Син үз карарыңны үзгәртергә тиешме?
ЯШЬ мәсихчеләр җыелып кинога барырга булган. Алар мәктәптәге яшьтәшләреннән, бу фильм бик әйбәт, дип ишеткән булган. Кинотеатрга килгәч, алар афишаларда сурәтләнгән көчле коралларны һәм әдәпсез киенгән хатыннарны күрә. Алар нәрсә эшләр? Барыбер фильмны карармы?
Бу очрак шуны күрсәтә: синең карарларың рухилыгыңа һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңә, яхшы я начар яктан, тәэсир итә ала. Әйтик, син берәр нәрсә эшләргә телисең, ди, әмма бу хәл турында яхшы уйлаганнан соң син үз карарыңны үзгәртәсең. Кемдер сиңа карарлар кабул итәргә авыр дип уйлар, әмма син чынында синең карарың Йәһвә күзендә яраклымы, юкмы икәнлеге турында уйланганга кайбер карарларыңны үзгәртәсең.
Карарыңны үзгәртү урынсыз булганда
Йәһвәгә яратуыбыз безне аңа үз тормышыбызны багышларга һәм суга чумдырылырга дәртләндерде. Безнең чын йөрәктән Аллаһыга тугры булып каласыбыз килә. Әмма дошманыбыз Шайтан Иблис сафлыгыбызны бозарга тәвәккәл (Ачыл. 12:17). Без Йәһвәгә хезмәт итәргә һәм аның әмерләренә буйсынырга карар иттек. Йәһвәгә багышланганнан соң үз карарыбызны үзгәртү бик аяныч булыр! Без хәтта тормышыбызны югалтырга мөмкин.
26 гасырдан артык вакыт элек Бабыл патшасы Набуходоносор зур алтын пот ясаган һәм һәр кешегә аңа тез чүгеп табынырга кушкан. Моны эшләмәгән кеше утлы мичкә ыргытылырга тиеш булган. Аллаһыдан куркып яшәгән өч хезмәтче — Седрах, Мисах һәм Авденаго моны эшләүдән баш тарткан. Бу өч егет сынга табынмаганга, аларны утлы мичкә ыргытканнар. Йәһвә аларны могҗизалы рәвештә коткарган. Алар Аңа тыңламаучанлык күрсәткәнче, үз тормышларын югалтырга әзер булган (Дан. 3:1—27).
Соңрак Данил пәйгамбәргә арысланнар булган чокырга ыргытылу куркынычы янаса да, ул кат-кат догалар кылган. Әйе, ул Йәһвәгә көнгә өч тапкыр дога кылган һәм бу гадәтен ташламаган. Данил хак Аллаһыга гыйбадәт кылырга тәвәккәл булган. Нәтиҗәдә, ул «арысланнардан коткарылган» булган (Дан. 6:1—27).
Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре дә Йәһвәгә биргән үз вәгъдәләре буенча яши. Африкадагы бер мәктәптә берничә Йәһвә Шаһите милли символга табынудан баш тарткан. Аларны хәтта мәктәптән чыгара алганнар. Күп тә үтмәстән, шул шәһәргә мәгариф министры килгән һәм бу Йәһвә Шаһитләре булган укучыларның кайберләре белән сөйләшкән. Бу яшьләр аңа үз карарларын ихтирам белән һәм курыкмыйча аңлатып биргән. Шуннан бирле аларның андый авырлыклары бүтән тумаган. Хәзер инде яшь кардәшләребезне мәктәптә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен бозарга этәрмиләр.
Йосыф исемле бер абый-кардәшнең мисалын карап китик. Аның хатыны рактан интеккән һәм кинәт вафат булган. Йосыфның туганнары аның җирләүгә кагылышлы карарын аңлаган һәм хөрмәт иткән. Ләкин хатыны ягыннан хакыйкатьтә булмаган туганнары Аллаһы хупламаган җирләү белән бәйле йолаларны үткәрергә теләгән. Йосыф болай ди: «Мин карарымны үзгәртмәгәнгә, алар балаларыма басым ясарга тырышты, әмма балаларым бирешмәде. Шулай ук алар өемдә дә бу йолаларны үткәрергә тырышты, ләкин мин аларга, бу йолаларны үз өемдә үткәрергә ирек бирмәм, дип әйттем. Алар бу йолаларның минем һәм хатынымның карарына каршы килгәнен белә иде. Шуңа күрә озак сөйләшүләрдән соң, алар бу йолаларны башка җирдә үткәрде.
Бу авыр матәм көннәрендә мин Йәһвәдән, гаиләбез аның принципларын бозмасын өчен, ялварып ярдәм сорадым. Ул догаларымны ишетте һәм басымга карамастан нык булып калырга ярдәм итте». Йосыф һәм аның балалары үз гыйбадәт кылуларына карарларын үзгәртергә бер дә җыенмаган.
Карарыңны үзгәртергә мөмкин булганда
Б. э. 32 елының Пасах бәйрәменнән соң озак та үтмәстән Сидон җирләрендә Сурия Финикиясеннән булган бер хатын Гайсә Мәсихкә мөрәҗәгать иткән. Ул аны кат-кат үз кызыннан җенне куып чыгарырга сораган. Башта Гайсә аңа дәшмәгән. Ул үз шәкертләренә болай дигән: «Мин бар кешеләргә түгел, ә Исраил йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән». Шул хатын үз сүзендә торгач, Гайсә аңа: «Икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау дөрес булмас иде»,— дип әйткән. «Әйе, Хуҗам, ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит» — диеп, хатын-кыз нык иманын күрсәткән. Гайсә аның үтенечен үтәгән һәм аның кызын савыктырган (Мат. 15:21—28).
