Укучыларның сораулары
Элек безнең басмаларыбызда еш кына прообразлар һәм аларның үтәлеше турында әйтелә иде, ләкин соңгы вакытларда алар сирәк искә алына. Ни өчен?
1950 елның 15 сентябрендәге «Күзәтү манарасы»нда (рус) прообразлар һәм аларның үтәлеше турында болай дип язылган булган: «Прообраз киләчәктә үтәләчәк нәрсәне символлаштыра. Үтәлеш — прообразның тормышка ашуы. Үтәлешне — чынбарлыкта булган нәрсә дип, ә прообразны аның күләгәсе дип атап була».
Күп еллар элек безнең басмаларыбызда Дебора, Елиуй, Ифтах, Әюб, Рәхәб, Рабига һәм Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре — прообразлар, ягъни майланганнарның я «бихисап күп кешенең» күләгәләре, дип әйтелгән иде. (Ачыл. 7:9). Мәсәлән, Ифтах, Әюб һәм Рабига майланганнарны символлаштыра, ә Дебора һәм Рәхәб бихисап күп кешенең күләгәсе булып тора дип әйтелгән иде. Әмма соңгы елларда без андый чагыштыруларны китерми башладык. Ни өчен?
Изге Язмаларда искә алынган кайбер кешеләр бөегрәк нәрсәнең прообразлары булып тора, дип әйтелә Аллаһы Сүзендә. Гәләтиялеләргә 4:21—31 дә әйтелгәнчә, рәсүл Паул «символик мәгънәгә ия» булган ике хатын-кызны телгә ала. Беренчесе — Ибраһимның хезмәтчесе Һаҗәр. Ул Муса канунын үтәп яшәгән һәм Йәһвәнеке булган Исраил халкын символлаштырган. Ә икенчесе «ирекле хатын» Сара Аллаһының символик хатынын — аның оешмасының күктәге өлешен символлаштырган. Үзенең еврейләргә язган хатында Паул патша-рухани Мәликсадыйк Гайсәнең прообразы булып тора дип язып, аларның үзара охшаш якларын китергән (Евр. 6:20; 7:1—3). Өстәвенә, Паул Ишагыяне һәм аның улларын Гайсә һәм аның майланган шәкертләре белән чагыштыра (Евр. 2:13, 14). Моның барысын Паул рухландырылып язган, шуңа күрә без аның бу прообразлар турында әйткәннәренә ышанабыз.
Шулай да Изге Язмаларда кемдер нәрсәнеңдер прообразы дип әйтелгәндә, без һәр җентеклелек я прообразның тормышындагы һәр вакыйга бөегрәк нәрсәне сурәтли дип уйламыйк. Мәсәлән, Паул, Мәликсадыйк Гайсәнең Ярат. 14:1, 18).
прообразы булып тора, дип әйткән. Шулай да ул Мәликсадыйкның Ибраһимга, тегесе дүрт патшаны җиңгәннән соң, икмәк белән шәрабны китергәнен искә алмый. Шуңа күрә бу вакыйга ниндидер пәйгамбәрлек мәгънәгә ия дип уйлар өчен Изге Язмаларда бернинди нигез дә юк (Мәсихнең үлеменнән соң гасырлар үткәч, кайбер язучылар тозакка эләккән: алар һәр нәрсәне прообраз дип санаган. Оригенның, Амвросий Медиолан һәм Иеронимның тәгълиматлары турында бер энциклопедиядә болай дип аңлатыла: «Алар прообразларны эзләгән һәм, әлбәттә, Изге Язмалардагы һәр вакыйгада, хәтта гадәти нәрсәдә, аларны тапкан. ...Хәтта бик гади нәрсәләр, мәсәлән, Коткаручы [Гайсә] шәкертләргә күренгән төнне алар тоткан балыкларның саны, ... аңларга бик авыр булган [яшерелгән] хакыйкатьне үз эченә ала дип уйлаганнар. Кайберәүләр шул 153 санына нинди генә мәгънә салырга тырышмады!» («The International Standard Bible Encyclopaedia»).
