Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез хакыйкатьтә булуыгызга инанганмы? Ни өчен?

Сез хакыйкатьтә булуыгызга инанганмы? Ни өчен?

«Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп беле[гез]» (РИМ. 12:2).

1. Христиан дөньясы руханилары сугыш барганда үзләрен ничек тоткан?

АЛЛАҺЫ мәсихчеләрнең сугышларда катнашуларын һәм төрле халык кешеләрен үтерүләрен телиме? Соңгы 100 ел дәвамында үзләрен мәсихчеләр дип атаган күп кенә кеше моны эшләгән. Католик руханилары башка милләттәге католикларга каршы сугышкан солдатларны һәм аларның коралларын фатихалаган. Шуны ук протестант руханилары дә эшләгән. Андый кан коешның ачык мисалы Икенче бөтендөнья сугышы булып тора.

2, 3. Икенче бөтендөнья сугышында да, соңрак та Йәһвә Шаһитләре үзләрен ничек тоткан һәм ни өчен?

2 Ә Йәһвә Шаһитләре шул сугыш вакытында үзләрен ничек тоткан? Тарихтан күренгәнчә, алар мәсихче нейтралитет саклаган. Ни өчен? Иң элек аларның Гайсәдән үрнәк аласы һәм аның өйрәтүләренә буйсынасы килгән. Гайсә болай дигән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Алар шулай ук Паулның Көринттәге мәсихчеләргә язган сүзләрендә чагылган принцип буенча эш иткән. (2 Көринтлеләргә 10:3, 4 укы.)

3 Үз вөҗданнарын Изге Язмалар буенча өйрәткәнгә, мәсихчеләр сугышырга өйрәнми һәм сугышта катнашмый. Андый карашта торганнары өчен, меңләгән Йәһвә Шаһите — яшьләр һәм олы яшьтәгеләре, ир-атлар һәм хатын-кызлар эзәрлекләнә. Күпләрне төрмәләргә ташлаганнар һәм лагерьларда мәҗбүри хезмәткә тартканнар. Нацистлар Германиясендә кайберәүләрне хәтта үтергәннәр дә. Европада бик каты эзәрлекләүләр кичерүләренә карамастан, Йәһвә Шаһитләре Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне тарату эшен беркайчан да калдырмаган. Алар төрмәләрдә, концлагерьларда һәм сөргеннәрдә тугры вәгазьләгән *. Соңрак 1994 елны Шаһитләр Руандадагы этник чистартуда катнашмаган. Алар шулай ук элеккеге Югославия таркалган вакытта Балкан территориясендәге кан коешта нейтралитет саклаган.

4. Йәһвә Шаһитләренең нейтралитет саклаганнары моны күреп торган кешеләргә ничек тәэсир итә?

4 Йәһвә Шаһитләренең һәрвакыт нейтралитет саклавы меңләгән кешеләрне аларның Аллаһыны һәм якыннарын эчкерсез яратуларына, ягъни алар чын мәсихчеләр булуына инандыра. Әмма гыйбадәт кылуыбызның башка үзенчәлекләре дә бар, һәм алар да күпләрне Йәһвә Шаһитләре чын мәсихчеләр икәненә ышандыра.

ТАРИХТАГЫ ИҢ ЗУР ӨЙРӘТҮ ЭШЕ

5. Мәсихнең беренче шәкертләре нинди үзгәрешләр кичергән?

5 Хезмәтен башлагач ук Гайсә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенең мөһимлеген ассызыклаган. Унике шәкертне сайлап, ул бөтен җир буенча башкарылачак эшкә нигез салган, ә соңрак ул 70 шәкерттән торган төркемне өйрәткән (Лүк 6:13; 10:1). Ул аларны яхшы хәбәрне иң элек яһүдләргә сөйләр өчен әзерләгән. Шуннан соң хәлләр кискен үзгәргән: Гайсәнең шәкертләре яхшы хәбәрне мәҗүсиләргә сөйләргә тиеш булган. Ашкынучан яһүд шәкертләре өчен бу бик зур үзгәреш булгандыр! (Рәс. 1:8)

6. Нинди вакыйгалар ярдәмендә Петер Йәһвәнең кешеләрне аермаганын аңлаган?

