Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез «ризыкны үз вакытында» алып тукланасызмы?

Сез «ризыкны үз вакытында» алып тукланасызмы?

БЕЗ кешелек тарихындагы иң авыр чорда яшибез (2 Тим. 3:1—5). Безнең Йәһвәгә яратуыбыз һәм аның әмерләре буенча яшәргә тәвәккәллегебез көн дә сынала. Гайсә бу авыр чорның булачагын алдан белгән һәм үз шәкертләрен, ахырга тикле чыдый алсыннар өчен, кирәкле ярдәм алачакларына ышандырган (Мат. 24:3, 13; 28:20). Аларны ныгыту максатыннан чыгып, ул рухи «ризыкны үз вакытында» бирер өчен ышанычлы хезмәтчене билгеләгән (Мат. 24:45, 46).

Ышанычлы хезмәтче 1919 елда билгеләнгәннән бирле, төрле телләрдә сөйләшкән миллионлаган «өйдәге хезмәтчеләр» Аллаһы оешмасына җыела һәм рухи ризык белән туклана (Мат. 24:14; Ачыл. 22:17). Әмма кайбер басмаларыбыз санаулы телләрдә генә чыгарыла, һәм кемнеңдер басмаларыбызны электрон форматта укырга, тыңларга я карарга мөмкинлеге юк. Мәсәлән, күпләр jw.org сайтында гына табып булган видеоларны карый алмый һәм мәкаләләрне укый алмый. Андый хәл кайбер кешеләрнең, рухи яктан сәламәт булып калыр өчен, ризыктан тулысынча файдалана алмаганнарын аңлатамы? Җавапны табар өчен, дүрт мөһим сорауны карап чыгыйк.

 1. Йәһвә биргән ризыкның иң мөһим өлеше нәрсә булып тора?

Шайтан Гайсәне вәсвәсәләп ташларны икмәккә әйләндерергә котыртканда, Гайсә болай дигән: «Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш» (Мат. 4:3, 4). Йәһвәнең сүзләре Изге Язмаларда язылган (2 Пет. 1:20, 21). Шуңа күрә Изге Язмалар — рухи ризыгыбызның иң мөһим өлеше (2 Тим. 3:16, 17).

Йәһвә оешмасы «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н тулысынча я өлешчә 120 дән артык телдә чыгарган, һәм шул телләрнең саны ел саен арта бара. Бу тәрҗемәдән тыш, Изге Язмаларның башка миллиардлаган экземплярлары тулысынча я өлешчә меңләгән телләрдә бастырылган. Андый искиткеч уңышларга ирешү «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын теләгән» Йәһвәнең ниятенә туры килә (1 Тим. 2:3, 4). Һәм Йәһвәдән «беркем дә, бернәрсә дә яшеренә алмаганга», без аның «рухи нәрсәләргә сусаган» кешеләрне үз оешмасына китерәчәгенә һәм рухи ризык белән тәэмин итәчәгенә ышана алабыз (Евр. 4:13; Мат. 5:3, 6; Яхъя 6:44; 10:14).

2. Басмаларыбыз рухи ризык белән тәэмин итүдә нинди роль уйный?

Нык иманны үстерер өчен, кешегә Изге Язмаларны уку әз. Ул укыганнарын аңларга һәм белгәннәрен кулланырга тиеш (Ягък. 1:22—25). Беренче гасырда яшәгән бер хәбәш кешесе моны ачык аңлаган. Яхшы хәбәрне таратучы Филип аңардан: «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» — дип сораганда, тегесе Аллаһы Сүзенә карап барган. Хәбәш кешесе аңа болай җавап кайтарган: «Әгәр берәрсе аңлатып бирмәсә, ничек аңлый алыйм инде?» (Рәс. 8:26—31) Филип хәбәш кешесенә Аллаһы Сүзе турында төгәл белем алырга ярдәм иткән. Тегесе белгәннәре белән шулкадәр дәртләнеп киткән ки, хәтта суга чумдырылу үткән (Рәс. 8:32—38). Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбыз да безгә хакыйкать турында төгәл белем алырга ярдәм итә. Бу басмаларда язылганнар күңелебез түренә үтеп керә һәм алган белемне тормышта кулланырга этәрә (Көл. 1:9, 10).

Басмаларыбыз ярдәмендә Йәһвә хезмәтчеләренә рухи ризык мул итеп бирелә (Ишаг. 65:13). Мәсәлән, 210 нан артык телдә чыгарылып торган «Күзәтү манарасы» журналы Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне аңлата, хакыйкатьне тагы да яхшырак аңларга ярдәм итә һәм Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә дәртләндерә. Ә якынча 100 телдә чыгарылып торган «Уяныгыз!» журналы Йәһвәнең иҗади эшләре турында белемнәребезне арттыра һәм Изге Язмалардагы киңәшләрне тормышта ничек кулланып була икәнен күрсәтә (Гыйб. сүз. 3:21—23; Рим. 1:20). Ышанычлы хезмәтче Изге Язмаларга нигезләнгән материалны 680 нән артык телдә чыгара! Сез Изге Язмаларны укыр өчен һәр көн вакыт бүлеп куясызмы? Сез туган телегездә чыккан һәр яңа брошюраны һәм бар яңа басмаларны укып барасызмы?

