Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Канәгатьлек китерә торган тормыш юлын таптык

Канәгатьлек китерә торган тормыш юлын таптык

ГУЭНГА һәм миңа биш яшь булганда, без биергә өйрәнә башладык. Ул вакытта без әле танышмаган булсак та, икебез дә тормышыбызны балетка багышларга булдык. Без инде зур уңышларга ирешкәч, бу эшебезне ташладык. Ни өчен без андый карарга килдек?

Дэйвид: Мин 1945 елда Шропшир (Англия) графлыгында тудым. Әтиемнең бер тыныч авылда фермасы бар иде. Мәктәптән соң мин тавыкларны ашатырга, аларның йомыркаларын җыярга һәм сыерлар белән сарыкларны карарга ярата идем. Каникуллар вакытында мин уңыш җыярга, кайчак тракторларыбызны йөртергә ярдәм итә идем.

Шулай да мине башка нәрсә кызыксындыра башлады. Кечкенә чагымда әтием, берәр җирдә музыка ишетсәм, шунда ук бии башлавыма игътибар итте. Шуңа күрә биш яшемдә әтием әниемә, мине чечетка биюен биергә өйрәтер өчен, бию мәктәбенә алып барырга тәкъдим итте. Укытучым мин балет биючесе була алам дип уйлап, мине балетка да өйрәтә иде. 15 яшемдә мин Патша балет мәктәбендә (Лондон) укыр өчен стипендия оттым. Анда мин Гуэнны очраттым, һәм безне биюдә партнерлар итеп куйдылар.

Гуэн: Мин 1944 елда Лондонда тудым. Бәләкәй чактан ук мин Аллаһыга бик нык ышана идем. Мин Изге Язмаларны укырга тырыша идем, ләкин аны аңлау авыр иде. Миңа биш яшь булганда, мин бию дәресләренә йөри башладым. Алты ел үткәч, мин бөтен Британия буенча алып барылган бер ярышта җиңдем. Җиңүчегә Патша балет мәктәбендә укырга мөмкинлек бирелә иде. Ул Лондонда Ричмонд паркы тирәсендә матур георгиан стилендә төзелгән Уайт-Лодж дигән зур йортта урнашкан иде. Мин анда укыдым һәм танылган укытучылардан балет биюләренә өйрәнә идем. 16 яшьтә мин Лондонның үзәгендәге Патша балет мәктәбендә укый башладым һәм анда Дэйвидны очраттым. Берничә айдан соң без Ковент-Гарден дип аталган Патша опера театрында (Лондон) опера спектакльләрендә бергәләп бии башладык.

Профессиональ балет биючеләре буларак, без бөтен дөнья буйлап сәяхәт иттек

Дэйвид: Әйе, Гуэн әйткәнчә, без Патша опера театрында һәм «Лондон фестивал балле» труппасында (хәзер Инглиз милли балет) бии идек. Патша балетының бер хореографы Вупперталь шәһәрендә (Германия) халыкара труппа оештырды һәм безне ике солист итеп сайлады. Без бөтен дөнья буенча төрле театрларда Марго Фонтейн һәм Рудольф Нуриев кебек балет йолдызлары белән биедек. Шулай яшәп, без үзебез турында артык уйлый башладык һәм үзебезне тулысынча карьерага багышладык.

Гуэн: Мин бөтен акылым һәм тәнем белән биюгә бирелә идем. Безнең иң яхшы балет биючеләре буласыбыз килә иде. Миңа автографлар бирү, чәчәкләр алу һәм тамашачыларның кул чабуларын ишетү ошый иде. Театр дөньясында мин әхлаксыз тормыш алып баручы, тәмәке тартучы һәм эчкән кешеләр арасында яшәдем. Бу эштә катнашкан башкалар кебек, мин дә үз талисманнарыма таяна идем.

ТОРМЫШЫБЫЗ ТУЛЫСЫНЧА ҮЗГӘРӘ

Туй көнебез

Дэйвид: Күп еллар балет биегәннән соң, мин чемоданнар күтәреп тормыш итүдән туйдым. Авыл җирендә үскәнгә, мин гади тормышны сагына идем. Шуңа күрә 1967 елны мин эшемне ташлап, әти-әниемнең йорты янындагы зур фермада эшли башладым. Бер фермер миңа бер йортны арендага алырга рөхсәт итте. Шуннан соң мин Гуэнга шалтыратып миңа кияүгә чыгарга тәкъдим иттем. Ул соло биючесе буларак, балет карьерасында зур уңышларга ирешкән иде. Шунлыктан аңа бу тәкъдимне кабул итү авыр булды. Ул авыл тормышы турында әллә ни күп белмәсә дә, минем белән бергә авылда яши башларга ризалашты.

