Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кайда гына булсагыз да Йәһвә тавышын тыңлагыз

Кайда гына булсагыз да Йәһвә тавышын тыңлагыз

«Артыгызда: „Менә юл, шул юлдан барыгыз”,— дигән тавыш ишетеп торырсыз» (ИШАГ. 30:21).

1, 2. Йәһвә үз хезмәтчеләренә ничек җитәкчелек биреп тора?

ЙӘҺВӘ үз халкына һәрвакыт җитәкчелек биреп торган. Үткәндә ул киләчәктә нәрсә буласын фәрештәләр, күренешләр я төшләр аша ачкан. Кемгәдер Йәһвә махсус йөкләмәләр биргән (Сан. 7:89; Йәз. 1:1; Дан. 2:19). Башкалар җитәкчелекне Йәһвәнең җирдәге вәкилләреннән алган. Йәһвәнең күрсәтмәләре нинди генә юл белән бирелмәсен, алар буенча эш иткән кешеләр фатихаланган.

2 Бүген Йәһвә үз халкына җитәкчелекне Изге Язмалар, изге рух һәм җыелыш аша биреп тора (Рәс. 9:31; 15:28; 2 Тим. 3:16, 17). Аллаһыдан алган бу җитәкчелек шулкадәр аңлаешлы ки, без аны: «Менә юл, шул юлдан барыгыз»,— дигән тавышны ишеткәндәй ишетеп торабыз (Ишаг. 30:21). Гайсә дә җыелышка «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша җитәкчелек биргәндә, без, асылда, Йәһвәнең тавышын ишетәбез (Мат. 24:45). Без бу җитәкчелеккә һәм күрсәтмәләргә җитди карарга тиеш, чөнки мәңгелек тормышыбыз тыңлаучан булуыбыздан тора (Евр. 5:9).

3. Йәһвә җитәкчелегенә тулысынча буйсынуыбызга нәрсә комачауларга мөмкин? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Йәһвәдән алган җитәкчелек тормышларыбызны коткара ала. Шайтан моны белә һәм, без бу җитәкчелек буенча эш итмәсен өчен, барысын эшләргә әзер. Моннан тыш, мәкерле йөрәгебез дә Йәһвәнең күрсәтмәләренә тыңлаучан булуыбызга  йогынты ясарга мөмкин (Ирем. 17:9). Аллаһы тавышын ишетергә комачаулый торган нәрсәләрне ничек җиңеп була? Йәһвәне тыңлау һәм аңа дога кылу төрле хәлләрдә аның белән мөнәсәбәтләребезне сакларга ничек булыша? Әйдәгез, бу сорауларны карап чыгыйк.

ШАЙТАННЫҢ ХӘЙЛӘЛӘРЕННӘН САКЛАНЫГЫЗ

4. Шайтан кешеләрнең фикер йөртүләренә ничек тәэсир итәргә тырыша?

4 Шайтан ялган мәгълүмат тарату һәм пропаганда ярдәмендә кешеләрнең фикер йөртүләренә тәэсир итәргә тырыша. (1 Яхъя 5:19 укы.) Бөтен җир шары буенча, шул исәптән ерак төбәкләрдә, мәгълүмат басмалар, радио, телевидение һәм Интернет аша таратыла. Андый чыганаклардан файдалы мәгълүмат табып булса да, ул еш кына Йәһвәнең принципларына каршы булган тәртипне һәм нормаларны тага (Ирем. 2:13). Мәсәлән, яңалыкларда һәм күңел ачуларда бер җенестәге кешеләрнең никах теркәүләрендә бернинди начарлык юк дип күрсәтелә. Шунлыктан күп кенә кеше Изге Язмаларда гомосексуализм турында язылганнар артык катгый дип уйлый башлый (1 Көр. 6:9, 10).

5. Шайтан пропагандасы ташкыны үзебезне агызып алып китмәсен өчен, без нәрсә эшли алабыз?

