Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез уяу булырсызмы?

Сез уяу булырсызмы?

«Шуңа күрә уяу торыгыз, чөнки көнен дә, сәгатен дә белмисез» (МАТ. 25:13).

1, 2. а) Гайсә соңгы көннәр турында нәрсә сөйләгән? б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

ЗӘЙТҮН тавы. Моннан Иерусалимдагы гыйбадәтханә күренә. Гайсә үзенең иң гаҗәеп пәйгамбәрлегенең берсен сөйли. Бу аның шәкертләрен таң калдыра. Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя Гайсәнең ерак киләчәктә үтәләчәк пәйгамбәрлек сөйләгәнен зур игътибар белән тыңлый. Ул аларга бу бозык дөньяның соңгы көннәре — Аллаһы Патшалыгында идарә итәчәк вакыт турында күп нәрсә сөйли. Гайсә аларга, бу мөһим вакытта «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» җирдә аның вәкиле булачак дип һәм аның аша Аллаһы хезмәтчеләренә рухи ризык үз вакытында биреләчәк, дип әйтә (Мат. 24:45—47).

2 Аннары Гайсә бу пәйгамбәрлекне дәвам итеп ун гыйффәтле кыз турындагы гыйбрәтле хикәяне сөйли. (Маттай 25:1—13 укы.) Моңа кагылышлы өч сорауга игътибар итик: 1) ун гыйффәтле кыз турындагы гыйбрәтле хикәядән без нәрсәгә өйрәнәбез? 2) Майланган мәсихчеләр бу гыйбрәтле хикәядән алган сабакны ничек кулланды, һәм бу нинди нәтиҗәләргә китерде? 3) Гайсәнең бу хикәясеннән һәрберебез бүген нинди файда ала ала?

БЕЗ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ?

3. Элек басмаларыбызда ун гыйффәтле кыз турындагы хикәя ничек аңлатылган иде, һәм бу нинди нәтиҗәләргә китерә алыр иде?

3 Соңгы дистәләгән еллар дәвамында ышанычлы хезмәтче, Изге Язмаларны аңлатканда, прообразларга түгел, ә анда язылганнарның гамәли яктан куллануына күбрәк басым ясый башлады. Моның турында узган мәкаләдә сүз барган иде. Элек басмаларыбызда еш кына Гайсәнең ун гыйффәтле кыз турындагы гыйбрәтле хикәянең билгеле бер символик мәгънәләренә, хәтта нечкәлекләренә, шул исәптән яктырткычлар, май, савытлар һәм башка нәрсәләргә игътибар бирелә иде. Шул нечкәлекләргә игътибарыбызны туплап, без гади һәм мөһим сабакларны күздән ычкындыра идек түгелме? Бу сорауга җавап табу бик мөһим, һәм без моны бу мәкаләдән күрербез.

4. Хикәядәге а) кияү кем булганын, б) гыйффәтле кызлар кем булганын без кайдан беләбез?

4 Әйдәгез, Гайсәнең бу хикәясеннән нәрсәгә өйрәнә алуыбызга игътибар итик. Беренчедән, төп катнашучыларны карап чыгыйк. Хикәядә кем кияү булып тора? Һичшиксез, Гайсә үзе турында сөйләгән булган. Башка бер очракта ул хәтта үз-үзен кияү дип атаган! (Лүк 5:34, 35) Ә гыйффәтле кызлар турында нәрсә әйтеп була? Хикәядә Гайсә гыйффәтле кызлар кияү килгәндә янып торган яктырткычлары белән әзер булырга тиеш дигән. Игътибар итегезче, Гайсә моңа охшаш күрсәтмәләрне майланган мәсихчеләрдән торган «кечкенә көтүенә» әйткән булган: «Билегезне буып әзер торыгыз, һәм яктырткычларыгыз янып торсын. Ә үзегез туйдан кайтасы хуҗасын көтүче... хезмәтчеләр кебек булыгыз» (Лүк 12:32, 35, 36). Өстәвенә, рәсүл Паул да, рәсүл Яхъя дә изге рух белән сугарылып Гайсәнең майланган шәкертләрен гыйффәтле кыз белән чагыштырган (2 Көр. 11:2; Ачыл. 14:4). Әйе, Гайсә Маттай 25:1—13 тә язылган гыйбрәтле хикәяне майланган мәсихчеләр өчен сабак һәм кисәтү итеп сөйләгән.

