Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу иске дөньяның ахырын бердәмлектә каршы алыйк

Бу иске дөньяның ахырын бердәмлектә каршы алыйк

«Без бит бер тәннең әгъзалары» (ЭФЕС. 4:25).

1, 2. Аллаһы үз хезмәтчеләреннән, яшьләрдән дә, олылардан да нәрсәне көтә?

СИН яшь кешеме? Алайса, син, Йәһвәнең бөтендөнья җыелышының әгъзасы буларак, чыннан да кадерле. Күп кенә илләрдә суга чумдырылганнарның санына яшьләр зур өлеш кертә. Йәһвәгә хезмәт итү юлын сайлаган кардәшләргә шулхәтле күп яшьләрнең кушылуы бик тә дәртләндерә!

2 Яшь кеше буларак, син башка яшьләр белән вакыт үткәрергә яратасыңмы? Әйе, яшьтәшләр белән вакытны күңелле үткәрү шатлык китерә. Әмма без яшьме, юкмы, шулай ук культурабызга, алган тәрбиябезгә һәм дәрәҗәбезгә карамастан Аллаһы безнең аңа бердәмлектә гыйбадәт кылуыбызны тели. Рәсүл Паул язганча, ул «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тим. 2:3, 4). Ачылыш 7:9 да «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан» Аллаһының хезмәтчеләре сурәтләнә.

3, 4. а) Бүгенге яшьләр арасында нинди рух хөкем сөрә? б) Нинди караш Эфеслеләргә 4:25 тә язылганнарга туры килә?

3 Йәһвәнең яшь хезмәтчеләре белән дөньяви яшьләр арасында нинди зур аерма! Йәһвәгә хезмәт итмәгән күп кенә яшьләр үзләрен генә кайгыртып һәм теләгәннәренә генә игътибарларын туплап яши. Кайбер белгечләр аларны «Мин-минлек  буыны» дип атый. Үзләренең сөйләү рәвеше һәм тышкы кыяфәте белән алар олы буынга җирәнеп караганын күрсәтә һәм аларны «тормыштан артта калган» кешеләр дип саный.

4 Андый рух бөтен җирдә хөкем сөрә. Шуңа күрә Йәһвәнең яшь хезмәтчеләре аннан качар өчен һәм Аллаһы карашына ия булыр өчен, зур тырышлыклар кирәк икәнен аңлый. Паул инде беренче гасырда ук имандашларын «хәзер тыңламаучанлык угылларында эш иткән» рухтан сакланырга өндәгән, чөнки алар да кайчандыр шул рухка буйсынып яшәгән булган. (Эфеслеләргә 2:1—3 укы.) Андый рухтан качарга һәм бар кардәшләре белән бердәмлектә хезмәт итәргә кирәк дип тапкан яшь кешеләр мактауга лаек. Шул караш Паулның «без бит бер тәннең әгъзалары» дигән сүзләренә туры килә (Эфес. 4:25). Бу иске дөнья үз ахырына якынлашканда, бергә хезмәт итү моңарчы булмагандай мөһим булачак. Әйдәгез, Изге Язмалардан кайбер мисалларны карап чыгыйк. Алар безгә бердәм булуны, ягъни тыгыз мөнәсәбәтләрне кадерләргә булышыр.

АЛАР БЕРДӘМ БУЛГАННАР

5, 6. Бергә булу турында әйткәндә, Лут белән аның кызлары турындагы мисалдан без нәрсәгә өйрәнәбез?

5 Элек авыр вакытлар кичергәндә Аллаһының хезмәтчеләре бердәм булып бер-берсенә ярдәм иткән. Ул вакытларда Йәһвә үз халкын яклаган. Бүгенге көндә Аллаһы хезмәтчеләре — яшьләр дә, олылар да — Изге Язмалардагы мисаллардан өйрәнә ала. Шул мисалларның берсенә игътибар итик.

