Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җыелыштан чыгару — яратуга нигезләнгән чара

Җыелыштан чыгару — яратуга нигезләнгән чара

«МИН улымның җыелыштан чыгарылуы турындагы белдерүне ишеткәч, бар өметләрем өзелде,— дип исенә төшерә Хулиа́н.— Ул олы улым иде, без бер-беребезгә бик якын идек һәм бергә күп эшләр башкара идек. Ул һәрвакыт үрнәк алырлык угыл булды, ләкин кинәт тәртибе начар якка үзгәрде. Хатыным еш елый иде, мин аны ничек юатырга белми идем. Без үз-үзебездән, әллә улыбызны дөрес тәрбияләмәдекме, дип сорый идек».

Мәсихченең җыелыштан чыгарылуы андый зур авырту китерә икән, бу чара яратуга нигезләнгән дип әйтеп буламы? Изге Язмаларда шундый катгый чара өчен нинди сәбәпләр китерелә? Ни өчен кеше җыелыштан чыгарыла?

ҖЫЕЛЫШТАН ЧЫГАРУГА ИКЕ СӘБӘП

Ике шарт үтәлсә генә, Йәһвә Шаһите җыелыштан чыгарылырга мөмкин. Беренчесе — суга чумдырылган Шаһит җитди гөнаһ кылган. Икенчесе — ул үз гөнаһында тәүбә итми.

Йәһвә бездән камиллекне таләп итмәсә дә, аның изге нормалары бар, һәм ул үз хезмәтчеләреннән бу нормаларны үтәүләрен көтә. Мәсәлән, Йәһвә җенси әхлаксызлык, потка табыну, урлау, талау, үтерү һәм сихерчелек кебек җитди гөнаһларны тыя (1 Көр. 6:9, 10; Ачыл. 21:8).

Сез ризалашырсыздыр, Йәһвәнең изге нормалары акыллы һәм безне яклый. Һәркемнең тыныч, әдәпле, ышанычлы кешеләр арасында яшисе килә. Кардәшләребез нәкъ шундый кешеләр, чөнки алар Аллаһыга багышланганда аның Сүзендә язылган җитәкчелек буенча яшәргә вәгъдә биргән.

Әмма суга чумдырылган мәсихче үз көчсезлегенә бирешеп гөнаһ кылса, нәрсә булыр? Элек Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре андый хаталар ясаган, әмма Аллаһы аларны кире какмаган. Яхшы билгеле бер мисал — Давыт патша. Ул зина кылган һәм кешене үтергән. Шулай да Нафан пәйгамбәр аңа: «Йәһвә синең гөнаһыңны кичерә»,— дигән (2 Иш. 12:13).

Аллаһы Давытның гөнаһын кичергән, чөнки ул эчкерсез тәүбә иткән (Мәд. 31:1—5). Бүген дә шулай ук: Йәһвәнең хезмәтчесе тәүбә итмәсә яисә гөнаһ кылуын дәвам итсә, шул чакта гына җыелыштан чыгарылыр (Рәс. 3:19; 26:20). Хокук комитетында хезмәт итүче өлкәннәр кешенең эчкерсез тәүбә итүен күрмәсә, аны җыелыштан чыгарырга тиеш.

Башта без гөнаһ кылучы кешене җыелыштан чыгару карарын, аеруча ул кеше безгә якын булса, катгый я мәрхәмәтсез дип санарга мөмкин. Шулай да андый карар яратуга нигезләнгән, һәм Йәһвә Сүзендә моңа җитди сәбәпләр китерелә.

ҖЫЕЛЫШТАН ЧЫГАРУ НИНДИ ФАЙДА КИТЕРӘ?

Гайсәнең сүзләре буенча, «зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә» (Мат. 11:19). Тәүбә итмәгән кешене җыелыштан чыгару карары акыллы һәм файдалы. Өч якка игътибар итик.

Гөнаһ кылучыны җыелыштан чыгару Йәһвәнең исемен данлый. Без Йәһвәнең исемен йөрткәнгә, тәртибебез, һичшиксез, аның исеменә тәэсир итә (Ишаг. 43:10). Угылның тәртибе әти-әнисенә я мактау, я хурлык китерә ала. Нәкъ шулай ук Аллаһы исеме белән аталган халыкның тәртибе ниндидер дәрәҗәдә кешеләрнең Йәһвәгә карашларына йогынты ясый. Йәһвә исемен йөрткән халык Аллаһының нормалары буенча яшәгәндә, бу Аллаһының исемен данлый. Йәзәкил заманында халыклар яһүд халкы белән Йәһвә исеме арасында бәйләнеш күргән (Йәз. 36:19—23). Бүген дә кешеләр Йәһвә Шаһитләре турында ишеткәндә, Йәһвә исемен искә төшерә. Шуңа күрә Йәһвә кануннарына буйсынганда, без Аллаһыга дан китерәбез.

Әхлаксыз эшләр кылсак, без Аллаһының изге исемен хурларбыз. Рәсүл Петер мәсихчеләргә мондый киңәш биргән: «Тыңлаучан балалар сыман булыгыз, Аллаһыны белгәнчегә кадәр булган нәфесләрегез буенча башка эш итмәгез, әмма, сезне чакырган Изге Аллаһының үрнәге буенча, бар эшләрегездә изге булыгыз. „Изге булыгыз, чөнки мин изге“,— дип язылган бит» (1 Пет. 1:14—16). Саф, изге тәртип Аллаһы исемен данлый.