5. Гайсә үз хикәясенең үтәләчәк вакыты турында нәрсә әйткән?

5 Әйдәгез, хәзер гыйбрәтле хикәядә булган вакыйгаларның вакытына игътибар итик. Гайсәнең киңәше нинди вакытка кулланыла? Моны Гайсәнең хикәясе азагында әйткән сүзләреннән белеп була: «Кияү килгән» (Мат. 25:10). «Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче» дигән брошюрада әйтелгәнчә, Маттайның 24 һәм 25 нче бүлекләрендә Гайсәнең «килүе» турында 8 тапкыр әйтелә. Һәр очракта грек сүзенең бер үк формасы кулланыла. Һәр мисалда Гайсә бөек афәт вакыты турында әйтә. Шул вакытта ул хөкем итәр өчен киләчәк һәм аннары бу бозык дөньяны юк итәчәк. Күрәсең, бу хикәя соңгы көннәр дәвамында үтәлә, һәм аның үтәлеше бөек афәт вакытында үзенең иң югары ноктасына җитәчәк.

6. Хикәянең контекстын исәпкә алып, аның мәгънәсен ничек аңлатыр идегез?

6 Бу хикәянең мәгънәсе нинди? Контекстны искә төшерик. Гайсә әле генә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» турында сөйләгән. Бу хезмәтче соңгы көннәрдә мәсих шәкертләре арасында җитәкчелекне үз өстенә алучы майланган мәсихчеләрнең кечкенә төркемен тәшкил итә. Гайсә бу кешеләр тугры булып калырга тиеш дип әйткән. Аннары ул, бу хикәяне сөйләп, үзенең бар майланган хезмәтчеләренә соңгы көннәрдә, үзләренең кыйммәтле әҗерләреннән мәхрүм калмасыннар өчен, уяу торырга кирәк, дип исләренә төшергән (Мат. 25:13). Әйдәгез, бу хикәяне карап чыгыйк һәм майланганнарның аннан алган сабакларны тормышларында ничек кулланганнарын күрик.

МАЙЛАНГАННАР ХИКӘЯДӘН САБАКЛАР АЛЫП НИЧЕК ЭШ ИТКӘН?

7, 8. а) Акыллы кызлар нинди ике сыйфатка ия булып, әзер булуларын күрсәткән? б) Майланганнар әзер булуларын ничек күрсәтә?

7 Гайсәнең хикәясендә акыллы кызлар, акылсыз кызлардан аермалы буларак, кияүнең килүенә әзер булган дип әйтелә. Ни өчен? Чөнки алар алдан күрүчән һәм уяу булган. Кызларга бу төнне кияүнең килүен көтәргә, яктырткычларын янып торган килеш сакларга һәм шатлыклы вакыйгага кадәр сәгатьләр буе уяу булып калырга кирәк булган. Акылсыз кызлардан аермалы буларак, биш кыз яктырткычларын һәм май салынган савытларын да алып килеп әзер булган. Бүген тугры майланган мәсихчеләр дә үзләренең әзер булуларын күрсәтәме?

