Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Күп михнәтләргә» карамастан Аллаһыга тугры хезмәт итегез

«Күп михнәтләргә» карамастан Аллаһыга тугры хезмәт итегез

«Без Аллаһы Патшалыгына күп михнәтләр чигеп керергә тиеш» (РӘС. 14:22).

1. Ни өчен авырлыклар Аллаһы хезмәтчеләрен гаҗәпләндерми?

МӘҢГЕЛЕК тормыш бүләген алганчы, сез «күп михнәтләр» кичерерсез. Бу сезне шаккатырмыймы? Юктыр. Хакыйкатькә яңа гына килгәнсезме я инде күп еллар Йәһвәгә хезмәт итәсезме, сез авырлыкларның Шайтан дөньясының аерылгысыз бер өлеше булуын беләсез (Ачыл. 12:12).

2. а) Мәсихчеләр барлык камил булмаган кешеләр кичергән проблемалардан тыш нинди сынаулар кичерә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Эзәрлекләүләр кем аркасында килеп чыга, һәм без моны кайдан беләбез?

2 Камил булмаган һәр кеше үз тормышында проблемалар кичерә. Ләкин мәсихчеләрнең өстәмә авырлыклары туа (1 Көр. 10:13). Сүз нәрсә турында бара? Аллаһы кануннарына тугры буйсынганга, аларны каты эзәрлеклиләр. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Кол үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр» (Яхъя 15:20). Андый эзәрлекләүләр кем аркасында килеп чыга? Шайтан аркасында. Изге Язмаларда ул Аллаһы халкын «йотарга дип эзләнеп йөри» торган «үкерүче арыслан» итеп тасвирлана (1 Пет. 5:8). Гайсә шәкертләренең сафлыкларын бозар өчен, Шайтан теләсә кайсы ысулны кулланачак. Рәсүл Паул белән булган хәлне карап чыгыйк.

ЛИСТРАДАГЫ МИХНӘТЛӘР

3—5. а) Паул Листрада нинди михнәтләр күргән? б) Ни өчен Паулның киләчәктә булачак михнәтләр турындагы бу хәбәре шәкертләрне ныгыткан?

3 Иманы өчен Паул күп тапкыр эзәрлекләнгән булган (2 Көр. 11:23—27). Андый очракларның берсе Листрада булган. Тумыштан аксак булган бер кешене савыктыргач, Паул һәм аның хезмәттәше Барнабны илаһларны сәламләгәндәй сәламләгәннәр. Аларга хәтта халыктан үзләренә табынмаска үтенергә туры килгән! Әмма шул арада килгән яһүд дошманнары яла ягып халыкның акылларын чуалткан. Шуннан соң хәл бик кискен үзгәргән! Халык Паулны ташлар атып кыйнаган һәм аны үлгән дип уйлап китеп барган (Рәс. 14:8—19).

4 Дербига килеп киткәч, Паул белән Барнаб «кире Листра, Икония һәм Антиохка киткәннәр. Алар шәкертләрне ныгытканнар һәм иманда нык торырга өндәп: „Без Аллаһы Патшалыгына күп михнәтләр чигеп керергә тиеш“,— дигәннәр» (Рәс. 14:21, 22). Башта бу сүзләр сәер булып күренгәндер. Һәм «күп михнәтләр» кичерү турындагы хәбәр дәрт өстәр урынына борчуга сала алган. Алайса Паул белән Барнабның, алар тагы да күбрәк михнәтләр күрерләр дигән сүзләре, шәкертләрне ничек ныгыта алган?

5 Бу сорауга җавапны без Паулның сүзләрен җентекләп карап чыгып табарбыз. Ул: «Без куп михнәтләр кичерергә тиеш»,— дип кенә әйтмәгән. Ул: «Без Аллаһы Патшалыгына күп михнәтләр чигеп керергә тиеш»,— дигән. Шулай итеп Паул, тугры юлдан баруның уңай якларына игътибар итеп, имандашларын ныгыткан. Андый бүләк уйдырма гына булмаган. Чыннан да, Гайсә әйткәнчә: «Ахырга кадәр нык калган кеше котылыр» (Мат. 10:22).

6. Нык калган кешеләр нинди бүләк алачак?

6 Нык калсак, без бүләк алачакбыз. Майланган мәсихчеләр өчен бу бүләк — күктә Гайсәнең хакимдәшләре булып, үлемсез тормышка ия булу. «Башка сарыклар» өчен исә ул «гаделлек хакимлек итә торган» җирдә мәңгелек яшәүне аңлата (Яхъя 10:16; 2 Пет. 3:13). Әмма моңарчы без, Паул әйткәнчә, күп сынауларга дучар булырбыз. Әйдәгез, андый сынауларның ике төренә игътибар итик.

