Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син «күзәтче вазифасына» омтыласыңмы?

Син «күзәтче вазифасына» омтыласыңмы?

ФЕРНАНДО * борчылган. Ике өлкән аның белән аулакта сөйләшеп алырга теләгән. Район күзәтчесенең соңгы килеп китүләреннән соң, өлкәннәр аңа җыелышта өстәмә вазифалар алыр өчен нәрсә эшли алганын инде аңлаткан булган. Вакыт узу белән Фернандо, үзен өлкән итеп кайчан да булса билгеләячәкләрме, юкмы, дип шикләнә башлаган. Район күзәтчесе күптән түгел генә янә җыелышка килеп киткән. Өлкәннәр хәзер нәрсә әйтер?

Өлкәннәрнең берсе сөйләгәндә, Фернандо игътибар белән тыңлаган. Бу абый-кардәш 1 Тимутигә 3:1 дәге сүзләрне искә алган һәм җыелыш өлкәннәренең хат алганнарын әйткән. Бу хатта язылганча, Фернандоны өлкән итеп билгеләгәннәр. Фернандо аптырап: «Нәрсә?» — дигән. Абый-кардәш әйткән сүзләрен кабатлаган, һәм Фернандоның йөзендә елмаю чагылып киткән. Җыелышта аның билгеләнүе турында белдерү ясалгач, барысы да сөенгән.

Җыелышта җаваплы вазифаларга ия булырга теләү начармы? Һич тә юк. 1 Тимутигә 3:1 буенча, «күзәтче вазифасына омтылучы кеше игелекле эшкә омтыла». Күп кенә абый-кардәшләр бу чакыруга колак сала һәм җыелышта җаваплы вазифалар алыр өчен рухи уңышларга ирешә. Нәтиҗәдә, Аллаһы халкы дистәләгән мең сәләтле өлкән һәм хезмәттәш ярдәмче белән фатихалана. Ләкин җыелышлар саны үсә барганга, «көтүче вазифасына» тагы да күбрәк абый-кардәшләргә омтылырга кирәк. Әмма моны ничек эшләп була? Һәм күзәтче булырга теләгән кардәшләр Фернандо кебек борчылырга тиешме?

«ОМТЫЛУ» НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Изге Язмалардагы «омтылу» сүзе грек фигыленнән тәрҗемә ителгән. Ул бик нык теләү, үрелү дигәнне аңлата. Сез, бәлки, агачта үскән өлгергән җимешне өзеп алырга дип тырыша-тырыша үрелгән кеше турында уйлап куйгансыздыр. Әмма «омтылу» сүзе «күзәтче вазифасын», ягъни җыелышта хөрмәтле вазифаларны, комсызлык белән алуны аңлатмый. Ни өчен? Чөнки өлкән булып хезмәт итәргә теләгәннәрнең максаты берәр дәрәҗәгә ия булу түгел, ә «игелекле эш» башкару булырга тиеш.

Бу игелекле эшкә кагылышлы күп кенә таләпләр 1 Тимутигә 3:2—7 һәм Титуска 1:5—9 да китерелә. Күп еллар өлкән булып хезмәт итүче Реймонд исемле кардәш бу югары таләпләр турында болай ди: «Миңа калса, иң мөһиме — синең нинди кеше икәнлегең. Әлбәттә, сөйли һәм өйрәтә белү бик кирәкле нәрсә, әмма бу сәләтләр тел тидермәслек булудан һәм гадәтләрдә тыйнак, төпле, җыйнак, кунакчыл, юл бирүчән булудан өстен чыкмый».

Җыелышта төрле эшләр башкарып «көтүче вазифасына» омтыл

Җаваплы вазифаларга эчкерсез ниятләрдән чыгып омтылган кардәш намуссызлыкның һәм нәҗеслекнең һәр төреннән качып үзен тел тидермәслек итеп тота. Ул гадәтләрендә тыйнак, төпле, җыйнак һәм юл бирүчән. Шуңа күрә, ул җитәкчелекне үз өстенә алганда, имандашлар аңа ышана һәм ярдәм кирәк булганда аңа мөрәҗәгать итә. Ул кунакчыллык күрсәтеп, яшьләрне һәм хакыйкатькә яңа гына килгәннәрне дәртләндереп тора. Яхшылык сөючән булганга, ул авырганнарны һәм олы яшьтәгеләрне юата, аларга ярдәм итеп тора. Ул бу сыйфатларны өлкән булыр өчен түгел, ә башкаларга хезмәт итәр өчен үстерә *.

