Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ул «юлны... белгән»

Ул «юлны... белгән»

ЙӘҺВӘ Шаһитләренең Җитәкче советының әгъзасы Гай Холлис Пирс 2014 елның 18 мартында сишәмбе көнне җирдәге тормыш юлын тәмамлады. 79 яшендә аның Мәсихнең терелтелгән кардәшләренең берсе булу өмете тормышка ашкан (Евр. 2:10—12; 1 Пет. 3:18).

Гай Пирс 1934 елның 6 ноябрендә Оберн шәһәрендә (Калифорния штаты, АКШ) туган. 1955 елда ул суга чумдырылган. 1977 елда ул яраткан Пенни исемле апа-кардәшкә өйләнгән, һәм алар бергәләп балаларын үстергән. Кардәшләр өчен дә ул әти кебек булган. 1982 елда ул Пенни белән пионер хезмәтен башлаган һәм 1986 елдан башлап 11 ел буе Кушма Штатларда район күзәтчесе булып хезмәт иткән.

1997 елда Гай һәм Пенни Пирс Кушма Штатларда Вефильдә хезмәт итә башлаган. Башта Пирс кардәш Хезмәт бүлегендә хезмәт иткән, ә 1998 елда аны Җитәкче советның Кадрлар комитетына ярдәмче итеп билгеләгәннәр. 1999 елның 2 октябрендә Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең (Пенсильвания) еллык очрашуында Пирс кардәшне Җитәкче советның әгъзасы итеп игълан иткәннәр. Соңгы елларда ул Кадрлар, Язу, Нәшер итү һәм Координаторлар комитетлары белән хезмәттәшлек иткән.

Пирс кардәшнең җылы елмаюы һәм яхшы юмор хисе төрле кешеләрне җәлеп иткән. Әмма кешеләр аны аеруча ярату сыйфаты, басынкылыгы, Аллаһының гадел кануннарын һәм принципларын яратуы өчен, шулай ук Йәһвәгә тулысынча таянганы өчен кадерләгән. Гай Пирс, таң атмас, әмма Йәһвәнең вәгъдәләре үтәлми калмас, дип еш кына әйтә торган булган. Бу хакыйкать белән аның бөтен җир йөзендә яшәүчеләр белән уртаклашасы килә иде.

Пирс абый-кардәш армый-талмый Йәһвәгә хезмәт иткән. Ул иртән-иртүк торып төнгә кадәр эшләгән. Бөтен дөнья буенча сәяхәт итеп, ул кардәшләрен дәртләндергән. Эшнең күп булуына карамастан, ул Вефиль гаиләсе әгъзаларына һәм үзе белән аралашырга, киңәшләшергә һәм аңардан ярдәм сорарга теләгән бар кардәшләргә үз вакытын сарыф итәргә әзер булган. Еллар үткәч тә, кардәшләр аның кунакчыл булуын, дустанә мөнәсәбәтен һәм Изге Язмаларга нигезләнгән фикерләрен исләренә төшерә.

Безнең абый-кардәшебезнең, кадерле дустыбызның хатыны һәм алты баласы, оныклары һәм оныкларының балалары калган. Шулай ук аның күп рухи балалары да булган. 22 март шимбә көнне җирләү нотыгын Бруклиндагы Вефильдә Җитәкче советның әгъзасы Марк Сандерсон сөйләгән. Ул Пирс абый-кардәшнең күктәге өмете турында сөйләгән һәм Гайсәнең сүзләрен укыган: «Атам йортында торыр урын күп... Барып сезгә урын әзерләгәч, сез дә мин булган урында булсын өчен, кабат килеп, сезне үз яныма алачакмын. Мин бара торган урынга юлны сез беләсез» (Яхъя 14:2—4).

Һичшиксез, без Пирс абый-кардәшне бик нык сагынырбыз. Шулай да без аның мәңге яшәячәк «урынга» бара торган юлны белгәненә шатланабыз.