргавен янына барып, Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыгарга мин кем соң?» Муса, миннән килеп чыкмас, дип уйлагандыр. Әмма Аллаһы: «Мин синең белән бергә булачакмын!» — диеп, аны берүзен калдырмаячагына ышандырган (Чыг. 3:9—12).

3, 4. а) Муса нәрсәдән курыккан? б) Муса очрагыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

3 Муса нәрсәдән курыккан? Ул, күрәсең, фиргавен аны,  Йәһвә Аллаһының вәкилен буларак, кабул итәрме һәм аның сүзенә колак салырмы, дип борчылган. Ә исраиллеләр үзләрен Мисырдан алып чыгар өчен Йәһвә Мусаны билгеләгәненә ышанырмы? Мусаны бу уй да борчыгандыр. Шуңа күрә ул Йәһвәдән болай дип сораган: «Исраил халкы миңа ышанмаса һәм тыңламаса, Раббы синең алда пәйда булмады дисә, нәрсә эшләрмен?» (Чыг. 3:15—18; 4:1).

4 Йәһвәнең Мусага биргән җавабыннан һәм шуннан соң булган вакыйгалардан күп нәрсәгә өйрәнеп була. Әлбәттә, күбебезгә, бәлки, зур дәрәҗәгә ия булган түрәләр алдына басарга туры килмәстер. Әмма сезгә хәтта гади, һәр көн очраган кешеләргә, Аллаһы һәм аның Патшалыгы турында сөйләү җиңелме? Җиңел булмаса, әйдәгез, Муса очрагыннан нәрсәгә өйрәнә алганыбызны карап чыгыйк.

«СИНЕҢ КУЛЫҢДА НӘРСӘ УЛ?»

5. Йәһвә Мусага нинди сәләт биргән, һәм бу аңа үз куркуларын җиңәргә ничек булышкан? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

5 Муса үзенең әйткән сүзләренә ышанырлармы дип борчылган. Үз хисләрен Аллаһыга белдергәч, Йәһвә аны буласы вакыйгаларга әзерләгән. Чыгыш китабында болай дип әйтелә: «Раббы Мусадан: „Синең кулыңда нәрсә ул?“ — дип сорады. „Минем юл таягым“,— дип җавап кайтарды Муса. „Таягыңны җиргә ташла“,— диде Раббы. Мусаның таягын җиргә ташлавы булды, таяк шундук еланга әверелде. Муса, куркып, читкә йөгерде, ләкин Раббы аңа: „Кулыңны суз да еланны койрыгыннан тотып ал“,— диде. Мусаның, кулын сузып, еланны койрыгыннан тотып алуы булды, елан шундук янә таякка әверелде. Раббы әйтте: „Менә шулай эшлә, шул чагында кешеләр Раббының... синең алда пәйда булуына ышанырлар“» (Чыг. 4:2—5). Аллаһы Муса кулына биргән шул «дәлил», ягъни могҗиза кылу сәләте ярдәмендә һәр кеше Муса җиткергән хәбәр Йәһвәдән икәнен аңлый алган. Гап-гади юл таягы кинәт еланга әверелгән! Һичшиксез, андый могҗиза Муса сүзләренә көч өсти алган һәм аңа Йәһвә булышып тора икәнен ап-ачык раслаган! Шуңа күрә Йәһвә аңа: «Кешеләргә могҗизалар күрсәтү өчен, үзең белән юл таягыңны ал»,— дигән (Чыг. 4:17). Аллаһының үзенә булышып торганын күрсәтүче бу «дәлилне» кулында тотып, Муса үз халкы алдында да, фиргавен алдында да Аллаһы исеменнән кыюлык белән сөйли алган (Чыг. 4:29—31; 7:8—13).

6. а) Вәгазьләгәндә кулыбызда нәрсә булырга тиеш һәм ни өчен? б) Нинди мәгънәдә «Аллаһының сүзе тере» һәм «кодрәтле»? Аңлатыгыз.

6 Ә без, Аллаһы хәбәрен башкаларга сөйләгәндә, кулыбызда нәрсә тотып торабыз? Гадәттә кулыбызда Изге Язмалар, һәм без аны кулланырга әзер. Күпләр Изге Язмаларны гади китап дип саный, әмма ул — Аллаһы Сүзе, һәм аның ярдәмендә Йәһвә безнең белән сөйләшә (2 Пет. 1:21). Анда Патшалык идарәсе астында тормышка ашачак Аллаһының вәгъдәләре язылган. Шуның өчен рәсүл Паул болай дип әйтә алган: «Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле». (Еврейләргә 4:12 укы.) Аллаһының сүзе нинди мәгънәдә тере? Йәһвәнең бар вәгъдәләре үтәлми калмый һәм һәрвакыт чынга аша (Ишаг. 46:10; 55:11). Кеше бу хакыйкатьне аңласа, Изге Язмалардан укыганнар аның тормышына көчле йогынты ясый ала.