Өлкәннәр советы җаваплы вазифалар алырга теләгән кардәшкә булышырга һәм киңәш бирергә бик шат, әмма аның Изге Язмалардагы таләпләргә туры килү-килмәве иң элек үзеннән тора. Хенри исемле бер тәҗрибәле күзәтче болай ди: «Җаваплы вазифалар алырга омтыласың икән, таләпләргә туры килгәнеңне раслар өчен бар тырышлыклар куй». Вәгазьче 9:10 га игътибар итеп, ул болай дәвам итә: «„Хәл кадәрен кулыңнан килгәннең барысын да эшлә“. Өлкәннәр нинди генә йөкләмә бирмәсен, аны җиренә җиткереп үтә. Җыелышта сиңа ышанып бирелгән бар эшләрне, шул исәптән идәннәр юу эшен ярат. Вакыт узу белән эшләрең һәм тырышлыкларың һәммәсенә күренер». Өлкән булып хезмәт итәсең килсә, эшчән һәм изге хезмәтнең бөтен якларында ышанычлы бул. Холкыңның төп сыйфаты эреләнү түгел, ә басынкылык булырга тиеш (Мат. 23:8—12).

УЙЛАРДА ҺӘМ ЭШЛӘРДӘ МӘКЕРЛЕ БУЛУДАН КАЧ

Җыелышта җаваплы вазифалар алырга теләгән кайбер кардәшләр үз теләкләрен өлкәннәргә башка абый-кардәшләр аша белдерергә мөмкин. Мәсәлән, болайрак әйтеп: «Мин күп еллар элек суга чумдырылу үттем. Мин инде өлкән булырга тиеш», ә кемдер өлкәннәргә икенче юллар белән тәэсир итәргә тырышырга мөмкин. Башкалар, өлкәннәр аларга киңәш биргәндә, канәгатьсезлек белдерә. Андый кешеләр үзләренә мондый сорау бирергә тиеш: «Мин үз файдамны эзләргә тырышаммы я мин Йәһвәнең сарыкларын басынкылык белән кайгыртырга телимме?»

Өлкән булырга теләгән кардәшләр «көтүгә үрнәк биреп көтегез» дигән таләпне дә онытмаска тиеш (1 Пет. 5:1—3). Җыелышка үрнәк күрсәткән кардәш уйларда да, эшләрдә дә мәкерле булудан кача. Ул өлкән итеп билгеләнгәнме я әле юкмы, сабырлык белән чыдамлылык үстерә. Кардәшнең өлкән булып китүе аның кимчелекләрен могҗизалы рәвештә юк итми (Сан. 12:3; Мәд. 105:32, 33). Моннан тыш, абый-кардәш «вөҗданым бар яктан саф» дип уйлаганда, башкалар, нигезләре була торып, аңа карата икенче карашта булырга мөмкин (1 Көр. 4:4). Шуңа күрә өлкәннәр сиңа яхшы ниятләрдән чыгып Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш бирсә, ачу тотмыйча тыңларга һәм шуннан соң аны кулланырга тырыш.

ОЗАК КӨТӘРГӘ ТУРЫ КИЛСӘ

Күп кенә абый-кардәшләргә үзләрен өлкән итеп озак билгеләмиләр дип тоелырга мөмкин. Берничә ел буе «күзәтче вазифасына омтыласың» икән, сине кайчак борчу хисләре биләп алмыймы? Биләп алса, мондый рухландырылган сүзләр турында уйлан: «Гамәлгә озак ашмаган өмет йөрәкне әрнетер, ә гамәлгә ашканы тереклек агачыдай булыр» (Гыйб. сүз. 13:12).

Куйган максатка ирешеп булмый кебек тоелганда, кеше күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин. Ибраһим да охшаш хисләр кичергән. Йәһвә аңа улың туачак диеп вәгъдә биргән, әмма еллар уза барган, ә аның Сара белән балалары әле дә булмаган (Ярат. 12:1—3, 7). Олы яшенә җиткәч, Ибраһим Йәһвәгә болай ялварган: «Хуҗам-Раббым, Син миңа нәрсә бирмәкчесең?.. Бала атасы булалмадым. [...] Менә, Син бит миңа бала насыйп итмәдең». Йәһвә аны улына кагылышлы вәгъдәсе чынга ашыр дип ышандырган. Әмма Аллаһы үз сүзен үтәгәнче, ким дигәндә тагын 14 ел узган (Ярат. 15:2—4; 16:16; 21:5).

Көткәндә, Ибраһим Йәһвәгә хезмәт итүендә шатлыгын югалтканмы? Юк. Ул Аллаһы вәгъдәсенең үтәлешендә беркайчан да шикләнмәгән. Ул өметләнеп торган. «Ибраһим, сабырлык белән көткәннән соң, вәгъдә ителгәнне алган»,— дип язган рәсүл Паул (Евр. 6:15). Ахыр чиктә Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы бу тугры кешегә фатихалар яудырган. Ибраһим үзе көткәннән дә күбрәк фатихалар алган. Син аның мисалыннан нәрсәгә өйрәнә аласың?

