Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез «руханилар патшалыгы» булырсыз

Сез «руханилар патшалыгы» булырсыз

«Сез Минем өчен руханилар патшалыгы һәм изге халык булырсыз» (ЧЫГ. 19:6).

1, 2. Ни өчен хатын-кыз токымы яклауга мохтаҗ булган?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА язылган беренче пәйгамбәрлек Йәһвәнең ниятен үтәвендә зур роль уйный. Гадән бакчасында Аллаһы мондый вәгъдә биргән: «Синең [Шайтан] белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузачакмын». Бу дошманлык никадәр аяусыз булачак? «Аның нәселе [хатын-кыз токымы] сиңа [Шайтанга] сугып башыңны ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың»,— дип әйткән Йәһвә (Ярат. 3:15). Елан һәм хатын-кыз арасында дошманлык шулкадәр көчле булачак ки, Шайтан бу токымны юк итәр өчен бар тырышлыкларын куячак.

2 Шуңа күрә мәдхия җырлаучының Аллаһыга аның сайланган халкы турында болай дип дога кылганына гаҗәпләнәсе дә юк: «Менә, дошманнарың шаулаша башладылар, һәм Сине нәфрәт итүчеләр башларын күтәрделәр. Синең халкыңа каршы мәкерле уй төзеделәр, изгеләреңә каршы киңәшләштеләр. Алар әйткәннәр: „Барып, аларны халык арасыннан кырып бетерик“» (Мәд. 82:3—5). Хатын-кыз токымының нәсел шәҗәрәсен саклап калыр өчен һәм ул  нәҗесләнмәсен өчен, Йәһвәгә чаралар күрергә кирәк булган. Аңа хатын-кыз токымын юк итүдән һәм явыз тәэсирдән якларга кирәк булган. Ниятен үтәү максаты белән Йәһвә башка килешүләр төзегән.

ТОКЫМНЫ ЯКЛЫЙ ТОРГАН КИЛЕШҮ

3, 4. а) Канун килешүе кайчан гамәлгә кертелгән, һәм Исраил халкы нәрсәгә ризалашкан? б) Канун килешүенең максаты нинди булган?

3 Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб буыннарының саны берничә миллионга кадәр җиткәч, Йәһвә алардан борынгы Исраил халкын оештырган. Йәһвә, халыкка Муса аша Канун биреп, алар белән үзенә күрә бер килешү төзегән. Бу килешү Канун килешүе дип атала. Исраил халкы бу килешүне үтәргә ризалашкан. Изге Язмаларда моның турында болай диелә: «Муса килешү язылган төргәкне халыкка укыды, һәм кешеләр: „Без Раббының барлык сүзләрен үтәрбез һәм Аңа буйсынырбыз“,— диделәр. Шулчак Муса корбаннарның [чалынган үгезләрнең] каны салынган касәләрне алып, канны халык өстенә чәчрәтте һәм әйтте: „Бу — Раббының сезнең белән төзегән килешү каны. Шушы барлык сүзләр — килешүнең нигезе“» (Чыг. 24:3—8).

4 Канун килешүе б. э. к. 1513 елда Синай тавында гамәлгә кертелгән. Бу килешү ярдәмендә борынгы Исраил халкы Аллаһының сайланган халкы итеп аерылган булган. Хәзер Йәһвә бу халыкның Хөкемчесе, Канун Бирүчесе һәм Патшасы булып киткән (Ишаг. 33:22). Исраил тарихыннан кешеләрнең тәкъва нормаларга буйсынуы я буйсынмавы нәрсәгә китергәнен күреп була. Канун буенча мәҗүсиләр белән никахлашу һәм ялган табынуда катнашу тыелган. Боларның барысы Ибраһим токымын нәҗесләнүдән саклар өчен эшләнгән булган (Чыг. 20:4—6; 34:12—16).

5. а) Канун килешүе Исраилгә нинди мөмкинлекләр ачкан? б) Ни өчен Аллаһы Исраилне кире каккан?