5 Аллаһы тәкъвалыгын яраткан кешеләр Шайтан пропагандасының ташкыны үзләрен агызып алып китмәсен өчен нәрсә эшли ала? Алар яхшылыкны яманлыктан ничек аера ала? Үзләрен Аллаһы «сүзе буенча саклап»! (Мәд. 118:9) Без дөрес мәгълүматны ялган пропагандадан аера белсен өчен, Аллаһы Сүзендә бар кирәкле җитәкчелек бирелә (Гыйб. сүз. 23:23). Язмалардан өземтә китереп, Гайсә: «Кеше... Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш»,— дип әйткән (Мат. 4:4). Безгә Изге Язмалардагы принципларны тормышыбызда кулланырга өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, Муса канунында зина кылуга кагылышлы күрсәтмәләр язылганчы, гасырлар алдан яшь Йосыф андый тәртип Аллаһыга каршы гөнаһ икәнен белгән. Потифарның хатыны Йосыфны вәсвәсәләндергәндә, ул Йәһвәгә тыңлаучан булырга тәвәккәл булган. (Яратылыш 39:7—9 укы.) Хуҗабикәсе үзенә көн саен бәйләнеп йөрсә дә, Йосыф аның тавышына Аллаһы тавышын басарга юл бирмәгән. Яхшылыкны яманлыктан аера белер өчен, безгә Йәһвә тавышын тыңларга һәм бертуктаусыз яңгырап торган Шайтанның пропагандасына бирелмәскә кирәк.

6, 7. Шайтанның бозык киңәшенә колак салмас өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

6 Бу дөньяда бер-берсенә каршы килгән дини тәгълиматлар шулхәтле киң таралган ки, күпләр хәтта хак динне табып булмый дип уйлый. Әмма Йәһвә үз җитәкчелеген аның буенча эш итәргә әзер булган кешеләргә ап-ачык күрсәтә. Безгә кемне тыңларга икәнен сайларга кирәк. Ике тавышны да бер үк вакыт тыңлау мөмкин булмаганга, безгә Гайсәнең «тавышын белергә» һәм аны тыңларга кирәк. Йәһвә нәкъ аны үз сарыкларын көтәргә билгеләгән. (Яхъя 10:3—5 укы.)

 7 «Ишеткән нәрсәләргә игътибарлы булыгыз»,— дип әйткән Гайсә (Марк 4:24). Йәһвәнең күрсәтмәләре ап-ачык һәм дөрес, әмма аларга игътибар итеп торыр өчен һәм алар буенча эш итәр өчен, без үз йөрәгебезне әзерләргә тиеш. Сак булмасак, Аллаһының безне кайгыртып биргән киңәшен тотар урынына безнең Шайтанның бозык киңәшенә колак салуыбыз бар. Беркайчан да бу дөньядагы музыкага, фильмнарга, телетапшыруларга, китапларга, танышларга, укытучыларга я «белгечләргә» үз тормышыгыз белән идарә итәргә ирек бирмәгез (Көл. 2:8).

8. а) Йөрәк Шайтанның тәэсиренә бирелергә ничек этәрергә мөмкин? б) Кисәтү билгеләрен санга сукмавыбыз нәрсәгә китерә ала?

8 Шайтан безнең гөнаһлы омтылышлар бар икәнен белә, һәм аларны канәгатьләндерергә этәрә. Шайтан безгә шулай итеп һөҗүм иткәндә, сафлыгыбызны саклап калу аеруча авыр була (Яхъя 8:44—47). Андый чакларда безгә бирешми калырга нәрсә ярдәм итә алыр иде? Әйтик, бер кешенең кыска вакытлы ләззәтне алу теләге шулкадәр нык булып киткән ки, ул хәтта беркайчан да эшләмәм дип уйлаганны эшләгән, ди (Рим. 7:15). Аны андый аяныч хәлгә нәрсә китергән? Күрәсең, кеше әкрен-әкрен Йәһвәнең тавышын ишетми башлаган. Ул үз йөрәк торышының бозылганын күрсәтүче билгеләрне абайламаган я аларны санга сукмаган. Бәлки, ул дога кылмый башлаган, җыелыш очрашуларын калдыра башлаган я аның хезмәте сүлпәнәеп киткәндер. Ахыр чиктә, ул начар теләгенә бирелеп үзе дөрес түгел дип санаганны эшләгән. Кисәтү билгеләренә игътибарлы булсак һәм хәлебезне төзәтер өчен шунда ук эш итсәк, андый һәлакәтле адымнан кача алырбыз. Өстәвенә, Йәһвә тавышын тыңласак, без мөртәтләрнең карашлары белән беркайчан да кызыксынмабыз (Гыйб. сүз. 11:9).

