Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Язмаларны аңлыйсызмы?

Сез Язмаларны аңлыйсызмы?

«Ул, Язмаларны аңласыннар дип, аларның зиһеннәрен ачты» (ЛҮК 24:45).

1, 2. Гайсә үзе терелгән көнне шәкертләрен ничек ныгыткан?

ГАЙСӘ терелгән көнне ике шәкерт Иерусалимнан якынча 11 километр ераклыкта урнашкан бер авылга юл тота. Алар Гайсәнең терелгәне турында белми, шуңа күрә алар соңгы вакыйгалар аркасында боегып бара. Кинәт Гайсә пәйда була һәм алар белән бергә бара башлый. Ул бу шәкертләрне юата. Ничек итеп? «Ул Муса белән бөтен пәйгамбәрләр китапларыннан башлап, бар Язмаларда үзе турында язылганнарны аңлатып бирде» (Лүк 24:13—15, 27). Шул вакыт аларның йөрәкләре ишеткәннәреннән яна башлый, чөнки ул аларга Язмаларны «җентекләп аңлаткан» булган (Лүк 24:32).

2 Шул ук кичне бу ике шәкерт Иерусалимга кире кайткан. Рәсүлләрне табып, алар үзләре белән булганны сөйләгән. Шул арада аларның барысына да Гайсә күренә. Әмма рәсүлләр куркып куя. Алар, бу чыннан да Гайсәме, юкмы, дип шикләнә. Гайсә аларны ничек ныгыта? Изге Язмаларда болай диелә: «Ул, Язмаларны аңласыннар дип, аларның зиһеннәрен ачты» (Лүк 24:45).

3. Без нинди авырлыкларга дучар була алабыз, һәм хезмәтебезгә акыллы караш үстерергә нәрсә ярдәм итә алыр?

3 Бу шәкертләрнең кебек безнең дә рухыбыз кайчак төшәргә мөмкин. Бәлки, без Раббыга ашкынып хезмәт иткәндә, нәтиҗәләрне күрмәгәнгә боегабыздыр (1 Көр. 15:58).  Я безгә өйрәнүчеләребез рухи яктан әллә ни үсми дип тоелырга мөмкин. Без кешеләргә ярдәм итәргә тырышсак та, алар хәтта Йәһвәдән баш тарта. Хезмәтебезгә акыллы караш үстерер өчен, нәрсә эшләп була? Мәсәлән, без Гайсәнең Изге Язмаларда язылган мисалларының мәгънәләренә төшенергә тырыша алабыз. Әйдәгез, аларның өчесенә игътибар итик һәм алардан нәрсәгә өйрәнә алганыбызны күрик.

ЙОКЛАП КИТКӘН ЧӘЧҮЧЕ

4. Гайсәнең йоклап киткән чәчүче турындагы мисалы нәрсәне аңлата?

4 (Марк 4:26—29 укы.) Гайсәнең йоклап киткән чәчүче турындагы мисалы нәрсәне аңлата? Бу мисалдагы кеше Патшалык вәгазьчеләрен сурәтли. Орлык — эчкерсез кешеләргә вәгазьләнә торган Патшалык турындагы хәбәр. Чәчүченең «төнлә йоклаганы, көндезен торганы» кешенең гадәти яшәү рәвешен сурәтли. Орлыкларны утыртып уңышны урыр өчен, берникадәр вакыт кирәк. Бу вакыт дәвамында «орлык шытып чыга, үсә». Бу орлык «үзе үз вакытында» әкренләп үсә. Шуны ук рухи үсеш турында да әйтеп була. Ул — акрынлап һәм бер-бер артлы барган процесс. Кеше рухи яктан үсеп Аллаһыга хезмәт итәргә теләсә, ул Йәһвәгә үз тормышын багышлый һәм суга чумдырылу үтә. Шулай итеп ул җимеш китерә дип әйтеп була.

5. Ни өчен Гайсә йоклап киткән чәчүче турында мисал китергән?

5 Ни өчен Гайсә бу мисалны китергән? Гайсә безгә шуны аңларга булыша: Йәһвә — эчкерсез кешеләрнең йөрәкләрендә хакыйкатьне үстерүче (Рәс. 13:48; 1 Көр. 3:7). Без орлыкны утыртып су сипсәк тә, аның үсеше бездән тормый. Без аны үсәргә мәҗбүр итә дә алмыйбыз, үсүен тизләтә дә алмыйбыз. Мисалдагы кеше кебек, без дә үсешнең ничек барганын белмибез. Көндәлек эшләребез белән шөгыльләнеп без еш кына аны күрми калабыз. Әмма берникадәр вакыттан соң Патшалык орлыгы җимеш китерергә мөмкин. Аннан соң безгә уңыш җыю эшендә яңа хезмәтче кушыла, һәм без аның ярдәменнән файда күрәбез (Яхъя 4:36—38).