5 Канун килешүе нигезендә Исраилдә руханилык эше урнаштырылган булган һәм ул зуррак төзелешнең күләгәсе булып торган (Евр. 7:11; 10:1). Шул килешү Исраилгә «руханилар патшалыгы» булырга мөмкинлек биргән. Андый хөрмәткә ия булыр өчен, аларга Йәһвә канунына буйсынырга кирәк булган. (Чыгыш 19:5, 6 укы.) Исраил бу таләпне үтәмәгән. Халык Мәсихне, ягъни Ибраһим токымының төп өлешен, кабул итәр урынына, аннан баш тарткан. Ахыр чиктә Аллаһы бу халыкны кире каккан.

Исраилнең тыңламаучанлыгы Канун килешүенең үз максатына ирешмәячәген аңлатмаган (3—6 нчы абзацларны кара.)

6. Канунның максаты нәрсәдән гыйбарәт булган?

6 Аллаһыга тугры булып калмаганга, Исраил халкы руханилар патшалыгы булып китмәгән. Әмма бу Канунның үз максатына ирешмәгәнен аңлатмый. Ул токымны саклап калырга һәм кешеләрне Мәсихкә китерергә тиеш булган. Гайсә  килгәч, һәм аның Мәсих икәне ачыклангач, Канун үз ролен үтәгән булган. «Мәсих Канунның ахыры булды»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Рим. 10:4). Әмма мондый сорау җавапсыз кала: руханилар патшалыгы кемнән торыр соң? Яңа халыкны булдырыр өчен, Йәһвә Аллаһы башка бер килешү төзегән.

ЯҢА ХАЛЫК БАРЛЫККА КИЛӘ

7. Йәһвә Иремия аша нәрсә әйткән булган?

7 Канун килешүе юк ителгәнче, инде күп еллар элек Йәһвә Иремия пәйгамбәр аша Исраил халкы белән «яңа килешү» төзиячәк дип алдан әйткән. (Иремия 31:31—33 укы *.) Бу килешү Канун килешүеннән аерылып торырга тиеш булган, чөнки аның нигезендә гөнаһлар кичерелсен өчен корбан китерү инде таләп ителмәгән. Бу нәрсә ярдәмендә мөмкин булган?

8, 9. а) Гайсәнең түгелгән каны аша нәрсә мөмкин була? б) Яңа килешүдә катнашучылар өчен нинди мөмкинлек ачылган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

8 Гасырлар үткәч, б. э. 33 елының 14 нисанында, Гайсә Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткән. Шәраб турында әйткәндә, ул 11 тугры рәсүленә болай дигән: «Бу касә сезнең хакка түгеләчәк каныма нигезләнгән яңа килешүне аңлата» (Лүк 22:20). Маттай китабында Гайсәнең шәрабка кагылышлы мондый сүзләре язылган: «Бу шәраб күпләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен түгеләчәк „килешү канымны“ аңлата» (Мат. 26:27, 28).

9 Яңа килешү Гайсәнең түгелгән каны аша гамәлгә кертелә. Бу кан нигезендә шулай ук гөнаһлар мәңгегә кичерелә. Гайсә үзе яңа килешүгә керми. Гөнаһсыз булганга, ул кичерүгә мохтаҗ түгел. Әмма Аллаһы Гайсәнең түгелгән кыйммәтле канын Адәм токымнарына карата куллана ала. Ул шулай ук кайбер тугры кешеләрне изге рух белән майлап, аларны «балалар» итеп кабул итә. (Римлыларга 8:14—17 укы.) Ниндидер мәгънәдә Йәһвә аларга гөнаһы булмаган улы Гайсәгә кебек карый. Бу майланганнар Мәсих «варисташлары» булып китәчәк. Аларның шулай ук Исраил халкы югалткан мөмкинлек — «руханилар патшалыгы» булу мөмкинлеге булачак. Рәсүл Петер алар турында болай дигән: «Сез — караңгылыктан үзенең гаҗәеп яктылыгына чакыручының „күркәм сыйфатларын бөтен җирдә игълан итәр өчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының милке итеп алынган кешеләр“» (1 Пет. 2:9). Әйе, яңа килешү бик мөһим роль уйный. Бу килешү ярдәмендә Гайсәнең шәкертләре Ибраһим токымының икенче дәрәҗәдәге өлеше булып китә.