9. Ни өчен гөнаһлы теләкләрне мөмкин кадәр иртәрәк күреп алу мөһим?

9 Чирне мөмкин кадәр иртәрәк билгеләү тормышны коткарырга мөмкин. Шулай ук без дә, вәсвәсәгә тарта алган омтылышларыбызны тиз арада абайлап алсак, бәлагә эләкмәбез. Иблис безне «үз ихтыярын үтәр өчен... тере килеш үз тозагына тотып» алганчы, безгә андый йомшак якларыбызны күргәч үк эш итү акыллы (2 Тим. 2:26). Фикер йөртү рәвешебезнең һәм теләкләребезнең Йәһвә таләпләренә туры килми башлавын күрсәк, нәрсә эшләргә? Без кичектермичә, басынкы гына Аллаһыга таба борылырга, аның киңәшләренә колак салырга һәм аны бөтен йөрәгебез белән тыңларга тиеш (Ишаг. 44:22). Без шуны танырга тиеш: дөрес булмаган карар аркасында без  күп еллар буе газаплар кичерергә мөмкин. Андый җитди хатаны эшләү урынына кичектермичә эш итү һәм дөрес юлдан тайпылмау күпкә акыллырак!

Рухи эшләр Шайтанның хәйләләреннән безне ничек саклый ала? (4—9 нчы абзацларны кара.)

ГОРУРЛЫК БЕЛӘН КОМСЫЗЛЫКНЫ ТЫЕГЫЗ

10, 11. а) Горур кеше үзен ничек тота? б) Без Корах, Датан һәм Абирамның начар юлга басканыннан нинди сабак алабыз?

10 Йөрәгебез безне читкә алып китә ала. Безгә моны тану мөһим. Гөнаһлы омтылышларыбыз безгә бик көчле йогынты ясый! Горурлык белән комсызлыкка игътибар итик. Бу якларның һәрберсе Йәһвә тавышын баса ала һәм һәлакәтле юлга этәрә ала. Мәсәлән, горур кеше гадәттә үзен әллә кемгә саный. Ул уйлаганча, аның теләсә нәрсә эшләргә хакы бар, һәм бер кем дә аңа нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә алмый. Шуңа күрә ул үзен имандашлар, өлкәннәр я хәтта Аллаһы оешмасы биргән киңәшләргә һәм күрсәтмәләргә мохтаҗ түгел дип саный. Андый кеше өчен Йәһвәнең тавышы ишетелер-ишетелмәс яңгырый башлый.

11 Исраиллеләр чүлдә йөргәндә, Корах, Датан һәм Абирам Муса белән Һарунның хакимлегенә каршы фетнә күтәргән. Горур булганга, шул фетнәчеләр Йәһвәгә үзләренчә гыйбадәт кылмакчы булган. Йәһвә моңа ничек караган? Ул аларны юк иткән (Сан. 26:8—10). Бу тарихи вакыйгадан без зур сабак алабыз. Йәһвәгә каршы фетнә бәлагә китерә. Горурлыкның һәлакәткә илткәнен онытмыйк (Гыйб. сүз. 16:18; Ишаг. 13:11).