ТУРЫДАН-ТУРЫ ҺӨҖҮМ ИТҮЛӘР

7. Сынауларның нинди төрен турыдан-туры һөҗүм итү дип атап була?

7 Гайсә алдан әйткән булган: «Сезне судка бирерләр, синагогаларда кыйнарлар һәм идарәчеләр белән патшалар алдына... бастырырлар» (Марк 13:9). Бу сүзләрдән күренгәнчә, кайбер мәсихчеләр дини я сәяси җитәкчеләр аркасында килеп чыккан эзәрлекләүләр кичерер (Рәс. 5:27, 28). Паул мисалына кабат күз салыйк. Ул, андый сынауны күрәсе бар, дип уйлап хафаланганмы? Һич тә юк. (Рәсүлләр 20:22, 23 укы.)

8, 9. Паулның нык калырга тәвәккәллеге ничек күренгән булган, һәм бүген кайберәүләр шундый ук тәвәккәллекне ничек күрсәтә?

8 Паул Шайтанның турыдан-туры һөҗүмнәренә чыдап нык калган. Ул болай дигән: «Мин җанымны бер дә кызганмыйм, тик үз юлымны тәмамларга иде һәм Хуҗабыз Гайсәдән кабул итеп алган хезмәтне — Аллаһының юмарт игелеге турындагы яхшы хәбәр хакында төпле шаһитлек бирү эшен башкарып чыгарга иде» (Рәс. 20:24). Әйе, Паул сынаулардан курыкмаган. Ул, нәрсә генә булмасын, нык калырга тәвәккәл булган. Аның максаты, сынауларга карамастан, «төпле шаһитлек бирү эшен» башкарып чыгу булган.

9 Бүген күп кенә кардәшләребез шундый ук тәвәккәллек күрсәтә. Мәсәлән, нейтралитет саклаганнары өчен бер илдә кайбер Йәһвә Шаһитләре якынча 20 ел төрмәдә утыра. Аларның эшләре судта беркайчан да каралмаган, чөнки ул җирләрдә хәрби хезмәттән баш тартучыларга кагылышлы бер закон да юк. Төрмәдә утырган кардәшләргә хәтта туганнары белән күрешергә рөхсәт ителми. Аларның кайберәүләрен кыйнап һәм төрлечә җәзалап торалар.

10. Ни өчен без көтмәгәндә килеп чыга торган сынаулардан курыкмаска тиеш?

10 Башка җирләрдә дә кардәшләребез көтмәгәндә туа торган сынаулар кичерә. Сезнең белән дә андый хәл булса, куркуга бирелмәгез. Йосыф мисалы турында онытмагыз. Аны коллыкка саткан булганнар, әмма Йәһвә «аны барлык бәлаләрдән коткарып торган» (Рәс. 7:9, 10). Йәһвә сезне дә коткара ала. Шуны исегездә тотыгыз: «Аллаһыга бирелеп яшәгән кешеләрне сынаулардан ничек коткарырга... икәнен Йәһвә белә» (2 Пет. 2:9). Йәһвәгә таяныр өчен һәм бар сынауларны кыюлык белән кичереп чыгар өчен күп сәбәпләр бар. Йәһвәнең үзегезне бу бозык дөнья төзелешеннән коткара алганына һәм Патшалык идарәсе астында мәңгелек тормыш белән бүләкли алганына ышаныгыз (1 Пет. 5:8, 9).

ЯШЕРЕН ҺӨҖҮМ ИТҮЛӘР

11. Шайтанның яшерен һөҗүмнәре турыдан-туры булганнардан нәрсә белән аерылып тора?

11 Сынауларның башка бер төре — яшерен һөҗүм итүләр. Алар турыдан-туры булган эзәрлекләүләрдән нәрсә белән аерылып тора? Турыдан-туры һөҗүм итүләрне көчле өермә белән чагыштырып була. Ул шәһәргә килә дә өегезне шунда ук җимерә. Яшерен һөҗүм итүләр исә күбрәк термитлар колониясенә охшаш. Алар агач йортыгызга әкрен үрмәләп керә һәм аны җимергәнче кимерә. Һәм кеше бу куркынычны сизми кала ала, ә абайлагач, инде соң булырга мөмкин.

12. а) Шайтан кулланган яшерен һөҗүмнең берсе нинди, һәм ни өчен ул шулкадәр уңышлы? б) Паулга рух төшенкелеге ничек тәэсир итеп торган?

