Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегез никадәр якын?

Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегез никадәр якын?

«Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (ЯГЪК. 4:8).

1. Ни өчен Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез тыгыз булырга тиеш?

СЕЗ Йәһвәгә багышланган, суга чумдырылган Йәһвә Шаһитеме? Алайса, сезнең бик кыйммәтле нәрсә — Аллаһы белән мөнәсәбәтләрегез бар. Әмма бу мөнәсәбәтләргә Шайтан дөньясы да, безнең камил булмаган тәнебез дә яный. Бу бер мәсихчене дә читләтеп үтми. Шуңа күрә безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез мөмкин кадәр тыгызрак булырга тиеш.

2. Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ничек ныгытып була?

2 Сезнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегез никадәр якын? Аларны ныгытасыгыз киләме? Моның өчен нәрсә эшләргә? Ягъкуб 4:8 дә: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип әйтелә. Игътибар итегез: тырышлыклар ике яктан да куела. Без Аллаһыга якынлашыр өчен адымнар ясаганда, ул үзе дә безгә якынлаша. Бу процесс кабатланган саен, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез ныгый бара. Нәтиҗәдә, ул безнең өчен бик якын булып китә, һәм без Гайсә кебек ышаныч белән: «Мине җибәрүче чыннан да бар... мин аны беләм»,— дип әйтә алабыз (Яхъя 7:28, 29). Йәһвәгә якынлашыр өчен нинди адымнар ясап була?

Ничек сез Аллаһы белән аралаша аласыз? (3 нче абзацны кара.)

3. Йәһвә белән ничек аралашып була?

3 Йәһвәгә якынлашыр өчен аның белән даими рәвештә аралашырга кирәк. Моны ничек эшләп була? Сез еракта яшәгән дустыгыз белән ничек аралашасыз? Бәлки, сез еш бер-берегезгә хат язасыздыр һәм телефон аша сөйләшәсездер. Йәһвәгә еш дога кылып, сез аның белән сөйләшәсез. (Мәдхия 141:2 укы.) Ә регуляр рәвештә аның Сүзен укып һәм анда язылганнар турында уйланып, сез Йәһвәнең тавышын ишетәсез. (Ишагыя 30:20, 21 укы *.) Андый ике яклы аралашу ярдәмендә Йәһвә белән дуслыгыбыз ныгый бара һәм Йәһвә безнең өчен якынрак булып китә. Ничек итеп? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮ — ЙӘҺВӘ ТАВЫШЫН ИШЕТҮ

4, 5. Ничек Йәһвә сезнең белән үз Сүзе аша сөйләшә? Мисал китерегез.

4 Әйе, Изге Язмалардагы Аллаһының хәбәре бөтен кешелек өчен язылган. Әмма Изге Язмаларда сезнең ничек Йәһвәгә якынлаша алганыгыз турында язылганмы? Һичшиксез! Изге Язмаларны регуляр рәвештә укыганда һәм өйрәнгәндә шуның турында уйланыгыз: бу өзек миндә нинди хисләр уята? Мин аны үз шартларымда ничек куллана алам? Шулай итеп сез Йәһвәгә үз Сүзе аша сезнең белән сөйләшергә юл бирәсез, һәм моның ярдәмендә сезнең мөнәсәбәтләрегез ныгый (Евр. 4:12; Ягък. 1:23—25).

5 Мәсәлән, Гайсәнең «үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз» дигән сүзләре турында уйланыгыз. Тормышыгызда Патшалык инде беренче урында торса, шул сүзләрне укыганда сез Йәһвәнең үзегезне мактавын күрерсез. Әмма шул сүзләрне укыганда үз тормышыгызны гадиләштерергә һәм Патшалык эшләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк икәнен күрсәгез, димәк, Йәһвә сезгә мөнәсәбәтләрегез якынрак булсын өчен кайсы яктан үзгәрергә кирәк икәнен күрсәтә (Мат. 6:19, 20).

6, 7. а) Изге Язмаларны өйрәнү Йәһвәне яратуыбызга һәм аның безне яратуына ничек тәэсир итә? б) Изге Язмаларны өйрәнгәндә, безнең максатыбыз нинди булырга тиеш?

6 Әйе, Изге Язмаларны өйрәнеп, без үзебезгә, рухи кеше булыр өчен, кайсы яклардан үзгәрергә кирәк икәнен күрәбез. Өстәвенә, Изге Язмаларны өйрәнү ярдәмендә без Йәһвәнең күркәм сыйфатларын күрәбез һәм аны ныграк кадерли, ярата башлыйбыз. Яратуыбыз үскән саен, ул да безне ныграк ярата башлый. Шулай итеп Йәһвә безнең өчен якын дус булып китә. (1 Көринтлеләргә 8:3 укы.)

