Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тулы вакытлы хезмәтчеләрне исегездә тотыгыз

Тулы вакытлы хезмәтчеләрне исегездә тотыгыз

«Без сезнең иманнан килүче эшләрегезне, мәхәббәттән чыгып башкарылган хезмәтегезне... һәрвакыт истә тотабыз» (1 ТИС. 1:3).

1. Йәһвәгә тырышып хезмәт итүчеләр турында Паул нинди фикердә булган?

РӘСҮЛ Паул яхшы хәбәр хакына күп тырышлыклар куйган кешеләрне истә тоткан. Ул болай дип язган: «Без сезнең иманнан килүче эшләрегезне, мәхәббәттән чыгып башкарылган хезмәтегезне һәм чыдамлыгыгызны һәрвакыт истә тотабыз. Сез чыдам, чөнки сез күктәге Атабыз Аллаһы алдында Хуҗабыз Гайсә Мәсихкә өмет итәсез» (1 Тис. 1:3). Йәһвә дә үзенә мәхәббәттән чыгып тугры хезмәт итүчеләрне, шартларына карап күпме я әз эшлиләрме, истә тота һәм кадерли (Евр. 6:10).

2. Бу мәкаләдә без нәрсәне карап чыгарбыз?

2 Үткәндә дә, безнең көннәрдә дә күп кенә имандашларыбыз Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итәр өчен күп нәрсәдән баш тарткан. Әйдәгез, беренче гасырдагы кайбер хезмәтчеләргә күз салыйк. Без шулай ук бүгенге тулы вакытлы хезмәтнең кайбер төрләрен карап чыгарбыз һәм андый махсус хезмәттә катнашкан кадерле кардәшләребезне ничек истә тота алганыбызга игътибар итәрбез.

БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДАГЫ МӘСИХЧЕЛӘР

3, 4. а) Беренче гасырда кайберәүләр ничек хезмәт иткән? б) Алар үз ихтыяҗларын ничек кайгырткан?

3 Суга чумдырылгач озак та үтмәгән, Гайсә бөтен дөньяга таралырга тиеш булган эшне башлап җибәргән (Лүк 3:21—23; 4:14, 15, 43). Ул үлгәч, аның рәсүлләре бу вәгазь эшен киңәйтүдә җитәкчелекне үз өсләренә алган (Рәс. 5:42; 6:7). Кайбер хезмәтчеләр, мәсәлән, Филип, Палестинада яхшы хәбәрне таратучылар һәм миссионерлар булып хезмәт иткән (Рәс. 8:5, 40; 21:8). Паул һәм башкалар өйләреннән ерак урнашкан илләрдә вәгазьләгән (Рәс. 13:2—4; 14:26; 2 Көр. 1:19). Кайберәүләр, мәсәлән, Силуанус (Силас), Марк һәм Лүк, шулай ук сәркатипләр һәм язучылар булып хезмәт иткән (1 Пет. 5:12). Андый тугры кардәшләр арасында апа-кардәшләр дә булган (Рәс. 18:26; Рим. 16:1, 2). Мәсихче Грек Язмаларыннан аларның кичерешләре һәм Йәһвәнең аларны кайгыртканы турында уку күңелне рухландырып җибәрә.

4 Беренче гасырдагы тулы вакытлы хезмәтчеләр үз ихтыяҗларын ничек кайгырткан? Кайчак аларга имандашлары кунакчыллык күрсәткән я башкача ярдәм иткән, әмма алар шул ярдәмне таләп итмәгән (1 Көр. 9:11—15). Җыелышлар һәм аерым кардәшләр аларга булышырга әзер булган. (Рәсүлләр 16:14, 15; Филипиялеләргә 4:15—18 укы.) Паул һәм аның юлдашлары шулай ук үз чыгымнарын каплар өчен көненә күпмедер вакыт эшләгән.

БҮГЕНГЕ ТУЛЫ ВАКЫТЛЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘР

5. Бер ирле-хатынлы тулы вакытлы хезмәтләре турында әйткәндә нинди хисләр кичерә?

