Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен без изге булырга тиеш?

Ни өчен без изге булырга тиеш?

«Изге булыгыз» (ЛЕВ. 11:45).

1. Левиләр китабы безгә ничек ярдәм итә ала?

 ЛЕВИЛӘР китабында, Изге Язмалардагы башка китаплардан аермалы буларак, изгелек турында ешрак әйтелә. Бу сыйфатны Йәһвәнең һәр эчкерсез хезмәтчесе чагылдырырга тиеш. Шуңа күрә Левиләр китабын аңлау һәм аны кадерләү безгә изге булырга ярдәм итәр.

2. Левиләр китабының кайбер үзенчәлекләрен әйтеп бирегез.

2 Левиләр китабын Муса язган. Бу китап өйрәтү өчен файдалы булган «бар Язманың» өлеше булып тора (2 Тим. 3:16). Изге Язмаларның төп нөсхәсендә бу китапның һәр бүлегендә Йәһвә исеме якынча ун тапкыр очрый. Левиләр китабын аңлап, без Аллаһы исемен хур итүдән качарга тагы да тәвәккәлрәк булырбыз (Лев. 22:32). Бу китапта «Мин — Раббы [«Йәһвә», ЯД]» дигән еш кулланылган сүзтезмә безгә Аллаһыга буйсынырга кирәклеген исебезгә төшереп торырга тиеш. Әйдәгез, бу һәм киләсе мәкаләләрдә, Левиләр китабындагы кыйммәтле хакыйкатьләргә игътибар итик. Аллаһының бу бүләге безгә гыйбадәт кылуыбызда изге булырга булышыр.

ИЗГЕ БУЛУ ТАЛӘБЕ

3, 4. Һарунның һәм аның угылларының юынулары нәрсәне символлаштырган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Левиләр 8:5, 6 укы. Йәһвә Һарунны Исраилнең иң баш рухание итеп хезмәт итәргә сайлаган, ә аның угыллары халыкка руханилар булып хезмәт итәргә тиеш булган. Һарун — Гайсә Мәсихнең, ә Һарун угыллары Гайсәнең майланган шәкертләренең прообразы булып тора. Алайса, Һарунның юынуы Гайсәнең сафландырылуын символлаштырамы? Юк. Гайсә гөнаһсыз һәм «кимчелексез» булганга, аны сафландырырга кирәк булмаган (Евр. 7:26; 9:14). Әмма Һарунның юынган булуы Гайсәнең чиста һәм тәкъва икәнен күрсәтә. Алайса, Һарун угылларының юынулары нәрсәне символлаштыра?

4 Һарун угылларының юынулары күктә руханилар булып хезмәт итәр өчен сайланган затларның сафландырылуының прообразы булып тора. Майланганнарның суга чумдырылуы Һарун угылларының сафландырылуы белән бәйле булганмы? Юк, суга чумдырылу гөнаһларны юып төшерми. Киресенчә, ул кешенең Йәһвә Аллаһыга тулысынча багышлануын символлаштыра. Майланганнар «Аллаһы сүзе» белән сафландырыла, моның өчен алар Мәсих тәгълиматларын тормышларында бөтен йөрәктән кулланырга тиеш (Эфес. 5:25—27). Алар шулай итеп изгеләндерелә һәм сафландырыла. Әмма «башка сарыклар» турында нәрсә әйтеп була? (Яхъя 10:16)

5. Ни өчен башка сарыклар Аллаһы Сүзе аша сафландырыла дип әйтеп була?

5 Һарун угыллары Гайсәнең башка сарыклар санына кергән «бихисап күп кешене» символлаштырмый (Ачыл. 7:9). Шуңа күрә суга чумдырылган бу мәсихчеләр дә изгеләндереләме һәм Аллаһы Сүзе аша сафландырыламы? Әйе. Җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр, Изге Язмаларда Гайсәнең түгелгән канының мөһимлеге турында һәм ул нинди көчкә ия булганы турында укыганда, бу сүзләргә иман итә һәм «көне-төне... изге хезмәт башкара» (Ачыл. 7:13—15). Майланганнар һәм башка сарыклар, Изге Язмаларда язылганнарны һәрвакыт тормышта кулланырга тырыша. Моның ярдәмендә алар сафландырыла, һәм аларның тәртипләре яхшы (1 Пет. 2:12). Йәһвә майланганнарның һәм башка сарыкларның саф булуларын һәм аларның бердәм булуларын күреп торганда бик сөенәдер! Чөнки алар үз Көтүчеләрен Гайсәне тыңлый һәм тугрылык күрсәтеп аңа иярә.

6. Ни өчен үз-үзебезне тикшерү файдалы?