7 Әмма Йәһвәгә якынлашыр өчен безгә Изге Язмаларны дөрес максат белән өйрәнергә кирәк. «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк»,— дип әйтелә Яхъя 17:3 тә. Изге Язмаларны укып, без күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат таба алабыз. Әмма безнең төп максатыбыз Йәһвә белән яхшырак танышу булырга тиеш. (Чыгыш 33:13 укы; Мәд. 24:4.)

8. а) 2 Патшалар 15:1—5 не укыганда, безнең нинди сорау туарга мөмкин? б) Йәһвәне белү аның эшләренә кагылышлы шикләребезне ничек тарата ала?

8 Изге Язмаларның берәр өзеген укыганда, без Йәһвәнең ни өчен билгеле бер рәвештә эш иткәнен аңламаска мөмкин. Әмма Йәһвә белән яхшырак танышсак, без андый өзекләрне укыганда чиктән тыш борчылмабыз. Мәсәлән, сез Йәһвәнең Яһүд патшасы Азариягә җәза биргәненә ничек карыйсыз? (2 Пат. 15:1—5). Игътибар итегез: «халык һаман да шул биеклекләрдә корбан китергән һәм фимиам яндырган» булса да, Азария «Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәгән». Шулай да «Йәһвә патшаны чир белән җәзалаган, һәм тегесе үлеменә кадәр махаулы булып... яшәгән». Ни өчен? Бу өзектә моның турында әйтелми. Без Йәһвә Азарияне сәбәпсез җәзалаган дип уйларга һәм борчылырга тиешме? Йәһвәнең юлларын яхшы белсәк, без моның турында борчылмабыз. Без Йәһвә һәрвакыт «тиешле дәрәҗәдә» төзәтә икәнен беләбез (Ирм. 30:11). Без Йәһвәнең Азария белән ни өчен алай эш иткәнен белмәсәк тә, белгәннәребез безне шуңа ышандыра: Йәһвә гадел эш иткән.

9. Йәһвәнең Узияне ни өчен махау чире белән җәзалаганын аңларга нинди мәгълүмат булыша?

9 Әмма Изге Язмаларда бу очракка кагылышлы өстәмә мәгълүмат бар. Азария патшаны шулай ук Узия патша дип атаганнар (2 Пат. 15:7, 32). 2 Елъязма 26:3—5, 16—21 дә шул ук вакыйгалар турында сүз бара. Бу өзектә Узия берникадәр вакыт Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәсә дә, соңрак «үз башына горур йөрәкле булып киткән» дип әйтелә. Горурланып, ул рухани булмаса да, рухани вазифасын үтәргә булган. Сиксән бер рухани аңа каршы килеп, аны төзәтергә теләгән. Узия моңа ничек караган? Ул үзенең никадәр горур булганын күрсәткән. Узиянең руханиларга ачуы чыккан. Йәһвәнең аны махау чире белән җәзалаганына гаҗәпләнәсе юк!

10. Ни өчен безгә Йәһвәнең кылган һәр эшенә аңлату кирәк түгел, һәм без Йәһвәнең гаделлегенә ышанычыбызны ничек үстерә алабыз?

10 Изге Язмалардагы кайбер хәбәрләрдә җентеклелекләр китерелми. Әгәр югарыда китерелгән очракта да шулай булган булса, сез Аллаһының гаделлеген шик астына куяр идегезме? Яки сез: «Йәһвә һәрвакыт гадел эш итә, ул үзе нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен билгели, һәм Изге Язмаларда моны раслаучы җитәрлек мәгълүмат бар»,— дип фикер йөртер идегезме? (Кан. 32:4) Йәһвә белән яхшырак танышкан саен, безнең аңа һәм аның юлларына карата яратуыбыз үсә барыр, һәм безгә аның кылган һәр эшенә аңлату кирәк булмас. Әйе, Аллаһы Сүзендә язылганны өйрәнер һәм аның турында уйланыр өчен тырышлыклар куйсагыз, Аллаһының гаделлегенә ышанычыгыз үсә барыр (Мәд. 76:13, 14). Бу үз чиратында сезнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне ныгытыр, һәм сез аңа тагы да якынлашырсыз.

ДОГА — ЙӘҺВӘ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ

11—13. Йәһвәнең догаларыгызны чыннан да тыңлаганын сез кайдан беләсез? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

11 Дога кылганда, без Йәһвәгә якынлашабыз. Без аны данлыйбыз, аңа рәхмәт әйтәбез һәм җитәкчелеген сорыйбыз (Мәд. 31:8). Әмма Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегез тыгыз булсын өчен, сез аның үз догаларыгызны ишетүенә ышанырга тиеш.

12 Кайберәүләрнең фикеренчә, дога җан тынычлыгы гына бирә. Алар болай дип уйлый: кеше үз догасына җавап бирелде дип ышанса да, чынында бу алай түгел; кеше тик үз фикерләрен сүзләргә әйләндереп, үз проблемасын билгеләгән һәм аны ничек чишеп була икәнлеге турында уйланган. Әлбәттә, доганың андый файдасы да бар. Ләкин Йәһвә эчкерсез догаларыбызны чыннан да ишетә икәнен без кайдан беләбез?