6 Лут үз гаиләсе белән куркыныч хәлгә эләккән, чөнки алар яшәгән Сәдүм шәһәре юк ителергә тиеш булган. Аллаһы фәрештәләре Лутка шәһәрдән китәргә һәм таулы җирләрдә ышык урын табарга өндәп болай дигән: «Җаныңны коткарыйм дисәң, тизрәк кач» (Ярат. 19:12—22). Лут тыңлаган һәм ике кызы белән шәһәрдән киткән. Кызганыч, әмма аларның туганнары алай эшләмәгән. Олырак яшьтәге Лутның сүзләре үз кызларын хатынлыкка аласы яшь кияүләренә «шаярту булып тоелган». Нәтиҗәдә, алар үз тормышларын югалткан (Ярат. 19:14). Лут һәм аның белән бергә булган кызлары гына исән калган.

7. Исраиллеләр Мисырдан чыкканда, Йәһвә бердәмлек рухы күрсәткән кешеләргә ничек ярдәм иткән?

7 Башка бер мисал карап чыгыйк. Мисырдан чыкканда, исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә төрле төркемнәргә бүленеп үз юлларын сайлап бармаган, юк. Муса да үз «кулын диңгез өстенә сузганда» һәм Йәһвә диңгезне икегә аерганда, берүзе генә я берничә исраиллеләр белән генә диңгезне кичеп чыкмаган. Киресенчә, бөтен җыелыш Йәһвә яклавы астында булып диңгез аша үткән (Чыг. 14:21, 22, 29, 30). Исраиллеләр бердәмлек рухын күрсәткән, һәм аларга «күп кенә чит кешеләр» ияргән (Чыг. 12:38). Анда берничә кешенең, бәлки, яшьләр төркеменең, халыктан аерылып үзләренә яхшырак булып тоелган юл буенча баруларын күз алдына да китереп булмый! Алай эшләү һәм Йәһвәнең яклавы белән файдаланмау акылсыз булыр иде! (1 Көр. 10:1)

8. Еһошафат көннәрендә Аллаһы халкы бердәм булганын ничек күрсәткән?

8 Еһошафат патша көннәрендә Аллаһы халкына тирә-юньдәге җирләрдә яшәгән куркыныч «гаять күп дошманнар» янаган (2 Елъ. 20:1, 2). Аллаһы хезмәтчеләре үз көчләре белән дошманнарны җиңәргә тырышмаган. Алар Йәһвәдән ярдәм эзләгән. (2 Елъязма 20:3, 4 укы *.) Алар карарны үзләре кабул итәргә тырышмаган, ә моны бергә җыелып эшләгән булган. Изге Язмаларда болай дип әйтелә:  «Бөтен Яһүд кешеләре хатыннары, балалары һәм сабыйлары белән бергә Йәһвә алдында басып торды» (2 Елъ. 20:13). Яшьләре дә, олы яшьтәгеләре дә бергәләп Йәһвәгә таянып аның җитәкчелеге буенча эш иткән булган. Һәм Йәһвә аларны дошманнарыннан яклаган (2 Елъ. 20:20—27). Бу безгә, Аллаһы халкына буларак, авырлыкларны хәл итүдә яхшы үрнәк булып тормыймы?

9. Бердәмлеккә килгәндә, без беренче мәсихчеләрнең эшләреннән һәм карашларыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

9 Беренче мәсихчеләр шулай ук бергә хезмәттәшлек итүләре белән аерылып торган. Мәсәлән, яһүдләр һәм башка халык кешеләре мәсихчеләр булып киткәннән соң «рәсүлләрдән белем алуларын дәвам иткән, бер-берсе белән бүлешеп, бергә ашап һәм бергәләп дога кылып яшәгән» (Рәс. 2:42). Бердәмлек аеруча эзәрлекләүләр вакытында, алар бер-берсенә бик тә мохтаҗ булганда күренеп торган (Рәс. 4:23, 24). Бүген аеруча авыр вакытларда бергә хезмәттәшлек итү үтә мөһим. Сез моның белән ризамы?

ЙӘҺВӘ КӨНЕ ЯКЫНЛАШКАНДА БЕРДӘМ БУЛЫЙК

10. Без бердәмлеккә аеруча кайчан мохтаҗ булырбыз?

