Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Хуҗабыз шәкерте» белән никахка кер. Бу киңәш әле дә кулланырлыкмы?

«Хуҗабыз шәкерте» белән никахка кер. Бу киңәш әле дә кулланырлыкмы?

«Мин җыелышта тормыш иптәше таба алмыйм, әмма картлыкны да ялгыз каршы аласы килми».

«Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр арасында да игелекле, ягымлы һәм игътибарлы ир кешеләр бар. Алар минем иманыма каршы килми һәм аларның кайберләре күп абый-кардәшләрдән күпкә кызыграк».

Аллаһының кайбер хезмәтчеләре тормыш иптәше сайлау турында шулай уйлый. Алар шуны да бик яхшы белә: рәсүл Паул үз имандашларын «Хуҗабыз шәкерте» белән генә никахка керергә чакырган. Бар мәсихчеләр дә шул киңәш буенча эш итәргә тиеш (1 Көр. 7:39). Ни өчен соң кайбер кардәшләр мәкалә башында китерелгән сүзләргә охшаш сүзләрне әйтә?

НИ ӨЧЕН КАЙБЕРӘҮЛӘР ШИКЛӘНӘ

Кайберәүләр никахка керә алган абый-кардәшләрнең саны һәм апа-кардәшләрнең саны аерылып торганга, андый сүзләрне әйтә. Һәм күп илләрдә нәкъ шундый хәл. Ике мисал карап чыгыйк. Көньяк Кореяда никахта булмаган уртача 100 Йәһвә Шаһитеннән 57 се — апа-кардәш һәм 43 се — абый-кардәш. Колумбиядәге Шаһитләрнең 66 проценты — апа-кардәшләр, ә 34 проценты — абый-кардәшләр.

Кайбер илләрдә хәл катлаулырак, чөнки кәләшнең Йәһвә Шаһитләре булмаган ата-аналары кияүдән зур калымны таләп итә ала. Шуңа күрә бай булмаган абый-кардәшләргә өйләнү әллә ни ансат түгел. Шуңа күрә апа-кардәшкә «Хуҗабыз шәкерте» белән генә никахка керү бик авыр булып күренергә һәм аның «Мәсихче җыелышында туры килгән тормыш иптәшен табу мөмкинме?» дигән соравы туарга мөмкин *.

ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНУ МӨҺИМ

Сезнең моңа охшаш уйларыгыз туган булса да, шикләнмәгез: Йәһвә авырлыкларыгызны белә. Ул хисләрегезне аңлый (2 Елъ. 6:29, 30).

Йәһвә үз Сүзендә «Хуҗабыз шәкерте» белән генә никахка керү турында күрсәтмә биргән. Ни өчен? Чөнки ул үзенең хезмәтчеләре өчен нәрсә яхшы икәнен белә. Ул үз хезмәтчеләренең кабул иткән акылсыз карарлары нәтиҗәләреннән газап чигүләрен теләми. Ул үз хезмәтчеләренең бәхетле булуларын тели. Никами көннәрендә күп яһүдләр Йәһвәгә хезмәт итмәгән чит ил хатыннарына өйләнгән. Никами аларга Сөләйман белән булган хәлне исләренә төшергән. Аллаһы Сөләйманны яратса да, «чит халык хатыннары хәтта аны да гөнаһка тарткан» (Ник. 13:23—26). Шуңа күрә без бәхетле булсын өчен, Аллаһы безгә, үз хезмәтчеләренә, имандашлар белән генә никахка керергә куша (Мәд. 18:8—11; Ишаг. 48:17, 18). Чын мәсихчеләр Йәһвәнең яратуы һәм кайгыртуы өчен бик рәхмәтле, һәм алар аның киңәшләре буенча эш итә. Аңа Хакимга буларак буйсынып, алар аны Галәмнең Хакиме итеп тануларын күрсәтә (Гыйб. сүз. 1:5).

Әлбәттә, сезнең Аллаһыдан читләштерә алган кеше белән «бер камытка җигеләсегез» килми (2 Көр. 6:14). Бу Изге Язмалардагы күрсәтмә әле дә әһәмиятле һәм безне яклый. Безнең көннәрдә күп мәсихчеләр бу күрсәтмәне үтәп, вакыт узу белән дөрес эшләгәннәрен аңлаган. Шулай да кайберәүләр башкача эш иткән.

