Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Гайсә саддукейларга үледән терелгән кешеләр «өйләнмәячәкләр дә, кияүгә дә чыкмаячаклар» дип әйткән (Лүк 20:34—36). Ул моны җирдәге терелтү турында әйткән булганмы?

Бу сорау бик мөһим, аеруча сөйгән ярларын югалтканнар өчен. Андый кешеләр яңа дөньяда үледән терелгән тормыш иптәшләре белән яңадан никахта кушылуларын зарыгып көтәргә мөмкин. Бер тол ир кеше болай дигән: «Мин дә, хатыным да берәр сәбәп аркасында бер-беребездән аерылуыбызны бер дә теләмәгән идек. Без ир һәм хатын булып Йәһвәгә мәңге хезмәт итәргә чын йөрәктән теләгән идек. Бу теләгем әле дә үзгәрмәде». Үледән терелтеләчәк кешеләрнең никахка керә алачакларына өметләнер өчен берәр җитди сәбәп бармы? Без, гади сүзләр белән әйткәндә, моңа җавапны белмибез.

Еллар дәвамында басмаларыбызда Гайсәнең терелтелүгә һәм никахка керүгә кагылышлы сүзләре, күрәсең, җирдәге терелтелүгә карый дип әйтелгән иде. Моннан тыш, басмаларыбызда бу терелтелгән кешеләр яңа дөньяда, мөгаен, никахка кермәячәкләр, дип аңлатылган иде * (Мат. 22:29, 30; Марк 12:24, 25; Лүк 20:34—36). Әмма Гайсәнең бу сүзләре күктәге терелтелүгә кагылырга мөмкинме? Әйдәгез, аның әйткәннәрен тикшерик.

Гайсә терелтү турындагы бу сүзләрне кемгә әйткән булган? (Лүк 20:27—33 укы.) Үледән терелүгә ышанмаган саддукейларга. Алар, Гайсәнең сүзләренә бәйләнергә теләп, аңа терелтелүгә һәм левират никахына кагылышлы сорау биргәннәр *. Гайсә аларга мондый җавап кайтарган: «Бу дөнья төзелешенең балалары өйләнәләр һәм кияүгә чыгалар, ә киләчәк дөнья төзелешендәге тормышка һәм үледән терелүгә ирешергә лаек булучылар өйләнмәячәкләр дә, кияүгә дә чыкмаячаклар. Алар инде үлмәячәк, чөнки фәрештәләрдәй булачак, һәм, терелү балалары булганга, алар Аллаһы балалары булачак» (Лүк 20:34—36).

Ни өчен басмаларыбызда, Гайсә, күрәсең, җирдәге терелтү турында әйткән, дип язылган? Андый нәтиҗә иң элек ике сәбәпкә нигезләнгән иде. Беренчедән, саддукейлар, күрәсең, җирдәге терелтүне күздә тоткан һәм Гайсә аларның сорауларына карап җавап биргән дип саналган. Икенчедән, Гайсә үз сүзен тәмамлаганда җирдә терелтеләчәк тугры ыруг башлыклары Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубны телгә алган (Лүк 20:37, 38).

Шулай да Гайсәнең күктәге терелтелүне күздә тоткан булганы ихтимал. Без нәрсәгә нигезләнеп шулай әйтә алабыз? Әйдәгез, Гайсәнең саддукейларга әйткән сүзләренең ике урынына игътибар итик.

«Үледән терелүгә ирешергә лаек булучылар». Тугры майланганнар «Аллаһы Патшалыгына лаеклы дип танылалар» (2 Тис. 1:5, 11). Алар йолым корбаны нигезендә тәкъва дип игълан ителә; шулай итеп, алар үлемгә хөкем ителгән гөнаһлы кешеләр үлгәндәй үлми (Рим. 5:1, 18; 8:1). Алар «бәхетле һәм изге» дип атала һәм күктәге терелтүгә лаек булып санала (Ачыл. 20:5, 6). Әмма җирдә терелтеләчәк кешеләр турында алай әйтеп булмый, чөнки алар санына «тәкъва булмаганнар» да керәчәк (Рәс. 24:15). Бу «тәкъва  булмаганнар» терелүгә «лаеклы дип таныла» аламы?

«Алар инде үлмәячәк». Изге Язмаларның башка тәрҗемәләрендә бу сүзләр болай дип яңгырый: «Алар инде үлә дә алмыйлар» һәм «алар үлемсез булып китәчәк». Җирдәге тормыш юлларын тәмамлаган тугры майланганнар күккә алына һәм аларга үлемсез тормыш — чиксез, бетми торган тормыш бирелә (1 Көр. 15:53, 54). Күктәге тормыш өчен терелтелгәннәр инде бүтән беркайчан да үлмәячәк *.

