Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хатын-кызларның Йәһвә ниятендә роле нинди?

Хатын-кызларның Йәһвә ниятендә роле нинди?

«Яхшы хәбәрне игълан итүче хатын-кызлар зур гаскәр тәшкил итә» (МӘД. 68:11, ЯД).

1, 2. а) Аллаһы Адәмгә нинди бүләкләр биргән? б) Ни өчен Аллаһы Адәмгә хатын биргән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ЙӘҺВӘ җирне билгеле бер ният белән яраткан. Ул аны «яшәр өчен барлыкка китергән» (Ишаг. 45:18). Аллаһы беренче кешене — камил Адәмне булдырган һәм аңа искиткеч йорт — Гадән бакчасы биргән. Мәһабәт агачлар үскән, челтер-челтер инешләр аккан һәм хайваннар уйнашып йөргән бакчада яшәү Адәмгә рәхәтлек китергәндер! Шулай да аның бәхете тулы булмаган. Йәһвә моны күреп, болай дигән: «Адәмне ялгызын калдыру әйбәт түгел, үзенә тиң бер ярдәмчене яратачакмын». Шуннан соң Аллаһы Адәмне тирән йокыга талдырып, бер кабыргасын алган да «шул кабырга сөягеннән... бер хатын-кыз яраткан». Уянгач, Адәм бик сөенгән! «Менә минем сөякләремнән алынган сөяк, менә минем итемнән алынган ит,— дип әйткән ул.— Аңа „хатын-кыз“ диелер, чөнки ул „ир“дән алынды» (Ярат. 2:18—23, искәрмә).

2 Хатын-кыз Адәмгә бирелгән Аллаһының искиткеч бүләге булган, чөнки ул аның камил ярдәмчесе итеп яратылган. Хатын-кызга шулай ук аерым бер хөрмәт — бала табу хөрмәте күрсәтелгән. Изге Язмаларда язылганча, «Адәм хатынга Хаува дип исем кушкан, чөнки ул барлык адәм балаларының анасы» булып китәргә тиеш булган (Ярат. 3:20, искәрмә). Нинди гаҗәеп бүләк биргән Аллаһы бу беренче парга! Шулай итеп, борынгы ата-анабызга җирне камил кешеләр белән тутыру, аны оҗмахка  әйләндерү һәм хайваннар өстеннән хакимлек итү мөмкинлеге бирелгән булган (Ярат. 1:27, 28).

3. а) Аллаһы фатихасын алыр өчен, Адәм белән Хаувадан нәрсә таләп ителгән, әмма алар нәрсә эшләгән? б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

3 Шул фатихаларны алыр өчен, Адәм белән Хаува Йәһвәгә буйсынырга һәм аның хакимлеген танырга тиеш булган (Ярат. 2:15—17). Шулчакта гына алар Аллаһының үзләренә карата ниятен үти алган булыр иде. Әмма кызганычка каршы, алар «борынгы еланның» — Шайтанның коткысына бирелгән һәм Аллаһыга каршы гөнаһ кылган (Ачыл. 12:9; Ярат. 3:1—6). Бу фетнә бар хатын-кызларга ничек тәэсир иткән? Аллаһыдан куркып яшәгән хатын-кызлар үткәндә нинди эшләр башкарган? Ни өчен бүгенге мәсихче хатын-кызларны «зур гаскәр» дип атап була? (Мәд. 68:11, ЯД)

ФЕТНӘНЕҢ НӘТИҖӘСЕ

4. Беренче парның гөнаһ кылуында кем гаепле булган?

4 Үз фетнәсе өчен җавапка тартылгач, Адәм мондый юк-бар сәбәп китереп үзен акларга тырышкан: «Яныма Син куйган хатын ул агачтан җимеш өзеп алып миңа бирде, мин аны ашадым» (Ярат. 3:12). Адәм кылган эше өчен үкенмәгән. Алай гына да түгел, ул Хауваны һәм аны барлыкка китергән Йәһвәне гаепләгән! Адәм дә, Хаува да гөнаһ кылган, әмма җаваплылык Адәм өстендә булган. Шуңа күрә рәсүл Паул: «Дөньяга бер кеше [Адәм] аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән»,— дип язган (Рим. 5:12).