6. Рухи үсеш турында әйткәндә, без нәрсәне танырга тиеш?

6 Бу мисалдан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Беренчедән, без шуны танырга тиеш: без өйрәнүченең рухи яктан үсүенә тәэсир итә алмыйбыз. Тыйнак булып, өйрәнүчегә басым ясамабыз я суга чумдырылу үтәргә мәҗбүр итмәбез. Без, кешегә ярдәм итеп торыр өчен, кулыбыздан килгәнне эшлибез, әмма үз тормышын Аллаһыга багышларгамы, юкмы икәнен ул үзе хәл итә. Моны басынкылык белән таныйк. Кеше, Аллаһыны яратканга, аңа теләп чын күңелдән багышлана. Югыйсә, ул Йәһвәгә яраклы булмас (Мәд. 50:14; 53:8; 109:3).

7, 8. а) Гайсәнең йоклап киткән чәчүче турындагы мисалыннан без тагын нәрсәгә өйрәнәбез? Мисал китерегез. б) Бу безне Йәһвә һәм Гайсә турында нәрсәгә өйрәтә?

7 Икенчедән, бу мисалны аңлау безгә, эшебезнең нәтиҗәләрен шунда ук күрмәсәк тә, рух төшенкелегенә бирелмәскә ярдәм итәр. Безгә сабыр булырга кирәк (Ягък. 5:7, 8). Хәтта өйрәнүчегә ярдәм итәр өчен барысын эшләсәк тә, орлык җимеш китермәсә, бу без тугрылыксыз дигән сүз түгел әле. Йәһвә басынкы һәм үзгәрешләр ясарга әзер булган кешеләрнең йөрәкләрендә генә хакыйкать орлыгына үсәргә бирә (Мат. 13:23). Шуңа күрә хезмәтебезнең уңышлы булуын нәтиҗәләренә карап кына бәяләмик. Йәһвә күзлегеннән хезмәтебезнең уңышлы булуы без өйрәткән кешеләрнең тыңлавыннан тормый. Киресенчә, нәтиҗәләренә карамастан ул безнең тугрылык белән куйган  тырышлыкларыбызны кадерли. (Лүк 10:17—20; 1 Көринтлеләргә 3:8 укы.)

8 Өченчедән, кайчак кешедәге үзгәрешләрне күреп булмый. Мәсәлән, бер миссионер абый-кардәш бер пар белән өйрәнгән булган. Бер көнне алар аңа, суга чумдырылмаган вәгазьчеләр булырга телибез, дип әйткән. Абый-кардәшебез аларга, башта тәмәке тартуны ташларга кирәк, дигән. Алар берничә ай элек ташладык дигәч, ул бик гаҗәпләнгән. Ни өчен алар бу гадәтне ташлаган? Алар Йәһвә аларның тәмәке тартуларын күргәнен һәм икейөзлелекне нәфрәт иткәнен аңлаган. Шулай итеп аларның йөрәкләре аларны я миссионердан яшермичә тәмәке тартырга, я аны бөтенләй ташларга дигән карар кабул итәргә дәртләндергән. Аларның Йәһвәгә карата үсә башлаган яратулары дөрес карар кабул итәргә ярдәм иткән. Миссионерга бу парның андый зур үзгәреш ясаганнары күренмәгән булса да, алар рухи яктан үскән.

ЯТЬМӘ

9. Гайсәнең ятьмә турындагы мисалы нәрсәне аңлата?

9 (Маттай 13:47—50 укы.) Гайсәнең ятьмә турындагы мисалы нәрсәне аңлата? Гайсә Патшалык хакындагы хәбәрне бар кешеләргә вәгазьләүне зур ятьмәне диңгезгә ыргыту белән чагыштырган. Ятьмә күп «төрле балыкларны» аермыйча эләктергән кебек, вәгазьләү эшебез дә миллионлаган кешене җәлеп итә (Ишаг. 60:5). Конгрессларыбызга һәм Кичәгә килгән кешеләрнең зур саны моңа дәлил булып тора. Бу символик балыкларның кайберләре «яхшы», һәм алар мәсихче җыелышларга җыела. Башкалары исә «яраксыз». Ятьмәгә эләккәннәренең кайберләре Йәһвә өчен яраклы түгел.