Бу очракта шулай эшләп, Гайсә Йәһвәдән үрнәк алган. Ул үз карарын үзгәртергә әзер булган. Исраиллеләр белән булган очракны исебезгә төшерик. Алар алтын бозау ясагач, Аллаһы аларны юк итәргә ниятләгән. Әмма Муса аны исраиллеләрне үтермәскә сорагач, Ул үз карарын үзгәрткән (Чыг. 32:7—14).
Рәсүл Паул Йәһвә белән Гайсәдән үрнәк алган. Күпмедер вакыт Паул Марк исемле Яхъяны миссионерлык сәяхәтләренә алу урынлы булмас дип уйлаган, чөнки ул Паул белән Барнабны беренче сәяхәттә калдырып киткән булган. Әмма соңрак Паул, күрәсең, Маркның Аллаһыга ашкынып хезмәт итәргә тырышканын һәм аның яхшы ярдәмчесе булачагын таныган. Шуңа күрә Паул Тимутигә болай дигән: «Үзең белән Маркны алып кил, чөнки ул миңа хезмәтемдә ярдәм итә» (2 Тим. 4:11).
Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Мәрхәмәтле, түземле һәм кайгыртучан күктәге Атабыздан үрнәк алып, безгә кайчак карарыбызны үзгәртергә кирәк булыр. Мәсәлән, без башкаларга карата карарыбызны үзгәртә алабыз. Йәһвә белән Гайсәдән аермалы буларак, без камил түгел. Алар карарларын үзгәртергә әзер булган икән, без дә кешенең хәленә кереп карарыбызны үзгәртә алабызмы?
Теократик максатлар турында сүз барганда да, безгә кайчак карарларыбызны үзгәртү яхшы булыр. Изге Язмаларны өйрәнгән һәм җыелышларга йөргән кайбер кешеләр суга чумдырылырга ашыкмый. Ә кайбер кардәшләр, хезмәтләрен киңәйтә алсалар да, пионер хезмәтен башларга микән дип икеләнеп торырга мөмкин. Абый-кардәшләрнең кайберәүләре исә җыелыштагы вазифаларга омтылырга теләк белдерми (1 Тим. 3:1). Бәлки, бу очракларның берәрсе сиңа да кагыла торгандыр. Алайса, үз карарыңны үзгәртә аласыңмы? Йәһвә сине андый вазифаларга омтылырга чакыра. Ул синең үзенә һәм башкаларга шатлык белән хезмәт итүеңне тели.
Йәһвә Шаһитләренең Африкадагы филиалында үзенең хезмәт итүе турында Элла кардәш болай ди: «Вефильгә килгәч, мин монда никадәр озак хезмәт итәчәгемне белмәдем. Минем Йәһвәгә җаным-тәнем белән хезмәт итәсе килә иде, ләкин гаиләм белән мөнәсәбәтләрем бик тыгыз иде. Башта мин гаиләмне бик нык сагына идем! Шулай да бүлмәдәге күршем миңа ярдәм итте, шуңа күрә мин калырга булдым. Вефильдә хезмәт итүемә инде ун ел. Хәзер минем кардәшләремә мөмкин кадәр озаграк хезмәт итәсем килә һәм Вефильдә билгеләнүне алга таба да башкарасым килә».
Карарыңны үзгәртергә кирәк булганда
Син Кабилнең үз энесеннән көнләшеп бик нык рәнҗегәнен хәтерлисеңме? Йәһвә кайгыга төшкән Кабилгә, ул яхшылыкны эшләсә генә, Аллаһының хуплавын алыр, дип әйткән. Аллаһы Кабилгә «ишек төбендә посып торган» гөнаһтан «өстен булырга» киңәш иткән. Кабил үз фикер йөртү рәвешен һәм карарын үзгәртә алган, әмма ул Аллаһының киңәшен санга сукмаска булган. Кызганыч, әмма Кабил үз энесен үтергән һәм беренче үтерүче булып киткән! (Ярат. 4:2—8)
Аззи патшаның мисалын да карап чыгыйк. Башта ул Йәһвә күзендә яхшы булганны эшләгән һәм Аллаһыны бертуктаусыз эзләгән. Әмма, кызганычка каршы, Аззи тәкәббер булып китеп дөрес юлдан читкә тайпылган. Ул рухани булмаса да, хуш исле сумала яндырыр өчен, гыйбадәтханәгә кергән. Руханилар аны үз-үзенә таянып эш итүдән кисәткәч, ул карарын үзгәрткәнме? Юк. Аззиның ачуы чыккан һәм ул аларның кисәтүләрен санга сукмаган. Нәтиҗәдә, Йәһвә аңа җәза итеп махау чире биргән (2 Елъ. 26:3—5, 16—20).
Әйе, безгә кайчак карарыбызны тулысынча үзгәртергә кирәк. Безнең көннәрдә булган мисалга күз салыйк. Йоаким 1955 елны суга чумдырылган, әмма 1978 елны җыелыштан чыгарылган булган. 20 елдан артык вакыт узгач, ул тәүбә иткән һәм җыелышка кире кайткан. Күптән түгел генә бер өлкән аңардан, ни өчен шулхәтле озак җыелышка кайтмадың, дип сораган. Йоаким болай җавап биргән: «Минем ачуым чыккан иде һәм мин горур идем. Шулкадәр озак көткәнемә мин үкенәм. Җыелыштан чыгарылган булсам да, мин Йәһвә Шаһитләренең хакыйкатьне сөйләгәннәрен белә идем». Аңа үз карарын үзгәртергә һәм тәүбә итәргә кирәк булган.
Безгә дә кайчак карарыбызны һәм тәртибебезне үзгәртергә кирәк булыр. Йәһвә безне хуп күрсен өчен, әйдәгез, шулай эшләргә әзер булыйк (Мәд. 33:9).