Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә белән хезмәттәшлек итүегезне кадерләгез!

Йәһвә белән хезмәттәшлек итүегезне кадерләгез!

«Без — Аллаһының хезмәттәшләре» (1 КӨР. 3:9).

1. Йәһвәнең эшкә карашы нинди, һәм бу аны нәрсәгә этәрә?

ЙӘҺВӘ үз эшеннән шатлык таба (Мәд. 134:6; Яхъя 5:17). Барлыкка китерелгән затлары да шундый ук шатлыкны тапсын өчен һәм канәгатьлек сизсен өчен, Йәһвә аларга рәхәтлек китерә торган эш бирә. Мәсәлән, ул беренче Угылын үзенең иҗади эшләрендә катнаштырган. (Көләсәйлеләргә 1:15, 16 укы.) Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Гайсә әле күктә булганда Аллаһы янында «һөнәрче сыйфатында» булган (Гыйб. сүз. 8:30).

2. Рухи затларның мөһим һәм канәгатьлек китерә торган эшләре һәрвакыт булганын нәрсә күрсәтә?

2 Изге Язмаларда Яратылыш китабыннан алып Ачылыш китабына кадәр Йәһвәнең үз рухи улларына төрле йөкләмәләр биреп торганын күрсәтүче мисаллар китерелә. Адәм белән Хаува гөнаһ кылып оҗмахтан куып чыгарылганнан соң, Аллаһы «тереклек агачына юлны бикләү өчен, Гадән бакчасының көн чыгышы тарафына керубимнәр һәм әйләнмәле утлы кылыч куйган» (Ярат. 3:24). Шулай ук Ачылыш 22:6 да Йәһвә «үз хезмәтчеләренә тиздән булачак нәрсәләрне күрсәтер өчен, үз фәрештәсен җибәргән» дип әйтелә.

 Ә КЕШЕЛӘР ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕП БУЛА?

3. Гайсә җирдә яшәгәндә Атасыннан үрнәк алып нәрсә эшләгән?

3 Җирдә камил кеше булып яшәгәндә Гайсә Йәһвәнең үзенә тапшырган эшен шатлык белән башкарган. Атасыннан үрнәк алып, Гайсә дә үз шәкертләренә мөһим эш биргән. Башкарачак эшләренең нәрсәгә китерә алачагына кызыксыну уятып, ул болай дигән: «Сезгә хак сүз әйтәм: миңа иман итүче кеше дә мин кылган эшләрне башкарачак; ул тагын да бөегрәк эшләр башкарачак, чөнки мин Атам янына барам» (Яхъя 14:12). Андый эшләрнең кичектергесез икәненә басым ясар өчен, Гайсә болай дигән: «Көн үткәнче без мине җибәрүченең эшләрен башкарырга тиешбез. Төн җитә, ул чакта беркем эшли алмас» (Яхъя 9:4).

4—6. а) Ни өчен без Нух белән Мусага аларның Йәһвәдән бирелгән үз эшләрен үтәгәннәре өчен рәхмәтле? б) Аллаһының кешеләргә биргән йөкләмәләре бер-берсе белән кайсы яктан охшаш?

4 Гайсә көннәренә хәтле дә Йәһвә кешеләргә канәгатьлек китерә торган эш биргән булган. Адәм белән Хаува үзләренә бирелгән эшләрне башкармаган булса да, башка кешеләр Аллаһы кушканча эш иткән (Ярат. 1:28). Мәсәлән, Нухка бөек туфанда исән калыр өчен көймәне төзүгә кагылышлы җентекле күрсәтмәләр бирелгән. Ул Йәһвә кушканны җиренә җиткереп үтәгән. Нух нәкъ Йәһвә күрсәтмәләре буенча эш иткәнгә, без бүген исән! (Ярат. 6:14—16, 22; 2 Пет. 2:5)

5 Мусага, чатыр корыр өчен һәм руханиларны оештырыр өчен, билгеле бер күрсәтмәләр бирелгән булган. Ул нәкъ Йәһвә кушканча эш иткән (Чыг. 39:32; 40:12—16). Ул бу йөкләмәне тугры үтәгәнгә, без бүген үзебез өчен файда алабыз. Кайсы яклардан? Рәсүл Паул аңлатканча, Канунның шул үзенчәлекләре «киләчәк фатихаларны» сурәтләгән (Евр. 9:1—5, 9; 10:1).