5 Бүген дә байтак кына кардәшләр тулы вакытлы хезмәтнең күп төрләрендә катнаша. (« Тулы вакытлы хезмәт төрләре» дигән рамканы кара.) Сайлаган тормыш юллары турында алар нәрсә уйлый? Бу сорауны сез аларның үзләренә бирә аласыз, җаваплары үзегезне дәртләндереп җибәрер. Бер мисал карап чыгыйк. Бер абый-кардәш гомуми пионер, махсус пионер һәм миссионер булып хезмәт иткән. Хәзер ул — чит илдәге Вефиль гаиләсенең әгъзасы. Ул болай дип сөйли: «Минемчә, тулы вакытлы хезмәтне башлау — ясаган адымнарымның иң яхшысы. 18 яшемдә мин өч юл чатында тордым: миңа югары белем алыргамы, карьера ясаргамы я пионер булып хезмәт итәргәме. Үз тәҗрибәмнән шуны аңладым: тулы вакытлы хезмәттә катнашыр өчен күп нәрсәләрне корбан иткәнеңне Йәһвә онытмый. Дөньяда карьера ясаган булсам, мин Йәһвә биргән төрле талантларымны я сәләтләремне хезмәттә куллана алгандай куллана алмас идем». Аның хатыны болай өсти: «Алган һәр билгеләнү миңа рухи яктан үсәргә ярдәм итте. Без Йәһвәнең яклавын һәм җитәкләвен сизеп тордык. Һичшиксез, ияләшкән, уңайлы җиребездә төпләнеп калган булсак, боларның барысын татып булмас иде. Мин Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәтем өчен көндә рәхмәтләр укыйм». Сезнең дә шундый ук хисләр кичерәсегез киләме?

6. Йәһвә үз хезмәтчеләренә ничек карый?

6 Әлбәттә, кайберәүләрнең тулы вакытлы хезмәттә катнашыр өчен мөмкинлекләре әлегә юк. Әмма без беләбез, Йәһвә аларның чын күңелдән куйган тырышлыкларын бик кадерли. Паулның Филимунга 1—3 тә әйтеп киткән хезмәтчеләр турында, шул исәптән Көләсәйдәге җыелышның бар әгъзалары турында, уйлап карагыз. (Укы.) Паул да, Йәһвә дә аларны кадерләгәннәр. Күктәге Атабыз сезнең дә хезмәтегезне кадерли. Әмма хәзер тулы вакытлы хезмәтчеләргә сез ничек ярдәм итә аласыз?

ПИОНЕРЛАРГА ЯРДӘМ ИТҮ

7, 8. Пионер хезмәте үз эченә нәрсә ала, һәм җыелыштагылар пионерларга ничек ярдәм итә ала?

7 Бүген ашкынучы пионерлар беренче гасырдагы яхшы хәбәрне таратучылар кебек җыелышлар өчен дәртләндерү чыганагы булып тора. Күпләр хезмәткә ай саен 70 сәгать багышларга тырыша. Сез аларга ничек булыша аласыз?

8 Пионер булып хезмәт итүче Ше́ри исемле бер апа-кардәш болай ди: «Пионерлар көн дә хезмәттә катнашып көчле булып күренә. Шулай да алар дәртләндерүгә мохтаҗ» (Рим. 1:11, 12). Үткәндә күп еллар пионер булып хезмәт иткән башка бер апа-кардәш үз җыелышындагы пионерларның тырышып һәм бертуктаусыз эш башкарганнары турында әйтә. Аның әйтүенчә, башкалар аларны бергә ашап алырга чакырганда, аларга юлга бераз акча биргәндә я акчалата башкача ярдәм иткәндә, алар рәхмәтле һәм башкаларның үзләре турында чыннан да кайгыртканнарын күрә.

9, 10. Җыелышларындагы пионерларга ярдәм итәр өчен кайберәүләр нәрсә эшли?