7. «Хакыйкать сүзен дөрес өйрәтүче» булыр өчен без нәрсә эшли алабыз?

7 Әйе, Йәһвә кулыбызга үзенең язылган тере Сүзен бирде, һәм без аның ярдәмендә сөйләгән хәбәребезгә ышанып була икәнен һәм ул хәбәр Аллаһыдан килә икәнен дәлилли алабыз. Шуңа күрә еврейләргә хат язганнан соң Паулның Тимутине өйрәтеп, «хакыйкать сүзен дөрес өйрәтүче... булсын өчен, бар көчеңне куй» дип өндәгәне гаҗәп түгел (2 Тим. 2:15). Ә без Паулның бу киңәше буенча ничек эш итә алабыз? Хакыйкать кеше йөрәгенә үтеп керсен өчен, аңа укыйсы шигырьләрне  җентекләп сайларга кирәк. Бу яктан безгә 2013 елда чыккан буклетлар булыша ала.

ЯХШЫ САЙЛАНГАН ШИГЫРЬЛӘРНЕ УКЫГЫЗ!

8. Буклетлар турында бер хезмәт күзәтчесе нәрсә әйткән?

8 Бар яңа буклетлар бер тәртиптә төзелгән. Шуңа күрә берсен кулланырга өйрәнсәк, башкаларын да куллана белербез. Гавайдан (АКШ) булган бер хезмәт күзәтчесе болай дип язган: «Бу яңа кораллар өйдән-өйгә йөреп тә, урамда да вәгазьләгәндә шулкадәр уңышлы булыр дип, без хәтта уйламаган идек». Бу буклетларны куллану җиңел, чөнки һәр буклетның беренче битендә бирелгән сорауга берничә вариант җавап китерелә. Кардәшебезнең сүзләре буенча, кешеләр, җавабым дөрес булмас, дип курыкмый. Аның фикеренчә, буклетларның төзелеше кешеләрне үз фикерләрен теләбрәк белдерергә этәрә, нәтиҗәдә кеше белән кызык сөйләшү башлана.

9, 10. а) Буклетлар вәгазьдә Изге Язмаларны кулланырга ничек этәрә? б) Нинди буклетларны сез уңышлы гына кулланасыз, һәм сезгә нәрсә булыша?

9 Һәр буклетта яхшы сайланган шигырьләр китерелә. Мисал итеп «Газаплар кайчан да булса бетәрме?» дигән буклетны карап чыгыйк. Кеше бу сорауга «әйе», «юк» я «бәлки» дип җавап бирергә мөмкин. Буклетны ачып болай дип әйтегез: «Карагыз, Инҗилдә нәрсә әйтелә». Аннан соң Ачылыш 21:3, 4 укыгыз.

10 Шул рәвешчә «Изге Язмалар нинди китап ул?» дигән буклетны кулланганда, кеше нинди генә җавап сайламасын, буклетны ачып болай әйтеп була: «Инҗилдә: „Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган“,— дип әйтелә». Аннан соң өстәп була: «Чынбарлыкта бу сүзләр — шигырьнең өлеше генә». Шуннан Изге Язмаларны ачып 2 Тимутигә 3:16, 17 тулысынча укып чыгыгыз.

11, 12. а) Хезмәт сезгә нинди сөенеч бирә? б) Буклетлар кабат килеп китүгә әзерләнергә ничек ярдәм итә?

11 Буклетта китерелгән мәгълүматның күпмесен укырга һәм күпмесен карап чыгарга? Анысын кешегә карап сайлагыз. Ничек кенә булмасын, без кешегә буклет калдырганыбызга гына түгел, ә инде беренче килүдә Аллаһы Сүзеннән бер-ике шигырьне укый алганыбызга да сөенә алабыз. Киләсе тапкыр сез сөйләшүегезне дәвам итә алырсыз.

12 Һәр буклетның соңгы битендә «Ничек  уйлыйсыз» дигән өстәмә исем бар. Аның астында китерелгән сорауны һәм шигырьләрне кабат килеп киткәндә кулланып була. Мәсәлән, «Киләчәктә безне нәрсә көтә?» дигән буклетта мондый сорау бирелә: «Аллаһы дөнья хәлен яхшы якка үзгәртер өчен нәрсә эшләячәк?» һәм Маттай 6:9, 10 белән Данил 2:44 кә сылтама ясала. Ә «Үлгән кешеләр кабат яшәрме?» буклетында «Ни өчен без картаябыз һәм үләбез?» дигән сорау күтәрелә. Аннан соң Яратылыш 3:17—19 һәм Римлыларга 5:12 китерелә.