ӘЛЕ ДӘ КУЛЛАНЫРЛЫК

Австралиядәге Мэгги * исемле апа-кардәш Йәһвә Шаһите булмаган ир кеше белән йөрешә башлаган. Ул болай дип сөйли: «Мин аның белән вакыт үткәрер өчен еш кына җыелыш очрашуларына килми идем. Рухилыгым какшады». Һиндстандагы Ратана исемле апа-кардәш сыйныфташына гашыйк булган. Бу егет хәтта Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, әмма вакыт узу белән ул моны Ратанага гашыйк булганга эшләгәне ачыкланган. Нәтиҗәдә, Ратана хакыйкатьне калдырып кияүгә чыгар өчен башка динне кабул иткән.

Бүтән очрак Камерундагы Ндэнькей исемле апа-кардәш белән булган. 19 яшендә ул кияүгә чыккан. Кияве аңа үз динен тотарга комачауламаячак дип вәгъдә иткән. Туйдан соң ике атна үткәч, ире аның мәсихче җыелышларга йөрүен тыйган. Ндэнькей болай ди: «Мин бик нык еладым һәм үземне шундый ялгыз хис иттем. Мин үз тормышыма инде хуҗа булмаганымны аңладым. Мине гаеп хисе калдырмый иде».

Әлбәттә, Йәһвә Шаһите булмаган тормыш иптәшләренең барысы да тупас һәм мәрхәмәтсез түгел. Ләкин андый никах бәхетле булып күренсә дә, ул күктәге кайгыртучан Ата белән мөнәсәбәтләрегезгә ничек тәэсир итәчәк? Үз файдагызга бирелгән киңәшне кире кагып, сез нинди хисләр кичерерсез? Һәм иң мөһиме шул: Йәһвә сезнең сайлавыгызга ничек караячак? (Гыйб. сүз. 1:33)

Бөтен дөньядагы кардәшләрнең мисаллары «Хуҗабыз шәкерте» белән никахка керү дигән киңәш буенча эш итү чыннан да акыллы икәнен күрсәтә. Ялгыз мәсихчеләрнең Йәһвә йөрәген сөендерәсе килә, шуңа күрә алар киләчәк тормыш иптәшен Аллаһы хезмәтчеләре арасыннан гына эзләргә тәвәккәл. Япониядәге Митико исемле апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Туганнары аны Йәһвә Шаһите булмаган кешегә кияүгә чыгарга күндерергә тырышкан. Өстәвенә, ул дусларының һәм танышларының тормыш иптәшләрен җыелышта тапканнарын күргән. Ул болай ди: «Мин һәрвакыт үземә Йәһвә бәхетле Аллаһы һәм никахтамы без юкмы бәхетебез моннан торырга тиеш түгел икәнен исемә төшереп тора идем. Ул йөрәктәге уй-ниятләремне үти икәненә ышана идем. Шуңа күрә кияүгә чыгарга теләк туганда, туры килгән кеше булмаса, ашыкмау яхшырак булыр. Бераз вакыт ялгыз булып калу акыллы булыр» (1 Тим. 1:11). Соңыннан Митико бик яхшы абый-кардәшкә кияүгә чыккан, һәм ул ашыкмаганына бик шат.

Кайбер абый-кардәшләргә дә үзләренә пар булырлык тормыш иптәшен тапканчы сабырлык белән көтәргә туры килгән. Мәсәлән, Австралиядәге Билл исемле абый-кардәш шуны таный: аңа мәсихче булмаган кайбер кызлар ошаган. Әмма ул беркайчан да андый хисләрне үстермәгән. Ни өчен? Алай эшләү «имансызлар белән бер камытка» җигелүгә беренче адым булыр иде, ә Биллның алай эшлисе килмәгән. Аңа берничә апа-кардәш ошаган, әмма бу хисләр җавапсыз булган. Билл үзенә пар булырлык апа-кардәшне 30 ел көткән. «Мин һич тә үкенмим»,— дип әйткән Билл. Ул болай дип аңлаткан: «Мин шундый бәхетле, чөнки без бергә хезмәт итәбез, бергә Изге Язмаларны өйрәнәбез һәм бергә Йәһвәгә гыйбадәт кылабыз. Миңа хатынымның дуслары белән аралашу рәхәтлек китерә, чөнки алар барысы да — Йәһвә хезмәтчеләре. Изге Язмалардагы принциплар никахыбызны ныгытырга ярдәм итә».