Августин Блаженный Гайсәнең якынча 5 000 кешене биш арпа икмәге һәм ике балык белән ашатканы турындагы өзек хакында бик күп нәрсә яза. Бодай арпадан кыйммәтлерәк булганга, Августин биш икмәк Мусаның биш китабын символлаштыра дигән нәтиҗәгә килгән (аның фикеренчә, «арпа» «Иске Васыять»нең иң мөһим роль уйнамаганын күрсәткән). Ә ике икмәк нәрсәне символлаштыра? Ул аларны ниндидер сәбәптән патша һәм рухани белән чагыштырган. Башка бер белгечнең уйлавынча, Ягъкуб Эсауның беренче булып туу хокукын кызыл аш белән сатып алган икән, Гайсәнең кешеләр хакына түгелгән кызыл каны күктәге әҗерне сатып алуының прообразы булып тора.
Сезгә кешеләрнең андый аңлатуларына төшенү авыр булса, моңа гаҗәпләнәсе юк. Кешеләр Изге Язмалардагы нинди өзекләр — прообразлар, ә ниндиләре юк икәнлеген белә алмый. Болай уйлау дөресрәк булыр: Изге Язмаларда берәр кеше, вакыйга я берәр деталь прообраз итеп ап-ачык аңлатылса, без аны шулай дип саныйбыз да. Һәм киресенчә, Изге Язмаларда берәр кеше я өзек ниндидер символик мәгънәгә ия дип уйлар өчен нигез булмаса, без алай уйламыйбыз.
Алайса, Изге Язмалардагы вакыйгалардан һәм мисаллардан без нинди файда ала алабыз? Римлыларга 15:4 тә без рәсүл Паулның мондый сүзләрен укыйбыз: «Элек язылганнарның барысы да, чыдамлыгыбыз һәм Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип, безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган». Паул беренче гасырдагы майланганнарның Изге Язмалардагы вакыйгалардан мөһим сабаклар ала алганнары турында сөйләгән. Әмма Аллаһы хезмәтчеләре — элек һәм «соңгы көннәрдә» яшәгән майланганнар да, «башка сарыклар» да — «элек язылганнарның барысыннан да» сабаклар алган һәм алуларын дәвам итә (Яхъя 10:16; 2 Тим. 3:1).
Изге Язмалардагы өзекләрнең күбесе бер төркемгә генә — майланганнарга я бихисап күп кешегә — һәм бер вакытка гына кагыла дип уйламыйк. Аллаһы хезмәтчеләре нинди генә вакытта яшәмәсен һәм нинди генә төркемгә кермәсен, Изге Язмалардан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Шуңа күрә, Әюб китабында язылганнар майланганнарның Беренче бөтендөнья сугышында кичергәннәренә генә кагыла, кебегрәк нәтиҗәләр ясыйсы юк. Күп кенә Аллаһы хезмәтчеләре — ир-атлар да, хатын-кызлар да; майланганнар да, бихисап күп кешеләр дә — Әюб кебек авырлыклар кичергән һәм «Йәһвәнең... [үзләрен] ничек фатихалаганын белгән... [һәм аның] назлы хисләрен һәм шәфкатьле булуын күргән» (Ягък. 5:11).
Уйлап кына карагыз: әллә бүген җыелышларыбызда Дебора кебек тугры олы яшьтәге хатын-кызлар, Елиуй кебек зирәк яшь өлкәннәр, Ифтах кебек кыю, ашкынучан пионерлар һәм Әюб кебек түземле, тугры ир белән хатын-кызлар юкмы? Без «Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип» «элек язылганнарның барысын да» саклап калганы өчен Йәһвәгә бик рәхмәтле!
Шуңа күрә соңгы елларда басмаларыбызда прообразларга һәм аларның үтәлешләренә түгел, ә күбрәк Изге Язмалардагы өзекләрдән нәрсәгә өйрәнә алуыбызга басым ясала.