8 Һичшиксез! Соңгы көннәр дәвамында майланган мәсихчеләр, ахырга кадәр үз вазифаларын тугры үтәргә әзер булып, шул акыллы кызлар кебек эш итте. Алар тугры хезмәт итү нинди бәягә төшәчәк икәнен белә: аларга Шайтан дөньясы тәкъдим иткән күп кенә материаль нәрсәләрдән баш тартырга кирәк. Алар ахыр якын булганга түгел, ә Йәһвәне һәм аның Улын яратканга һәм аларга тугры булганга, үзләрен Йәһвәгә генә багышлап, аңа гына хезмәт итә. Алар, бу бозык дөнья рухының тәэсиренә, андагы материализмга, әхлаксызлыкка һәм эгоистик карашларына бирешмичә, үз сафлыкларын саклый. Шулай итеп алар, Кияү тоткарлана кебек тоелса да, яктырткычлар сыман балкып торып, аның килүен түземлелек белән көтә (Флп. 2:15).

9. а) Гайсә йоклап китү куркынычыннан ничек кисәткән? б) Майланганнар «Кияү килә!» дигән сүзләргә ничек колак сала? (Искәрмәне дә кара.)

9 Бу кызларга әзер булырга ярдәм иткән сыйфатларның берсе — уяу булу. Майланган мәсихчеләр озын төн дәвамында рухи яктан йоклап китә аламы? Әлбәттә. Игътибар итегез, Гайсә, ун гыйффәтле кыз кияүне түземлелек белән көткәндә «йокымсырый башлаган һәм йоклап киткән», дип әйткән. Гайсә хәтта әзер булган кеше дә аның килүен көткәндә хәлсезләнеп, игътибарын читкә юнәлтергә мөмкин икәнен яхшы белгән. Тугры майланган мәсихчеләр бу кисәтүгә колак салган һәм, уяу булып калыр өчен, хәтта тагы да күбрәк тырышлыклар куйган. Хикәядәге бар кызлар төнлә кычкырып әйтелгән мондый сүзләргә игътибар иткән: «Кияү килә!» Әмма уяу булып калганнары гына ахырга тикле нык калган (Мат. 25:5, 6; 26:41). Ә бүгенге тугры майланганнар турында нәрсә әйтеп була? Соңгы көннәрдә алар «Кияү килә!» дигән сүзләргә игътибар иткән һәм кияү инде бик якын икәнен аңлаган. Алар шулай ук Кияүнең килүенә һәрвакыт әзер һәм нык тора *. Әмма гыйбрәтле хикәянең азагы билгеле бер чорга кагыла. Нинди чорга?

АКЫЛЛЫЛАР ӨЧЕН ӘҖЕР, Ә АКЫЛСЫЗЛАР ӨЧЕН ҖӘЗА

10. Акыллы һәм акылсыз кызлар арасындагы сөйләшү нинди сорау тудыра?

10 Хикәянең азагында акыллы һәм акылсыз кызлар арасындагы сөйләшү күп сораулар тудырадыр. (Маттай 25:8, 9 укы.) Мондый сорау туа: берәрсе Аллаһы халкыннан ярдәм сораганда, Аллаһы хезмәтчеләренең кайчан да булса баш тартканы бар идеме? Бу сорауга җавапны табар өчен, бу хикәянең кайсы вакытка кагылганын искә төшерик. Без шуны ачыграк аңлый башладык: бөек афәтнең ахырында Кияү, ягъни Гайсә, хөкем чыгарыр өчен килер. Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясап була: гыйбрәтле хикәянең бу өлешендә нәкъ Гайсәнең килүе алдыннан булачак вакыйгалар тасвирлана. Ни өчен без шулай әйтә алабыз? Чөнки ул вакытта майланган мәсихчеләр инде мәңгегә мөһерләнгән булачак.

11. а) Бөек афәт башланыр алдыннан нәрсә булачак? б) Акыллы гыйффәтле кызлар, акылсыз кызларга май сатучыларга барырга кушып, нәрсә әйтергә теләгән?