9 Пионерларга вәгазьдә ярдәм итәр өчен нәрсә эшләп була? Бо́бби исемле бер пионер апа-кардәш мондый үтенеч белдерә: «Безгә эш көннәрендә күбрәк ярдәм кирәк». Шул ук җыелышта пионер булып хезмәт иткән башка бер апа-кардәш болай дип өсти: «Төштән соң хезмәттәшне табу — чыннан да проблема». Хәзер Вефильдә (Бруклин) хезмәт иткән бер апа-кардәш үзенең пионер чакларын җылы сүзләр белән искә төшерә. Ул болай ди: «Машинасы булган бер апа-кардәш миңа, синең хезмәткә барырга кешең булмаса, миңа шалтырат, синең белән мин барырмын, диде. Ул миңа пионер хезмәтемдә калырга бик тә булышты». Шери да болай дип сөйли: «Хезмәттән соң ялгыз пионерлар еш кына берүзләре кала. Ялгыз абый һәм апа-кардәшләрне вакыт-вакыт гаилә белән гыйбадәт кылуга чакырып була. Алар белән башкача вакыт үткәрү дә аларга нык булып калырга ярдәм итә».

10 Тулы вакытлы хезмәттә якынча 50 ел үткәргән бер апа-кардәш башка ялгыз пионер апа-кардәшләр белән хезмәт иткән чакларын болай дип исенә төшерә: «Өлкәннәребез пионерларга елга берничә тапкыр килеп китә иде. Алар безнең сәламәтлекләребез, эшләребез турында сорый иделәр һәм борчылуларыбыз бармы-юкмы дип аңларга тырыша иделәр. Аларның кызыксынулары эчкерсез иде. Нинди ярдәмгә мохтаҗ икәнлегебезне белер өчен, алар өебезгә килә иде». Бу өлкәннәр һәм алар кебек эш иткән башкалар Онисифор исемле мәсихчедән үрнәк ала. Аңа үз гаиләсен кайгыртырга кирәк булган, әмма ул шулай ук Паулга кирәкле ярдәм күрсәткән (2 Тим. 1:18).

11. Махсус пионер булып хезмәт итү үз эченә нәрсә ала?

11 Кайбер җыелышларга махсус пионерлар билгеләнгән, һәм алар җыелыштагылар өчен зур фатиха булып тора. Бу абый һәм апа-кардәшләрнең күбесе вәгазь эшенә ай саен 130 сәгать багышларга тырыша. Вакытларын хезмәттә үткәргәнгә һәм җыелышка төрле булышлык күрсәткәнгә, алар я аз вакыт, я бөтенләй эшләми. Игътибарларын хезмәткә туплый алсын өчен, филиал аларга һәр ай бераз акчалата ярдәм бирә.

12. Өлкәннәр һәм башкалар махсус пионерларга ничек ярдәм итә ала?

12 Без махсус пионерларга ничек ярдәм итә алабыз? Аларның күбесе белән хезмәттәшлек итүче филиалдагы бер өлкән болай ди: «Өлкәннәргә алар белән сөйләшеп һәм шартларын белеп, аларга ничек ярдәм итә алганнарын хәл итәргә кирәк. Кайбер Йәһвә Шаһитләре, махсус пионерларга акчалата ярдәм күрсәтелгәнгә, аларны бар яктан кайгырталар дип уйлый, әмма җирле кардәшләр аларга төрлечә булыша ала». Махсус пионерлар гомуми пионерлар кебек вәгазьдә хезмәттәшләргә мохтаҗ. Сез аларга бу яктан ярдәм итә аласызмы?

РАЙОН КҮЗӘТЧЕЛӘРЕНӘ ЯРДӘМ ИТҮ

13, 14. а) Район күзәтчеләре турында без нәрсәне истә тотарга тиеш? б) Күчеп йөрүче күзәтчеләргә шәхсән сез ничек ярдәм итә аласыз?