5. Аллаһы үзеннән бәйсез хакимлекне берникадәр вакытка рөхсәт иткәнгә, нәрсә ап-ачык күренә?

5 Беренче пар, Адәм белән Хаува, Йәһвәнең үзләре өстеннән Хаким булуына мохтаҗ түгел дип уйлый башлаган. Шулай итеп хакимлек итүгә кагылышлы мөһим сорау күтәрелгән: кемнең идарә итәргә хакы бар? Шул сорауны мәңгегә хәл итәр өчен, Аллаһы үзеннән бәйсез хакимлекнең булуын берникадәр вакытка рөхсәт иткән. Аллаһы моны белгән: бу адым андый хакимлекне уңышсызлыкка дучар итәчәк. Гасырлар буе андый идарә кешелеккә газап артыннан газап китереп тора. Узган гасырда гына сугышларда якынча 100 миллион кеше, шул исәптән миллионлаган гаепсез ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар вафат булган. Бу шуны ачык раслый: «Баручы үз адымнарына юнәлеш бирә алмый» (Ирем. 10:23). Моны аңлап без Йәһвәне Хакимебез итеп таныйбыз. (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 укы.)

6. Күп кенә җирләрдә хатын-кызлар белән ничек мөгамәлә итәләр?

6 Шайтанның хакимлеге астында торган бу дөньяда ир-атлар да, хатын-кызлар да гаделсезлекнең корбаннары була (Вәг. 8:9; 1 Яхъя 5:19). Иң зур мәрхәмәтсезлек исәбендә — хатын-кызларга карата көч куллану. Бөтен дөнья буенча хатын-кызларның якынча 30 проценты хәбәр иткәнчә, алар тормыш иптәше я бергә яшәгән ир кеше кулыннан зыян күргән. Кайбер халыкларда ир балаларга күбрәк илтифат күрсәтәләр, чөнки үсеп җиткәч, алар нәселне дәвам итәр, олыгая барган ата-аналарын һәм әби-бабаларын кайгыртыр дип көтәләр. Билгеле бер илләрдә кыз балага кирәкмәгән балага кебек карыйлар. Туасы баланың малай түгел, ә кыз буласын белсәләр, ешрак аборт ясаталар.

7. Аллаһы ир-ат белән хатын-кызга нинди башлангыч биргән?

7 Хатын-кызлар белән начар мөгамәлә итү, һичшиксез, Аллаһыга ошамый. Ул аларны кадерли һәм хөрмәт итә. Аның хатын-кызларга булган карашы шуннан күренә: ул Хауваны камил итеп яраткан һәм күп сыйфатлар биреп, аны Адәмнең колы түгел, ә тулыландыручы ярдәмчесе иткән. Аллаһы алтынчы иҗади көннең азагында «Үзе яраткан нәрсәләрне [шул исәптән Хауваны] күздән кичергән һәм... һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күргән» (Ярат. 1:31). Әйе, Йәһвә булдырган «һәр нәрсә гаять яхшы» булган! Ул беренче  ир-атка һәм хатын-кызга бик яхшы башлангыч биргән!

ЙӘҺВӘ ЯРДӘМ ИТЕП ТОРГАН ХАТЫН-КЫЗЛАР

8. а) Кешеләрнең тәртипләрен, гомумән алганда, сурәтләп бирегез. б) Тарих дәвамында Аллаһы кемгә ярдәм итеп торган?

8 Гадәндәге фетнәдән соң ир-атлар белән хатын-кызларның тәртипләре, гомумән алганда, начарланган, ә соңгы елларда бөтенләй бозылган. Изге Язмаларда «соңгы көннәрдә» кешеләргә бозык тәртип хас булачак дип алдан әйтелгән булган. Кешеләрнең начар эшләре шулкадәр киң таралганы бу көннәр чыннан да «авыр вакытлар» икәнен күрсәтә (2 Тим. 3:1—5). Әмма кешелек тарихы дәвамында Аллаһы Тәгалә Йәһвә үзенә иман иткән, кануннарына буйсынган һәм аны үз Хакиме итеп таныган ир-атларга да, хатын-кызларга да ярдәм итеп торган. (Мәдхия 70:5 укы.)

9. Туфанда ничә кеше исән калган, һәм аларга нәрсә ярдәм иткән?