6 Рәсүл Петер сөннәтсез мәҗүси Көрнили йортына җибәрелгән. Шунда килгәч, Петер Аллаһының кешеләрне аермаганын аңлаган. Шуңа күрә Петер Көрнилигә һәм аның өйдәгеләренә суга чумдырылу үтәргә кушкан. Шулай итеп мәсихчеләрнең эшчәнлекләре өчен яңа басу ачылган; бар халыклардан булган кешеләр хакыйкатьне ишетеп кабул итә алган (Рәс. 10:9—48). Хәзер вәгазьләү өчен басу бөтен дөнья булып киткән.

7, 8. Йәһвә оешмасы нинди эш башкара? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

7 Йәһвә Шаһитләренең хәзерге заман тарихыннан күренгәнчә, оешмада җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләр, яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм өйрәтү эше бөтен дөнья буенча алып барылсын өчен, бар тырышлыкларын куйган. Бүген якынча сигез миллион ашкынучан Йәһвә Шаһите Мәсихнең хәбәрен 600 дән артык телдә (ә бу сан үсә бара) таратыр өчен мөмкин булганның барысын эшли! Йәһвә Шаһитләре урамнарда һәм өйдән-өйгә йөреп вәгазьли. Хезмәт иткәндә алар кайчак җыелма өстәлләр һәм күчмә стендларын куллана. Шулай итеп кешеләр аларны җиңел генә таный ала.

8 Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны тәрҗемә итәр өчен 2 900 дән артык тәрҗемәче махсус өйрәтү алган. Бу әдәбиятны тәрҗемә итү эше киң таралган телләр белән генә чикләнми. Күп кенә телләр, киң таралмаган булса да, миллионлаган кеше өчен туган теле булып тора. Мәсәлән, Испаниядә яшәгән миллионлаган каталонлылар туган телендә — каталан телендә сөйләшә. Кешеләр аның диалектларын аеруча соңгы вакытларда Андоррада, Аликантеда, Валенсиядә һәм Балеар утрауларында киңрәк куллана башлаган. Йәһвә Шаһитләре каталан кешеләренең күңелләрен җылыта торган туган телләрендә Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар чыгара һәм җыелыш очрашулары үткәрә.

9, 10. Аллаһы оешмасы бар кешеләрнең рухи ихтыяҗлары белән кызыксына икәнен нәрсә күрсәтә?

9 Тәрҗемә һәм өйрәтү эшендәге андый тәртип буенча күп җирләрдә эш итәләр. Мексикада испан телендә сөйләшәләр, әмма анда башка телләрдә сөйләшүче җирле кешеләрнең зур гына төркемнәре дә бар. Шул төркемнәргә майя төркеме керә. Мексикадагы филиал майя теленә тәрҗемә итү төркемен, алар үз телләрендә көн дә сөйләшә һәм аны ишетә алсын өчен, Мексика иленең билгеле бер җиренә күчергән. Башка мисалны карап чыгыйк. Непалда 29 миллионнан артык кеше яши һәм анда якынча 120 телдә, шул исәптән непал телендә сөйләшәләр. Непал теле — 10 миллионнан да күбрәк кешенең туган теле, ә күпләр өчен бу тел икенче тел булып тора. Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбыз бу телдә дә чыгарыла.

10 Йәһвә оешмасы бөтен җир шары буенча Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүгә җитди карый, шуңа күрә ул күп кенә телләргә тәрҗемә итүче төркемнәргә ярдәм күрсәтә. Миллионлаган буклетлар, брошюралар һәм журналлар бөтен җирдә бушлай таратыла. Чыгымнар Йәһвә Шаһитләренең ирекле иганәләре белән каплана. Алар Гайсә әйткән сүзләр буенча эш итә: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез» (Мат. 10:8).

Тәрҗемә итү төркеме түбән немец телендә басмаларны әзерли (10 нчы абзацны кара.)

Түбән немец телендәге басма- лар Парагвайда кулланыла (Шулай ук мәкалә башындагы рәсемне кара.)

11, 12. Йәһвә Шаһитләренең бөтен җирдә вәгазь эшен алып барулары башка кешеләрне нәрсәгә ышандыра?

11 Йәһвә Шаһитләре, Аллаһыга багышланган вәгазьчеләр һәм өйрәтүчеләр буларак, хакыйкатьне тапканнарына үзләре инанган. Шуңа күрә алар башка милләтләрдән һәм этник төркемнәрдән булган кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерер өчен зур тырышлыклар куярга әзер. Бу мөһим эштә катнашыр өчен күпләр үз тормышларын гадиләштергән, чит телне өйрәнгән һәм башка халык культураларына җайлашкан. Бөтен җир йөзендә башкарылган бу вәгазь һәм өйрәтү эше шулай ук күп кешеләрне Йәһвә Шаһитләренең чын мәсихчеләр булганына ышандыра.

