Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 АРХИВЫБЫЗДАН

«Эврика драмасы» күпләргә хакыйкатьне табарга булышкан

«Эврика драмасы» күпләргә хакыйкатьне табарга булышкан

«ЭВРИКА!» Бу сүз «Таптым!» дигәнне аңлата. Калифорния штатында (АКШ) XIX гасырда алтын эзләгән күп кенә кешеләрдән шулай кычкырып җибәрүләрен еш кына ишетеп булган. Әмма Чарлз Тейз Расселл һәм башка Изге Язмаларны Тикшерүчеләр алтыннан кыйммәтрәк нәрсәне — Изге Язмалардагы хакыйкатьне тапкан. Һәм алар аны башка кешеләргә сөйләргә теләгән.

1914 елның җәендә зур шәһәрләрдә яшәгән кешеләр «Барлыкка китерү турында фотодраманы» инде күргән булган. Бу сигез сәгатьлек эпопеяне Халыкара Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Берләшмәсе (ХИЯТБ) чыгарган булган. Фотодрамада матур классик музыка кушмалыгында искиткеч кинокадрлар, ачык төстәге слайдлар белән таң калдырырлык хикәя күрсәтелгән. Изге Язмаларга нигезләнгән бу куелыш тамашачыларны кешелек тарихы таңыннан алып Мәсихнең Меңьеллык идарә итүенә кадәр булачак вакыйгалар белән таныштырган * (Ачыл. 20:4).

Әмма шәһәрчекләрдә һәм авылларда яшәгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Рухи яктан сусаучыларның берсенә дә хакыйкатьне сөйләми калмас өчен, 1914 елның августында ХИЯТБ «Эврика драмасы»н — «Фотодраманы»ның кинокадрларсыз вариантын чыгарган. Аны күчереп йөртү уңайлы булган. Бу драманың өч төре булган; һәрберсе берничә телгә тәрҗемә ителгән. Мәсәлән, «Эврика Х» варианты үз эченә — бар хикәяләр белән музыканы, ә «Эврика Y» варианты үз эченә бар аудиоязмалар белән матур төсле слайдларны алган. «Гаилә өчен Эврика драмасы» кайбер хикәяләрдән һәм мактау җырларыннан торган, һәм аны өйдә карап булган. Өстәвенә, ул вакытта кыйбат булмаган фонографлар белән проекторлар сатып алып булган.

Төсле слайдлар күрсәтер өчен кулланылган проектор

Бу драманы күрсәтер өчен кинопроектор да, зур экран да кирәк булмаган. Шулай итеп, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр, Патшалык хакындагы хәбәрне башка җирләрдә яшәгән кешеләргә җиткерер өчен, «Эврика драмасын» авылларда бушлай күрсәтә алганнар. Аудиоязмалардан гына торган «Эврика Х» драмасын көндез я төнлә уйнатканнар. «Эврика Y» драмасын күрсәтә торган диапроектор утсыз эшләгән: аны эшләтер өчен карбид лампасы кулланганнар. Ул вакытта фин телендә чыккан «Күзәтү манарасы»нда болай дип язылган: «Без бу фильмнарны һәр җирдә диярлек күрсәтә алабыз». Һәм бу чыннан да шулай булган!

Зур театр залларын арендага алып торганчы, тапкыр Изге Язмаларны Тикшерүчеләр бушлай  алып булган урыннарны, мәсәлән, мәктәп классларын, суд залларын, тимер юл станцияләрен һәм хәтта зур йортларның кунак бүлмәләрен эзләгән. Еш кына драманы тышта күрсәткәннәр, ә экран итеп берәр амбарның стенасына эленгән зур ак түшәк җәймәсен кулланганнар. Энтони Хамбух болай дип язган: «Фермерлар үз бакчаларында рәттән берничә бүрәнә куеп „тамаша залы“ ясый иде, һәм кешеләр программаны рәхәтләнеп утырып карый иде». Хамбух кардәшнең төркеме «Эврика» драмасын күрсәтер өчен кирәкле җиһазларны, үз әйберләрен, палаткаларны һәм башка кирәк-яракларны «Драма арбасы»нда йөрткән.

«Эврика»ны карар өчен кайчак берничә, ә кайчак йөзләгән кеше килә торган булган. Кушма Штатлардагы 150 кеше яшәгән бер авылның мәктәбендә драманы берничә тапкыр күрсәткәннәр. Гомумән алганда, аны 400 кеше караган. Башка җирдә исә «Эврика» драмасына кайберәүләр сигез километр араны җәяү үтеп килгән. Швециядә яшәгән Шарлотта Альберг исемле кардәшнең кечкенә йортында күршеләре җыелып музыка кушмалыгында яңгыраган аудиоязмаларны тыңлаган. Бу аларга «чыннан да нык тәэсир иткән». Австралиядә ерак урнашкан бер шахтерлар шәһәрчегендә драмага 1500 кеше диярлек килгән. «Күзәтү манарасы»нда әйтелгәнчә, урта мәктәпләрдә һәм колледжларда «укытучылар да, укучылар да рәсемнәрдән һәм фонографларыбыздан яңгыраган гаҗәеп хикәяләрдән таң калган». «Эврика драмасы»н хәтта кинотеатрлар булган җирләрдә бик ошатканнар.

ХАКЫЙКАТЬ ОРЛЫКЛАРЫН ҮСТЕРҮ

Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең яңа төркемнәрен оештыруда катнашкан докладчылар өчен «Эврика драмасы» бик файдалы корал булып киткән. Бу драманы караган кешеләрнең санын әйтү авыр. Драманы кат-кат кулланып торганнар. Ләкин 1915 елны драманы күрсәткән 86 төркемнең 14 есе генә отчетлар регуляр җибәреп торган. Еллык отчетта мәгълүмат тулы булмаса да, аннан шуны күреп булган: бу драманы миллионнан артык кеше караган, һәм якынча 30 000 кеше Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны сораган.

«Эврика драмасы» тарихта әллә ни якты эз калдырмаса да, аны Австралиядән алып Аргентинага кадәр, Көньяк Африкадан алып Британия утрауларына кадәр, Индиядә һәм Кариб диңгезе утрауларында миллионлаган кешеләргә күрсәткәннәр. Аларның күпләре алтыннан да кыйммәтрәк Изге Язмалардагы хакыйкатьне табып, «Эврика!» дип кычкыра алган.

^ 4 абз. «Данлыклы Патша Мәсихне сәламләгез!» дигән брошюраның 30—32 нче битләрендәге «Архивыбыздан. 100 еллык дини кинотамаша» мәкаләсен кара.