6 Исраил руханиларыннан физик яктан чиста булырга таләп ителгән. Һәм бу таләп бүген Йәһвә халкы өчен зур мәгънәгә ия. Өйрәнүчеләребез гыйбадәт кылу урыннарыбызның чиста булуына һәм пөхтә вә чиста киенгәнебезгә еш кына игътибар итә. Шулай да руханиларның саф булулары безгә Йәһвәнең югары гыйбадәт кылу тавына менгәндә «саф күңелле» булырга тиеш икәнебезне аңларга ярдәм итеп тора. (Мәдхия 23:3, 4 укы; Ишаг. 2:2, 3.) Аллаһыга изге хезмәт башкарганда, уй-фикерләребез, йөрәкләребез һәм тәнебез саф булырга тиеш. Шуңа күрә үз-үзебезне ешрак тикшереп торыйк. Шуннан соң кайберәүләребезгә изге булыр өчен, мөһим үзгәрешләр ясарга кирәк булыр (2 Көр. 13:5). Мәсәлән, суга чумдырылган кеше белә торып порнография карый икән, ул үзенә мондый сорау бирергә тиеш: «Мин изге булуымны күрсәтәмме?» Шуннан соң бу җирәнгеч эштән арыныр өчен, аңа ярдәм алырга кирәк (Ягък. 5:14).

ТЫҢЛАУЧАНЛЫК КҮРСӘТЕП ИЗГЕ БУЛЫГЫЗ

7. Левиләр 8:22—24 буенча, Гайсә безгә нинди үрнәк калдырган?

7 Исраилнең руханилыгы оештырылганда, иң баш рухани Һарунның һәм аның угылларының уң колак яфракларына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына бәрәннең канын сөрткәннәр. (Левиләр 8:22—24 укы.) Руханиларның тыңлаучанлык күрсәтеп канны шул рәвешчә кулланулары, үз бурычларын үтәр өчен, кулдан килгәннең барсын эшләргә тиеш икәннәрен күрсәткән. Иң баш рухани Гайсә дә майланганнарга һәм башка сарыкларга камил үрнәк күрсәткән. Аның колагы Аллаһыдан килгән җитәкчелекне кабул итәргә әзер булган, куллары Йәһвә ихтыярын үтәгән, ә аяклары изге юлдан беркайчан да тайпылмаган (Яхъя 4:31—34).

8. Йәһвә хезмәтчеләренең барысы да нәрсә эшләргә тиеш?

8 Майланган мәсихчеләр һәм Гайсәнең башка сарыклары үзләренең Иң Баш Руханилары күрсәткән сафлык юлы буенча барырга тиеш. Йәһвәнең изге рухын кайгыга салмас өчен, аның хезмәтчеләренең барысына да тыңлаучанлык белән Аллаһы Сүзендәге җитәкчелек буенча эш итәргә кирәк (Эфес. 4:30). Алар «аяклары өчен туры юл сайларга» тиеш (Евр. 12:13).

9. Җитәкче советның әгъзалары белән тыгыз хезмәттәшлек иткән өч абый-кардәшнең фикерләрен сөйләп бирегез. Аларның сүзләре сезгә изге булып калырга ничек ярдәм итә ала?

9 Әйдәгез, дистәләгән еллар буе Җитәкче совет белән хезмәттәшлек иткән җирдә яшәргә өметләнгән берничә абый-кардәшнең сүзләренә игътибар итик. Аларның берсе болай дип әйткән: «Мондый хезмәт башка хезмәтләрдән аерылып тора. Әмма тыгыз хезмәттәшлек иткәндә кайчак бу абый-кардәшләрнең, алар майланган мәсихчеләр булса да, камил булмаганнары күренеп тора иде. Шулай да еллар буе максатларымның берсе җитәкчелекне үз өсләренә алган бу кардәшләргә тыңлаучан булу иде». Башка бер абый-кардәш мондый сүзләр әйткән: «2 Көринтлеләргә 10:5 тә „Мәсихкә тыңлаучан“ булу турында әйтелә. Бу һәм башка моңа охшаш шигырьләр миңа ярдәм итте: мин җитәкчелекне үз өсләренә алган бу кардәшләргә тыңлаучан булдым һәм алар белән хезмәттәшлек иттем. Бу тыңлаучанлык йөрәктән чыга». Өченче абый-кардәш исә болай дигән: «Йәһвә яратканны ярату һәм ул нәфрәт иткәнне нәфрәт итү аның җитәкчелеген һәрвакыт эзләп торуга һәм аңа яраклы эшләр башкарып торуга тиң. Моны эшләү аның җиргә карата ниятен үтәр өчен кулланган кешеләргә һәм оешмасына тыңлаучанлык күрсәтү дигәнне аңлата». Бу абый-кардәш Нейтан Норрның үрнәген исендә тота. Җитәкче советның әгъзасы булып киткән Нейтан Норр 1925 елның «Күзәтү манарасы»ның «Халыкның тууы» дигән мәкаләдә әйтелгәннәрне, башкалар моны эшләргә икеләнеп торса да, кабул иткән. Бу өч кардәшнең сүзләре турында уйлану сезгә тыңлаучанлык күрсәтеп изге булып калырга ярдәм итәчәк.

