«КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ» (ӨЙРӘНҮ БАСМАСЫ) Сентябрь 2014

Бу басма үз эченә 2014 елның 27 октябрь — 30 ноябрендә каралачак өйрәнү мәкаләләрен ала.

Сез хакыйкатьтә булуыгызга инанганмы? Ни өчен?

Ни өчен күп кенә кешеләр хакыйкать Йәһвә Шаһитләрендә дигән нәтиҗәгә килә? Ә Йәһвә Шаһитләрен хакыйкать аларда икәненә нәрсә инандыра?

«Күп михнәтләргә» карамастан Аллаһыга тугры хезмәт итегез

Шайтан дөньясында яшәгәнгә, һәр кеше михнәтләр чигә. Шайтан һөҗүмнәренең кайбер төрләре нинди? Аларга әзерләнер өчен без нәрсә эшли алабыз?

Әти-әниләр, балагызга көтүчеләр булыгыз

Әти-әниләрнең үз балаларын «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерергә һәм үгетләп акылга өйрәтергә» җаваплылыклары бар (Эфеслеләргә 6:4). Әти-әниләр үз баласына көтүчеләр була ала һәм Йәһвәне яратырга ярдәм итә ала. Моңа өч юл ярдәмендә ирешеп була. Бу мәкаләдә моның турында сүз барыр.

Укучыларның сораулары

Мәдхия 36:25 һәм Маттай 6:33 тә язылган сүзләр мәсихченең беркайчан да ач булмаячагын аңлатамы?

Соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак

Үлем һәм аңа китергән бар нәрсәләр зур газаплар китерә. Ни өчен кешеләр үлә? «Соңгы дошман — үлем» ничек юкка чыгарылачак? (1 Көринтлеләргә 15:26) Бу сорауларга җаваплар Йәһвәнең гаделлеген, зирәклеген һәм аеруча яратуын ничек ассызыклый икәнлеген карап чыгыгыз.

Тулы вакытлы хезмәтчеләрне исегездә тотыгыз

Йәһвәнең күп кенә тулы вакытлы хезмәтчеләре зур эш башкара. Аларның «иманнан килүче эшләрен» һәм «мәхәббәттән чыгып башкарылган хезмәтләрен» истә тотар өчен без нәрсә эшли алабыз? (1 Тисалуникәлеләргә 1:3)