10 Кешелек тарихындагы «иң караңгы чор» якынлашып килә. Йәил пәйгамбәр аны «дөм караңгылык көне» итеп сурәтли (Йәил 2:1, 2; Саф. 1:14). Ул вакытта Аллаһы халкына аеруча бердәм булырга кирәк булыр. Гайсәнең мондый сүзләрен исегезгә төшерегез: «Халкы үз-үзенә каршы сугышкан һәркайсы патшалык тар-мар ителер» (Мат. 12:25).

11. Аллаһы халкы Мәдхия 121:3, 4 тә бердәмлек турында язылганнардан нәрсәгә өйрәнә ала? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

11 Бу дөнья төзелешенә кайгылы вакытлар килгәндә, без чыннан да бердәм булырга тиеш булачакбыз. Арабызда кирәк булачак бердәмлек рухын борынгы Иерусалимдагы бер-берсенә якын торган йортлар белән чагыштырып була. Алар бер-берсенә шулкадәр якын төзелгән булган ки, мәдхия җырлаучы Иерусалимны «йортларын тоташ торгызган кала» итеп сурәтләгән. Моның ярдәмендә яшәүчеләр бер-берсенә булыша алган һәм бер-берсен яклап торган. Өстәвенә, бу биналарның бер-берсенә якын торулары мәдхия җырлаучының «Ходай (халыкның) нәселләрен» исенә төшергәндер. Ул вакытларда бөтен халык Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелган булган. (Мәдхия 121:3, 4 укы.) Бүген һәм киләчәк авыр көннәрдә безгә дә «тоташ торгызган кала» кебек булырга кирәк булыр.

12. Булачак һөҗүм вакытында безгә котылырга нәрсә ярдәм итәчәк?

12 Ни өчен ул вакытта безнең «тоташ» булуыбыз шулкадәр мөһим булачак? Йәзәкил китабының 38 нче бүлегендә «Магог җиреннән булган Гогның» Аллаһы халкына һөҗүм итүе турында пәйгамбәрлек язылган. Ул вакытта без бернәрсәгә дә бүленешләр тудырырга юл бирмәскә тиеш. Әлбәттә, без дөньядан ярдәм эзләмәбез. Киресенчә, без кардәшләребез белән якын мөнәсәбәтләрдә калырбыз. Әйе, без ниндидер төркемнең өлеше булганга гына котылмаячакбыз. Йәһвә һәм аның Улы шул бәла-казалы вакытларда Аллаһы исемен ялварып чакырган кешеләрне коткарачак (Йәил 2:32; Мат. 28:20). Шуңа күрә Аллаһы көтүенең өлеше буларак бердәмлек сакламаганнар — үзләре көтүдән калган сарыклар — котылыр дип уйлау акыллымы? (Мих. 2:12)

13. Өстә әйтеп кителгәнне исәпкә алып, Аллаһыдан куркып яшәгән яшьләр нәрсәгә өйрәнә ала?

13 Әгәр дә син яшь кеше булсаң, кардәшләрең белән якын мөнәсәбәтләрдә тору никадәр зирәк икәнен аңлыйсыңмы? Яшьтәшләрең белән генә вакыт үткәрергә я башкалардан читләшергә теләгең булса, моның белән көрәш. Без бер-беребезгә аеруча мохтаҗ булачак вакытларга якынлашып киләбез. Бу барыбызга: яшьләргә  дә, олыларга да кагыла! Әйе, инде хәзер бер-беребез белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнергә һәм киләчәктә бик тә кирәк булачак бердәмлекне үстерергә кирәк.

«БЕЗ БИТ БЕР ТӘННЕҢ ӘГЪЗАЛАРЫ»

14, 15. а) Йәһвә бүген яшьләрне һәм олыларны нинди максат белән өйрәтә? б) Йәһвә безгә нинди киңәш биреп бердәм булырга дәртләндерә?

