Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә безгә ничек якынлаша?

Йәһвә безгә ничек якынлаша?

«Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (ЯГЪК. 4:8).

1. Кешеләр нәрсәгә мохтаҗ, һәм бу ихтыяҗны кем канәгатьләндерә ала?

КЕШЕЛӘР үзара якын мөнәсәбәтләргә бик мохтаҗ. Кешеләр бер-берсен нык яратса һәм бик яхшы белсә, алар бер-берсенә якын була. Безне яраткан, кадерләгән, аңлаган туганнар һәм дуслар белән якын мөнәсәбәтләр безне бәхетле итә. Әмма иң якын мөнәсәбәтләрне безгә Бөек Барлыкка Китерүчебез белән үстерергә кирәк (Вәг. 12:2).

2. Йәһвә безгә нинди вәгъдә бирә, һәм ни өчен күп кенә кеше моңа ышанмый?

2 Йәһвә үз Сүзе аша безне үзенә «якынлашырга» чакыра. Без шулай эшләсәк, ул үзе безгә «якынлашырга» вәгъдә бирә (Ягък. 4:8). Моны белү безне бик рухландыра! Шулай да күп кенә кеше Аллаһы безнең үзенә якынлашуыбызны тели икәненә ышанмый. Алар аңа якынлашыр өчен үзләрен лаек түгел дип саный я ул үзләреннән бик ерак дип уйлый. Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрне чыннан да үстереп буламы?

3. Йәһвә турында әйткәндә, без нәрсәне танырга тиеш?

3 Чынында Аллаһы турында күбрәк белеп була, чөнки ул аны табарга теләгән һәр кешегә «якын». (Рәсүлләр 17:26, 27; Мәдхия 144:18 укы.) Аллаһыбызның нияте буенча хәтта камил булмаган кешеләр аңа якынлаша ала, һәм ул аларны  якын дуслары итеп кабул итәргә әзер һәм моны эшләргә тели дә (Ишаг. 41:8; 55:6). Үз тәҗрибәсеннән чыгып, мәдхия җырлаучы Йәһвә турында болай язган: «Догамны ишетәсеңме? Һәрбер кеше Сиңа килер. Син сайлап алган кеше бәхетле, ул йортларыңа урнашыр» (Мәд. 64:3, 5). Әйдәгез, Изге Язмалардан яһүд патшасы Асаның Аллаһыга ничек якынлашканын һәм Йәһвәнең үз чиратында аның белән ничек мөгамәлә иткәнен карап чыгыйк *.

БОРЫНГЫ ХЕЗМӘТЧЕДӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

4. Аса патша яһүд халкына нинди үрнәк биргән?

4 Аса патша гыйбадәт кылуга карата искиткеч ашкыну күрсәткән. Ул үз җирен гыйбадәтханә фахишләреннән һәм җирәнгеч потлардан чистарткан (1 Пат. 15:9—13). Аның сүз иреге булган, һәм ул халыкка «үз ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәне эзләргә, Канун һәм әмерләрне үтәргә кушкан». Йәһвә фатихасы белән Асаның патшалык итүенең беренче ун елында бер сугыш та булмаган. Аса бу иминлекнең Аллаһыдан килгәнен белеп халыкка болай дигән: «Бу җир бит әле дә безнең карамакта, чөнки без Аллаһыбыз Йәһвәне эзләдек. Без аны эзләдек, һәм ул безгә һәрьяклап тынычлык бирде» (2 Елъ. 14:1—7). Шуннан соң нәрсә булган?

5. Нинди очракта Асаның Аллаһыга таянуы сыналган, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

5 Үзегезне Аса урынына куеп карагыз. Эфиоп кешесе Зирәх 1 000 000 гаскәри һәм 300 сугыш арбасы белән яһүдләргә каршы чыккан (2 Елъ. 14:8—10). Шундый зур гаскәрнең үз патшалыгыгызга якынлашып килгәнен күреп, сез нәрсә эшләр идегез? Сезнең гаскәрегез нибары 580 000 кеше генә бит! Дошман гаскәре үзегезнекеннән икеләтә күбрәк булганга, сез Аллаһы бу һөҗүмгә нигә юл куя дип аптырар идегезме? Андый куркыныч янаганда, сез бу мәсьәләне хәл итәр өчен үз зирәклегегезгә таяныр идегезме? Асаның эш итүеннән күренгәнчә, аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре якын булган, һәм ул аңа тулысынча таянган. Ул аңа кайнар дога кылган: «Я Аллаһыбыз Йәһвә, ярдәм итче безгә, чөнки без сиңа гына таянабыз һәм синең исемеңнән бу бихисап кешегә каршы чыктык. И Йәһвә, син — безнең Аллаһыбыз. Адәмнәргә үзеңне җиңәргә бирмә». Аллаһы Асаның эчкерсез үтенеченә ничек җавап биргән? Ул «эфиопларны тар-мар иткән». Бу сугышта бер дошман да исән калмаган! (2 Елъ. 14:11—13)

6. Аса безгә нинди үрнәк калдырган?