Гуэн: Әйе, авыл тормышына ияләшү авыр булды. Миңа, һава торышы нинди генә булмасын, көн дә сыер савырга һәм дуңгызлар белән тавыкларны ашатырга кирәк иде. Андый тормыш миңа һич тә таныш түгел иде. Дэйвид заманча хуҗалыкны алып бару ысулларына өйрәнер өчен, авыл колледжында тугыз айлык курслар үтте. Ул кич белән өйгә кайтканчы, мин үземне ялгыз хис итә идем. Шул вакытларда безнең беренче кызыбыз Джилли туды. Дэйвид тәкъдим иткәнчә, мин машина йөртергә өйрәндем. Һәм бер көнне якындагы бер шәһәрдә булганда, мин Гейлны очраттым. Мин аның белән бер кибеттә танышкан идем, ул анда эшли иде.

Фермадагы гаилә тормышыбызның беренче вакытлары

Гейл игелек күрсәтеп, мине өенә чәй эчәргә чакырды. Без бер-беребезнең туй фотоларын карадык, һәм мин аның бер фотосында кешеләр төркемен күрдем. Алар Патшалык Залы дигән бина янында басып тора иде. Мин, бу нинди чиркәү, дип сорадым. Ул, без ирем белән Йәһвә Шаһитләре, дип әйткәч, мин шатландым, чөнки минем бер апам — әтиемнең бертуганы — Йәһвә Шаһите иде. Минем шулай ук әтиемнең ярсыганы, аңа җирәнеп караганы һәм аның әдәбиятын чүп чиләгенә ташлаганы исемә төште. Мин ни өчен үзен гадәттә дусларча тоткан әтиемнең үз туганы белән ярсуланып мөгамәлә иткәнен аңламый идем.

Ниһаять минем апамның ышанулары чиркәү тәгълиматларыннан нәрсә белән аерылып торганын белергә мөмкинлегем туды. Гейл миңа Изге Язмалардагы хак тәгълиматларны күрсәтте. Мин күп кенә чиркәү тәгълиматлары, мәсәлән, Троица һәм үлемсез җан турындагы тәгълиматлар Изге Язмаларга каршы килә икәнлеген белгәч гаҗәпләндем (Вәг. 9:5, 10; Яхъя 14:28; 17:3). Мин шулай ук беренче тапкыр Изге Язмалардан Аллаһы исеме Йәһвә икәнен күрдем (Чыг. 6:3).

Дэйвид: Гуэн миңа белгәннәрен сөйләде. Мин яшь чагымда әтиемнең үземә, Изге Язмаларны укы, дип әйткәнен хәтерлим. Шуңа күрә без Гейл һәм аның ире Деррик белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштык. Алты айдан соң без Шропширда урнашкан Озуэстри шәһәренә күчендек, чөнки безнең анда кечкенә ферманы арендага алырга мөмкинлегебез туды. Анда Дирдрей исемле бер Йәһвә Шаһите безнең белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрүне түземлек белән дәвам итте. Башта без рухи яктан әкрен үстек. Мал караганга, безнең башка нәрсәләргә вакытыбыз аз кала иде. Шулай да хакыйкать әкренләп безнең йөрәкләребездә тамырланды.

Гуэн: Миңа хорафатларга ышанудан баш тарту бик авыр булды. Ишагыя 65:11 ярдәмендә мин Йәһвәнең «Уңыш илаһы өчен табын» әзерләгән кешеләргә ничек караганын аңладым. Бар талисманнарымны юк итәр өчен, миңа вакыт һәм дога кылырга кирәк иде. «Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер» икәнен белгәч, мин Йәһвә нинди кешеләрне хуплый икәненә төшендем (Мат. 23:12). Аллаһы безне шулкадәр ярата ки, ул хәтта үз кадерле Улын йолым корбаны итеп китергән. Минем андый Аллаһыга хезмәт итәсем килде. Ул вакытка безнең тагын бер кызыбыз туды, һәм гаиләбезнең җирдәге оҗмахта мәңге яши алуын белү безне бик дулкынландыра иде.

Дэйвид: Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең, мәсәлән, Маттай китабының 24 бүлегендәге һәм Данил китабындагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен аңлагач, мин бу хакыйкать икәненә ышандым. Мин Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләрне бу дөньядагы бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый икәненә төшендем. Шуңа күрә вакыт узу белән мин басынкырак булырга тырыштым. Шулай ук хатыным белән кызларымның ихтыяҗларын исәпкә алырга тиеш икәнемне аңладым. Филипиялеләргә 2:4 мине шуңа ышандырды: мин үзем турында гына һәм зуррак ферма булдыру теләгем турында гына уйларга тиеш түгел. Киресенчә, мин Йәһвәгә хезмәт итүемне тормышымда беренче урынга куярга тиеш. Мин тәмәке тартуны ташладым. Әмма шимбә кич белән 10 километр ераклыкта узган җыелыш очрашуларына бару җиңел булмады, чөнки сыерларны шул вакытта савырга кирәк иде. Ләкин Гуэн ярдәме белән без җыелыш очрашуларын беркайчан да калдырмадык һәм кызларыбызны һәр якшәмбе иртән сыерларны сауганнан соң үзебез белән вәгазьгә алырга тырыша идек.