11 Димәк, бөек афәт башланганчы, җирдәге бар майланган мәсихчеләргә мәңгегә мөһер инде сугылачак (Ачыл. 7:1—4). Шуннан соң алар, һичшиксез, күккә күтәреләчәк. Ләкин бөек афәт алдыннан булачак вакыт турында уйланыйк. Уяу булып калмаган һәм сафлыкларын югалткан майланган мәсихчеләр белән нәрсә булачак? Алар күктәге әҗерләрен югалтачак. Димәк, бөек афәт башланганчы аларга мәңгегә мөһер сугылмаячак. Ул вакытка башка тугры мәсихчеләр алар урынына майланган булачак. Бөек афәт башланганда бу акылсыз мәсихчеләр Бөек Бабылның юк ителүен күреп гаҗәпкә калыр. Бәлки, алар шул вакытта гына Кияүнең килүенә әзер булмаганнарын аңларлар. Алар, өметсезлеккә бирелеп, шул сәгаттә генә ярдәм сораса, нәрсә булачак? Гайсәнең хикәясеннән күренгәнчә, моның нәтиҗәсе бик аяныч булачак. Акыллы гыйффәтле кызлар акылсыз кызларга, май сатучыларга барыгыз, дип әйтеп үз майларын бирмәгән. Исегездәдер, бу «нәкъ төн уртасында» булган. Шул сәгатьтә алар май сатучыларны таба алырмы? Юк. Инде соң булачак.

12. а) Бервакыт майланган, ләкин аннары сафлыкларын югалткан һәм мәңгегә мөһерләнмәгән кешеләр белән бөек афәт вакытында нәрсә булачак? б) Үзләрен акылсыз гыйффәтле кызлар кебек тоткан кешеләр белән нәрсә булачак?

12 Бөек афәт вакытында тугры майланганнар да тугры булып калмаганнарга ярдәм итә алмаячак. Чөнки инде соң булачак. Андый кешеләр белән нәрсә булачак? Акылсыз гыйффәтле кызлар май сатып алырга киткәч, алар белән булганны Гайсә болай дип аңлата: «Кияү килгән. Әзер торган кызлар кияү белән туй мәҗлесенә кереп киткәннәр, һәм алар артыннан ишек ябылган». Бөек афәт үз ахырына якынлашканда Мәсих үз данында килгәч, майланган мәсихчеләрне күктә җыячак (Мат. 24:31; 25:10; 1 Тис. 4:17). Әлбәттә, тугры булмаган, акылсыз гыйффәтле кызларга охшаш кешеләр өчен ишек ябылачак. Нәтиҗәдә, алар, бәлки: «Әфәнде, Әфәнде, безгә ач!» — дип кычкырыр. Әмма алар, хөкем сәгате килгәч, Изге Язмаларда кәҗәләр белән чагыштырылган күп кешеләр кебек мондый җавап ишетәчәк: «Сезгә хак сүз әйтәм: мин сезне белмим». Нинди аяныч хәл! (Мат. 7:21—23; 25:11, 12)

13. а) Ни өчен безгә күп кенә майланганнар тугры булып калмас дигән нәтиҗәгә киләсе юк? б) Гайсәнең хикәясе буенча, ни өчен без ул майланган мәсихчеләргә ышана дип әйтә алабыз? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

13 Югарыда әйтелгәннәрдән нинди нәтиҗә ясап була? Гайсәнең күп кенә майланган хезмәтчеләре тугры булып калмас һәм аларны алмаштырырга кирәк булачак дип әйтәсе килгәнме? Юк. Исебезгә төшерик, бу гыйбрәтле хикәяне сөйләр алдыннан Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчесен» явыз хезмәтче булудан кисәткән. Аның мондый хәл булачак дип әйтәсе килмәгән. Бу хикәядә дә җитди кисәтү бар. Анда биш акыллы һәм биш акылсыз гыйффәтле кыз турында сүз бара. Димәк, һәр майланган мәсихче алдан күрүчән һәм уяу булыргамы я акылсыз һәм тугрылыксыз булыргамы икәнен үзе сайлый. Рәсүл Паул, изге рух белән сугарылып, үзенең майланган имандашларына моңа охшаш фикерне әйткән булган. (Еврейләргә 6:4—9 укы; Канун 30:19 белән чагыштыр.) Игътибар итик, Паул аларны турыдан-туры кисәтсә дә, аннары ярату күрсәтеп ышаныч белән аларны яхшырак нәрсә көтә дип әйткән. Гайсә дә үз хикәясен ярату һәм ышаныч белән сөйләгән. Мәсих һәр майланган хезмәтчесенең тугры булып калып, искиткеч әҗер ала ала икәнен белә.