9 Аллаһы борынгы явыз дөньяны Нух көннәрендә Туфан китертеп юк иткәч, берничә кеше генә исән калган. Нухның абый-энеләре һәм апа-сеңелләре ул вакытта яшәгән булса, алар да Туфанда үлгән булган (Ярат. 5:30). Әмма исән калган хатын-кызларның һәм ир-атларның саны бер үк булган. Исән калучылар исәбенә Нух, аның хатыны, өч угылы һәм аларның хатыннары кергән. Аллаһыдан куркып яшәгәнгә һәм аның ниятен үтәгәнгә, алар үз гомерләрен саклап калган. Йәһвә шул сигез кешегә ярдәм иткән һәм аларны яклаган. Бүген яшәүче миллиардлаган кеше алардан барлыкка килгән (Ярат. 7:7; 1 Пет. 3:20).

10. Ни өчен Йәһвә тугры ыруг башлыкларының хатыннарына ярдәм итеп торган?

10 Еллар узгач, Аллаһы шулай ук тугры ыруг башлыкларының хатыннарына ярдәм итеп торган. Алар тормыштагы үз өлешләреннән сукранмаган (Яһүд 16). Ур шәһәрендәге уңайлыкларын калдыргач һәм башка җирдә чатырларда вакытлыча яшәүче булып киткәч, ире Ибраһимны хөрмәт иткән Сараның нык зарланганын хәтта күз алдына китерү авыр. Моның урынына, «Сара Ибраһимга аны хуҗам дип атап буйсынган» (1 Пет. 3:6). Рәбика мисалына да игътибар итик. Исхак өчен ул Йәһвә биргән искиткеч бүләк һәм бик яхшы хатын булган. Изге Язмаларда болай дип әйтелгәненә бер дә гаҗәпләнәсе юк: «Исхак Рәбиканы сөеп-яратып яшәде. Әнисен юксынып хәсрәт чиккән Исхак өчен ул бер юаныч булды» (Ярат. 24:67). Бүген арабызда Сара белән Рәбика кебек Аллаһыдан куркып яшәүче хатын-кызларның булуына без бик шат!

11. Ике кендекче еврей хатыны ничек кыюлык белән эш иткән?

11 Мисырда коллыкта яшәгәндә, исраиллеләрнең саны бик арткан. Фиргавен яңа туган бар ир-балаларны үтерергә боерык биргән. Ул вакытта еврей хатыннарына бала тудырырга Шифра белән Пуга исемле кендекчеләр ярдәм иткән. Алар, күрәсең, баш кендекчеләр булган. Алар кыю эш итеп балаларны үтермәгән, чөнки Аллаһыга карата тирән хөрмәтләре булган. Моның өчен Аллаһы шул хатын-кызларны фатихалап гаиләле иткән (Чыг. 1:15—21).

12. Дебора белән Йаилә турындагы хәбәрләр нәрсә белән игътибарга лаек?

12 Хакимнәр заманында Аллаһы ярдәм итеп торган хатын-кызлар арасында Дебора исемле пәйгамбәр хатын булган. Ул Баракны кыю эш итәргә дәртләндереп исраиллеләрне җәберләүдән коткарырга булышкан, әмма кәнганлыларны җиңү өчен дан Баракка бирелмәс дип алдан әйткән. Аның пәйгамбәрлеге буенча, шул дан хатын-кызга бирелгән. Исраилле булмаган Йаилә исемле хатын-кыз кәнганлыларның гаскәр башлыгы Сисараны үтергәч, дошманнар җиңелгән (Хак. 4:4—9, 17—22).

13. Изге Язмаларда Әбигыя турында нәрсә әйтелә?

13 Б. э. к. XI гасырда яшәгән Әбигыя исемле хатын-кыз мисалы да игътибарга  лаек. Үзе зирәк булса, ире Набал тупас, юньсез һәм акылсыз бер кеше булган (1 Иш. 25:2, 3, 25). Давыт һәм аның кешеләре Набалның мал-мөлкәтен саклап торган. Әмма соңрак алар Набалдан ашамлык белән башка кирәк нәрсәләрне сорагач, тегесе «аларга кычкырып, аларны хурлап» бернәрсә дә бирмәгән. Бу Давытның ачуын шулкадәр чыгарган ки, ул хәтта Набал белән аның кешеләрен үтерергә булган. Моны ишетеп, Әбигыя, кан коюга юл куймас өчен, ашамлык-эчемлек алып, Давыт белән аның кешеләре янына барган (1 Иш. 25:8—18). Соңрак Давыт аңа болай дигән: «Минем каршыма сине җибәргән Исраил Аллаһысы Йәһвәгә дан булсын!» (1 Иш. 25:32). Набал үлгәч, Давыт Әбигыяне хатынлыкка алган (1 Иш. 25:37—42).