Туганнарыбызга ясаган үзгәрешләребез ошамады. Гуэнның әтисе аның белән алты ел сөйләшмәде. Әти-әнием дә безне Йәһвә Шаһитләре белән аралашудан туктатырга тырышты.

Гуэн: Йәһвә безгә бар бу авырлыкларны кичерергә ярдәм итте. Вакыт узгач, «Озуэстри» җыелышындагы абый һәм апа-кардәшләр сынауларыбызда булышып безнең өчен яңа гаилә кебек булып китте (Лүк 18:29, 30). Без үз тормышларыбызны Йәһвәгә багышлап, 1972 елда суга чумдырылу үттек. Мин мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә хакыйкатьне белергә ярдәм итәр өчен зур тырышлыклар куярга теләдем, шуңа күрә пионер хезмәтен башладым.

ФАТИХАЛЫ ЯҢА ТОРМЫШ

Дэйвид: Фермабызда эшләгән еллар безнең өчен авыр булды. Шулай да без кызларыбызга рухи яктан яхшы үрнәк булып торырга тырыша идек. Берникадәр вакыттан соң, хөкүмәт акчаны әз бирә башлаганга, безгә ферманы калдырырга туры килде. Безнең тору урыныбыз һәм эшебез булмады. Өченче кызыбызга бер яшь кенә иде. Шуңа күрә без Йәһвәдән ярдәм белән җитәкчелек сорап дога кылдык. Без, үз гаиләбезне тәэмин итәр өчен, сәләтләребезне кулланып бию студиясен оештырдык. Безнең рухи эшләрне беренче урынга куярга тәвәккәлегебез яхшы җимешләр китерде. Бәхетебезгә каршы, өч кызыбыз да мәктәпне тәмамлагач, пионер хезмәтен башлады. Гуэн да пионер булып китте, шуңа күрә ул безнең кызларыбызга хезмәттә көн дә булыша иде.

Ике олы кызыбыз Джилли һәм Дениз кияүгә чыккач, без бию студиясен яптык. Без, ярдәмебез кайда кирәк дип сорап, филиалга яздык. Безне Англиянең көньяк-көнчыгыштагы кечкенә шәһәрләренә җибәрделәр. Безнең яныбызда кече кызыбыз Дебби гына калды, һәм мин дә пионер хезмәтен башлый алдым. Биш елдан соң безне төньяктагы башка җыелышларга ярдәм итәргә сорадылар. Дебби кияүгә чыкканнан соң, без Зимбабве, Молдова, Венгрия һәм Кот-д’Ивуардагы халыкара төзелешләрдә ун ел буе катнаштык. Аннары без кире Англиягә Лондондагы Вефильне төзер өчен кайттык. Ферма эшләрендә тәҗрибәм булганга, мине ул вакытта әле булган Вефиль фермасындагы хезмәткә билгеләделәр. Хәзер без Англиянең төньяк-көнбатышында пионерлар булып хезмәт итәбез.

Халыкара төзелешләрдә катнашып, без зур шатлык таптык

Гуэн: Башта без тормышыбызны балетка багышладык. Бу безгә берникадәр вакыт кына шатлык китерә иде. Аннары без иң мөһим адым ясадык — тормышыбызны Йәһвәгә багышладык. Бу безгә зур шатлык китерә, һәм ул мәңге бетмәс. Ирем белән без әле дә партнерлар, ләкин хәзер без аякларыбызны пионер хезмәтендә катнашыр өчен кулланабыз. Күп кенә кешеләргә кыйммәтле, тормышны коткаручы хакыйкатьләрне белергә ярдәм итү безгә зур шатлык китерә. Бу «хуплаучы хатлар» дөньядагы теләсә нинди даннан яхшырак (2 Көр. 3:1, 2). Хакыйкатьне тапмаган булсак, без истәлекләр, элеккеге фотолар һәм театр программкалары белән генә яшәгән булыр идек.

Дэйвид: Йәһвәгә хезмәт итеп, без үз тормышларыбызда зур үзгәрешләр ясадык. Бу миңа ир һәм әти буларак, яхшы сыйфатлар үстерергә ярдәм итте. Изге Язмаларда Мириам, Давыт һәм башкалар үз шатлыкларын биеп күрсәткәннәр дип әйтелә. Без дә күпләр белән бергә Йәһвәнең яңа дөньясында шатланып биюебезне көтәбез (Чыг. 15:20; 2 Иш. 6:14).