13. Буклетлар ярдәмендә Изге Язмалар өйрәнүен ничек башлап була икәнен аңлатыгыз.

13 Изге Язмалар өйрәнүләрен башлар өчен, буклетларны күпер итеп кулланыгыз. Буклет артындагы код ярдәмендә кеше сайтыбызга керә ала. Ә анда тапкан берәр мәгълүмат аны, бәлки, Изге Язмаларны өйрәнә башларга дәртләндерер. Буклетларны шул рәвешчә куллансагыз, Изге Язмалардагы шигырьләрне кешегә беренче тапкыр я кабат килеп киткәндә уку сезнең гадәтегезгә кереп китәр. Шулай итеп сез, бәлки, күбрәк өйрәнүләр башларсыз. Аллаһы Сүзен хезмәттә уңышлы кулланыр өчен тагын нәрсә эшләп була?

КЕШЕЛӘРНЕ БОРЧЫГАН ТЕМАЛАРГА СӨЙЛӘШЕГЕЗ

14, 15. Сез хезмәттә Паулның үрнәгенә ничек иярә аласыз?

14 Рәсүл Паул «мөмкин кадәр күбрәк кешегә» вәгазьләргә бик нык теләгән. (1 Көринтлеләргә 9:19—23 укы.) Игътибар итегезче, Паулның яһүдләрне, канун тотучыларны, кануннары булмаган кешеләрне һәм көчсезләрне Аллаһыга китерәсе килгән. Әйе, ул «һәркайсы кешегә ярдәм итәр өчен, кайберләрен генә булса да коткарыйм дип» яхшы хәбәрне вәгазьләгән (Рәс. 20:21). Хезмәткә әзерләнү һәм «һәркайсы кешегә» вәгазьләү турында әйткәндә, без Паулның үрнәгенә ничек иярә алабыз? (1 Тим. 2:3, 4)

15 «Безнең патшалык хезмәтебез»дә һәр ай бастырылган кереш сүзләрне кулланып карагыз. Әмма территориягездә яшәгән кешеләрне башка темалар борчыса, аларның ихтыяҗларын исәпкә алып, кызыксыну уяткан башка кереш сүзләрне уйлап чыгарыгыз. Тирә-яктагы шартлар, арагызда яшәгән кешеләр һәм аларның авырлыклары турында уйлагыз. Боларны истә тотып, Изге Язмалардагы кайсы шигырьне куллану иң яхшысы булыр дип уйланыгыз. Бер район күзәтчесе үзенең хатыны белән кешеләргә Изге Язмаларга игътибар итәргә ничек булышканы турында болай сөйли: «Без кыска һәм конкрет сөйләгәндә, кешеләргә Изге Язмалардан берәр өзек укырга тәкъдим итсәк, алар еш кына ризалаша. Исәнләшкәч, без кешегә инде ачык Изге Язмалар китабыннан шигырь укыйбыз». Әйдәгез, күпләр уңышлы дип тапкан кайбер темаларны, сорауларны һәм шигырьләрне карап үтик. Бәлки, сез дә аларның кайберләрен үз территориягездә кулланырга булырсыз.

Сез вәгазьдә Изге Язмалар белән буклетларны уңышлы итеп кулланасызмы? (8—13 нче абзацларны кара.)

16. Вәгазьдә Ишагыйя 14:7 ничек кулланып булганын сөйләп бирегез.

16 Җинаятьчелек һәм көч куллану киң таралган җирләрдә без кешеләрдән болайрак сорый алабыз: «Газетаның беренче битендә мондый хәбәрнең булуын күз алдыгызга китерә аласызмы: „Бөтен җир хәзер ял итә, борчылудан азат. Кешеләр шатлыктан кычкыра“? Бу сүзләр Изге Язмалардан, Ишагыйя 14:7 дән алынган. Моннан тыш Изге Язмаларда Аллаһының тынычлык турындагы башка күп вәгъдәләре язылган. Һәм алар тиздән үтәләчәк». Шуннан соң андый вәгъдәләрнең берсен укып күрсәтергә тәкъдим итегез.

17. Кереш сүзебездә Маттай 5:3 ничек кулланып була?

17 Территориягездә яшәгән ир кешеләргә акча эшләргә һәм үз гаиләләрен тәэмин итәргә җиңелме? Җиңел булмаса, алар белән сөйләшүне мондый сораудан  башлап була: «Сезнеңчә, гаилә бәхетле булсын өчен, ир кешегә күпме акча эшләргә кирәк?» Кеше җавап биргәч, болай дип әйтегез: «Кемдер хәтта күбрәк акча ала, әмма гаиләсе барыбер канәгать түгел. Алайса, бәхетле булыр өчен, нәрсә кирәк?» Аннан соң Маттай 5:3 укыгыз һәм Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итегез.