12 Йәһвә Шаһитләре боларның барысын хакыйкатьне тапканнарына инанганга башкара. Ләкин миллионлаган кешеләрне хакыйкать Йәһвә Шаһитләрендә икәненә тагы нәрсә ышандыра? (Римлыларга 14:17, 18 укы.)

АЛАР ХАКЫЙКАТЬНЕ ТАПКАННАРЫНА ИНАНГАН

13. Йәһвә Шаһитләренә үз оешмаларын саф килеш сакларга нәрсә булыша?

13 Хакыйкатьне тапканнарына инанган кардәшләребезнең сүзләренә игътибар итеп, без үзебезгә файда таба алабыз. Мәсәлән, Йәһвәгә күп вакыт хезмәт иткән бер кардәш үз хисләрен болай дип белдерә: «Йәһвә оешмасын әхлакый яктан саф һәм нәҗесләнмәгән килеш саклар өчен бар тырышлыклар куела. Кирәк булса кешегә, ул кем генә булмасын, киңәш бирәләр я аны төзәтәләр». Йәһвә халкына бу югары әхлакый нормаларны сакларга нәрсә булыша? Аларның һәрберсе Аллаһы Сүзендәге нормаларга буйсына һәм Гайсә белән аның шәкертләреннән үрнәк алып яши. Шулай итеп, бүгенге көндә азларны гына диярлек, Аллаһы нормаларын тотмаганга, мәсихче җыелыштан чыгарырга туры килә. Йәһвә Шаһитләренең күбесе исә саф һәм үрнәк алырлык тормыш алып бара. Алар санына элек Аллаһы хупламаган тормыш алып барган һәм үзгәреп җыелыш әгъзасы булып киткән кешеләр керә. (1 Көринтлеләргә 6:9—11 укы.)

14. Җыелыштан чыгарылган күп кенә кеше нәрсә эшләгән, һәм бу җыелышка ничек тәэсир итә?

14 Ә Изге Язмалардагы күрсәтмә буенча җыелыштан чыгарылганнар турында нәрсә әйтеп була? Аларның меңнәре начар эшләрдән тәүбә иткән, һәм аларны җыелышта җылы кабул иткәннәр. (2 Көринтлеләргә 2:6—8 укы.) Мәсихчеләр Изге Язмалардагы югары нормалар буенча яшәгәнгә, җыелышлар саф булып кала. Ә бу, үз чиратында, Аллаһы үз оешмасын хуплый икәненә дәлил булып тора. Күп кенә чиркәүләр үз мәхәлләләренә теләсә нинди тормыш рәвеше алып баруга юл куя. Алардан аермалы буларак, Йәһвә Шаһитләре Аллаһы нормаларын тотып яши. Моны күреп күпләр хакыйкать Йәһвә Шаһитләрендә икәненә инана.

15. Бер абый-кардәшне үзенең хакыйкатьтә булганына нәрсә инандыра?

15 Башка тәҗрибәле Йәһвә Шаһитләрен хакыйкатьне тапканнарына нәрсә инандыра? 50 дән узган бер абый-кардәш болай ди: «Яшүсмер чагымнан ук мин иманым өч төп терәккә я принципка нигезләнә дип уйлыйм: 1) Аллаһы бар; 2) Изге Язмалар аның тарафыннан рухландырылган һәм 3) Йәһвә Аллаһы бүгенге үз җыелышын куллана һәм фатихалый. Изге Язмаларны еллар буе өйрәнеп, мин һәрвакыт үземнән, бу терәкләрнең нигезләре чыннан да ныкмы, дип сорыйм. Бу принципларның дөреслегенә дәлилләр ел саен шактый күбәеп барып иманымны ныгыта һәм хакыйкать чыннан да бездә икәненә ышанычымны үстерә».

16. Ни өчен бер апа-кардәш үзенең хакыйкатьтә булганына ышана?