13 Шуның турында уйланыйк: Гайсә җиргә килгәнче, Йәһвәнең үз җирдәге хезмәтчеләренең догаларына ничек җавап биргәнен күзәтеп торган. Аннары, җирдә яшәгәндә, Гайсә үз хисләрен күктәге Атасына дога кылып белдергән. Кайвакыт ул хәтта төне буе дога кылган. Әгәр дә Гайсә Йәһвә чынында догаларны тыңламый дип уйлаган булса, ул алай эшләр идеме? (Лүк 6:12; 22:40—46) Гайсә дога җан тынычлыгы гына бирә дип санаган булса, үз шәкертләрен дога кылырга өйрәтер идеме? Шунысы ачык: Гайсә Йәһвәнең догаларны тыңлаганын белгән. Бер тапкыр Гайсә: «Атам, мине ишеткәнең өчен рәхмәт сиңа. Әйе, син һәрвакыт мине ишетәсең, мин моны беләм»,— дип әйткән. Без дә Йәһвәнең догаларыбызны тыңлавына шикләнмибез (Яхъя 11:41, 42; Мәд. 64:3).

14, 15. а) Догаларыбыз конкрет булса, бу безгә нинди файда китерер? б) Бер апа-кардәшкә догалар Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга ничек булышкан?

14 Дога кылганда конкрет булсагыз, Йәһвәнең җавабын күрү кайвакыт җиңел булмаса да, сез аны күрерсез. Догаларыгызга җавап алганда, сезнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегез ныгый. Һәм Йәһвәгә яшерен хисләрегезне белдергән саен, Йәһвә сезгә тагы да якынрак булып китә.

15 Кэти * исемле апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Ул вәгазьдә регуляр рәвештә катнашса да, хезмәтне әллә ни яратмаган. Ул болай ди: «Миңа вәгазьләргә ошамый иде. Әйе, мин вәгазьләргә бөтенләй яратмый идем. Пенсиягә чыккач, бер өлкән миңа гомуми пионер булып хезмәт итәргә тәкъдим итте. Ул миңа хәтта гариза бирде. Мин пионер булып киттем һәм көн саен Йәһвәдән миңа хезмәтне яратырга булышсын дип сорый башладым». Йәһвә аның догаларына җавап биргәнме? Кэти болай ди: «Мин инде өченче ел пионер булып хезмәт итәм. Вәгазьдә күбрәк вакыт үткәреп һәм апа-кардәшләрдән өйрәнеп, минем шаһитлек бирүдә осталыгым үсә барды. Бүген миңа вәгазьләргә ошый гына түгел, мин вәгазьләргә яратам. Өстәвенә, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем тагы да якынрак булып китте». Әйе, дога Кэти кардәшкә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга булышкан.

БЕЗ НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ТИЕШ?

16, 17. а) Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез һәрвакыт үсә барсын өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? б) Киләсе мәкаләдә нинди авырлык турында сүз барачак?

16 Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне өзлексез, гомер буе ныгытырга кирәк. Без Аллаһының үзебезгә таба адымнар ясавын теләсәк, үзебез аңа якынлашыр өчен адымнар ясарга тиеш. Әйдәгез, Аллаһы белән һәрвакыт аралашыр өчен, бар тырышлыкларыбызны куеп, Изге Язмаларны өйрәник һәм дога кылыйк. Нәтиҗәдә, Йәһвә белән ныгый барган мөнәсәбәтләребез ярдәмендә без сынауларны уңышлы гына кичереп чыга алырбыз.

Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне өзлексез, гомер буе ныгытырга кирәк. (16, 17 нче абзацларны кара.)

17 Әмма кайвакыт, кайнар догаларыбызга карамастан, берәр проблемабыз чишелмичә калырга мөмкин. Андый чакларда Йәһвәгә ышанычыбыз какшый ала. Хәтта мондый шикләр туарга мөмкин: Йәһвә догаларыбызны чыннан да ишетәме? Ул чыннан да безне үз дусты дип саныймы? Йәһвәнең безгә якын булуына шикләнмичә, ничек андый чакларны кичереп була? Моның турында киләсе мәкаләдә сүз барыр.

^ 3 абз. Ишагыя 30:20, 21: «Йәһвә сезгә ашарга бәла-каза икмәге һәм эчәргә җәберләү суы бирсә дә, синең Бөек Нәсыйхәтчең бүтән яшеренмәс, һәм син үз күзләрең белән Бөек Нәсыйхәтчеңне күрерсең. Сез уңга я сулга тайпылсагыз, артыгызда: „Менә юл. Шул юлдан барыгыз“,— дигән тавыш ишетеп торырсыз».

^ 15 абз. Исем үзгәртелгән.