6 Аллаһының нияте әкрен-әкрен үтәлеп барган арада, Аллаһы үз хезмәтчеләренең йөкләмәләрен дә үзгәртә бара. Шулай да алар башкарган эшләре белән һәрвакыт Йәһвәне данлый һәм иман итүче кешеләргә файда китерә. Шуны ук Гайсәнең, күктә һәм соңрак җирдә яшәгәндә, кылган эшләре турында да әйтеп була (Яхъя 4:34; 17:4). Бүген дә без башкарган эш Йәһвәне данлый (Мат. 5:16; 1 Көринтлеләргә 15:58 укы). Ни өчен без алай әйтә алабыз?

БИЛГЕЛӘНҮЛӘРГӘ УҢАЙ КАРАШ САКЛАУ

7, 8. а) Мәсихчеләр бүген нинди хөрмәтле эшләр башкара? б) Без Йәһвәнең җитәкчелегенә ничек карарга тиеш?

7 Ризалашырсыздыр, камил булмаган кешеләр өчен Йәһвәнең хезмәттәшләре булу — зур хөрмәт (1 Көр. 3:9). Конгресслар Залларын, Патшалык залларын һәм филиалларны төзүдә катнашучылар, Нух һәм Муса кебек, туры мәгънәдә төзү программасында катнаша. Сез җирле Патшалык залын ремонтлыйсызмы я Уорвиктагы (Нью-Йорк) Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсен төзүдә катнашасызмы, үз хезмәтегезне кадерләгез. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) Боларның барысы — изге хезмәт. Әмма, иң мөһиме, мәсихчеләрнең барысының да рухи төзү программасында катнашу мөмкинлеге бар. Ул да Йәһвәне данлар өчен һәм тыңлаучан кешеләр файда алсын өчен оештырылган (Рәс. 13:47—49). Бу эшне яхшылап башкарыр өчен, Аллаһы оешмасыннан тиешле җитәкчелек бирелә. Шуңа күрә безгә кайчак яңа йөкләмәләр бирелә.

8 Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре теократик җитәкчелеккә һәрвакыт буйсынырга әзер. (Еврейләргә 13:7, 17 укы.) Без бирелгән йөкләмәбезне ни өчен билгеле бер тәртип буенча үтәргә кирәклеген башта тулысынча аңламаска мөмкин.  Әмма Йәһвә кирәкле үзгәрешләр ясый, һәм без бу үзгәрешләр буенча эш иткәндә, аның белән хезмәттәшлек итү файда китерә икәнен беләбез.

9. Хезмәт турында әйткәндә, өлкәннәр җыелышка нинди үрнәк күрсәтә?

9 Өлкәннәр җыелышта җитәкчелекне үз өсләренә алырга әзер. Моннан аларның Йәһвәнең ниятен үтәргә теләгәннәре күренә (2 Көр. 1:24; 1 Тис. 5:12, 13). Алар тырышып эшләргә һәм вакытында үзгәрешләр ясарга әзер. Алар Аллаһының урнаштырылган Патшалыгы турында вәгазь эше алып барылсын өчен яңа ысулларга теләп җайлаша. Кайберәүләр башта телефон буенча, портларда я иҗтимагый урыннарда вәгазьләргә икеләнеп торган булса да, соңрак яхшы нәтиҗәләрне күргән. Мәсәлән, Германиядә яшәүче дүрт пионер кешеләр эшләгән җирдә вәгазьләргә булган. Анда озак вакыт дәвамында беркем дә вәгазьләмәгән. Михаэль болай дип әйтә: «Без хезмәтнең бу төрендә озак катнашмаганга, дулкынлана идек. Йәһвә моны күргәндер, чөнки иртәнге вәгазебез онытылмаслык булды һәм ул безгә рәхәтлек китерде. «Безнең патшалык хезмәтебез»дәге җитәкчелек буенча эш итүебезгә һәм Йәһвәнең ярдәменә таянуыбызга без бик шат идек!» Сез үз территориягездә вәгазь эшенең яңа ысулларын кулланырга телисезме?