14. Шалум кызлары нинди эштә катнашкан, һәм бүген апа-кардәшләр моңа охшаш эшне ничек башкара?

14 Бабылның хәрби көчләре б. э. к. 607 елны Иерусалимны һәм андагы гыйбадәтханәне җимергәндә, күп кенә ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар һәлак булган. Б. э. к. 455 елны Иерусалим стеналары Нихами җитәкчелегендә торгызылган булган. Стеналарны торгызуда катнашкан кешеләр арасында Иерусалим өлкәсенең яртысы белән җитәкчелек иткән мирза Шалумның кызлары булган (Них. 3:12). Алар кара эштән курыкмаган. Бүген теократик төзү проектларында шатланып катнашкан күп кенә апа-кардәшләрне без бик кадерлибез!

БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДА АЛЛАҺЫДАН КУРКЫП ЯШӘГӘН ХАТЫН-КЫЗЛАР

15. Аллаһы Мәрьям исемле хатын-кызга нинди хөрмәт күрсәткән?

15 Б. э. беренче гасыры җиткәнче һәм ул гасыр дәвамында Йәһвә күп кенә хатын-кызларга хөрмәтле йөкләмәләр биргән. Алар арасында Мәрьям исемле гыйффәтле кыз булган. Йосыф белән ярәшелгән вакытта ул изге рухтан могҗизалы рәвештә балага узган. Ни өчен Аллаһы аны Гайсәнең әнисе итеп сайлаган? Мәрьямнең, күрәсең, камил баланы үстерер өчен рухи сыйфатлары булган. Җирдә яшәгән иң бөек кешенең әнисе булып китү нинди зур хөрмәт булган! (Мат. 1:18—25)

16. Гайсәнең хатын-кызларга карата мөнәсәбәтен күрсәтүче мисал китерегез.

16 Гайсә үзен хатын-кызлар белән бик игелекле тоткан. Унике ел буе кан китүдән җәфаланган бер хатын-кызның мисалын карап китик. Ул Гайсәнең янына арттан, кешеләр арасыннан гына, килеп, өс киеменә кагылган. Аны шелтәләр урынына Гайсә игелек белән: «Кызым, иманың сине савыктырды. Имин йөр һәм сау-сәламәт бул»,— дигән (Марк 5:25—34).

17. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме вакытында нинди могҗизалы вакыйга булган?

17 Гайсәнең шәкертләре булып киткән кайбер хатын-кызлар аңа һәм аның рәсүлләренә хезмәт күрсәтеп торган (Лүк 8:1—3). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә якынча 120 ир-ат һәм хатын-кыз Аллаһы рухын могҗизалы рәвештә алган. (Рәсүлләр 2:1—4 укы.) Изге рухның бу иңүе турында Йәһвә болай дип алдан әйткән булган: «Мин үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын, улларыгыз һәм кызларыгыз пәйгамбәрлек итәр... Ул көннәрдә үз рухымны хәтта ир-ат һәм хатын-кыз колларыма да иңдерермен» (Йәил 2:28, 29). Илленче көн бәйрәмендә булган бу вакыйга шуны күрсәткән: Аллаһы мөртәт Исраилне кире каккан һәм аның урынына ир-атлар белән хатын-кызлардан торган «Аллаһы Исраилен» кабул иткән (Гәл. 3:28; 6:15, 16). Беренче гасырда вәгазь эшендә катнашкан мәсихче хатын-кызлар арасында яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филипнең дүрт кызы булган (Рәс. 21:8, 9).

ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫҢ «ЗУР ГАСКӘРЕ»

18, 19. а) Гыйбадәт кылу турында әйткәндә, Аллаһы ир-атларга да, хатын-кызларга да нинди хөрмәт күрсәтә? б) Мәдхия җырлаучы яхшы хәбәрне игълан итүче хатын-кызлар хакында нәрсә дигән?