ЙӘҺВӘНЕ КӨТЕГЕЗ

Сез үз хәлегезне Йәһвәнең кайгыртучан кулларына инде тапшырган булсагыз, тагын нәрсә эшли аласыз? Мәсәлән, ни өчен ялгыз булуыгыз турында уйлагыз. Моның төп сәбәбе Изге Язмалардагы «Хуҗабыз шәкерте» белән никахка керү дигән киңәш буенча эш итү булса, сез мактауга лаек. Шикләнмәгез: Аллаһы Сүзе буенча эш итүегез Йәһвәне сөендерә (1 Иш. 15:22; Гыйб. сүз. 27:11). Алга таба да Аллаһыга «күңелләрегезне бушатыгыз» (Мәд. 61:9). Бертуктаусыз кайнар дога кылыгыз, шул чак догаларыгыз тирәнрәк һәм эчкерсезрәк булып китәчәк. Танышларның басымына һәм үзегезнең эчке борчылуларыгызга каршы торганда, сезнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләрегез көннән-көн көчәя барачак. Аллаһы Тәгалә үзенең бар тугры хезмәтчеләренә ваемсыз түгел, һәм ул сезне бик кадерли икәненә шикләнмәгез. Ул сезнең ихтыяҗларыгыз һәм теләкләрегез турында кайгырта. Әлбәттә, ул бар кеше гаилә кора алыр дип вәгъдә бирми. Әмма сез чыннан да тормыш иптәшенә мохтаҗ икән, Аллаһы ихтыяҗларыгызны ничек канәгатьләндереп була икәнен бик яхшы белә (Мәд. 144:16; Мат. 6:32).

Кайвакыт сез, мәдхия җырлаучы Давыт хисләренә охшаш хисләр кичерерсез. «Әй Раббы, мине тиз ишет, рухым бетәргә тора; йөзеңне миннән борма»,— дигән ул (Мәд. 142:5—7, 10). Андый вакытта сабыр булыгыз һәм үз күктәге Атагызга сезгә карата ихтыяры нәрсәдән торганын күрсәтергә мөмкинлек бирегез. Моның өчен Йәһвә Сүзен укырга һәм анда язылганнар турында уйланырга кирәк. Шулай итеп сез аның әмерләре белән яхшырак танышырсыз һәм Аллаһының элекке вакытта үз хезмәтчеләренең файдасына ничек эш иткәнен күрерсез. Аллаһыны тыңлап, сез тагы да ныграк шуңа ышанырсыз: аның киңәшләренә колак салу акыллы.

Никахта булмаган кардәшләр Йәһвә өчен кадерле һәм җыелышка зур ярдәм күрсәтә

Сезгә бәхетле булырга һәм вакытыгыз белән дөрес кулланырга тагын нәрсә булышыр? Зирәклек, юмартлык, эш ярату, игелек белән Аллаһыга тугрылыкны үстереп яхшы исемгә ия булыгыз. Моның барысы бәхетле гаилә тормышы өчен бик мөһим (Ярат. 24:16—21; Рут 1:16, 17; 2:6, 7, 11; Гыйб. сүз. 31:10—27). Вәгазь эшендә һәм башка мәсихче эшләрдә тулысынча катнашып Аллаһы Патшалыгын эзләгез. Бу сезнең өчен яклау булып торачак. Өстәрәк искә алынган Билл ялгыз яшәгән вакыты турында болай ди: «Еллар бик тиз узып китте! Мин ул вакытны Йәһвәгә пионер булып хезмәт итеп үткәрдем».

Әйе, «Хуҗабыз шәкерте» белән никахка керү дигән киңәш әле дә кулланырлык. Аның буенча эш итсәгез, Йәһвәне данларсыз һәм чын бәхет табарсыз. Изге Язмаларда болай диелә: «Ходайдан куркучы һәм аның васыятьләрен яратучы ир сәгадәтле. Аның йортында муллык һәм байлык булыр, һәм дөреслеге гомердән гомергә тора» (Мәд. 111:1, 3). Шуңа күрә «Хуҗабыз шәкерте» белән никахка керү дигән Аллаһының боерыгын үтәргә тәвәккәл булыгыз.

^ 7 абз. Бу мәкаләдәге тема апа-кардәшләр карашыннан каралса да, шул ук принциплар абый-кардәшләргә дә кагыла.

^ 13 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.