13 Район күзәтчеләре белән хатыннарына еш кына рухи яктан нык, шат күңелле кардәшләргә караган кебек карыйлар. Әйе, бу чыннан да шулай. Ләкин алар үзләре дә дәртләндерүгә, бергә вәгазьләр өчен хезмәттәшләргә һәм көч бирүче ял итүләргә мохтаҗ. Ә алар авырып китсә һәм аларны, бәлки, операция ясатыр я дәваланыр өчен, хастәханәгә салсалар, нәрсә эшләп була? Җирле кардәшләр аларның ихтыяҗларын кайгыртып һәм алар белән шәхсән кызыксынып рухларын күтәреп җибәрә. Безгә «яраткан табиб» Лүкнең рәсүл Паулны һәм башка күчеп йөрүче кардәшләрне кайгыртканын күз алдыбызга китерү авыр түгел (Көл. 4:14; Рәс. 20:5—21:18).

14 Күчеп йөрүче күзәтчеләр хатыннары белән якын дусларга мохтаҗ һәм аларны бик кадерли. Бер район күзәтчесе болай дип язган: «Дусларым минем дәртләндерүгә кайчан мохтаҗ икәнемне белгән кебек тоела. Алар ипле генә сораулар бирә, ә бу миңа борчылуларымны сөйләргә ярдәм итә. Бары тик яхшы тыңлаучылар булып алар минем өчен зур таяныч була». Район күзәтчеләре һәм аларның хатыннары кардәшләрнең үзләре белән эчкерсез кызыксынганнарын бик кадерли.

ВЕФИЛЬЧЕЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ

15, 16. Вефильләрдә һәм Конгресслар Залларында кардәшләр нинди хезмәт башкара, һәм без аларга ничек ярдәм итә алабыз?

15 Бөтен дөнья буенча Вефильләрдә һәм Конгресслар Залларында хезмәт итүчеләр алар яшәгән илдәге филиал күзәткән җирләрдә Патшалык эшенә зур өлеш кертә. Җыелышыгызда я районыгызда вефильчеләр булса, сез аларны истә тотканыгызны ничек күрсәтә аласыз?

16 Яңалар Вефильгә хезмәт итәргә килеп, гаиләләреннән һәм дусларыннан ерак киткәнгә, өйләрен сагынырга мөмкин. Алар вефильчеләрнең һәм яңа җыелыштагы кардәшләрнең үзләрен дусларча тотканнарына бик рәхмәтле! (Марк 10:29, 30) Гадәттә вефильчеләрнең атна саен җыелыш очрашуларына йөрергә һәм вәгазьгә барырга мөмкинлекләре бар. Әмма вакыт-вакыт аларның өстәмә йөкләмәләре булырга мөмкин. Җыелышлар моны аңласа, вефильчеләрне һәм аларның эшләрен кадерләгәннәрен күрсәтсә, бу бик яхшы. (1 Тисалуникәлеләргә 2:9 укы.)

ЧИТ ИЛДӘН КИЛГӘН ХЕЗМӘТЧЕЛӘРГӘ БУЛЫШУ

17, 18. Чит илләргә билгеләнгән тулы вакытлы хезмәтчеләр нинди хезмәт башкара?

17 Кайбер тулы вакытлы хезмәтчеләрне чит илдә хезмәт итәр өчен билгелиләр. Аларга яңа тел өйрәнергә, яңа ризыкка, яңа гореф-гадәтләргә һәм яңа тормыш рәвешенә күнегергә туры килә. Андый тулы вакытлы хезмәтчеләр чит илләрдә нинди хезмәт башкара?

18 Аларның кайберәүләре — миссионерлар. Аларга махсус өйрәтү бирелгән һәм алар, вакытны күбесенчә вәгазьдә үткәреп, алган белемнәрен башкалар белән уртаклаша. Филиал миссионерларны гади яшәү урыннары белән һәм, иң кирәкле ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен, акча белән тәэмин итә. Башкаларны исә чит илләргә икенче максат белән — филиалда хезмәт итү я филиал биналары, тәрҗемә итү офислары, Конгресслар Заллары я Патшалык Залларын төзүдә катнашу максаты белән билгелиләр. Аларга ризык, гади яшәү урыны бирәләр, һәм аларны башка яклардан да кайгырталар. Алар Вефиль гаиләсе әгъзалары кебек регуляр рәвештә җыелыш очрашуларына һәм вәгазьгә йөри. Шулай итеп алар җыелышлар өчен фатиха булып тора.