6 Асага Аллаһы җитәкчелегенә һәм яклавына тулысынча таянырга нәрсә булышкан? Изге Язмаларда язылганча, «Аса... Йәһвә күзендә дөрес булганны кылган» һәм аның «йөрәге... тулысынча Йәһвәгә тугры» булган (1 Пат. 15:11, 14). Безгә дә Аллаһыга бөтен йөрәктән хезмәт итәргә кирәк. Аның белән хәзер һәм киләчәктә якын мөнәсәбәтләрне саклар өчен, шулай эшләү үтә мөһим. Без Йәһвәгә бик рәхмәтле, чөнки ул безне үзенә якынлаштырыр өчен беренче булып адым ясаган һәм безгә үзе белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә һәм аларны сакларга ярдәм итеп тора. Әйдәгез, Аллаһының моны нинди ике юл ярдәмендә эшләгәнен карап чыгыйк.

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ҮЗЕНӘ ЙОЛЫМ АША ЯКЫНЛАШТЫРА

7. а) Йәһвә безне үзенә якынлаштырыр өчен нәрсә эшли? б) Аллаһы безне үзенә иң элек нәрсә ярдәмендә якынлаштыра?

7 Йәһвә кешеләргә үз яратуын яшәр өчен матур җирне барлыкка китереп күрсәткән. Ул әле дә безнең физик ихтыяҗларыбызны кайгыртып үз яратуын күрсәтә (Рәс. 17:28; Ачыл. 4:11). Иң  мөһиме Йәһвә безне рухи яктан кайгырта (Лүк 12:42). Өстәвенә, кылган догаларыбызны ул үзе тыңлый һәм безне моңа ышандыра (1 Яхъя 5:14). Ләкин Аллаһының иң бөек мәхәббәте йолым корбанында чагыла. Аның ярдәмендә Йәһвә безне үзенә якынлаштыра, һәм без дә аңа якынлашабыз. (1 Яхъя 4:9, 10, 19 укы.) Без гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат ителсен өчен, Йәһвә җиргә үзенең «бердәнбер Улын» җибәргән (Яхъя 3:16).

8, 9. Гайсә Йәһвәнең ниятендә нинди роль уйный?

8 Йәһвә нияте буенча хәтта Мәсихкә кадәр яшәгән кешеләр йолым корбаныннан файда күрә алган. Бу ничек мөмкин булган? Коткаручыбызның килүе турында пәйгамбәрлек иткәндә, Йәһвә йолым корбаны инде түләнгән дип санаган, чөнки ул үз ниятенең үтәлешенә бернәрсә дә комачаулый алмаганын белгән (Ярат. 3:15). Гасырлар үткәч, рәсүл Паул Аллаһыга «Мәсих Гайсәнең... түләнгән йолымы» өчен рәхмәтләрен белдергән. Ул болай дип өстәгән: «[Аллаһы] сабырлык күрсәтеп үткәндәге гөнаһларны кичергән» (Рим. 3:21—26). Гайсәнең безне Аллаһыга якынлаштыруда уйнаган роле бик мөһим!

9 Басынкы кешеләр Гайсә аша гына Йәһвәне белә ала һәм аның белән якын мөнәсәбәтләр үстерә ала. Изге Язмаларда бу хакыйкать ничек ассызыклана? Паул болай дип язган: «Аллаһы безгә үз мәхәббәтен шуның белән күрсәтә: Мәсих, без әле гөнаһлы булганда, безнең өчен үлгән» (Рим. 5:6—8). Йолым, без аңа лаек булганга түгел, ә Йәһвә белән Гайсә безне нык яратканга түләнгән. «Мине җибәргән Атам миңа җәлеп итмәсә, яныма беркем дә килә алмый»,— дип әйткән Гайсә. Башка бер очракта ул болай дигән: «Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми» (Яхъя 6:44; 14:6). Изге рухы ярдәмендә Йәһвә кешеләрне Гайсә аша үзенә җәлеп итә һәм аларга мәңгелек тормышка өмет тотып Үзенең яратуында калырга булыша. (Яһүд 20, 21 укы.) Әйдәгез, Йәһвә безне үзенә якынлаштырыр өчен кулланган башка юлны карап чыгыйк.

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ҮЗЕНӘ ҮЗ СҮЗЕ АША ЯКЫНЛАШТЫРА

10. Изге Язмалар безгә Аллаһыга якынлашырга ничек ярдәм итә?

