Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нык һәм бәхетле гаилә төзегез

Нык һәм бәхетле гаилә төзегез

«Әгәр йортларны Ходай салдырмаса, төзүчеләр юкка гына тырыша» (МӘД. 126:1а).

1—3. Ирле-хатынлылар нинди авырлыкларга дучар? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

«ӘГӘР сез үз никахыгызның уңышлы булуын теләсәгез һәм моның өчен кулыгыздан килгәнне эшләсәгез, Йәһвә сезнең никахыгызны һичшиксез фатихалаячак»,— дип әйтә 38 ел буе никахта бәхетле яшәгән бер абый-кардәш. Әйе, ир белән хатын шатлыкларын да уртаклашырга, авыр вакытларда бер-берсенә терәк тә булырга тиеш (Гыйб. сүз. 18:22).

2 Әмма ирле-хатынлыларның «тормышларында үз авырлыклары булуына» гаҗәпләнәсе юк (1 Көр. 7:28). Ни өчен? Көн саен туып торган авырлыкларны хәл иткәндә, ир белән хатын арасында киеренке хәлләр туа. Камил булмаганга, без кайчак нәрсәдер әйтеп куябыз. Рәнҗү хисләре, аңлашылмаучанлык һәм аралашмау иң бәхетле никахта да авырлыклар тудырырга мөмкин (Ягък. 3:2, 5, 8). Күп кенә парларга балаларын да тәрбияләргә, күп эшләргә дә туры килә. Стресс һәм арыганлык аркасында кайбер парларга үз никахларын ныгытыр өчен вакыт табу авыр. Акча мәсьәләсе, сәламәтлек белән бәйле проблемалар һәм башка кыенлыклар тутык тимерне ашаган кебек никахтагы ярату белән хөрмәтне «ашарга» мөмкин. Өстәвенә, нык булып күренгән никахның нигезен фахишәлек, азгынлык, дошманлык, тарткалашу, көнләшү, ачу һәм бәхәсләр кебек «гөнаһлы тәннең эшләре» какшата (Гәл. 5:19—21).

3 Алай гына да түгел, «соңгы көннәрдә» кешеләргә Аллаһыны санга сукмау һәм эгоистик омтылышларга бирелеп яшәү хас, ә бу, үз чиратында, никахны «агулый» (2 Тим. 3:1—4). Моннан тыш, гаиләләргә явыз дошманның каты һөҗүмнәренә каршы торырга туры килә. Рәсүл Петер безне болай дип кисәтә: «Сезнең дошманыгыз, Иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри» (1 Пет. 5:8; Ачыл. 12:12).

4. Нык һәм бәхетле никахны корырга нәрсә ярдәм итә ала?

4 Япониядә яшәүче бер гаилә башы болай дип әйтә: «Мин үз гаиләмнең матди хәле турында бик нык борчыла идем. Хатыным белән тиешенчә аралашмаганга, ул кайгыра башлады. Өстәвенә, соңгы вакыт аның сәламәтлеге белән бәйле авырлыклары туды. Моның аркасында арабызда вакыт-вакыт бәхәсләр куба иде». Әйе, никахтагы кайбер авырлыклар котылгысыз, әмма алар кичереп чыкмаслык түгел. Йәһвәнең ярдәме белән ир белән хатын нык һәм бәхетле гаилә кора ала. (Мәдхия 126:1 укы.) Йорт кебек, нык никах та «ташлардан» төзелә. Әйдәгез, андый рухи «ташларның» бишесенә игътибар итик, һәм ярату бу «ташларны» ничек «цементлап куя» ала икәнен карап чыгыйк.

НИКАХЫГЫЗ «ӨЧ КАТТАН ИШЕЛГӘН БАУ» БУЛСЫН

5, 6. Ирле-хатынлылар никахларын «өч каттан ишелгән бау» итәр өчен нәрсә эшли ала?

5 Нык никахның почмак ташы — никахка Нигез Салучыга буйсыну һәм аңа тугры булу. (Вәгазьче 4:12 укы.) Ирләр һәм хатыннар аның яратуы чагылган җитәкчелеге буенча эш итеп, үз никахларын «өч каттан ишелгән бау» итә ала. Изге Язмаларда Аллаһының борынгы халкы турында болай диелә: «Әгәр дә сез уңга тайпылсагыз, я сулга тайпылсагыз, артыгызда: „Менә юл, шул юлдан барыгыз“,— дигән тавыш ишетеп торырсыз» (Ишаг. 30:20, 21). Бүгенге көндә парлар Аллаһы Сүзен бергә укып Йәһвәнең сүзен «ишетә» ала (Мәд. 1:1—3). Шатлык китерүче һәм рухи көч өстәүче гаилә белән гыйбадәт кылу программасы ярдәмендә алар үз никахларын тагы да ныгыта. Ир белән хатын шулай ук көндә бергәләп дога кылса, нык никахны төзеп, Шайтан дөньясының һөҗүмнәренә чыдый алыр.

Ирле-хатынлылар бергәләп рухи эшләрдә катнашып, Аллаһыга якынлаша һәм үзара мөнәсәбәтләрен ныгыта (5, 6 нчы абзацларны кара.)

6 «Шатлыгыбыз авырлыклар я аңлашылмаучанлык белән томаланганда,— дип әйтә Германиядә яшәүче Герхард,— Аллаһы Сүзендәге киңәшләр безгә түземлелек үстерергә һәм бер-беребезне кичерергә ярдәм итеп торды. Бу сыйфатлар булмый торып бәхетле никахка ирешеп булмый». Ирле-хатынлылар бергә рухи эшләрдә катнашып, үз никахларын «өч каттан ишелгән бау» итәр өчен зур тырышлыклар куйса, Йәһвәгә якынлаша һәм үзара мөнәсәбәтләрен ныгыта.

ИРЛӘР, ЯРАТУ КҮРСӘТЕП БАШЧЫЛЫК ИТЕГЕЗ

7. Ирләр ничек башчылык итәргә тиеш?

7 Ирнең ничек итеп башчылык итүе гаиләнең нык һәм бәхетле булуына зур өлеш кертә. Изге Язмаларда болай диелә: «Һәр ирнең башы — Мәсих, хатынның башы — ир» (1 Көр. 11:3). Бу сүзләрнең контексты шуны күрсәтә: Мәсих ирләр өстеннән ничек башчылык итсә, ирләр дә шулай ук башчылык итәргә тиеш. Гайсә беркайчан да мәрхәмәтсез я тупас булмаган. Киресенчә, ул һәрвакыт кайгыртучан, игелекле, акыллы, юаш һәм басынкы күңелле булган (Мат. 11:28—30).

8. Ир үз хатынының яратуын һәм хөрмәтен ничек яулап ала ала?

8 Мәсихче ир үз хатыныннан үзен хөрмәт итүен таләп итмәсен. Киресенчә, ул «хатынын яхшы аңларга тырышып бергә гомер итсен». Ул хатынын үзеннән «көчсезрәк, нәзакәтле савыт» булганга ихтирам итә (1 Пет. 3:7). Кеше алдында да, үзләре генә булганда да ир хатыны белән аралашканда, моны хөрмәт белән эшләсә һәм аның хисләрен исәпкә алса, аны кадерләгәнен күрсәтә (Гыйб. сүз. 31:28). Ярату белән башчылык итеп, ир хатынның яратуын һәм хөрмәтен яулап ала, һәм Аллаһы андый никахны фатихалый.

ХАТЫННАР, БАСЫНКЫЛЫК БЕЛӘН БУЙСЫНЫГЫЗ

9. Хатын иренә ничек басынкылык белән буйсына ала?

9 Принципларга нигезләнгән риясыз ярату безгә барыбызга да Йәһвәнең кодрәтле кулы астына буйсынырга ярдәм итә (1 Пет. 5:6). Хатын Йәһвәнең хакимлеген хөрмәт итүен ничек күрсәтә ала? Бер мөмкинлек: ире белән хезмәттәшлек итү һәм аңа булышу. Изге Язмаларда: «Хатыннар, ирләрегезгә мәсихчеләрчә буйсынып яшәгез»,— дип әйтелә (Көл. 3:18). Әлбәттә, ирнең кайбер карарлары хатынына ошамас, шулай да аның карарлары Аллаһының кануннарына каршы килмәсә, буйсынучан хатын аңа теләп юл куяр (1 Пет. 3:1).

10. Ни өчен яратуга нигезләнгән буйсыну мөһим?

10 Йәһвә хатынга гаиләдә хөрмәтле роль биргән. Ул — иренең «тормыш иптәше» (Мал. 2:14). Ул, үз фикерләрен һәм хисләрен хөрмәт белән белдереп, шул ук вакыт буйсынучан калып, гаиләдәге карарларга үз кыйммәтле өлешен кертә. Зирәклек белән эш итүче ир хатынының сүзләрен игътибар белән тыңлар (Гыйб. сүз. 31:10—31). Яратуга нигезләнгән буйсыну, үз чиратында, гаиләгә шатлык, иминлек һәм тынычлык китерә. Ә ир белән хатын Аллаһының йөрәген сөендергәнен белеп канәгатьлек кичерә (Эфес. 5:22).

БЕР-БЕРЕГЕЗНЕ ИХЛАС КҮҢЕЛДӘН КИЧЕРЕП ТОРЫГЫЗ

11. Ни өчен кичерү мөһим?

11 Нык никахның мөһим нигез «ташларының» берсе — кичерү. «Бер-берсенә карата сабыр булып һәм бер-берсен ихлас күңелдән кичереп», ир белән хатын никахларын ныгыта (Көл. 3:13). Һәм, киресенчә, ир белән хатын элеккеге үпкәләүләрне исләрендә тотып аларны бер-берсен рәнҗетер өчен еш кына кулланса, никахтагы мөнәсәбәтләр суына. Йорт стенасы урыны-урыны белән ярылса, ул какшый. Нәкъ шулай ук йөрәктә канәгатьсезлек белән ачу хисләре үссә, кичерү тагы да авыррак булып китә. Әмма ир белән хатын Йәһвәнең үрнәгенә ияреп бер-берсен кичереп торса, никах бәйләнеше ныгый (Мих. 7:18, 19).

12. Нинди мәгънәдә мәхәббәт «күп гөнаһларны» каплый?

12 Чын мәхәббәт «яман эшләрне санап бармый» һәм «күп гөнаһларны каплый» (1 Көр. 13:4, 5; 1 Петер 4:8 укы). Башка сүзләр белән әйткәндә, без, гөнаһларны санап бармыйча, ихлас күңелдән кичерергә тиеш. Рәсүл Петер, ничә тапкыр кичерергә тиешмен, дип сорагач, Гайсә аңа: «Җитмеш җиде тапкыр»,— дип җавап кайтарган (Мат. 18:21, 22). Ул мәсихче өчен, кичерү турында әйткәндә, чикләр юк дип әйткән (Гыйб. сүз. 10:12) *.

13. Кичерергә теләмәү һәвәсенә ничек каршы торып була?

13 «Ирле-хатынлылар бер-берсен кичерергә теләмәсә,— дип әйтә Аннетт,— үпкәләү һәм ышанмау хисләре үсә барыр, һәм бу никахны агулар. Бер-береңне кичерү исә никахны ныгыта һәм бер-береңә тагы да якынайта». Кичермәү гадәтебезгә кереп китмәсен өчен нәрсә ярдәм итәр? Кичерергә теләмәү һәвәсенә каршы торыр өчен, рәхмәтле булырга һәм бер-берегезне кадерләргә тырышыгыз. Тормыш иптәшегезне мактау гадәтегезгә кереп китсен (Көл. 3:15). Бер-берегезне кичереп торсагыз, сез тынычлыкка, бердәмлеккә ирешерсез һәм фатихалар алырсыз (Рим. 14:19).

«АЛТЫН КАГЫЙДӘ» БУЕНЧА ЭШ ИТЕГЕЗ

14, 15. «Алтын кагыйдә» нәрсә ул, һәм аны кулланып ничек никахны ныгытып була?

14 Сез кешеләрнең үзегез белән ихтирам һәм хөрмәт белән мөгамәлә итүләрен телисездер. башкалар үзегезне тыңлаганда һәм хисләрегезне исәпкә алганда, бу сезгә ошыйдыр. Әмма кемнеңдер: «Үземә эшләгән кебек аңа да шуны эшләрмен» — дип әйткәнен кайчан да булса ишеткәнегез бармы? Андый карашны кайчакта аңлап була, әмма Изге Язмаларда болай диелә: «Әйтмә: „Ул миңа нәрсә эшләгән булса, мин дә аңа шуны ук эшлим“» (Гыйб. сүз. 24:29). Авыр хәлләрнең иң яхшы чишү юлын Гайсә күрсәткән. Бу кагыйдә шулкадәр киң танылган ки, аны еш кына «алтын кагыйдә» дип атыйлар. Ул моннан гыйбарәт: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Лүк 6:31). Гайсәнең шуны әйтәсе килгән: кешеләрнең үзебез белән ничек мөгамәлә итүен теләсәк, без дә алар белән шулай мөгамәлә итәргә һәм «ташка таш белән атмаска» тиеш. Никахтагы мөнәсәбәтләрдән нәрсә алырга өметләнсәк, анда шуны кертергә кирәк дигәнне аңлата.

15 Ирле-хатынлы, бер-берсенең хисләренә игътибарлы булса, үз мөнәсәбәтләрен ныгыта. «Без „алтын кагыйдә“ буенча эш итәргә тырыштык,— дип әйтә Көньяк Африкада яшәүче бер гаилә башы.— Әйе, кайчак кәефебез юк, әмма без үзебез белән ничек мөгамәлә итүләрен телибез, шулай эш итәргә тырышабыз: бер-беребезгә хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәбез».

16. Ир белән хатын бер-берсенә нәрсә эшләми?

16 Тормыш иптәшегезнең йомшак якларын башкаларга сөйләп йөрмәгез. Шулай ук аңа да, башкаларга да үзегезгә ошамый торган гадәтләре турында кат-кат, хәтта шаяртып әйтмәгез. Исегездә тотыгыз, никах — кем көчлерәк, кем катырак кычкыра я кем төрттереп зәһәрле сүзләр әйтә ала икәнен ачыклар өчен ярышу түгел. Әйе, кимчелексез кеше юк, һәм кайчак без башкаларны рәнҗетәбез. Әмма ачы телле булырга һәм түбәнсетә торган сүзләр әйтергә, я, иң начары, бер-берсен этәргә я кул күтәрергә, ирнең дә, хатынның да акланырлык бер сәбәпләре дә юк. (Гыйбрәтле сүзләр 17:27; 31:26 укы.)

17. Ир кешеләр «алтын кагыйдә» буенча ничек эш итә ала?

17 Кайбер культураларда үз хатыннарын мыскыллаган я аларга кул күтәргән ирләргә үзләрен ирләрчә тоткан кешеләргә кебек карыйлар. Әмма Изге Язмаларда: «Сабыр кеше — баһадирдан, нәфесенә үзе хуҗа кеше шәһәр яулап алучыдан өстенрәк»,— дип әйтелә (Гыйб. Сүз. 16:32). Җирдә яшәгән иң бөек кешедән — Гайсә Мәсихтән — үрнәк алыр өчен һәм үз-үзеңне контрольдә тотар өчен, зур эчке көч кирәк. Үз хатынын сүзләр белән я кул күтәреп мыскыллаучы ир, үзен һич тә ирләрчә тотмый. Нәтиҗәдә, ул Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен югалтачак. Көчле һәм кыю булган мәдхия җырлаучы Давыт болай дигән: «Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз; күңелегездән әйткәнегездә яткан урыныгызда үкенегез» (Мәд. 4:5).

«МӘХӘББӘТНЕ КИЕМНЕ КИГӘНДӘЙ КИЕГЕЗ»

18. Ни өчен мәхәббәтне үстереп тору мөһим?

18 1 Көринтлеләргә 13:4—7 укы. Мәхәббәт — никахта иң мөһим сыйфат. «Назлы хисләр белән кызгануны, игелек, тыйнаклык, юашлык һәм сабырлыкны киемне кигәндәй киегез. Боларга өстәп мәхәббәтне киемне кигәндәй киегез, чөнки ул — бердәмлекнең камил бәйләнешләре» (Көл. 3:12, 14). Мәсихчеләрчә фидакарь ярату цемент измәсе кебек: ул нык никахның «ташларын» бер-берсенә «ябыштыра». Моның ярдәмендә ачуны чыгарып торган кимчелекләргә, сәламәтлек белән бәйле проблемаларга, стресс китерүче материаль авырлыкларга һәм туганнар белән бәйле сорауларга карамастан никах өзелми торган бәйләнеш булып китә.

19, 20. а) Ир белән хатын нык һәм бәхетле гаиләне ничек төзи ала? б) Киләсе мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

19 Әйе, никахны бәхетле итәр өчен, мәхәббәт, тугрылык һәм чын күңелдән тырышлыклар кую кирәк. Авырлыклар туганда тормыш иптәшен ташлап китәр урынына, ир белән хатын үз мөнәсәбәтләре исән генә калсын өчен түгел, ә чәчәк атсын өчен көч куярга тәвәккәл булырга тиеш. Алар Йәһвәгә багышланган һәм бер-берсенә никах антын биргән. Шуңа күрә Аллаһыны һәм бер-берсен ярату аларны үз авырлыкларын чишәргә этәрер, чөнки «мәхәббәт мәңгелек» (1 Көр. 13:8; Мат. 19:5, 6; Евр. 13:4).

20 Без яшәгән «аеруча авыр вакытларда» нык һәм бәхетле гаилә төзү җиңел түгел (2 Тим. 3:1). Әмма Йәһвәнең ярдәме белән моны эшләп була. Шулай да ирле-хатынлыларга әхлакый яктан таркала барган куркыныч дөнья белән көрәшергә туры килә. Алар никахларын, аны рухи яктан ныгытып, әхлаксызлыктан ничек саклап кала ала? Бу сорауны без киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз.

^ 12 абз. Ирле-хатынлы бер-берсен кичерергә һәм авырлыкларын хәл итәргә тырыша. Шулай да Изге Язмалар буенча, мәсихченең зина кылган тормыш иптәшен кичерергәме, юкмы я аның белән аерылышыргамы, юкмы икәнен карар итәргә хокукы бар (Мат. 19:9). «Аллаһы мәхәббәте» китабының 219—221 нче битләрендәге «Аерылышуга һәм аерым яшәүгә Аллаһының карашы» дигән кушымтаны кара.