12, 13. а) Комсызлыкның бәлагә китерә алганын күрсәтүче мисал китерегез. б) Комсызлыкны тыймасак, ул никадәр тиз үсәргә мөмкин? Аңлатыгыз.

12 Комсызлыкка да игътибар итик. Комсыз кеше Йәһвә күрсәтмәләре аңа кагылмый һәм кеше әйберен алып була дип уйлый. Суриялеләрнең гаскәр башлыгы Нааман махау чиреннән савыккач, Илиша пәйгамбәргә бүләкләр тәкъдим иткән, әмма тегесе алардан баш тарткан. Ләкин Илишаның хезмәтчесе Гыйзинең бу бүләкләрне аласы килгән. Ул күңеленнән: «Йәһвә белән ант итәм, мин аның [Нааман] артыннан йөгерәм дә, берәр нәрсә сорап алам»,— дигән. Илишага сүз дә әйтмичә, ул Нааман артыннан йөгереп аңардан «бер талант көмеш һәм ике яңа алмаш кием» алдап сорап алган. Гыйзинең бу эше һәм соңыннан Йәһвә пәйгамбәрен алдавы нәрсәгә китергән? Нааманның махавы комсыз Гыйзигә ябышкан! (2 Пат. 5:20—27)

13 Комсызлык кечкенә теләктән башланырга мөмкин, әмма кеше аны тыеп тормаса, ул тиз үсә һәм кешенең үзен биләп ала. Комсызлык нинди көчкә ия икәне Ахан мисалыннан күренә. Аханның комсызлыгы никадәр тиз үскәненә игътибар итегез. Ул болай дигән: «Мин табыш арасында кыйммәтле матур Шинар киемен, 200 шәкыл көмеш һәм 50 шәкыл авырлыгында алтын күргәч, аларны бик аласым килде, һәм мин аларны алдым». Дөрес булмаган теләкне тыяр урынына, Ахан әйберләрне урлап аларны үз чатырында качырган. Бу эш ачыклангач, Йошуа Аханга Йәһвә аны җәзага тартачак дип әйткән. Ахан һәм аның гаиләсе шул ук көнне һәлак ителгән булган (Йошуа 7:11, 21, 24, 25). Һәрберебез Ахан шикелле комсыз булып китәргә мөмкин. Әйдәгез, шуңа күрә «һәртөрле комсызлыктан сакланыйк» (Лүк 12:15). Безнең кайчак начар я хәтта әхлаксыз уйлар туа алса да, иң мөһиме — аларны контрольдә тоту һәм теләкләребезгә үзебезне гөнаһка китерергә юл бирмәү. (Ягъкуб 1:14, 15 укы.)

14. Күңелебездә горурлык белән комсызлык билгеләрен абайлап алсак, без нәрсә эшләргә тиеш?

14 Горурлык та, комсызлык та бәла-казага китерә ала. Дөрес булмаган эшнең нәтиҗәсе турында уйлансак, без андый теләкләргә Йәһвә тавышын басарга юл  бирмәбез (Кан. 32:29). Изге Язмалар ярдәмендә хак Аллаһы безгә дөрес юл күрсәтә. Алай гына да түгел, ул бу юл буенча йөрү нинди файда китерә икәнен аңлата, бозык юлга басуның ачы җимешләрен дә әйтеп бирә. Горурлык я комсызлык тәэсире аркасында йөрәгебездә берәр начар эш кылырга ният туса, моның нәтиҗәләре турында уйлану бик акыллы булыр иде! Без берәр начар гамәлнең үзебезгә, якыннарыбызга һәм аеруча Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итәчәге турында уйланырга тиеш.

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ТЫГЫЗ АРАЛАШЫГЫЗ

15. Йәһвә белән аралашу турында әйткәндә, Гайсә безгә нинди үрнәк калдырган?