10 Бу мәкаләдә Изге Язмаларның 14 китабыннан алынган шигырьләр китерелә. Изге Язмалар булмаса, без Барлыкка Китерүчебезгә якынлашып булганны ничек белә алыр идек? Аннан башка йолым корбаны турында һәм Йәһвәнең безне үзенә Гайсә аша җәлеп итүе турында ничек белеп булыр иде? Йәһвә үз рухы ярдәмендә яздырган Изге Язмалар безгә аның шәхесен һәм бөек ниятләрен ачыклый. Мәсәлән, Чыгыш 34:6, 7 дә Йәһвәнең Мусага үзе турында әйткән мондый сүзләре язылган: «Раббы, кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы, сабыр, рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Аллаһы! Ул Үзенең шәфкатен меңнәрчә буынга күрсәтә, хәсислек, явыз гамәл, гөнаһларны кичерә». Андый шәхескә кем тартылмас? Йәһвә шуны белә: без, аның турында Изге Язмалар аша күбрәк белгән саен, аның барлыгына тагы да ныграк ышанырбыз һәм аңа якынлаша баруыбызны ачыграк сизәрбез.

11. Ни өчен без Аллаһының сыйфатлары һәм юллары турында өйрәнер өчен тырышлыклар куярга тиеш? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

11 Аллаһыга якынлаша алуыбыз турында бер китабыбызда болай дип әйтелгән иде: «Дуслык мөнәсәбәтләре кеше белән яхшырак танышкан саен үсә бара. Без аның күркәм якларын кадерли һәм алар белән соклана башлыйбыз. Шуңа күрә безгә Изге Язмаларда Аллаһының сыйфатлары һәм юллары турында  нәрсә әйтелгәнен аеруча игътибар белән тикшерү мөһим». Без Йәһвәгә үз Сүзен кешеләр аңлый алырлык итеп яздырганы өчен бик рәхмәтле!

12. Ни өчен Йәһвә Изге Язмаларны язуда кешеләрне кулланган?

12 Йәһвә Изге Язмаларны фәрештәләргә язарга куша алыр иде. Өстәвенә, алар безнең белән һәм эшләребез белән бик кызыксына (1 Пет. 1:12). Шик тә юк, фәрештәләр кешеләр өчен Аллаһы хәбәрен язып бирә алыр иде. Әмма алар бар нәрсәгә кеше карашыннан чыгып карый алыр идеме? Алар ихтыяҗларыбызны, кимчелекләребезне һәм теләкләребезне аңлатып бирә алыр идеме? Юк. Йәһвә аларның бу яклардан чикле булуларын белгән. Йәһвә үз Сүзен язуда кешеләрне кулланганга, Изге Язмалар күңелебезгә үтеп керә. Без Изге Язмаларны язуда катнашкан һәм анда искә алынган кешеләрнең фикер йөртүләрен һәм хис-тойгыларын аңлый алабыз. Безгә аларның хисләре, мәсәлән, өмет өзелү, шикләнү, курку, сөенү һәм уңышка ирешүдән килгән шатлыклары таныш; без аларның кимчелекләрен дә аңлыйбыз. Изге Язмаларны язуда катнашкан бар кешеләрнең, Ильяс пәйгамбәрнең кебек, безгә хас хисләре булган (Ягък. 5:17).

Йәһвәнең Юныс һәм Петер белән мөгамәлә итүе сезне Аңа ничек якынлаштыра? (13, 15 нче абзацларны кара.)

13. Юнысның догасы күңелегездә нинди хисләр уята?

13 Әйдәгез, моның турында уйланып карыйк: Юныс Аллаһы биргән йөкләмәне үтәүдән баш тартып качкач, берәр фәрештә аның хисләрен тулысынча тасвирлый алыр идеме? Шуңа күрә Йәһвәнең Юныска үзе турында, шул исәптән диңгез төбеннән Аллаһыга эчкерсез дога кылуы турында, язарга кушканы күпкә яхшырак булган! Юныс болай дигән: «Җаным хәлдән тайганда мин Раббыны искә төшердем» (Юныс 1:3, 10; 2:1—9).

14. Ни өчен сез Ишагыйянең үзе турында язганнарын аңлый аласыз?

14 Әйдәгез, шулай ук Ишагыйянең үзе  турында нәрсә язганын карап үтик. Ишагыйя пәйгамбәр бер күренештә Аллаһы данын күргән, һәм бу аны үзенең гөнаһлы булуын танырга этәргән. Ул болай әйткән: «Башыма кайгы төште! Мин авызы саф булмаган кеше һәм авызлары саф булмаган халык арасында яшим. Мин Патшаны — Гаскәрләр Иясе Йәһвәне үзен күрдем ич!» (Ишаг. 6:5). Нинди фәрештә үзе турында андый сүзләр әйтә алыр иде? Ишагыйя исә алай әйтә алган, һәм без аның хисләрен аңлый алабыз.