Басмалардан тыш, Йәһвә оешмасы җыелыш очрашуларыбыз һәм конгрессларыбыз өчен Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар планнарын әзерли. Сезгә андый очрашулардагы нотыклар, театраль тамашалар, демонстрацияләр һәм интервьюлар ошыймы? Йәһвә безне чыннан да рухи табыннан тукландыра! (Ишаг. 25:6)

 3. Туган телегездә берничә генә басма булса, сез рухи яктан туяр-туймас тукланасыз дигәнне аңлатамы?

Һич тә юк. Кайчак кайбер Йәһвә хезмәтчеләренең башкаларга караганда рухи ризыклары күбрәк була, һәм бу безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Ни өчен? Рәсүлләрнең мисалына игътибар итик. Алар беренче гасырдагы башка күп шәкертләргә караганда күбрәк белем алган (Марк 4:10; 9:35—37). Алай булса да, башка шәкертләр рухи яктан ачлы-туклы булмаган; алар рухи ризыкны кирәгенчә алган (Эфес. 4:20—24; 1 Пет. 1:8).

Шунысын да онытмыйк, Гайсәнең җирдә яшәгәндә әйткәннәренең һәм эшләгәннәренең күбесе турында Инҗилдә язылмаган. Рәсүл Яхъя болай язган: «Гайсә башка күп эшләр дә башкарды. Аларның һәммәсе турында җентекләп язылса, язылган төргәкләр дөньяга сыймас иде дип уйлыйм» (Яхъя 21:25). Беренче гасырдагы мәсихчеләр камил Гайсә турында безгә караганда күбрәк белгән булсалар да, без мөһим нәрсәләрдән бер дә мәхрүм түгел. Йәһвә безгә Гайсә турында, без аның эзләре буенча барсын өчен, җитәрлек белем биргән (1 Пет. 2:21).

Рәсүлләрнең беренче гасырдагы җыелышларга җибәргән хатлары турында да уйланыйк. Изге Язмаларда Паул язган хатларның ким дигәндә берсе китерелми (Көл. 4:16). Бу хатны укый алмаганга, безнең рухи ризыгыбыз җитәрлек түгел дип әйтеп буламы? Юк. Йәһвә безнең нәрсәгә мохтаҗ икәнлегебезне белә һәм безгә рухи яктан нык булып калыр өчен барысын кирәгенчә биреп тора (Мат. 6:8).

Йәһвә безнең нәрсәгә мохтаҗ икәнебезне белә һәм безгә, рухи яктан нык булып калыр өчен, барысын кирәгенчә биреп тора

Бүген Йәһвә хезмәтчеләренең кайберәүләре башкаларга караганда күбрәк рухи ризык ала. Сөйләшкән телегездә берничә генә басма булса, Йәһвәнең үзегезне кайгыртканын онытмагыз. Булган материалны өйрәнегез һәм, мөмкин булса, аңлаган телегездә үткәрелгән җыелыш очрашуларына килеп йөрегез. Һәм Йәһвәнең сезне рухи яктан ныгытып торачак икәнлегенә шикләнмәгез (Мәд. 1:2; Евр. 10:24, 25).

4. Jw.org сайтына керергә мөмкинлегегез булмаса, сез рухи яктан сүлпәнәеп китәрсезме?

Без сайтыбызга брошюраларыбызны һәм Изге Язмаларны өйрәнер өчен башка басмаларыбызны электрон форматта куябыз. Сайтта шулай ук никахтагылар, яшүсмерләр һәм кечкенә балалы ата-аналар үзләре өчен гамәли материал таба ала. Гаиләләр бу материалны гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында өйрәнеп файда күрә. Өстәвенә, сайтыбызда махсус программалар, мәсәлән, Галаад мәктәбенең чыгарылышы һәм еллык очрашу, турында хәбәр ителә. Анда шулай ук Йәһвә халкына кагылган юридик вакыйгалар һәм ул кичергән табигать афәтләре турында мәгълүмат китерелә (1 Пет. 5:8, 9). Сайт — вәгазь эше өчен дә көчле корал. Аның ярдәмендә яхшы хәбәр хәтта эшчәнлегебез чикләнгән я тыелган җирләрдә тарала.

Сайтыбызга керергә мөмкинлегегез бармы, юкмы, сез рухи яктан нык булып кала аласыз. Һәр «өйдәге хезмәтче» яхшы туклансын дип, ышанычлы хезмәтче җитәрлек кенә басмалар чыгарыр өчен күп тырышлыклар куя. Шуңа күрә сез jw.org сайтына керер өчен генә берәр электрон җайланма сатып алырга мәҗбүр дип уйларга тиеш түгел. Сайттан берәр материалны бастырып чыгарып, аны Интернетлары булмаган кардәшләргә биреп була, әмма җыелышлардан моны эшләү таләп ителми.

Без Гайсәгә, рухи ихтыяҗларыбызны кайгыртып үз вәгъдәсен үтәгәне өчен, бик рәхмәтле. Бу соңгы көннәр үз ахырына тиз якынлашып барганда, без Йәһвәнең үзебезгә рухи «ризыкны үз вакытында» алга таба да биреп торачагына шикләнмибез.