14 Йәһвә безгә «иңгә-иң хезмәт итәргә» булыша (Саф. 3:8, 9). Ул безне киләчәккә әзерли, ә шул вакытта ул «барысын... Мәсихкә буйсындырып бергә җыячак». (Эфеслеләргә 1:9, 10 укы.) Әйе, Йәһвә аның ихтыярын үтәргә теләгән Галәмдәге бар затларның берләшүләрен тели, һәм ул моңа ирешәчәк. Бу сиңа, яшь кешегә буларак, Йәһвә оешмасы белән бердәмлектә хезмәттәшлек итәргә кирәк икәнен аңларга ярдәм итәме?

15 Без мәңгелек бердәмлектә яшәсен өчен, Йәһвә безне хәзер бердәмлектә яшәргә өйрәтә. Изге Язмаларда безгә күп тапкырлар «бер-беребез турында кайгыртырга», «бер-беребезне... назлы итеп яратырга», «бер-беребезне... дәртләндереп торырга» һәм «бер-беребезне... ныгытып торырга» кирәк дип язылган (1 Көр. 12:25; Рим. 12:10; 1 Тис. 4:18; 5:11). Йәһвә мәсихчеләрнең камил булмауларын һәм моның аркасында кайчак бердәм булу авыр икәнен белә. Шуңа күрә безгә «бер-беребезне ихлас күңелдән кичерергә» өйрәнергә кирәк (Эфес. 4:32).

16, 17. а) Җыелыш очрашуларының максатларының берсе нинди? б) Яшьләр Гайсәнең яшь чагыннан нәрсәгә өйрәнә ала?

16 Йәһвә безгә бер-беребез белән якын мөнәсәбәтләрдә булырга өйрәнер өчен, шулай ук мәсихче очрашулар бирә. Без еш кына Еврейләргә 10:24, 25 тә язылган дәртләндерүче сүзләрне укыйбыз. Бу очрашуларның бер максаты — «бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булу». Алай гына да түгел, җыелыш очрашулары ярдәмендә без «бер-беребезне рухландырып торабыз һәм моның барысын шул көн якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкара» алабыз.

17 Гайсә яшь булганда андый очрашуларны кадерләп яхшы үрнәк калдырган. 12 яшендә ул әти-әнисе белән зур рухи бәйрәмдә булган. Бер тапкыр әти-әнисе аны югалткан. Бәлки, ул яшьтәшләре белән вакыт үткәргәндер? Юк. Йосыф белән Мәрьям аны тапкач, ул гыйбадәтханәдә укытучылар белән рухи нәрсәләр турында сөйләшеп торган булган (Лүк 2:45—47).

18. Безнең догаларыбыз ничек бердәмлекне ныгыта ала?

 18 Әйе, без бер-беребезгә карата ярату үстерергә һәм җыелыш очрашуларында бердәмлек бәйләнешләрен ныгытырга тырышабыз. Без шулай ук кардәшләребез хакында дога да кыла алабыз. Йәһвәгә кардәшләребез хакында конкрет итеп дога кылып, без бер-беребезне тагы да ныграк кайгыртырбыз. Моны җитлеккән мәсихчеләр генә түгел, ә башка мәсихчеләр дә эшли ала һәм эшләргә тиеш тә. Яшь булсаң, син рухи гаиләң белән бердәмлек бәйләнешләрен үстерер өчен, бу мөмкинлекләрне кулланасыңмы? Шулай эшләсәң, син үз ахырына якынлашып барган бу иске дөньяга түгел, ә кардәшләреңә якын булырсың.

Һәрберебез кардәшләребез хакында дога кыла ала (18 нче абзацны кара.)

«БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ БӘЙЛЕ ӘГЪЗАЛАР» БУЛУЫБЫЗНЫ КҮРСӘТӘБЕЗ

19—21. а) «Без бер-беребезгә бәйле әгъзалар» булуыбызны ничек күрсәтәбез? Мисаллар китерегез. б) Кайбер кардәшләрнең афәттә бер-берсенә ярдәм иткәннәреннән сез нәрсәгә өйрәнәсез?