15, 16. а) Ни өчен безгә башка кешеләрнең хисләрен аңлау авыр түгел? Мисаллар китерегез. б) Безгә Йәһвәгә якынлашырга нәрсә булышыр?

15 Фәрештәләр үзләре турында, Ягъкуб әйткәнчә, «лаек түгел мин» я, Петер әйткәнчә, «мин бит гөнаһлы», дип әйтә алыр идеме? (Ярат. 32:10; Лүк 5:8). Алар Гайсәнең шәкертләре кебек «куркып калган» булыр идеме? Паул белән башкаларның очрагында булган кебек, тугры фәрештәләргә яхшы хәбәрне каршылыкларга карамастан кыюланып сөйләргә кирәк булыр идеме? (Яхъя 6:19; 1 Тис. 2:2). Юк, фәрештәләр бар яктан да камил һәм кешеләргә караганда күпкә көчлерәк. Әмма камил булмаган кешеләр андый хисләрен белдерткәндә, безгә аларны аңлау җиңел, чөнки без дә алар кебек кешеләр. Аллаһы Сүзен укыганда без чыннан да «шатланучылар белән бергә шатлана» алабыз һәм «елаучылар белән бергә елый» алабыз (Рим. 12:15).

16 Изге Язмаларны укыганда Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре белән үзен ничек тотканы турында уйлансак, түземлелек белән ярату күрсәтеп камил булмаган кешеләргә якынлашкан Аллаһыбыз турында күп гаҗәеп нәрсәләр ачыкларбыз. Шулай итеп без Йәһвә белән тагы да яхшырак танышырбыз һәм аңа карата яратуыбыз тирәнәя барыр. Нәтиҗәдә, без аңа якынлашырбыз. (Гыйбрәтле сүзләр 3:32 укы.)

АЛЛАҺЫ БЕЛӘН ӨЗЕЛМӘС МӨНӘСӘБӘТЛӘР ҮСТЕРЕГЕЗ

17. а) Азария Асага нинди яхшы киңәш биргән? б) Аса Азариянең киңәшен тотмыйча нәрсә эшләгән, һәм бу нинди нәтиҗәгә китергән?

17 Эфиоп гаскәре җиңелгәннән соң Аллаһының пәйгамбәре Азария Аса патшага һәм аның белән булган кешеләргә бер акыллы киңәш биргән. Ул болай дигән: «Сез Йәһвә белән булганда, ул сезнең белән. Аны эзләсәгез, сез аны табачаксыз, ә аны калдырсагыз, ул сезне калдырачак» (2 Елъ. 15:1, 2). Еллар узгач, Асаның бу яхшы киңәшкә колак салмаганы күренгән. Үзләренә төньяк Исраил патшалыгы һөҗүм белән янаганда, Аса яклауны суриялеләрдән эзләгән. Йәһвәдән яңадан ярдәм сорар урынына ул мәҗүсиләр белән килешү төзегән. Шунда Йәһвә аңа болай дигән: «Бу тапкыр син акылсыз эш иттең, шуңа күрә моннан ары сиңа каршы сугышлар алып барылачак». Асаның идарә итүенең калган елларында бертуктаусыз сугышлар барган (2 Елъ. 16:1—9). Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез?

18, 19. а) Аллаһыдан читләшә барганыбызны сизсәк, без нәрсә эшләргә тиеш? б) Без Йәһвәгә ничек якынлаша алабыз?

18 Без Йәһвәдән беркайчан да ераклашырга тиеш түгел. Аңардан читләшә барганыбызны сизсәк, без Һошея 12:6 буенча эш итәргә тиеш. Анда болай диелә: «Аллаһыңа кире кайт, тугры мәхәббәт һәм гаделлек сакла һәм һәрвакыт Аллаһыңа өметлән». Шунлыктан, әйдәгез, йолым корбаны турында рәхмәт хисе белән уйланыйк һәм, Йәһвә Сүзен җентекләп өйрәнеп, Аңа якынлашканнан-якынлаша барыйк. (Канун 13:4 укы.)

19 «Ә миңа Аллага якынлашуы рәхәт!» — дип язган мәдхия җырлаучы (Мәд. 72:28). Әйдәгез, Йәһвә турында күбрәк белем алуыбызны дәвам итик. Шулай эш итсәк, безнең аңа карата яратуыбыз үсә барыр. Без Йәһвәгә якынлашсак, ул да безгә хәзер һәм мәңге якынлашыр!

^ 3 абз. «Мин... сезнең белән» дигән брошюраның «Сезгә эшләрегез өчен әҗер биреләчәк» дип исемләнгән мәкаләсен кара.