12 Турыдан-туры эзәрлекләп я иманыгызны әкрен-әкрен «кимерә» торган яшерен һәҗүмнәр ярдәмендә җимереп, Шайтан сезнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне бозарга тели. Шайтан иң уңышлы кулланган яшерен алымнарның берсе — рух төшенкелеге. Рәсүл Паул үзенең кайчак рух төшенкелегенә бирелгәнен сөйләгән булган. (Римлыларга 7:21—24 укы.) Ни өчен соң рухи яктан «батыр» Паул, ә ул, күрәсең, беренче гасырдагы Җитәкче совет әгъзасы булган, үзен «мескен кеше» дип атаган? Паулның андый хисләре кимчелекләре аркасында туган. Ул чынында дөрес булганны эшләргә теләгән, әмма моңа комачаулаган башка бер көчне сизгән. Үзегездә дә кайчак андый хисләр туса, сезне рәсүл Паулның дә андый көрәш алып барганын белү әллә юатмыймы?

13, 14. а) Нәрсә аркасында кайбер Аллаһы хезмәтчеләре боега? б) Иманыбызны кем җимерергә тели һәм ни өчен?

13 Күп кенә кардәшләр кайчак боега, борчыла һәм хәтта үзләрен кирәксез итеп хис итә. Мәсәлән, Де́бора * исемле бер ашкынучан пионер болай ди: «Кылган хатам турында уйлаган саен, үземне тагы да начаррак хис итәм. Бар дөрес булмаган эшләрем турында уйлаганда, мине беркем дә, хәтта Йәһвә дә, ярата алмый дип тоела».

14 Ни өчен Йәһвәнең кайбер ашкынучан хезмәтчеләре Дебора кебек рух төшенкелегенә бирелә? Моның сәбәпләре күп булырга мөмкин. Кемнеңдер үзе һәм тормыш шартлары турында начар уйлавы тискәре карашына бәйле (Гыйб. сүз. 15:15). Башкаларның исә тискәре хисләре берәр чир аркасында туарга мөмкин. Нәрсә генә булмасын, андый хисләрдән кем файдаланырга тели икәнен онытмыйк. Чыннан да, безнең рух төшенкелегенә бирелеп Йәһвәгә хезмәт итүдән туктавыбызны кем тели? Әлбәттә, Шайтан. Ул үзе үлемгә хөкем ителгән һәм сезнең дә өметсезлеккә бирелүегезне тели (Ачыл. 20:10). Турыдан-турымы я яшерен һөҗүм итепме Шайтан бер максатка омтыла: ул безнең борчуга төшүебезне, хезмәттә сүлпәнәеп китүебезне һәм җыелышны калдыруыбызны тели. Ялгышмагыз, Аллаһы халкы рухи сугыш алып бара!

15. Без рух төшенкелегенә бирелмәскә тәвәккәллегебезне ничек күрсәтә алабыз?

15 Бу сугышта бирешмәскә тәвәккәл булыгыз. Бар игътибарыгызны бүләккә туплагыз. Паул Көринттәге мәсихчеләргә болай язган: «Без бирешмибез, һәм тәнебез череп таркала барса да, эчке кешебез көннән-көн яңара бара. Чөнки кичергән газапларыбыз, кыска вакытлы булса да һәм әллә ни авыр булмаса да, безгә артканнан-арта барган мәңгелек дан китерә» (2 Көр. 4:16, 17).

МИХНӘТЛӘРГӘ ХӘЗЕР ӘЗЕРЛӘНЕГЕЗ

Яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә үз иманнарын якларга өйрәнә (16 нчы абзацны кара.)

16. Ни өчен сынауларга хәзер әзерләнү мөһим?

16 Шулай итеп шуны күрәбез: Шайтан безгә каршы күп «мәкерле эшләр» кыла (Эфес. 6:11). Һәрберебезгә 1 Петер 5:9 дагы кисәтүгә колак салырга кирәк: «Иблискә каршы торыгыз һәм иманда нык булыгыз». Моның өчен безгә акыл белән йөрәгебезне хәзер әзерләргә һәм үзебезне дөрес булганны эшләргә өйрәтергә кирәк. Бер мисал карап чыгыйк. Армиядә солдатлар сугыш башланганчы озак вакыт хәрби күнегүләр ясап тора. Йәһвәнең рухи армиясендә дә шулай ук. Без үзебезне киләчәктә нинди көрәш көтәсен белмибез. Шуңа күрә безгә әле тыныч вакытта кирәкле «күнегүләр» ясап тору акыллы булмас идеме? Паул көринтлеләргә болай язган: «Иман юлыннан йөримме дип үз-үзегезне тикшереп, нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз» (2 Көр. 13:5).

