Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Киселгән агачта үсентеләр кабат чыгармы?

Киселгән агачта үсентеләр кабат чыгармы?

ЛИВАНДАГЫ җәенке эрбет агачы белән чагыштырганда, кәкрәеп үскән ботаклы зәйтүн агачы әллә ни искитәрлек түгел. Шулай да зәйтүн агачының гаҗәеп үзенчәлеге бар: ул авыр шартларда үсә ала. Кайбер зәйтүн агачларының яше 1 000 гә җитә. Зәйтүн агачы үзенең көчле тамырлары ярдәмендә, кәүсәсе киселгән булса да, яңадан үсә ала. Агачның тамырлары тере булса, аннан яңа үсентеләр чыга ала.

Ыруг башлыгы Әюп шуңа ышанган: ул үлсә дә, яңадан яшәячәк (Әюп 14:13—15). Аллаһының үзен терелтә алачагына ышанычын белдереп, ул агач мисалын — бәлки, зәйтүн агачының мисалын китергән. «Хәтта агачның да өмете бар бит,— дип әйткән Әюп.— Аны кисеп ташласалар, аннан кабат үсентеләр чыгар». Корылык баскан җиргә коеп яңгыр яуса, киселгән зәйтүн агачының тамырларыннан янә үсентеләр үсеп чыгарга һәм, «яшь үсемлек сыман, яңа ботаклары үсәргә» мөмкин (Әюп 14:7—9).

Бакчачы киселгән зәйтүн агач төбеннән яңадан үсентеләр үсеп чыкканын зарыгып көткән кебек, Йәһвә Аллаһы да үзенең үлгән хезмәтчеләрен һәм башка күп кенә үлгән кешеләрне терелтүен зарыгып көтә (Мат. 22:31, 32; Яхъя 5:28, 29; Рәс. 24:15). Аларны каршы алу һәм бәхетле яшәүләрен күрү бик шатлыклы булачак!