18 Унтугызынчы гасырның азагында  берничә ир-ат һәм хатын-кыз чын гыйбадәт кылу белән эчкерсез кызыксына башлаганнар. Алар Гайсәнең хәбәрен беренче булып вәгазьли башлаганнар һәм аның мондый сүзләренең үтәлешендә катнашканнар: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Мат. 24:14).

19 Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең кечкенә төркеме үсә барган. Бүген Йәһвә Шаһитләренең саны якынча 8 000 000 га җиткән. 2013 елда 11 000 000 нан артык башка кеше дә, Изге Язмалар белән һәм эшчәнлегебез белән кызыксынып, Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә килгән. Күп кенә илләрдә андый кешеләр арасында күбесенчә хатын-кызлар булган. Өстәвенә, бөтен дөнья буенча вәгазьдә 1 000 000 нан артык тулы вакытлы хезмәтче катнаша, һәм күп кенә җирләрдә алар исәбенә күбесенчә апа-кардәшләр керә. Чыннан да, Аллаһы тугры хатын-кызларга вәгазьләү эшендә катнашу хөрмәтен ышанып тапшыра, һәм бу мәдхия җырлаучының мондый сүзләренең үтәлеше булып тора: «Йәһвә боерык бирә; яхшы хәбәрне игълан итүче хатын-кызлар зур гаскәр тәшкил итә» (Мәд. 68:11, ЯД).

Яхшы хәбәрне сөйләүче хатын-кызлар чыннан да «зур гаскәр» булып тора (18, 19 нчы абзацларны кара.)

АЛЛАҺЫ ҮЗЕННӘН КУРКЫП ЯШӘҮЧЕ ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫ МУЛ ФАТИХАЛЫЙ

20. Нинди темаларны карап чыгу яхшы булыр?

20 Бер мәкаләдә Изге Язмаларда телгә алынган бөтен тугры хатын-кызлар хакында әйтү — булдыра алмаслык эш. Әмма алар турында без Аллаһы Сүзеннән һәм басмаларыбыздагы мәкаләләрдән укый алабыз. Мәсәлән, Рут һәм аның тугрылыгы хакында уйланып була (Рут 1:16, 17). Патшабикә Эстергә кагылышлы мәкаләләрне һәм аның исеме белән аталган Изге Язмалардагы китапны уку иманыбызны бик ныгыта ала. Андый өйрәнүләрне гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында үткәрү безгә күп файда китерер. Никахта булмасак, андый темаларны шәхси өйрәнүдә карап чыга алабыз.

21. Аллаһыдан куркып яшәгән хатын-кызлар авыр вакытларда Йәһвәгә җан-тән белән бирелгәнлекләрен ничек күрсәтә?

21 Һичшиксез, Йәһвә апа-кардәшләрнең вәгазьләү эшләрен фатихалый һәм аларга сынаулар вакытында ярдәм итә. Мәсәлән, Аллаһыга тугры булган хатын-кызлар нацистлар я коммунистлар идарә иткән илләрдә яшәгәндә газап чиккән. Шулай да алар Йәһвә ярдәме белән сафлыкларын саклап калган, ә кайберәүләре, Аллаһыга тыңлаучан булып, хәтта үз тормышларын аямаган (Рәс. 5:29). Үткәндә кебек бүген дә апа-кардәшләребез һәм абый-кардәшләребез Аллаһы хакимлегенә буйсынып яши. Шунлыктан Йәһвә, борынгы исраиллеләрне уң кулыннан тоткан кебек, аларны уң кулыннан тотып болай ди: «Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен» (Ишаг. 41:10—13).

22. Аллаһы киләчәктә безгә нинди хөрмәтле эш ышанып тапшырачак?

22 Якын киләчәктә Аллаһыдан куркып яшәүче ир-атлар һәм хатын-кызлар җирне оҗмахка әйләндерәчәк һәм үледән терелгән миллионлаган кешеләргә Йәһвәнең ниятен белергә ярдәм итәчәк. Ә әлегә, әйдәгез, барыбыз да — ир-атлар да, хатын-кызлар да — Аллаһыга «иңгә-иң» хезмәт итү хөрмәтебезне югары бәялик (Саф. 3:9).