ЯҢА КИЛЕШҮ ГАМӘЛГӘ КЕРТЕЛӘ

10. Яңа килешү кайчан гамәлгә кертелгән һәм ни өчен?

10 Яңа килешү кайчан гамәлгә кертелгән? Бу Кичә вакытында була алмаган. Ни өчен? Чөнки Гайсәнең каны түгелергә һәм ул үз тормышының бәясен Йәһвәгә күктә тапшырырга тиеш булган. Өстәвенә, изге рух Мәсих «варисташларына» иңәргә тиеш булган. Шуңа күрә яңа килешү б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Гайсәнең тугры шәкертләре изге рух белән майланган булганда гамәлгә кергән.

11. Ни өчен яңа килешү ярдәмендә рухи Исраилгә яһүдләр дә, мәҗүсиләр дә керә алган? Яңа килешүгә керүчеләрнең саны күпме булачак?

11 Йәһвә Иремия аша Исраил белән  яңа килешү төзермен дип әйткәндә, Канун килешүе әле гамәлдән чыгарылмаган булган. Канун килешүе, яңа килешү гамәлгә кертелгәч, үз көчен югалткан (Евр. 8:13). Яңа килешү төзелгәч, Йәһвә яһүдләргә дә, сөннәтләнмәгән мәҗүсиләргә дә бертигез карый башлаган, чөнки аларның сөннәтләнүе «йөрәккә законнар җыентыгы белән түгел, ә рух белән ясалган» (Рим. 2:29). Алар белән яңа килешү төзеп, Аллаһы үз кануннарын «аларның акылларына салган, йөрәкләренә язып куйган» (Евр. 8:10). Яңа килешүдә торганнарның тулы саны 144 000. Алар яңа халыкны — Аллаһы Исраилен — рухи Исраилне тәшкил итә (Гәл. 6:16; Ачыл. 14:1, 4).

12. Канун килешүен һәм яңа килешүне бер-берсе белән чагыштырыгыз.

12 Канун килешүе һәм яңа килешү бер-берсеннән нәрсә белән аерылып тора? Канун килешүе Йәһвә белән борынгы Исраил арасында, ә яңа килешү Йәһвә белән рухи Исраил арасында төзелгән булган. Элеккеге килешүнең арадашчысы Муса булган; яңа килешүнең Арадашчысы Гайсә булып тора. Канун килешүе хайваннарның каны нигезендә, ә яңа килешү Гайсәнең түгелгән каны нигезендә төзелгән. Канун килешүе аша Исраил халкы белән Муса җитәкләгән; яңа килешүдә торганнарны Җыелыш Башы Гайсә җитәкли (Эфес. 1:22).

13, 14. а) Яңа килешү Патшалык белән ничек бәйле? б) Рухи Исраил Гайсә белән күктә идарә итә алсын өчен, нәрсә таләп ителгән?

13 Яңа килешү Патшалык белән ничек бәйле? Бу килешү ярдәмендә изге халык күктәге Патшалыкта патшалар һәм руханилар була ала. Бу халык — Ибраһим токымының икенче дәрәҗәдәге өлеше булып тора (Гәл. 3:29). Шулай итеп яңа килешү безне Ибраһим белән төзелгән килешүнең тормышка ашачагына ышандыра.

14 Әмма Патшалыкның тагын бер ягын урнаштырасы бар. Яңа килешү ярдәмендә рухи Исраил барлыкка килә. Ул шулай ук аның әгъзаларына, Мәсихнең «варисташлары» булыр өчен, нигез бирә. Әмма аларның күктә патшалар һәм руханилар буларак Гайсә белән аның Патшалыгында идарә итәргә хокуклары булсын өчен, законлы килешү кирәк булган.

БАШКАЛАРГА ГАЙСӘ БЕЛӘН БЕРГӘ ИДАРӘ ИТӘРГӘ МӨМКИНЛЕК БИРӘ ТОРГАН КИЛЕШҮ

15. Гайсә тугры рәсүлләре белән үзе нинди килешү төзегән?