МӘСИХНЕҢ «БАШКА САРЫКЛАРЫ» НИНДИ ФАЙДА АЛА АЛА?

14. Ни өчен «башка сарыклар» да ун кыз турындагы хикәядән файда ала ала?

14 Гайсә ун гыйффәтле кыз турындагы хикәясен майланган мәсихчеләргә сөйләгәнгә, без бу өзек Мәсихнең «башка сарыкларына» бернинди файда китерми дигән нәтиҗәгә килергә тиешме? (Яхъя 10:16) Һич тә юк! Исегездәдер, гыйбрәтле хикәянең төп фикере гади: «Уяу торыгыз». Бу сүзләр майланганнарга гына кагыламы? Бер тапкыр Гайсә болай дигән: «Сезгә әйткәнне барысына да әйтәм: уяу торыгыз» (Марк 13:37). Гайсә бар хезмәтчеләреннән үз йөрәкләрен тугры хезмәткә әзерләп, бар майланганнар кебек, уяу булуларын таләп итә. Шуңа күрә бар мәсихчеләр, майланган мәсихчеләрдән үрнәк алып, хезмәтләрен беренче урынга куеп яши. Һәркем акылсыз гыйффәтле кызларның акыллы кызлардан май сораганын исендә тотсын. Аларның юкка үтенеп сораулары безнең исебезгә шуны төшерә: без үзебез тугры булырга, үзебез хакыйкатьтә калырга һәм үзебез уяу торырга тиеш. Һәрберебез Йәһвә билгеләгән тәкъва Хөкемчегә җавап бирәчәк. Без әзер булырга тиеш. Ул бит тиздән киләчәк!

Акылсыз кызларның май соравы исебезгә шуны төшерә: без үзебез тугры һәм уяу булырга тиеш

15. Ни өчен Мәсихнең кәләше белән никахы бөтен чын мәсихчеләргә шатлык китерәчәк?

15 Бар мәсихчеләр дә Гайсәнең хикәясендәге төп вакыйгадан файда ала ала. Әллә һәрберебез бу өмет бирүче никахтан шатлык тапмыймы? Майланганнар күктә җыелган булачак, ә Армагеддон сугышыннан соң алар Мәсихнең кәләше булып китәчәк (Ачыл. 19:7—9). Аннары җирдәге һәр кеше күктәге никахтан файда алачак, чөнки бар кешеләр өстеннән камил хөкүмәт идарә итәчәк. Өметебез нинди генә булмасын — күктә яшәргәме, җирдәме — әйдәгез, ун гыйффәтле кыз турындагы хикәядән мөһим сабаклар алырга тәвәккәл булыйк. Әйдәгез, үз йөрәкләребезне нык торырга һәм уяу булырга әзерлик. Шулай итеп без Йәһвә безнең өчен әзерләп куйган данлыклы киләчәккә шатлана алырбыз!

^ 9 абз. Гыйбрәтле хикәядәге кызлар «Кияү килә!» дигән сүзләрне ишеткәннән соң (6 нчы шигырь) билгеле бер вакыт үтә. Аннары гына кияү килә (10 нчы шигырь). Соңгы көннәр дәвамында рухи яктан уяу торган майланган мәсихчеләр Гайсәнең килү чорының билгесен аңлаган. Шулай итеп алар ул инде идарә итә икәненә төшенгән. Аларга аның килүен нык торып көтәргә кирәк.