КАН ТУРЫНДАГЫ АЛЛАҺЫ КАНУНЫН ҮТӘҮ

10. Аллаһының канга кагылышлы канунына буйсыну никадәр мөһим?

10 Левиләр 17:10, 14 укы. Йәһвә исраиллеләргә «һичнинди тәннең канын» ашамаска кушкан. Хайван я кеше каныннан тыелу мәсихчеләрдән дә таләп ителә (Рәс. 15:28, 29). Аллаһының безгә каршы чыга алуы һәм безне җыелыштан чыгара алуы турындагы фикердән без сискәнеп китәбез! Без аны яратабыз һәм аңа тыңлаучан булырга телибез. Хәтта тормышыбызга куркыныч янаса да, без Йәһвәне белмәгән һәм аңа буйсынырга теләмәгән кешеләрнең үтенечләренә һәм таләпләренә бирешмәскә тәвәккәл. Әйе, каннан тыелганга, бездән мыскыллап көләрләр. Әмма без Аллаһыга буйсынырга карар итәбез (Яһүд 17, 18). Безгә каннан я тәнгә канны җибәрүдән тыелырга нәрсә ярдәм итәр? (Кан. 12:23).

11. Ни өчен ел саен үткәрелгән Гөнаһ йолу бәйрәме ниндидер бер йола гына булмаган?

11 Аллаһының канга карашын аңлар өчен, әйдәгез, исраиллеләрнең иң баш руханиеның Гөнаһ йолу көнендә хайван канын ничек кулланганына игътибар итик. Кан билгеле бер максат белән — Йәһвә гөнаһларны кичерсен өчен кулланылган булган. Үгезнең һәм кәҗәнең каны килешү сандыгының алдына сибелергә тиеш булган (Лев. 16:14, 15, 19). Моңа нигезләнеп Йәһвә исраиллеләрнең гөнаһларын кичерә алган. Өстәвенә, кеше, хайванны ашар өчен суйган булса, аның канын агызырга һәм аны туфрак белән күмәргә тиеш булган, «чөнки һәр тәннең җаны — канында». Бу әмерне Йәһвә биргән булган (Лев. 17:11—14). Боларның барысы мөһим булмаган бер йола дип әйтеп буламы? Юк. Гөнаһ йолу көнендә канны куллану, җиргә канны агызу әмере кебек, Йәһвәнең моңарчы Нух һәм аның токымнарына биргән канга кагылышлы әмеренә туры килгән (Ярат. 9:3—6). Йәһвә Аллаһы кан куллануны тыйган. Бу мәсихчеләр өчен нәрсәне аңлата?

12. Паулның еврей мәсихчеләренә язган хаты буенча кан белән кичерү үзара ничек бәйле?

12 Рәсүл Паул еврей мәсихчеләренә канның сафландыру көче турында язганда болай дип аңлаткан: «Канун буенча бар нәрсә диярлек кан белән пакьләндерелә, һәм кан түгелмичә кичерү юк» (Евр. 9:22). Шулай да хайваннарның корбаннары китергән файда вакытлыча гына булган. Паул әйткәнчә, ул корбаннар исраиллеләрнең исләренә шуны төшереп торган: алар гөнаһлы һәм гөнаһлардан тулысынча арыныр өчен аларга бөегрәк корбан кирәк. Әйе, «Канун киләчәк фатихаларның үзе түгел, ә аларның күләгәсе генә» булган (Евр. 10:1—4). Гөнаһлар ничек кичерелә алган соң?

13. Гайсәнең үз канының бәясен Йәһвәгә китергәне сезнең өчен нәрсә аңлата?

13 Эфеслеләргә 1:7 укы. Гайсә Мәсих безнең өчен үзен бирергә әзер булган, һәм аның корбан үлеме аны һәм аның Атасын яраткан кешеләр өчен тирән мәгънәгә ия (Гәл. 2:20). Гайсәнең үлеменнән соң һәм терелүеннән соң башкарган эшләре ярдәмендә гөнаһларыбыз кичерелә һәм без чынбарлыкта азат ителә алабыз. Гайсә Гөнаһ йолу көнендә Муса канунында алдан әйтелгән булганны үтәгән. Ул көнне иң баш рухани корбанга китерелгән хайваннарның бераз канын алып, чатырның һәм соңрак Сөләйман гыйбадәтханәсенең Иң изге бүлмәсенә, Аллаһының үзе янына кергәндәй алып кергән. Рухани канны Аллаһыга тапшырган (Лев. 16:11—15). Гайсә дә шул ук рәвешле күккә күтәрелеп үз канының бәясен Йәһвәгә тапшырган (Евр. 9:6, 7, 11—14, 24—28). Без Гайсәнең канына иман иткәнгә, гөнаһларыбыз кичерелә һәм вөҗданнарыбыз чиста. Без моның өчен бик рәхмәтле!