Маттай 13:47—50 не укыгыз һәм...

10. Ни өчен Гайсә ятьмә турындагы мисалны китергән?

10 Ни өчен Гайсә бу мисалны китергән? Балыкларны аеру бөек афәт вакытында булачак хөкем итүне аңлатмый. Киресенчә, ул бу бозык дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә нәрсә булачагын ассызыклый. Гайсәнең хакыйкать белән кызыксынган кешеләрнең барысы да Йәһвә ягына басачаклар дип әйтәсе килмәгән. Җыелыш очрашуларына күпләр килә. Кайберәүләр Изге Язмаларны өйрәнсә дә, Йәһвәгә тормышларын багышларга теләми (1 Пат. 18:21). Ә кемдер мәсихче җыелыш очрашуларына йөрүдән туктый. Кайбер яшьләр мәсихче гаиләдә үсеп тә, Йәһвәнең принципларына ярату үстермәгән. Нинди генә хәл булмасын, Гайсә һәрбер кешегә үзенә карар кабул итәргә кирәк дип ассызыклаган. Дөрес карар кабул иткән кешене Гайсә «бар халыклардан» алынган асылташ дип саный (Агг. 2:7).

...бу өзекне бүген ничек кулланып булганы турында уйланыгыз

11, 12. а) Гайсәнең ятьмә турындагы мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез? б) Бу безне Йәһвә һәм Гайсә турында нәрсәгә өйрәтә?

11 Ятьмә турындагы мисалдан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Кайвакыт өйрәнүчебез я балабыз хакыйкатьне кабул итми. Шулчак ятьмә турында мисал безгә чамадан тыш борчылмаска я төшенкелеккә бирелмәскә булыша. Андый хәл зур тырышлыклар куйсак та, туарга мөмкин. Кешенең Изге Язмаларны өйрәнүгә ризалашуы я хакыйкать белән балачактан ук таныш булуы аның Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булачак дигән сүз түгел әле. Йәһвәнең идарә итүенә буйсынасы килмәгән кешеләр Аллаһы халкыннан ахыр чиктә аерылган булачак.

Хакыйкать белән кызыксынганнарның кайберләре Йәһвә ягына басачак (9—12 нче абзацларны кара.)

12 Алайса, хакыйкатьтән киткән кешеләргә җыелышка кайтырга бүтән рөхсәт ителми дип әйтеп буламы? Я кем дә булса, тормышын Йәһвәгә багышлаудан баш тартса, ул һәрвакыт «яраксыз»  кеше итеп саналырмы? Юк. Андый кешеләрнең әле дә, бөек афәт башланганчы, Йәһвәнең дусты булып китәргә мөмкинлекләре бар. Йәһвә аларны мондый сүзләр әйтеп чакыра: «Миңа кире кайтыгыз, һәм мин сезгә кайтырмын» (Мал. 3:7). Моны шулай ук Гайсәнең башка мисалы да күрсәтә. Бу — читкә киткән угыл турындагы мисал. (Лүк 15:11—32 укы.)

ЧИТКӘ КИТКӘН УГЫЛ

13. Гайсәнең читкә киткән угыл турындагы мисалы нәрсәне аңлата?

13 Гайсәнең читкә киткән угыл турындагы мисалы нәрсәне аңлата? Бу мисалдагы кызганучан әти күктәге кайгыртучан Атабызны — Йәһвәне сурәтли. Мирасын сораган һәм аннары аны туздырып бетергән угыл җыелыштан читләшкән кешеләрне символлаштыра. Андый кешеләр «ерак илгә», ягъни Йәһвәдән читләшкән Шайтан дөньясына сәяхәткә китә дип әйтеп була (Эфес. 4:18; Көл. 1:21). Әмма кайберәүләр соңрак җитди хата кылганнарын таный һәм Йәһвәгә кире кайтырга була. Бу тырышлыклар таләп итә. Әмма алар басынкы булганга һәм кылган хаталарыннан чын күңелдән тәүбә иткәнгә, Йәһвә аларны кичерә һәм зур теләк белән аларны каршы ала (Ишаг. 44:22; 1 Пет. 2:25).

14. Ни өчен Гайсә читкә киткән угыл турындагы мисалны китергән?