17—19. а) Без үз-үзебезне ничек тикшерә алабыз? б) Яшьләр мәктәптә үз иманнарын якларга ничек әзерләнә ала?

17 Без Паулның Аллаһыдан иңдерелгән бу киңәшен тотканыбызны, мәсәлән, үз-үзебезне җентекләп тикшереп күрсәтәбез. Үзегезгә мондый сораулар биреп уйланыгыз: «Мин өзлексез дога кыламмы? Миңа каты басымнар ясалганда, мин кешеләргә түгел, ә Аллаһыга Идарәчегә буларак буйсынаммы? Мин мәсихче җыелышларга регуляр рәвештә йөримме? Мин иманым турында кыюлык белән сөйлимме? Мин имандашларымның кимчелекләренә, алар минекеләренә түземле булган кебек, түземле булырга чыннан да тырышаммы? Мин җыелышымда җитәкчелекне үз өстенә алган һәм бөтендөнья җыелышы өчен җаваплы булган кардәшләргә буйсынаммы?»

18 Игътибар итегез, бу сорауларның икесе иманыбызны кыюлык белән яклау һәм башкаларның басымына бирелмәү хакында. Күп кенә яшьләребезгә моны мәктәптә эшләргә туры килә. Алар үз ышануларыннан оялмаска өйрәнә һәм кыюлык белән үз иманнарын яклый. Безнең басмаларыбызда моңа кагылышлы файдалы мәгълүмат китерелә. Мәсәлән, 2009 елның июль аендагы «Уяныгыз!» (рус) брошюрасында тәкъдим ителгәнчә, сыйныфташың синнән: «Ни өчен син эволюциягә ышанмыйсың?» — дип сораса, аңа болай җавап биреп була: «Ә ни өчен мин эволюциягә ышанырга тиеш? Хәтта кайбер галимнәр дә бит моңа ышанмый, ә кешеләр аларны белгечләр дип саный!» Ата-аналар, балаларыгыз мәктәптә сыйныфташларның басымына әзер булсын өчен, алар белән була алган хәл-мөнәсәбәтләрне сәхнәләштерегез.

19 Әлбәттә, ышануларыбызны яклау я Йәһвә кушканча эшләү кайчак җиңел түгел. Мәсәлән, авыр эш көненнән соң безгә кайчак үзебезне җыелышка барырга мәҗбүр итәргә туры килә. Я хезмәткә барыр өчен иртән җылы юрган астында яту рәхәтен җиңү авыр булырга мөмкин. Әмма шуны истә тотыгыз: рухи эшләр белән шөгыльләнү гадәтегезгә кереп китсә, сезгә киләчәктә туачак зуррак авырлыкларны җиңү җиңелрәк булыр.

20, 21. а) Йолым корбаны турында уйлану безгә тискәре хисләр белән көрәшергә ничек ярдәм итә ала? б) Михнәтләр турында әйткәндә, без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

20 Яшерен һөҗүм итүләр турында нәрсә әйтеп була? Мәсәлән, рух төшенкелеге белән без ничек көрәшә алабыз? Уңышлы юлларның берсе — йолым корбаны турында уйлану. Рәсүл Паул нәкъ шулай эшләгән дә. Ул үзен кайчак мескен кеше итеп хис иткән, әмма ул шулай ук Мәсих камил кешеләр өчен түгел, ә үзе кебек гөнаһлылар өчен үлгән икәнен белгән. Ул болай дип язган: «Мин хәзер Аллаһы Улына иманым буенча яшим. Ул мине яратып, минем өчен үзен биргән» (Гәл. 2:20). Әйе, Паул йолым корбанын танып, аны шәхсән үзенә карата кулланган.

21 Йолым корбанын Йәһвәдән шәхсән үзегезгә бирелгән бүләк итеп кабул итсәгез, сез дә зур файда ала аласыз. Бу рух төшенкелеге шунда ук юкка чыгачак дигәнне аңлатмый. Мөгаен, кайберләребезгә яңа дөньяга хәтле бу яшерен һөҗүм белән көрәшергә туры килер. Әмма шуны онытмагыз: бүләкне бирешмәгән кешеләр алачак. Тиздән Аллаһы Патшалыгы тынычлык урнаштырачак һәм бар тугры кешеләрне камиллеккә китерәчәк. Без бу данлыклы көнгә моңарчы булмагандай якын. Хәтта күп михнәтләр чигәргә туры килсә дә, бу Патшалыкка керергә тәвәккәл булыгыз.

^ 13 абз. Исем үзгәртелгән.