Әйтик, синең өлкән булып хезмәт итәсең килә, әмма күп еллар үтте, ә сине һаман билгеләмиләр, ди. Шул чакта алга таба да Йәһвәгә таян. Аңа хезмәт итүдә шатлыгыңны югалтма. Ни өчен? Күпләргә рухи яктан үсәргә ярдәм иткән Уоррен исемле кардәш моны болай дип аңлата: «Абый-кардәшне билгеләгәнче, аның таләпләргә туры килгәне күренсен өчен вакыт кирәк. Вакыт узу белән, кардәшнең сәләтләре һәм карашы үз-үзен тотышында һәм бирелгән йөкләмәләрне үтәвендә әкрен-әкрен күренә бара. Кайберәүләр, теге я бу җаваплы вазифага я билгеләнүгә ия булсам гына уңышка ирешермен, дип саный. Андый фикер йөртү дөрес түгел, һәм ул акылны томаларга мөмкин. Кайда гына булсаң да һәм нинди генә эшләр башкарсаң да, Йәһвәгә тугры хезмәт итәсең икән, син инде уңышка ирешкәнсең».

Бер абый-кардәш үзенең өлкән итеп билгеләнүен уннан артык ел көткән. Йәзәкил китабының беренче бүлегендә күпләргә таныш булган Йәһвә арбасы турында язылганына игътибар итеп, ул үзенең нәрсәгә өйрәнгәннәрен болай дип сөйли: «Йәһвә үз арбасын, ягъни үз оешмасын, үзе сайлаган тизлек белән йөртә. Без үзебезне билгеләнү өчен әзер дип санарга мөмкин, әмма Йәһвәнең моңа карашы мөһимрәк. Өлкән булып хезмәт итү турында әйткәндә, минем нәрсә теләгәнем я кем буласы килгәнем әллә ни мөһим түгел. Йәһвә мин теләгән нәрсәләрне үземә кирәк тә түгел дип табарга мөмкин».

Син мәсихче күзәтче булырга өметләнәсең икән, бу игелекле эшкә омтылганда җыелышның шатлыгына үз өлешеңне кертергә тырыш. Вакыт озакка сузылган дип тоелса, борчу һәм түземсезлек хисләре белән көрәш. Өстә телгә алынган Реймонд болай ди: «Шөһрәт ярату — канәгать булуның дошманы. Гел борчылып кына йөргән кардәшләр Йәһвәгә хезмәт итүдән мул итеп килгән шатлыкны күздән ычкындыра». Изге рух җимешен, аеруча түземлекне, тагы да тырышыбрак үстерегез. Аллаһы Сүзен өйрәнеп рухилыгыгызны ныгытырга тырышыгыз. Яхшы хәбәрне күбрәк вәгазьләгез һәм кызыксынучылар белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрегез. Гаиләгезнең рухи эшләрендә һәм гаилә белән гыйбадәт кылуда җитәкчелекне үз өстегезгә алыгыз. Кардәшләр белән вакыт үткәргәндә, аралашудан шатлык табыгыз. Максатыгызга ирешеп барганда, сез Йәһвәгә хезмәт итүдә шатлык табарсыз.

Җаваплы вазифалар алыр өчен кирәкле сыйфатлар үстерү һәм җыелышка ярдәм итү — Йәһвәдән абый-кардәшләргә бирелгән искиткеч мөмкинлек. Ул да, аның оешмасы да көтүче вазифасына омтылучыларның өмет өзелүләрен һәм хезмәттә шатлык югалтуларын теләми. Аллаһы үзенә эчкерсез ниятләрдән чыгып хезмәт иткәннәрнең барысына ярдәм итә һәм фатихалый. Ә аның бар фатихалары «кайгы-хәсрәттән коткара» (Гыйб. сүз. 10:22).

Көтүче вазифасына инде күптән омтылсаң, алга таба да рухи уңышларга ирешеп тор. Кирәкле сыйфатлар үстерергә тырышсаң, җыелышта бар көчеңне куеп хезмәт итсәң һәм гаиләңә тиешле игътибар бирсәң, Йәһвә үзе өчен башкарган бер эшеңне дә онытмаячак. Нинди генә вазифалар үтәсәң дә, Йәһвәгә хезмәт итүдән һәрвакыт ләззәт тап.

^ 2 абз. Бу мәкаләдә китерелгән исемнәр үзгәртелгән.

^ 8 абз. Бу мәкаләдә китерелгән принципларны хезмәттәш ярдәмче булырга теләгәннәр дә куллана ала. Алар өчен куелган таләпләр 1 Тимутигә 3:8—10, 12, 13 тә язылган.