18. Мәдхия 36:11 кулланып, кешене ничек юатып була?

18 Бәлки, сез яшәгән җирдә кешеләр берәр фаҗига аркасында зыян күргәндер. Андый очракта кереш сүзегезне болай дип башлый аласыз: «Минем сезнең өчен юата торган бер фикер бар. (Мәдхия 36:11 укы.) Игътибар иттегезме, Аллаһы безгә нәрсәне бирергә тели? „Тыныч тормыш“ һәм „рәхәтлек“. Аллаһының безгә яхшы тормыш бирәсе килә, әллә бу вәгъдәдән күңел күтәрелеп китмиме? Әмма бу вәгъдәнең тормышка ашуы мөмкинме?» Шуннан кешенең игътибарын берәр басмабызның бу сорауга туры килгән темасына юнәлтегез.

19. Иман итүче кешеләр белән сөйләшкәндә, Ачылыш 14:6, 7 ничек кулланып булганын аңлатыгыз.

19 Иман итүче кешене очраткач, кереш сүзне болайрак башлап була: «Сезнең белән фәрештә сөйләшә башласа, сез аны тыңлар идегезме? (Ачылыш 14:6, 7 укы.) Бу фәрештә: „Аллаһыдан куркыгыз, күкне һәм җирне Булдыручыга табыныгыз“,— ди. Сез күкне һәм җирне Булдырган Затның исемен беләсезме?» Яратылыш 2:4 укып чыккач, аның игътибарын шул шигырьнең искәрмәсенә юнәлтеп, Аллаһының исеме «Яһвә» яисә «Йәһвә» икәнен күрсәтегез. Аннан соң кешегә Йәһвә Аллаһы турында күбрәк белергә тәкъдим итегез.

20. а) Берәр кешегә Аллаһы турында сөйләр өчен, Гыйбрәтле сүзләр 30:4 ничек кулланып була? б) Сез вәгазьдә нинди шигырьне уңышлы кулланасыз?

20 Яшь кеше белән сөйләшүне болай башлап була: «Карагыз, нинди мөһим сорау бирелә бу шигырьдә. (Гыйбрәтле сүзләр 30:4 укы.) Монда кеше турында түгел, ә, күрәсең, Барлыкка Китерүче турында сүз бара *. Сезнеңчә, Аллаһының исеме ничек? Бу сорауга җавапны мин сезгә Аллаһы Сүзеннән күрсәтергә шат булырмын».

ВӘГАЗЬДӘ АЛЛАҺЫ СҮЗЕНЕҢ КӨЧЕН КУЛЛАНЫГЫЗ

21, 22. а) Яхшы сайланган шигырь кеше тормышын ничек үзгәртә ала? б) Сез вәгазьдә нәрсә эшләргә тәвәккәл?

21 Вәгазьдә алдан сайланган шигырьне кулланганда, аның кешеләргә ничек тәэсир иткәнен белеп булмый. Мәсәлән, Австралиядәге ике кардәшебез өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә бер яшь хатын-кызны очраткан. Кардәшләребезнең берсе аңардан болай дип сораган: «Сез Аллаһы исемен беләсезме?» Ә аннан соң ул Мәдхия 83:18 (ЯД) укып биргән. «Мин шаккаттым! — дип сөйли хатын-кыз.— Алар китү белән, мин 56 километр ераклыктагы китап кибетенә бардым һәм Изге Язмаларның башка тәрҗемәләрендә дә, сүзлектә дә бу исемне карадым. Аллаһы исеме чыннан да Йәһвә икәненә инанып, тагын нәрсәне белмим соң мин әле, дип уйлап куйдым». Берникадәр вакыттан соң ул һәм булачак ире Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, һәм соңрак алар суга чумдырылган.

22 Аллаһы Сүзе аны укыган һәм Йәһвәнең «тере» вәгъдәләренә иман үстереп торган кешеләрнең тормышларын үзгәртә. (1 Тисалуникәлеләргә 2:13 укы.) Без әйтә алган сүзләргә караганда Изге Язмалардагы хәбәр кешенең йөрәгенә күпкә тирәнрәк үтеп керә ала. Менә ни өчен без, һәр мөмкинлектән файдаланып, Аллаһының тере Сүзен кулланырга тиеш.

^ 20 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1989 ел, 15 июнь, 23 нче биттәге «Укучыларның сораулары»н кара.