14 Ни өчен Гайсә бу мисалны китергән? Бу мисалны сөйләп, Гайсә Йәһвәнең җыелыштан читләшкән кардәшләрнең үзенә кире кайтуын чыннан да теләгәнен күрсәткән. Мисалдагы әти улының кайтачагына өметен беркайчан да югалтмаган. Улының кире кайтуын күргәч үк, әтисе, улы «әле еракта булганда», аны шунда ук каршы алырга чыккан. Бу мисал хакыйкатьне ташлаган кешеләрне Йәһвәгә кичектермичә кайтырга дәртләндерергә тиеш! Алар, бәлки, рухи яктан алҗыгандыр, һәм аларга кире кайтырга авыр һәм уңайсыздыр. Әмма тырышлыкларны кую файдасыз булмаячак, хәтта күкләр аларның кире кайтуына шатланыр (Лүк 15:7).

15, 16. а) Читкә киткән угыл турындагы мисалдан без нәрсәгә өйрәнәбез? Кайбер мисаллар китерегез. б) Бу безне Йәһвә һәм Гайсә турында нәрсәгә өйрәтә?

15 Читкә киткән угыл турындагы мисалдан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Без Йәһвәдән үрнәк алырга тиеш. Безнең «артык тәкъва» булып, тәүбә иткән кардәшләрне каршы алудан беркайчан  да баш тартасыбыз килми. Бу безне рухи яктан «харап итәргә» мөмкин (Вәг. 7:16). Без моннан башка бер сабак ала алабыз: җыелыштан киткәннәргә өмете булмаган кешегә кебек түгел, ә «югалган сарыкка» кебек карыйк (Мәд. 118:176). Җыелыштан читләшкән, әмма җыелыштан чыгарылмаган кардәшне очратсак, без ярату күрсәтеп, аңа кире кайтырга булышыр өчен, ярдәм тәкъдим итәрбезме? Һәм аның турында өлкәннәргә, тиешле ярдәм күрсәтә алсыннар өчен, кичектермичә хәбәр итәрбезме? Гайсәнең читкә киткән угыл турындагы мисалыннан сабак алсак, шулай эш итәрбез.

16 Әйдәгез, бүгенге көндәге читкә киткән угыллар Йәһвәнең шәфкатьлелеге һәм яратуы өчен, шулай ук җыелышның ярдәме өчен рәхмәтләрен ничек белдергәннәренә игътибар итик. 25 ел буе җыелыштан чыгарылган булган бер абый-кардәш болай ди: «Кире җыелышка кайткач, минем шатлыгым үсә бара. Мин Йәһвәдән „яңарту заманнарын“ үз күзләрем белән күрдем (Рәс. 3:19). Кардәшләрем миңа шулкадәр ярдәм итә һәм мине кайгырта! Минем хәзер искиткеч рухи гаиләм бар». Йәһвәдән читләшкән һәм биш ел буе актив булмаган бер яшь апа-кардәш үзенең җыелышка кире кайтуы турында болай ди: «Мин Гайсә сөйләгән яратуны үземдә сиздем. Үз хисләремне хәтта сурәтләп тә бирә алмыйм. Йәһвә оешмасының өлеше булу бернәрсәгә дә тиң түгел!»

17, 18. а) Без карап чыккан өч мисалдан нәрсәгә өйрәндек? б) Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

17 Бу өч мисалдан без нәрсәгә өйрәндек? Беренчедән, без кешенең рухи үсешенә тәэсир итә алмыйбыз икәнен күрдек. Бу Йәһвәнең кулында. Икенчедән, без җыелышларга йөргән һәм өйрәнгән кешеләрнең барысы да хакыйкать ягына басачак дип көтмибез. Өченчедән, кайберәүләр хакыйкатьтән киткән булса да һәм Йәһвәдән баш тарткан булса да, алар беркайчан да кайтмаячак дип өметсезлеккә бирелмик. Һәм алар кире кайтса, Йәһвә аларны каршы алган кебек аларны каршы алыйк.

18 Әйдәгез, белемне, аңлауны һәм зирәклекне алга таба да эзлик. Гайсә мисалларын укыганда, алар нәрсәне аңлата, ни өчен Изге Язмаларда язылган, алган сабакларны ничек куллана алабыз һәм шулай итеп Йәһвә һәм Гайсә турында нәрсәгә өйрәнә алабыз дигән сорауларны үзебезгә бирик. Шулай эшләп, без Гайсәнең сүзләрен чыннан да аңлаганыбызны күрсәтербез.