16 Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә (Нью-Йорк) хезмәт итүче кияүдә булган бер апа-кардәш үзен хакыйкатьтә булуына нәрсә инандырганын сөйләгән. Ул әйткәнчә, Йәһвә оешмасы — Изге Язмаларда якынча 7 000 тапкыр очраган Йәһвә исемен тугры игълан иткән бердәнбер оешма. Аны шулай ук 2 Елъязма 16:9 дагы сүзләр бик дәртләндерә: «Йәһвә, үзенә бөтен йөрәктән буйсынучыларның файдасына үз көчен кулланыр өчен, бөтен җирне күздән кичерә». Ул болай дәвам итә: «Хакыйкать мине, Йәһвә үз көчен минем файдама киртәсез куллана алсын өчен, Аңа бөтен йөрәктән буйсынырга өйрәтте. Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем — минем өчен иң кадерле нәрсә. Мин Гайсәгә дә Аллаһы турында тирән белем ачып барганы өчен бик рәхмәтлемен. Бу белемнәр миңа көч биреп тора».

17. Элек атеист булган кардәш нәрсәгә инанган һәм ни өчен?

17 Элек атеист булган бер кардәш болай ди: «Тирә яктагы дөньяга карап, мин Аллаһының кешеләрнең рәхәтләнеп яшәүләрен теләгәнен аңлыйм. Шуңа күрә ул газап чигүләргә мәңге дәвам ителергә юл куймас. Өстәвенә, бу дөнья бозыклыкка бата барганда, Йәһвә халкының иманы, ашкынуы һәм мәхәббәте артканнан-арта бара. Бүгенге көндә бу могҗиза Йәһвәнең рухы ярдәмендә генә булырга мөмкин». (1 Петер 4:1—4 укы.)

18. Ике абый-кардәшнең сүзләре сездә нинди хисләр уята?

18 Күп еллар хезмәт итүче башка бер кардәш үзенең хакыйкатьне тапканына дәлилләр китереп, болай ди: «Йәһвә Шаһитләре беренче гасырдагы мәсихчеләр динен тотар өчен зур тырышлыклар куя. Мин моңа Изге Язмаларны күп еллар буе өйрәнеп инандым. Дөнья буйлап сәяхәт иткәндә, мин бөтен җирдә Йәһвә Шаһитләренең бердәм булуларын үз күзләрем белән күрдем. Изге Язмалардагы хакыйкать миңа канәгатьлек һәм шатлык китерә». 60 тан узган бер абый-кардәштән аны хакыйкать тапканына нәрсә инандырды дип сораганнар. Ул, игътибарны Гайсә Мәсихкә туплап, болай дигән: «Без Гайсәнең тормышын һәм хезмәтен җентекләп өйрәнеп, ул калдырган үрнәкне югары бәяли башладык. Без Гайсә Мәсих аша Аллаһыга якынлашыр өчен тормышыбызда үзгәрешләр ясадык. Без Мәсихнең йолым корбаны котылыр өчен нигез икәненә төшендек. Һәм без аның үледән терелгәнен беләбез. Безнең моны үз күзләре белән күргән ышанычлы кешеләрнең шаһитлеге бар». (1 Көринтлеләргә 15:3—8 укы.)

БАШКАЛАРГА ХАКЫЙКАТЬ ТУРЫНДА СӨЙЛӘГЕЗ

19, 20. а) Паул Римдагы җыелышка хат язып нинди җаваплылыкны ассызыклаган? б) Бар Аллаһы хезмәтчеләренә нәрсә эшләргә кирәк?

19 Якыннарын яраткан мәсихчеләр буларак, без кыйммәтле хакыйкатьне үзебездә генә саклап тормыйбыз. Рим җыелышындагы кардәшләр белән фикер алышканда Паул болай дигән: «„Телеңдәге шул сүзне“, ягъни Гайсә — ул Хуҗа дигән хәбәрне, бар кеше алдында игълан итсәң һәм Аллаһының аны үледән терелтүенә үз күңелеңнән иман итсәң, котылачаксың. Чөнки күңелеңнән иман итү тәкъвалыкка, ә бар кешеләргә телең белән игълан итү котылуга илтә» (Рим. 10:9, 10).

20 Йәһвә Шаһитләре үзләре хакыйкатьтә булганнарына инанган һәм башкаларга Аллаһы Патшалыгының идарә итүе турындагы яхшы хәбәрне сөйләүне хөрмәт дип саный. Без вәгазьләү вазифасын үтәгәндә, кешеләр безнең Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәтүебезне генә түгел, ә шулай ук нык инанып сөйләгәнебезне дә күрсен.

^ 3 абз. «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының вәгазьчеләре» (рус) дигән китапның 191—198, 448—454 нче битләрен кара.