Югарыда әйтеп кителгәннәрдән нинди нәтиҗә ясап була? Гайсәнең никахка керү һәм терелтелү хакындагы сүзләре күктәге терелтелүгә кагылырга мөмкин. Шулай булса, аның сүзләре күккә алынганнар турында кайбер җентеклелекләр ачыклый: алар никахка керми, үлми һәм ниндидер яклары белән фәрештәләргә — күктәге рухи затларга охшаш. Әмма андый нәтиҗәгә килү берничә сорау тудыра.

Беренчедән, ни өчен Гайсә, күрәсең, җирдәге терелтелүне күздә тоткан саддукейларга күктәге терелтү турында сөйләгән? Гайсә үзенә каршы килүчеләргә кайчак алар фикер йөрткәнчә җавап бирмәгән. Мәсәлән, үзеннән билге күрсәтергә сораган яһүдләргә ул болай дигән: «Бу гыйбадәтханәне җимерегез, һәм мин аны өч көн эчендә яңадан торгызачакмын». Аларның гыйбадәтханә бинасы турында уйлаганнарын белгән булса да, Гайсә «гыйбадәтханә дип әйткәндә, үз тәнен күздә тоткан» (Яхъя 2:18—21). Гайсә үледән терелүгә һәм фәрештәләргә ышанмаган икейөзле саддукейларга, бәлки, җавап бирергә кирәк түгел дип санагандыр (Гыйб. сүз. 23:9; Мат. 7:6; Рәс. 23:8). Моның урынына аның үз шәкертләренә күктәге терелтелүгә кагылышлы күбрәкне сөйлисе килгәндер. Бу эчкерсез кешеләр киләчәктә күктәге тормышка алынырга тиеш булган.

Икенчедән, ни өчен Гайсә үз сүзен тәмамлаганда җирдә терелтеләчәк Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубны искә алган? (Маттай 22:31, 32 укы.) Игътибар итегез, Гайсә бу ыруг башлыклары турында сөйли башлаганчы: «Ә үлгәннәрнең терелүе турында әйткәндә»,— дигән. Гайсәнең, бәлки, бу сүзләр белән игътибарны башка фикергә юнәлтәсе килгәндер. Гайсә саддукейларның Муса язган китапларны таныганнарын белгән, шуңа күрә ул аларга Аллаһының янып торган куак уртасыннан Мусага әйткән сүзләрен китергән. Гайсә саддукейларга үледән терелү — җирдәге тормыш өчен терелтелү — чыннан да Аллаһы ниятенә керә икәнен расларга теләгән (Чыг. 3:1—6).

Өченчедән, Гайсәнең терелтелү һәм никахка керү турындагы сүзләре күктәге терелтелүгә кагылса, бу җирдә терелтеләчәк кешеләр өйләнә я кияүгә чыга алачак дигәнне аңлатамы? Аллаһы Сүзендә бу четерекле сорауга турыдан-туры җавап бирелми. Гайсә күктәге терелтелү турында әйткән булса, аның сүзләрендә җирдә терелтеләчәк кешеләрнең яңа дөньяда никахка керә алырмы, юкмы икәнлеге берничек тә яктыртылмый.

Шул ук вакыт Аллаһы Сүзендә үлем никах бәйләнешләрен өзә дип ачыктан-ачык әйтелә. Шуңа күрә тол ир я хатын кабат никахка керергә карар итсә, аңа үзен гаепле дип саныйсы юк. Бу шәхси карар, һәм андый кешеләрне, яраткан кешесе белән җылы мөнәсәбәтләр үстерергә теләп яңадан гаилә корырга ниятләгәннәре өчен, беркем дә хөкем итмәсен (Рим. 7:2, 3; 1 Көр. 7:39).

Әлбәттә, безнең яңа дөньядагы тормышка кагылышлы сорауларыбыз күп булырга мөмкин. Бу сорауларга җавапны табарга тырышып фаразлар кылганчы, көтеп тору яхшырак. Вакыты җиткәч, барысы да ачыкланыр. Әмма без моңа ышана алабыз: тыңлаучан кешеләр бәхетле булачак, чөнки Йәһвә аларның бар ихтыяҗларын һәм теләкләрен иң яхшы юл белән канәгатьләндерер (Мәд. 144:16).

^ 4 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1989 ел, 15 июнь, 22—23 нче битләрне кара.

^ 5 абз. Борынгы заманнарда левират никахына керү гадәти булган. Берәр ир кеше, улы булмый торып, үлеп киткән булса, аның абыйсы я энесе аның тол хатынына өйләнергә тиеш булган. Шулай итеп бу никахта туган угыл үлгән ир кешенең нәселен дәвам иткән (Ярат. 38:8; Кан. 25:5, 6).

^ 9 абз. Җирдә терелтелгән кешеләрнең үлемсез тормыш түгел, ә мәңгелек тормыш алу мөмкинлеге булачак. Үлемсез тормыш белән мәңгелек тормыш арасындагы аерманы белер өчен «Күзәтү манарасы» (рус) 2007 ел, 1 ноябрь, 21 нче битне кара.