Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Мондагы сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Мәсихчеләргә үлгән кешене кремацияләү рөхсәт ителәме?

Мәетне яндырыргамы, юкмы — кеше үзе карар итә. Изге Язмаларда кремация хакында турыдын-туры әйтелми. Әмма шунысы игътибарга лаек: Шаул патшаның һәм аның улы Йонафанның мәетләрен яндырганнар һәм аннары җирләгәннәр (1 Иш. 31:2, 8—13). bw547-TAT, 7 нче б.

Ни өчен без Аллаһының кешеләргә газаплар җибәреп тормаганына ышана алабыз?

Аллаһы бар юлларында да гадел. Ул тугры һәм хак. Йәһвә шулай ук шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле (Кан. 32:4; Мәд. 144:17; Ягък. 5:11). bp148-TAT, 4 нче б.

Ихтыяҗ күбрәк булган илгә күченгән кардәшләр нинди авырлыкларга дучар була?

Алар мондый авырлыкларга дучар була: 1) андагы тормыш рәвешенә күнегү, 2) өйне сагыну һәм 3) дуслар табу. Бу авырлыкларны күргән күп кенә кардәш мул итеп фатихаланган. bw548-TAT, 4—5 нче б.

Ни өчен Йосыфка үз абыйлары һөҗүм иткән?

Ягъкуб Йосыфка махсус кием биреп аны хуплаганын күрсәткән. Йосыфның абыйлары аңардан көнләшкән һәм аны коллыкка саткан. bp149-TAT, 11—13 нче б.

Ни өчен яңа буклетларны хезмәттә куллану җиңел һәм бу яхшы җимешләр китерә?

Аларның барысы да бер ук форматта ясалган. Һәр буклеттан кешегә Изге Язмалардан алынган шигырьне укып була һәм анда язылган сорауны биреп була. Кешенең җавабы нинди генә булмасын, без аны ачып Изге Язмаларда нәрсә язылганын күрсәтә алабыз. Без шулай ук, кабат килеп китәр өчен, анда китерелгән ачык сорауга игътибар итә алабыз. bw549-TAT, 13—14 нче б.

Сурия телендәге «Пешитта» нәрсә ул?

Сурия теле — ул Арамей диалекты. Аны б. э. II я III гасырында киң куллана башлаганнар. Күрәсең, Мәсихче Грек Язмаларының өлешләре башта Сурия теленә тәрҗемә ителгән булган. Сурия телендәге Изге Язмаларны «Пешитта» дип атый башлаганнар. bp150-TAT, 13—14 нче б.

Мәсихче әти-әниләр үз балаларын «көтәр» өчен, нәрсә эшли ала?

Үз балаларыгызны белер өчен, аларны игътибар белән тыңлагыз. Аларны рухи яктан тукландырырга тырышыгыз. Мәсәлән, алар рухи нәрсәләр хакында шикләнсә, аларга ярату белән җитәкчелек биреп торыгыз. bw550-TAT, 18—21 нче б.

Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә, нәрсә инде булмаячак?

Сәламәтлек белән бәйле авырлыклар, үлем, эшсезлек, сугышлар, ризык җитмәү, фәкыйрьлек бүтән инде булмаячак. bp151-TAT, 6—7 нче б.

Нинди килешү башкаларга Мәсих белән бергә идарә итәргә хокук бирә?

Соңгы Пасах бәйрәменнән соң Гайсә үз тугры шәкертләре белән килешү төзегән. Ул Патшалык турындагы килешү дип атала (Лүк 22:28—30). Бу килешү аларны шуңа ышандырган: алар күктә Гайсә белән бергә идарә итәчәк. bw551-TAT,16—17 нче б.

Изге Язмалардан Шайтанның чынында бар икәнен күрсәтүче мисаллар китерегез.

Изге Язмаларда Шайтан Гайсә белән сөйләшеп аны вәсвәсәләндерергә тырышкан дип әйтелә. Әюб көннәрендә дә Шайтан Аллаһы белән сөйләшкән. Бу ике очрак Шайтанның чынында бар икәнен раслый. bp152-TAT, 4—5 нче б.

Рәсүлләр 15:14 буенча, Ягъкуб телгә алган «үз исемен йөртүче халык» кем булган?

Бу халыкка яһүдләр һәм башка милләт кешеләре кергән. Аллаһы аларны үзенең «күркәм сыйфатларын бөтен җирдә игълан итәр өчен» сайлаган (1 Пет. 2:9, 10). bw552-TAT, 24—25 нче б.

Тимгад кайда урнашкан булган, һәм анда яшәүчеләрнең карашлары нинди булган?

Тимгад Төньяк Африканың (бүгенге Алжир) бер зур Рим шәһәре булган. Анда табылган бер язуда: «Аулау, мунча керү, шакмак уйнау, көлү — менә тормыш!» — дип әйтелгән. Шуннан анда яшәүчеләрнең тормышка карашлары күренә, алар 1 Көринтлеләргә 15:32 дәге сүзләргә туры килә. bp153-TAT, 8—10 нчы б.