15 Йәһвә безгә иң яхшысын гына тели (Мәд. 1:1—3). Ул безгә кирәкле вакытта һәрьяклы җитәкчелек биреп тора. (Еврейләргә 4:16 укы.) Камил булган булса да, Гайсә Йәһвә белән тыгыз аралашуга мохтаҗ булган һәм бертуктаусыз дога кылган. Йәһвә Гайсәгә могҗизалы рәвештә булышкан һәм җитәкчелек биреп торган. Ул аңа хезмәт итсеннәр өчен фәрештәләрне җибәргән, изге рух биргән һәм 12 рәсүлне сайларга ярдәм иткән. Йәһвә үз тавышын күктән яңгыратып, Гайсәгә булышканын һәм аны хуплаганын күрсәткән (Мат. 3:17; 17:5; Марк 1:12, 13; Лүк 6:12, 13; Яхъя 12:28). Безгә Гайсәдән үрнәк алып, Аллаһыга күңелебезне бушатып дога кылырга кирәк (Мәд. 61:8, 9; Евр. 5:7). Дога ярдәмендә безнең Йәһвә белән аралашуыбыз тыгыз булып кала ала, һәм без аңа дан китереп яши алырбыз.

16. Йәһвә безгә аның тавышын ишетергә ничек ярдәм итә?

16 Йәһвәнең киңәшләрен табу җиңел булса да, ул алар буенча эш итәргә беркемне дә мәҗбүр итми. Безгә аңардан изге рух сорарга кирәк, һәм ул аны мул итеп бирәчәк. (Лүк 11:10—13 укы.) Әмма безгә шулай ук Изге Язмаларда язылган мондый сүзләргә колак салырга кирәк: «Ничек тыңлавыгызга игътибар итегез» (Лүк 8:18). Мәсәлән, Йәһвәдән әхлаксыз теләкләрне җиңәргә ярдәм сорасак, әмма шул ук вакыт порнография я әхлаксыз фильмнарны каравыбызны дәвам итсәк, бу икейөзлелек булыр иде. Йәһвәнең ярдәмен алыр өчен, безгә аның рухы булган җирләрдә булырга һәм ул хуплаган эшләр белән шөгыльләнергә кирәк. Мәсәлән, без Аллаһы рухы җыелыш очрашуларында икәнен беләбез. Күп кенә кардәшләр Йәһвәне җыелыш очрашуларында тыңлап бәладән кача алган. Нәтиҗәдә, алар үз йөрәкләрендә начар теләкләрнең үсә барганын абайлый алган һәм үз юлларын төзәткән (Мәд. 72:12—17; 142:10).

ЙӘҺВӘ ТАВЫШЫН АЛГА ТАБА ДА ИГЪТИБАР БЕЛӘН ТЫҢЛАГЫЗ

17. Ни өчен үз-үзебезгә таяну куркыныч?

17 Борынгы Исраил патшасы Давытның мисалын карап үтик. Яшь чагында ул филисти әзмәвере Голиафны җиңгән. Соңрак Давыт сугышчы, патша, халыкның яклаучысы һәм аның файдасына карарлар кабул итүче булып киткән. Әмма Давыт үз белдегенә таянгач, йөрәге аны алдаган. Ул Бирсәбия белән җитди гөнаһ кылган һәм хәтта ире Уриның үтерүен оештырган. Йәһвә Давытны төзәткәч, ул басынкылык белән үз хатасын таныган һәм янә Йәһвәнең дусты булып киткән (Мәд. 50:6, 8, 12, 13).

18. Безгә Йәһвә тавышын алга таба да тыңлап торырга нәрсә булыша ала?

18 Әйдәгез, 1 Көринтлеләргә 10:12 дә язылган киңәш буенча эш итик һәм үзбелдекле булмыйк. «Адымнарыбызга юнәлеш бирә» алмаганга, без ахыр чиктә я Йәһвәнең, я Дошманыбызның тавышын тыңларбыз (Ирем. 10:23). Әйдәгез, өзлексез дога кылыйк, изге рух биргән җитәкчелек буенча эш итик һәм Йәһвәнең тавышын һәрвакыт игътибар белән тыңлыйк.