15 Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткәч, Гайсә тугры шәкертләре белән килешү төзегән. Аны еш кына Патшалык турында килешү дип атыйлар. (Лүк 22:28—30 укы.) Башка килешүләрдән аермалы буларак, Йәһвә бу килешүдә катнашучы як булмаган. Бу килешүне Гайсә майланган шәкертләре белән үзе төзегән. «Атам минем белән Патшалык турында килешү төзегән кебек»,— дип әйтеп, Гайсә Йәһвәнең үзе белән төзегән килешүне күздә тоткандыр. Бу — «Мәликсадыйк шикелле рухани һәм мәңгегә рухани булачаксың» дигән килешү (Евр. 5:5, 6).

16. Патшалык турында килешү ярдәмендә майланган мәсихчеләр өчен нинди мөмкинлек ачыла?

16 Гайсә 11 тугры рәсүленә: «Мин сынаулар кичергәндә, сез минем белән калдыгыз»,— дип әйткән. Патшалык турында килешү аларны күктә Гайсә белән бергә тәхетләргә утырып патшалар булып идарә итәчәк һәм руханилар булып хезмәт итәчәк икәненә ышандырган. Ләкин бу хөрмәт 11 сайланган рәсүлгә генә бирелмәгән. Гайсә рәсүл Яхъяга күренеш аша мондый сүзләр әйткән: «Мин җиңеп чыгып Атам белән бергә аның тәхетенә утырган кебек, җиңүчегә дә үзем белән бергә тәхетемә утырырга рөхсәт итәрмен» (Ачыл. 3:21).  Шулай итеп Патшалык турында килешү 144 000 майланган мәсихчеләр белән дә төзелгән (Ачыл. 5:9, 10; 7:4). Бу килешү майланган мәсихчеләргә Гайсә белән күктә идарә итәргә законлы хокук бирә. Бу хәлне патшага кияүгә чыгарга сайланган кәләш белән чагыштырып була. Гадәттә, кәләшнең дә идарә итү хокукы бар. Шулай итеп, Изге Язмаларда майланган мәсихчеләр Мәсихнең «кәләше» белән, ягъни Мәсихкә вәгъдә ителгән «саф гыйффәтле кыз» белән чагыштырыла (Ачыл. 19:7, 8; 21:9; 2 Көр. 11:2).

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫНА ИМАНЫГЫЗ КАКШАМАС БУЛСЫН

17, 18. а) Патшалык белән бәйле алты килешүнең һәрберсен кыскача аңлатып бирегез. б) Ни өчен без Патшалыкка нык ышана алабыз?

17 Бу ике мәкаләдә карап чыккан бар килешүләр Патшалыкның бер я берничә мөһим яклары белән бәйле. («Аллаһы үз ниятен ничек үтәячәк?» дигән рамканы карагыз.) Күргәнебезчә, законлы килешүләр Патшалык төзелешенең нык нигезе булып тора. Шулай итеп без Йәһвә Аллаһының, кешеләргә һәм җиргә кагылышлы үз ниятен үтәр өчен, Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкны кулланганына тулысынча ышанабыз (Ачыл. 11:15).

Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык аша Йәһвә җиргә кагылышлы үз ниятен үтәячәк (15—18 нче абзацларны кара.)

18 Аллаһы Патшалыгы кешелеккә мәңгелек тормыш буе фатихалар китереп торачагына шикләнер өчен нинди дә булса сәбәп бармы? Һич тә юк. Без Аллаһы Патшалыгы гына кешеләрнең барлык проблемаларын хәл итәчәгенә нык ышанабыз. Әйдәгез, бу хакыйкатьне бар кешеләргә дә ашкынып сөйлик! (Мат. 24:14)

^ 7 абз. Иремия 31:31—33: «„Менә,— ди Йәһвә,— мин Исраил йорты һәм Яһүд йорты белән яңа килешү төзиячәк көннәр якынлашып килә. Бу килешү мин аларның ата-бабалары белән, аларны Мисырдан җитәкләп чыгарганда, төзегән килешү кебек булмаячак. „Алар ул килешүемне мин аларга тугры хуҗа булсам да боздылар“,— дип әйтә Йәһвә“. „Шул көннәрдән соң,— дип әйтә Йәһвә,— мин Исраил йорты белән мондый килешү төзиячәкмен: канунымны аларның эчләренә салачакмын һәм аны аларның йөрәкләренә язып куячакмын. Мин — аларның Аллаһысы, ә алар минем халкым булачак“».