10. Соңгы елларда оешмада нинди үзгәрешләр ясалды?

10 Кайчак оешмада үзгәрешләр ясала. Соңгы елларда берничә филиал берләштерелде. Бу филиалларда хезмәт иткән кардәшләргә үзгәрешләргә җайлашырга туры килә, ләкин, берникадәр вакыт узгач, алар моның нәтиҗәләрен ачык күрә башлый (Вәг. 7:8). Андый ашкынучан эшчеләргә Йәһвә халкының тарихына үз өлешләрен кертү зур шатлык китерә!

11—13. Оешмада ясалган үзгәрешләр кайберәүләргә ничек тәэсир иткән?

11 Берләштерелгән филиалларда хезмәт итүчеләрдән без күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Кайберәүләр Вефильләрдә дистәләгән еллар буе хезмәт иткән. Урта Америкадагы кечкенә Вефиль гаиләсендә хезмәт иткән бер парны Мексикадагы Вефильгә билгеләгәннәр. Яңа Вефиль гаиләсе якынча 30 тапкырга зуррак булган. «Гаилә белән дусларны калдыру бик авыр булды»,— дип әйтә Рохелио. Хуан исемле башка бер абый-кардәш тә Мексикага күченгән. Ул болай ди: «Мин үземне яңадан тугандай хис иттем: миңа яңа кешеләр белән танышырга кирәк булды. Шулай ук яңа гореф-гадәтләргә һәм фикер йөртү рәвешенә ияләшергә туры килде».

12 Европа илләреннән Германиядәге филиалга күченгән вефильчеләр дә авырлыклар белән очрашкан. Таулы җирләрне яраткан һәр кеше бу Швейцариядәге искитмәле Альп җирләреннән күченеп китү никадәр авыр икәнен аңлар. Австриядә яшәгән кардәшләргә дә башта җиңел булмаган. Алар үз кечкенә Вефильләрен сагынган.

13 Башка илгә күченгән кардәшләргә яңа тормыш шартларына күнегергә, үзләре белмәгән кардәшләр белән хезмәттәшлек итәргә һәм еш кына яңа эшкә өйрәнергә кирәк булган. Аларга шулай ук яңа җыелышта һәм яңа территориядә, ә кайберләренә, хәтта башка телдә вәгазьләргә туры килгән. Андый үзгәрешләрне ясау авыр булырга мөмкин. Шулай да күп кенә вефильчеләр андый адымны ясаган. Ни өчен?

14, 15. а) Күпләр, нинди генә хезмәтне башкарсалар да, Йәһвә белән хезмәттәшлек итү хөрмәтен кадерләгәннәрен ничек күрсәтә? б) Алар безгә нинди яктан үрнәк күрсәтә?

14 Гретель исемле апа-кардәш болай әйтә: «Мин бу чакыруны кабул итеп, Йәһвәгә карата яратуым берәр илгә,  бинага я билгеле бер эшкә караганда өстенрәк икәнен күрсәтә алам». Ә Дайска исемле апа-кардәш моның турында болай ди: «Мин бу чакыру Йәһвәдән икәнен исемә төшергәч, аны шатлык белән кабул иттем». Андре белән Габриела моның белән килешеп болай дип әйтә: «Без үз теләкләребезне икенче планга куеп Йәһвәгә хезмәт итәр өчен тагын бер мөмкинлекне күрдек. Без болай дип уйлап куйдык: „Йәһвәнең үзгәрешләр китергән җилләре искәндә, киртәләр куяр урынына җилкәнне күтәрү яхшырак“».

Безнең өчен иң зур хөрмәт — Йәһвә эшен башкару!

15 Филиаллар берләштерелгәнгә, кайбер вефильчеләрне пионер хезмәтенә билгеләгәннәр. Элек Дания, Норвегия һәм Швециядәге филиалларда хезмәт иткән кайбер вефильчеләр турында да шуны ук әйтеп була. Бу филиалларны Скандинавия филиалына берләштерделәр. Флориан һәм Анья болай ди: «Билгеләнүебез җиңел булмаса да, ул бик кызыклы. Кайда гына хезмәт итсәк тә, Йәһвә безне куллана, һәм бу безгә бик ошый. Әйе, без мул фатихалар урабыз!» Күбебез, бәлки, андый үзгәрешләр белән очрашмастыр, әмма без бу кардәшләрнең Патшалыкны беренче урынга куярга әзер булуларыннан үрнәк ала алабыз (Ишаг. 6:8). Йәһвә аның белән хезмәттәшлек итү хөрмәтен кадерләгән кешеләрне, алар нинди генә хезмәтне башкарса да, һәрвакыт фатихалый.

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ИТҮ — ЗУР ХӨРМӘТ. МОННАН ШАТЛЫК ТАБЫП ЯШӘГЕЗ!

16. а) Гәләтиялеләргә 6:4 тә безгә нинди киңәш бирелә? б) Кеше ия була алган иң бөек өстенлек нәрсәдән гыйбарәт?

16 Камил булмаган кешеләр еш кына үзләрен башкалар белән чагыштыра. Әмма Аллаһы Сүзендә безгә үзебез эшли алганыбызга игътибарыбызны тупларга кирәк дип әйтелә. (Гәләтиялеләргә 6:4 укы.) Күбебез өлкәннәр, пионерлар, миссионерлар, яисә вефильчеләр булып хезмәт итә алмый. Әлбәттә, андый билгеләнүләрдә хезмәт итү — зур хөрмәт. Ләкин безгә шуны онытмаска кирәк: һәр Аллаһының хезмәтчесе иң бөек өстенлеккә —  яхшы хәбәрне вәгазьләп Йәһвәнең хезмәттәше булуга ия. Безгә зур хөрмәт күрсәтелгән, әйдәгез, моны кадерлик!

17. Шайтан дөньясында яшәгәнгә, безнең мөмкинлекләребез турында нәрсә әйтеп була? Әмма ни өчен без рух төшенкелегенә бирелмәскә тиеш?

17 Без әле Шайтан дөньясында яшибез һәм Йәһвәгә хезмәт итү мөмкинлекләребез чикле. Безнең гаиләдәге вазифаларыбыз бар, сәламәтлегебез һәм башка шартларыбыз да бездән тормый. Әмма чамадан тыш рух төшенкелегенә бирелер өчен сәбәп юк. Аллаһы белән хезмәттәшлек итеп аның исеме турында шаһитлек бирүегез һәм һәр мөмкинлекне кулланып аның Патшалыгы турында сөйләргә тырышуыгыз юкка дип беркайчан да уйламагыз. Иң мөһиме, сез Аның белән хезмәттәшлек итеп кулыгыздан килгәнне эшлисез һәм сездән күбрәкне эшли алган кардәшләрегез өчен дога кыласыз. Исегездә тотыгыз, Йәһвә исемен данлаган һәр кеше аның өчен кадерле!

18. Безнең нәрсәне корбан итәсебез килә һәм ни өчен?

18 Безнең кимчелекләребезгә һәм камил булмавыбызга карамастан, Йәһвә безне үз хезмәттәшләре итеп кулланырга бик шат. Бу соңгы көннәрдә Аллаһы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген без бик кадерлибез! Шуңа күрә безнең үз теләкләребезне корбан итәсебез килә, чөнки яңа дөньяда Ул безгә тыныч «чын тормышта» шатланып мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк (1 Тим. 6:18, 19).

Сезгә хөрмәтле хезмәт тапшырылган. Аны кадерлисезме? (16—18 нче абзацларны кара.)

19. Йәһвә безгә киләчәккә нинди өмет бирә?

19 Яңа дөнья бусагасында басып торганда, Мусаның исраиллеләргә Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан әйткән мондый сүзләре турында уйланыгыз: «Раббы Аллаһыгыз сезнең эшләгән эшләрегезгә мул итеп уңыш китерер» (Кан. 30:9). Армагеддон үткәч, Аллаһы эшләре белән мәшгуль булган кешеләр Ул вәгъдә иткән җирдә яшәячәк. Шуннан соң безнең игътибарыбыз яңа йөкләмәгә — җирне матур оҗмах итеп булдыруга тупланачак!