19 Йәһвә халкы Римлыларга 12:5 тәге «без бер-беребезгә бәйле әгъзалар» дигән принцип буенча инде яши. Без моны аеруча афәтләр булган чакта күрәбез. 2011 елның декабрендә Минданао дигән Филиппин утравын тайфун аркасында су бик нык баскан булган. Бер төн эчендә 40 000 нән артык өй, шул исәптән кардәшләребезнең өйләре, су астында калган. Әмма филиал хәбәр иткәнчә, «ярдәм күрсәтү комитетлары эш итә башлаганчы, башка җирләрдә яшәгән кардәшләр ярдәм җибәрә башлаган».

20 Шулай ук Япониядә зур җир тетрәвеннән соң цунами килеп чыккач, күп кенә кардәшләребез зур югалтуларга дучар булган. Кайберләре бернәрсәсез калган дип әйтерлек. Патшалык Залыннан якынча 40 километр ераклыкта яшәгән Ёсико исемле апа-кардәшебезнең йорты тулысынча җимерелгән булган. Ул болай ди: «Җир тетрәвеннән соң бер көн үткәч, район күзәтчесе һәм бер абый-кардәш безне эзләп килде. Без моңа бик гаҗәпләндек». Киң итеп елмаеп ул болай дип өсти: «Җыелыш аша безнең рухи ихтыяҗларыбыз турында шулкадәр кайгырттылар. Без моның өчен бик рәхмәтле. Безгә шулай ук курткалар, аяк киемнәре, сумкалар һәм пижамалар бирделәр». Ярдәм күрсәтү комитетында хезмәт итүче бер абый-кардәш болай ди: «Бөтен Япония буенча кардәшләр берләшеп бер-берсенә ярдәм итәргә тырышты. Кардәшләр булышыр өчен хәтта Кушма Штатлардан да килде. Алардан, ни өчен сез шундый зур юл үттегез, дип сорагач: „Без Япониядәге кардәшләребез белән бердәмлектә, һәм алар ярдәмебезгә мохтаҗ“»,— диде. Сез үз әгъзаларын шулкадәр кайгырткан оешманың өлеше булуыгыз белән горурланасызмы? Йәһвәгә андый бердәмлек рухын күрү, һичшиксез, бик ошый.

21 Андый рухны хәзер үстерү безгә киләчәктәге авырлыкларны каршы алырга ярдәм итәр. Башка җирләрдәге кардәшләребез белән элемтәне югалтсак та, без җирле кардәшләребез белән бердәмлектә калырбыз. Чынында бу иске дөнья төзелешендә андый рухны күрсәтеп, без булачак авырлыкларга әзерләнәбез. Япониядәге тайфуннан зыян күргән Фумико болай ди: «Ахыр инде якын. Тиздән афәтләр булмаячак, ә әлегә безгә кардәшләребезгә ярдәм итеп торырга кирәк».

22. Безнең бердәм булуыбыз киләчәктә безгә ничек ярдәм итәчәк?

22 Яшьләр дә, олылар да инде хәзер бердәм булырга өйрәнеп, чынында бу таркалган бозык дөньяның ахырын кичереп котылырга әзерләнә. Борынгы заманда кебек, Аллаһыбыз үз халкын коткарачак (Ишаг. 52:9, 10). Һәрвакыт исегездә тотыгыз, Аллаһының бердәм халкының өлеше булырга өйрәнсәгез, сез котылучылар арасында була алырсыз. Ә киләсе мәкаләдә без ни өчен алган фатихалар өчен рәхмәтле булырга кирәк икәнен карап чыгарбыз.

^ 8 абз. 2 Елъязма 20:3, 4: «Куркып, Еһошафат Йәһвәне эзләргә булды һәм Яһүдиядәге бар кешегә ураза тотарга кушты. Яһүдиядәге бар яшәүчеләр Йәһвәдән сорарга дип җыелды. Алар Яһүдиянең бар шәһәрләреннән Йәһвәдән киңәш сорарга килде».