14, 15. Ни өчен Йәһвәнең канга кагылышлы канунын аңлау һәм үтәү мөһим?

14 Сез хәзер Йәһвәнең ни сәбәпле «һичнинди тәннең канын ашамаска» боерык биргәнен яхшырак аңлыйсызмы? (Лев. 17:10, 14) Сез Аллаһының ни өчен канны изге дип санаганына төшенәсезме? Аның өчен кан тормышка тиң (Ярат. 9:4). Без Аллаһының канга кагылышлы карашы буенча эш итәргә һәм каннан тыелу турындагы әмерен үтәргә тиеш. Сез моның белән ризамы? Без Аллаһы белән татулаша алсын өчен бердәнбер юл — Гайсәнең йолым корбанына иман итү һәм Барлыкка Китерүчебез өчен кан билгеле бер мәгънәгә ия икәнен аңлау (Көл. 1:19, 20).

15 Һәрберебезнең көтмәгәндә кан җибәрүгә кагылышлы авырлыклар туарга мөмкин. Я андый хәл туганыбыз яки кадерле дустыбыз белән көтмәгәндә була ала. Андый очракта канның фракцияләре һәм медицина процедуралары белән бәйле карарлар да кабул итәргә туры килер. Шуңа күрә тикшерү үткәрү һәм көтелмәгән хәлгә әзер булу бик мөһим. Андый чаралар һәм дога кылу безгә бирешмәскә һәм нык булып калырга булышыр. Әлбәттә, безнең Йәһвә Сүзе хөкем иткән берәр эш кылып аны кайгыга саласыбыз килми! Күп кенә табиблар һәм кан җибәрү яклы булган кешеләр, кеше тормышын сакларга өметләнеп, башкаларны кан бирергә чакыра. Әмма Йәһвәнең изге халкы шуны таный: Барлыкка Китерүченең кан белән ничек эш итәргә кирәклеген әйтергә хакы бар. Аның өчен һәркайсы «тәннең каны» изге. Аның канга кагылышлы канунын үтәргә тәвәккәл булыйк. Без Гайсәнең тормыш коткаручы көченә ия булган канын бик кадерләгәнебезне Йәһвәгә изге тәртибебез белән күрсәтәбез. Аның каны ярдәмендә генә гөнаһларыбыз кичерелә ала, һәм без мәңгелек тормышка ия була алабыз (Яхъя 3:16).

Сез Йәһвәнең канга кагылышлы канунын үтәргә тәвәккәлме? (14, 15 нче абзацларны кара.)

ЙӘҺВӘ БЕЗ ИЗГЕ БУЛЫРБЫЗ ДИП КӨТӘ

16. Ни өчен Йәһвә халкы изге булырга тиеш?

16 Йәһвә исраиллеләрне Мисырдагы коллыктан азат иткәч, аларга болай дип әйткән булган: «Мин, сезнең Аллагыз булу өчен, сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббымын, шулай булгач, изге булыгыз, чөнки Мин — изге» (Лев. 11:45). Йәһвә изге, шуңа күрә Исраил халкы да изге булырга тиеш булган. Без дә, Йәһвә Шаһитләре буларак, изге булырга тиеш. Һәм Левиләр китабы моны ап-ачык итеп күрсәтә.

17. Изге Язмалардагы Левиләр китабына сезнең карашыгыз хәзер нинди?

17 Левиләр китабының кайбер өлешләрен карап чыгу безгә һичшиксез файда китерде. Бу өйрәнүдән соң сез, мөгаен, бу рухландырылган Изге Язмалардагы китап өчен тагы да рәхмәтлерәк булып киткәнсездер. Левиләр китабындагы кайбер кыйммәтле мәгълүмат хакында уйланып, без үзебезнең ни өчен изге булырга тиеш икәнлегебезне, һичшиксез, тагы да яхшырак аңлый башладык. Әмма Аллаһы Сүзенең бу өлешендә без тагын нинди кыйммәтле хакыйкатьләр таба алабыз? Йәһвәгә изге хезмәтебезне башкару турында әйткәндә, без бу китаптан тагын нәрсә белә алабыз? Бу сорауларга җавапны без киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз.