«Син моны яхшы дип таптың»
«Син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирдең» (ЛҮК 10:21).
1. Ни өчен Гайсә «изге рухтан килгән шатлык белән тулган»? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
КҮЗ АЛДЫГЫЗГА китерегез, сез «изге рухтан килгән шатлык белән тулган» Гайсәне күрәсез. Бәлки, аның йөзе елмаюдан балкый, ә күзләре шатлыктан ялтырый башлагандыр. Нәрсә аны шулхәтле шатландырган соң? Ул әле генә үзенең 70 шәкертен Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә җибәргән. Аның шуны беләсе килгән: алар бу йөкләмәне ничек үтәячәк? Ул вакытта күп дошманнар — укымышлы һәм белемле канунчылар белән фарисейлар — яхшы хәбәргә каршы чыккан. Алар күп кешеләргә тәэсир итәргә тырышкан. Бу дошманнар шул кешеләрнең Гайсәгә — балта остасына кебек, ә аның шәкертләренә «белемсез, гап-гади кешеләргә» кебек кенә карауларын теләгән (Рәс. 4:13; Марк 6:3). Моңа карамастан, Гайсәнең шәкертләре үз йөкләмәләрен шатлана-шатлана үтәп кайткан. Хәтта җеннәр аларга каршы чыкса да, алар уңышлы вәгазьләгән! Аларга кыюлыкларын һәм шатлыкларын югалтмаска нәрсә булышкан? (Лүк 10:1, 17—21 укы.)
2. а) Гайсәнең шәкертләре нинди мәгънәдә балалар кебек булган? б) Гайсәнең шәкертләре нәрсә ярдәмендә мөһим рухи хакыйкатьләрне аңлый алган?
2 Гайсәнең Йәһвәгә әйткән мондый сүзләренә игътибар итегез: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы Мат. 11:25, 26). Һичшиксез, Гайсәнең үз шәкертләре турында, алар туры мәгънәдә балалар булган, дип әйтәсе килмәгән. Ул шуны белгән: үзләрен акыл ияләре дип санаган югары белемле кешеләр белән чагыштырганда, аның шәкертләре балалар кебек булган. Өстәвенә, Гайсә үз шәкертләрен басынкы һәм өйрәнергә әзер булган балалар кебек булырга өйрәткән (Мат. 18:1—4). Алар басынкы булудан нинди файда алган? Йәһвәнең изге рухы ярдәмендә алар мөһим рухи хакыйкатьләрне аңлый алган. Ә Мәсих шәкертләренә җирәнеп караган акыллы һәм белемле кешеләрнең акылларын үз горурлыклары һәм Шайтан томалаган.
алдында данлыйм, чөнки син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирдең. Әйе, Атам, чөнки син моны яхшы дип таптың» (3. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?
3 Шик тә юк, Гайсә зур канәгатьлек кичергән! Йәһвә тирән рухи хакыйкатьләрне басынкы кешеләргә генә, аларның чыгышларына, белемнәренә һәм сәләтләренә карамастан ача. Гайсә моны күреп бик шатланган. Ул вакытта Йәһвә кешеләрне шулай итеп өйрәткән, һәм бүген дә Аллаһы үзгәрмәде. Аның андый өйрәтүне әле дә фатихалап торганы нәрсәдән күренә? Бу сорауларга җаваплар табып, без, Гайсә кебек, Йәһвәнең өйрәтүеннән зур шатлык кичерербез.
ТИРӘН ХАКЫЙКАТЬЛӘРНЕ БАР КЕШЕГӘ АЧУ
4. «Күзәтү манарасы»ның гадиләштерелгән басмасы ничек күпләр өчен бүләк булып киткән?
4 Соңгы елларда Йәһвә оешмасы тарафыннан бирелә торган рухи күрсәтмәләр гадирәк һәм аңлаешлырак булып китте. Әйдәгез, өч мисалга игътибар итик. Беренчедән, «Күзәтү манарасы»ның гадиләштерелгән басмасы чыгарыла башлады *. Бу басма телне начар белгән я начар укый белгән кешеләр өчен зур бүләк булды. Гаилә башлары шуңа игътибар иткән: хәзер балалар бу брошюраны, ягъни безнең рухи туклану программасының төп чыганагын өйрәнгәндә ашкыныбрак катнаша. Күпләр Җитәкче советка рәхмәтләрен белдереп хат язган. Бер апа-кардәш элек өйрәнү мәкаләсен өйрәнгәндә комментарийлар бирмәгәне турында язган. «Мин комментарийлар бирергә ояла идем»,— дип әйтә ул. Ә хәзер барысы үзгәрде! Ул гадиләштерелгән басма буенча өйрәнә башлады. Бу апа-кардәш болай дип яза: «Хәзер мин берничә тапкыр комментарий бирәм һәм бүтән курыкмыйм! Йәһвәгә һәм сезгә рәхмәтләр әйтәсем килә».
5. Яңадан карап чыгылган «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең кайбер уңай якларын әйтеп китегез.
5 Икенчедән, 2013 елның 5 октябрендә үткән еллык очрашуда инглиз телендә яңадан карап чыгылган «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыгарылуы турында белдерү ясалды *. Бу тәрҗемәнең күп кенә шигырьләрендә әзрәк сүзләр язылган, әмма мәгънәләре шул ук калган я хәтта ачыграк булып киткән. Мәсәлән, элек Әюб 10:1 дә 27 сүз иде, ә хәзер 19, ә Гыйбрәтле сүзләр 8:6 да элек 20 сүз иде, ә хәзер 13. Бу шигырьнең икесе дә яңадан карап чыгылган Изге Язмаларда ачыграк язылган. Дистәләгән еллар буе тугры хезмәт иткән бер майланган абый-кардәш менә нәрсә дигән: «Мин әле генә яңадан карап чыгылган Изге Язмаларда Әюб китабын укып чыктым. Мин аны чыннан да аңлый башладым!» Күпләр шундый ук хисләр кичергән.
6. Маттай 24:45—47 дә язылганны ачыграк аңлавыбыз турында сез нәрсә уйлыйсыз?
Мат. 24:45—47). Анда болай дип аңлатылды: ышанычлы хезмәтче — Җитәкче совет, ә «өйдәге хезмәтчеләр» — рухи ризык белән тукланучы майланган мәсихчеләр һәм «башка сарыклар» (Яхъя 10:16). Андый хакыйкатьләрне белү һәм башкаларны аларга өйрәтү зур шатлык китерә! Йәһвәнең гади һәм аңлаешлы өйрәтүне хуплаганы тагын нәрсәдән күренә?
6 Өченчедән, күптән түгел генә хакыйкатьне аңлауга кертелгән кайбер үзгәрешләрне карап чыгыйк. Мәсәлән, безнең ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем икәнен ачыграк аңлавыбыз турында «Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче» дигән брошюрада әйтелде (ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ЯЗЫЛГАННАРГА ГАДИРӘК ҺӘМ АЧЫГРАК КАРАШ
7, 8. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлек образларының кайбер мисалларын китерегез.
7 Йәһвәгә дистәләгән еллар хезмәт итсәгез, сез хәзер басмаларыбызда Изге Язмалар төгәлрәк аңлатыла икәненә игътибар иткәнсездер. Нәрсә турында сүз бара? Элек басмаларыбызда Изге Язмалардагы прообразларга һәм аларның үтәлешенә күп игътибар бирелә иде. Изге Язмаларда язылган вакыйгалар — прообразлар дип һәм бу вакыйгаларның билгеле бер үтәлеше булыр дип санала иде. Аллаһы Сүзендәге нәрсәне дә булса прообраз, ягъни пәйгамбәрлек образы, дип атар өчен нигез бармы? Әйе. Мәсәлән, Гайсә «Юныс пәйгамбәр белән булган могҗиза» турында әйткән булган. (Маттай 12:39, 40 укы.) Гайсә Юнысның балык карынында вакытлыча булуы үзенең төрбәдә булачак вакытын символлаштырганын аңлаткан.
8 Изге Язмаларда пәйгамбәрлек образлары да бар. Рәсүл Паул аларның берничәсе турында әйткән булган. Мәсәлән, Ибраһимның Һаҗәр һәм Сара белән мөнәсәбәтләре Йәһвәнең Исраил халкы һәм Аллаһы оешмасының күктәге өлеше белән мөнәсәбәтләренең пәйгамбәрлек образы булып тора (Гәл. 4:22—26). Шулай ук изге чатыр белән гыйбадәтханә, Гөнаһ йолу көне, иң баш рухани һәм Муса канунының башка яклары «киләчәк фатихаларның... күләгәсе» булып торган (Евр. 9:23—25; 10:1). Мондый пәйгамбәрлек образларын тикшерү иманыбызны ныгыта һәм бик кызык. Әмма без Изге Язмаларда искә алынган һәр шәхес, вакыйга һәм деталь берәр кемне я берәр нәрсәне символлаштыра дип әйтә алабызмы?
9. Изге Язмалардагы Навуфей турындагы өзек элек ничек аңлатылган булган?
9 Элек Изге Язмаларда язылганнарга еш кына нәкъ шулай караганнар. Әйдәгез, Навуфей мисалын карап чыгыйк. Бозык Изәбәл, үз ире Ахаб Навуфейның йөзем бакчасын үзенә ала алсын өчен, Навуфейның гаделсез хөкем ителүен һәм җәзалап үтерелүен оештырган (1 Пат. 21:1—16). Элек 1932 елны бу өзек пәйгамбәрлек образы булып тора дип аңлатылган булган. Ахаб белән Изәбәл — Шайтан белән аның оешмасын, Навуфей — Гайсәне, ә Навуфейның үлеме Гайсәнең үлемен символлаштыра дип әйтелгән булган. Әмма соңрак 1961 елда чыгарылган «Исемең изге ителсең» (ингл.) дигән китапта Навуфей — майланганнарны, ә Изәбәл христиан дөньясын символлаштыра дип язылган булган. Шуңа күрә Изәбәл аркасында Навуфейның җәзалап үтерелүе майланганнарны соңгы көннәрдә эзерлекләячәкләр икәнен символлаштыра дип әйтелгән. Күп еллар дәвамында Изге Язмалардагы өзекләрне шулай итеп аңлату Аллаһы халкының иманын ныгыткан. Ни өчен алайса Изге Язмалардагы өзекләр хәзер башкача аңлатыла?
10. а) Хәзер ышанычлы хезмәтче Изге Язмалардагы өзекләрне аңлатканда ничек акыллырак эш итә? б) Бүген басмаларыбызда нәрсәгә күбрәк игътибар ителә?
*.
10 Еллар дәвамында Йәһвә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» тагы да акыллырак булырга ярдәм иткән. Хәзер ышанычлы хезмәтче, Изге Язмалардагы өзекләрне пәйгамбәрлек образлары дип атар өчен Аллаһы Сүзенә нигезләнгән сәбәп булмаса, моны эшләми. Өстәвенә, элек аңлатылган кайбер прообразларның һәм аларның үтәлешләренең җентеклекләрен, ягъни кем кемне һәм ни өчен символлаштыра икәнен аңлау, истә калдыру һәм тормышта куллану күпләр өчен авыр булырга мөмкин. Ә иң мөһиме, без Изге Язмалардагы өзекләрне тикшереп әхлакый һәм практик яктан сабакларга игътибар итмәскә я бар үтәлешләрне тикшерә-тикшерә буталып бетәргә мөмкин. Шулай итеп, бүгенге көндә иман, чыдамлылык, Аллаһыга бирелгәнлек һәм Изге Язмалардагы өзекләрдән без өйрәнгән башка мөһим сыйфатлар турындагы гади, гамәли сабакларга басмаларыбызда күбрәк игътибар бирелә11. а) Без Навуфей турындагы өзекне хәзер ничек аңлыйбыз, һәм ни өчен аның мисалы һәркемгә «сөйли» дип әйтеп була? б) Ни өчен соңгы елларда басмаларыбызда прообразлар һәм аларның үтәлешләре турында сирәк языла? (Бу басмадагы «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне карагыз.)
11 Без хәзер Навуфей турындагы өзекне гадирәк аңлыйбыз, һәм аның мәгънәсенә төшенү авыр түгел. Бу тәкъва кеше Гайсәнең я майланган мәсихчеләрнең прообразы булганга түгел, ә сафлыгын саклаганга үлгән. Хакимлеккә ия кешеләр аны каты эзәрлекләгән булса да, ул Йәһвә канунын тоткан (Сан. 36:7; 1 Пат. 21:3). Һәрберебез андый эзәрлекләүгә дучар була алганга, ул безгә «сөйли» дип әйтеп була. (2 Тимутигә 3:12 укы.) Һәр мәсихче дә бу иманны ныгытучы үрнәкне аңлый, истә калдыра һәм тормышта куллана ала.
12. а) Изге Язмаларда язылганнар турында нинди нәтиҗә ясау дөрес булмас иде? б) Ни өчен без хәтта тирән хакыйкатьләрне ачык аңлый алабыз? (Искәрмәне кара.)
12 Изге Язмаларда язылганнарны гамәли яктан гына кулланып була һәм алар *.
башка бернинди дә мәгънәгә ия түгел, дип әйтеп буламы? Юк. Бүген басмаларыбызда Изге Язмалардагы өзекләрнең прообразлары һәм аларның үтәлешләре әллә ни аңлатылмый, ә күбрәк бу өзекләр бер-берсенә ничек кагыла икәненә игътибар ителә. Мәсәлән, без Навуфейның эзәрлекләүләр кичергәндә үлемгә дучар булып сафлык саклаганы Мәсихнең һәм аның майланган шәкертләренең сафлыгын исебезгә төшерә дип төгәл әйтә алабыз. Ләкин Навуфейның сафлыгы безгә шулай ук Хуҗабызның күп кенә «башка сарыкларының» тугры булуларын искә төшерә. Андый ачык һәм гади чагыштыру Аллаһы биргән өйрәтүнең билгесе булып тораГАЙСӘНЕҢ МИСАЛЛАРЫНА ГАДИРӘК КАРАШ
13. Без хәзер Гайсәнең кайбер мисалларын гадирәк һәм ачыграк итеп аңлатабыз икәнен күрсәтүче кайбер мисалларны китерегез.
13 Гайсә Мәсих — җирдә яшәгән иң бөек Укытучы. Аның яраткан өйрәтү ысулларының берсе мисаллар куллану булган (Мат. 13:34). Ачык мисаллар истә кала һәм йөрәккә үтеп керә. Басмаларыбызда да еллар дәвамында Гайсәнең мисаллары гадирәк һәм ачыграк итеп аңлатылган булганмы? Әлбәттә! 2008 елның 15 июлендәге «Күзәтү манарасы»нда телгә алынган Гайсәнең ачыткы, горчица орлыгы һәм ятьмә турындагы мисалларын төгәлрәк аңлавыбыз әллә безне дулкынландырмадымы? Без хәзер шуны ачыграк аңлыйбыз: бу мисаллар Аллаһы Патшалыгына, шулай ук бу бозык дөньяда Мәсихнең шәкертләрен булдыру эшебезнең уңышлы итеп алып барылуына кагыла.
14. а) Без игелекле самарияле турындагы гыйбрәтле хикәяне элек ничек аңлата идек? б) Без Гайсәнең гыйбрәтле хикәясен хәзер ничек аңлыйбыз?
14 Ә Гайсәнең җентекләбрәк сөйләгән гыйбрәтле хикәяләре турында нәрсә әйтеп була? Аларның кайберәүләре символик мәгънә йөртә һәм пәйгамбәрлек булып тора, башкаларыннан исә гамәли сабаклар алып була. Әмма аларның кайсысы нинди мәгънәгә ия икәнен ничек белеп була? Бу сорау еллар дәвамында әкрен-әкрен ачыклана барган. Гайсәнең игелекле самарияле турындагы хикәясенә игътибар итик. Без аны элек ничек аңлата идек? (Лүк 10:30—37) 1924 елда «Күзәтү манарасы»нда болай дип аңлатылган булган: самарияле Гайсәне символлаштыра; Иерусалимнан Әрихәгә таудан аска таба үткән юл кешелекнең Гадәндә күтәрелгән фетнәдән бирле гөнаһ юлына басуын символлаштыра; юлда очраган юлбасарлар — зур оешмаларны һәм намуссыз эшмәкәрләрне, ә рухани белән левиле дини оешмаларны символлаштыра. Бүгенге көндә басмаларыбызда бу мисал бар мәсихчеләргә шуны искә төшерер өчен кулланыла: без мохтаҗларга, аеруча рухи яктан мохтаҗларга, ярдәм иткәндә икейөзле булмаска тиеш. Йәһвәнең үз тәгълиматларын безгә ача баруы безне әллә шатландырмыймы?
15. Киләсе мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?
15 Киләсе мәкаләдә без Гайсәнең башка бер гыйбрәтле хикәясен — ун гыйффәтле кыз турындагы хикәясен карап чыгарбыз (Мат. 25:1—13). Гайсәнең бу мисал ярдәмендә соңгы көннәрдә яшәгән шәкертләренә нәрсә әйтәсе килгән? Бу хикәядәге һәр шәхес, деталь һәм вакыйга берәр символик мәгънә йөртәме? Я ул безнең бу мисалдан гамәли сабаклар алып соңгы көннәрдә файда алуыбызны теләгәнме? Әйдәгез, моны белик.
^ 4 абз. «Күзәтү манарасы»ның гадиләштерелгән басмасы беренче булып инглиз телендә 2011 елның июлендә бастырыла башлады. Аннары гадиләштерелгән басма тагын берничә телдә чыгарыла башлады.
^ 5 абз. Яңадан карап чыгылган Изге Язмаларны тәрҗемә итү эше башка телләрдә дә алып барыла.
^ 10 абз. Мәсәлән, «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән китапта Изге Язмалардагы 14 кешенең тормышы карала. Андагы мәгълүмат образларга я прообразларга түгел, ә практик яктан куллануга басым ясый.
^ 12 абз. Әлбәттә, Аллаһы Сүзендәге кайбер нәрсәләрне, шул исәптән Паул хатларының кайбер өзекләрен, «аңлау авыр» булырга мөмкин. Әмма Изге Язмаларны язучыларның барысына да изге рух иңгән булган. Шул ук көч бүген чын мәсихчеләргә хакыйкатьләрне аңларга ярдәм итә. Шулай итеп алар, сәләтләре чикле булса да, «хәтта Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен» яхшырак аңлый (2 Пет. 3:16, 17; 1 Көр. 2:10).