19. Без чит илләрдә хезмәт итүчеләр турында нәрсәне истә тотарга тиеш?

19 Без андый тулы вакытлы хезмәтчеләрне ничек исебездә тота алабыз? Шуны онытмагыз: аеруча башта аларга кайбер җирле ризыкларга күнегү авыр булырга мөмкин. Аларны кунакка чакырганда, моны исәпкә алыгыз. Алар нәрсә ашыйлар я нәрсә ашап карарга теләр иде дип сорасагыз, яхшы булыр. Алар җирле телне һәм гореф-гадәтләрне үзләштергәндә, түземле булыгыз. Алар әйткән сүзләрегезне шунда ук аңламаска да мөмкин, әмма сез аларны сүзләрнең дөрес әйтелешенә игелекле итеп өйрәтә аласыз. Алар өйрәнергә бик тели!

20. Тулы вакытлы хезмәтчеләргә һәм аларның әти-әниләренә без ничек ярдәм итә алабыз?

20 Вакыт узу белән тулы вакытлы хезмәтчеләр дә олыгая бара, аларның әти-әниләре дә картая бара. Әти-әниләр Йәһвә Шаһитләре булса, алар балаларының үз билгеләнүләрендә калуларын чын күңелдән телидер (3 Яхъя 4). Әлбәттә, әти-әниләре кайгыртуга мохтаҗ булса, тулы вакытлы хезмәтчеләр кулыннан килгәнне эшләр һәм аларга ярдәм итәр өчен мөмкин кадәр ешрак кайтып торыр. Шулай да тулы вакытлы хезмәтчеләрнең олыгая барган әти-әниләрен якын яшәгән һәм ярдәм күрсәтергә әзер булган кардәшләр дә кайгырта ала. Онытмагыз, тулы вакытлы хезмәтчеләр җирдә үткәрелә торган иң мөһим эшкә зур өлеш кертә (Мат. 28:19, 20). Кирәк булганда сез я җыелышыгыз тулы вакытлы хезмәтчеләрнең әти-әниләренә ярдәм кулы суза аласызмы?

21. Тулы вакытлы хезмәтчеләр башкаларның ярдәм итүләре һәм дәртләндерү сүзләре турында нәрсә уйлый?

21 Тулы вакытлы хезмәтне башлаган кардәшләр үзләренә хезмәтләреннән материаль файда эзләми, алар Йәһвәгә һәм башкаларга күбрәк бирергә тели. Алар сезнең теләсә нинди ярдәмегезне бик кадерли. Чит илдә хезмәт итүче бер апа-кардәшнең сүзләрендә күпләрнең хисләре чагыла. Ул болай ди: «Башкаларның хәтта берничә рәхмәт сүзе сине үзең турында уйлыйлар һәм хезмәтеңне кадерлиләр икәненә ышандыра».

22. Тулы вакытлы хезмәткә килгәндә, сездә нинди хисләр туа?

22 Тулы вакытлы хезмәтчеләрнең сайлаган тормыш юллары җиңел булмаса да, ул канәгатьлек китерә, һәм ул — тормыш юлларының иң яхшысы. Алар бүгенге көндә мөһим булган һәм яңа дөньяда кирәк булачак тәҗрибә җыя һәм сыйфатлар үстерә. Озакламый Йәһвәнең бар хезмәтчеләре һәр көн чын канәгатьлек китерә торган эш башкарачак. Әйдәгез, тулы вакытлы хезмәтчеләрнең «иманнан килүче эшләрен, мәхәббәттән чыгып башкарылган хезмәтләрен... һәрвакыт истә тотыйк» (1 Тис. 1:3).