Берәр Йәһвә Шаһите гөнаһ кыла икән, бу аның дуслары белән танышларына билгеледер. Җыелыштан чыгару чарасы шуңа дәлил булып тора: Йәһвәнең саф халкы бар, һәм бу халык изге булып калыр өчен Изге Язмалардагы җитәкчелек буенча яши. Швейцариядә бер кеше Патшалык Залына килеп, җыелыш әгъзасы булырга теләгәнен белдергән. Аның апасы әхлаксызлык кылганы өчен җыелыштан чыгарылган булган. Ул кеше «начар тәртипне түзеп тормаган» оешмага кушылырга телим дигән.

Җыелыштан чыгару саф мәсихче җыелышны яклый. Рәсүл Паул көринтлеләргә, араларында гөнаһ кылып тәүбә итмәгән кешеләр калса, бу бик куркыныч дип язган. Ул андый кешеләрнең начар йогынтысын бөтен камырны ачыта торган ачыткы белән чагыштырган. Ул: «Аз гына ачыткының бөтен камырны ачытканын белмисезме әллә?»,— дип сораган. Һәм аннары мондый киңәш биргән: «Үз арагыздан явызлык кылучыны чыгарыгыз» (1 Көр. 5:6, 11—13).

Күрәсең, Паул искә алган «явызлык кылучы» бер дә яшермичә әхлаксызлык кылып яшәгән. Җыелышның башка әгъзалары аның тәртибен хәтта аклый башлаган (1 Көр. 5:1, 2). Андый җитди гөнаһны игътибарсыз калдырган булсалар, башка мәсихчеләр үз шәһәрендә яшәүче азгын кешеләр кебек эш итә башлый алырлар иде. Кеше белә торып кылган гөнаһы өчен җәза алмаса, бу башкаларны да Аллаһы нормаларын санга сукмаска этәрә (Вәг. 8:11). Моннан тыш, тәүбә итмичә гөнаһ кылучылар «су асты ташлары» булып китеп, җыелыштагы башкаларның иманнарын җимерә ала (Яһүд 4, 12).

Җыелыштан чыгару гөнаһ кылучыга акылына килергә булышырга мөмкин. Бер көнне Гайсә бер яшь кеше турында хикәя сөйләгән. Шул кеше атасының йортын калдырган һәм, типтереп яшәп, үз мирасын туздырып бетергән. Читкә киткән угыл үз тәҗрибәсендә шуны күргән: ата йортын ташлап яшәү мәгънәсез һәм авыр. Ахыр чиктә ул акылына килгән, тәүбә иткән һәм үз гаиләсенә кайтырга булган (Лүк 15:11—24). Аның атасы үз улының йөрәгендәге үзгәрешләрне күреп, бик шатланган. Шул яратучы атаның үрнәге безгә Йәһвәнең хисләрен аңларга булыша. Аллаһы безне шуңа ышандыра: «Явызның үлеме миңа һич тә шатлык китерми. Киресенчә, берәр явыз кеше үз юлын үзгәртсә һәм исән калса, бу миңа шатлык китерә» (Йәз. 33:11).

Бүген дә шулай ук: мәсихче җыелыштан — үз рухи гаиләсеннән чыгарылган кешеләр нәрсә югалтканнарын аңларга мөмкин. Үз гөнаһлы юлларының ачы җимешләрен татып, шулай ук Йәһвә һәм аның халкы белән яхшы мөнәсәбәтләрдән килгән шатлыкны исләренә төшереп, алар акылларына килә ала.

Андый нәтиҗәләрне күрер өчен, ярату һәм чыдамлылык кирәк. Мәдхия җырлаучы Давыт болай дигән: «Гадел кеше мине шәфкать белән үгетләсен, мине оялтсын» (Мәд. 140:5). Бер мисал карап чыгыйк: кыш көне ике сәяхәтче юлга чыга. Аларның берсе арый, өши, һәм аның йокысы килә башлый. Ул карда йоклап китсә, үләчәк. Коткаручыларның килүен көткәндә, аның дусты, иптәше йоклап китмәсен өчен, вакыт-вакыт аның яңагына суккалый. Бу авырту китерсә дә, ул кешенең тормышын саклап кала ала. Давыт та шуны таныган: гадел кеше биргән төзәтү авырту китерсә дә, файдалы.

Еш кына җыелыштан чыгару ярдәмендә гөнаһ кылган кеше кирәкле төзәтү ала. Мәкалә башында искә алынган Хулианның улы якынча ун елдан соң тормышын үзгәртеп, җыелышка кире кайткан һәм хәзер өлкән булып хезмәт итә. Ул болай ди: «Җыелыштан чыгарылу миңа тормыш рәвешемнең нәтиҗәләрен күрергә булышты. Мин андый төзәтүгә мохтаҗ идем» (Евр. 12:7—11).

ҖЫЕЛЫШТАН ЧЫГАРЫЛГАН КЕШЕЛӘРГӘ ЯРАТУ КҮРСӘТЕГЕЗ

Әйе, җыелыштан чыгару кайгы китерсә дә, өмет өзелми. Бу чара үз максатына ирешсен өчен, һәрберебез үз өлешен кертә ала.

Тәүбә иткән кешеләргә Йәһвәгә кире кайтырга булышыр өчен күп тырышлыклар куела

Өлкәннәр кешегә аның җыелыштан чыгарылуы турында әйткәндә Йәһвәнең яратуын чагылдырырга тырыша. Алар шулай ук кешегә кире Йәһвә Шаһите булып китәр өчен нинди адымнар ясарга кирәк икәнен ягымлы һәм аңлаешлы итеп әйтә. Җыелыштан чыгарылганнарга Йәһвәгә ничек кире кайтып була икәнен искә төшерер өчен, өлкәннәр үз тормышларында кайбер үзгәрешләр инде ясаган кешеләргә вакыт-вакыт килеп китәргә мөмкин *.

Туганнары җыелыштан чыгару карары буенча эш итеп, җыелышка һәм гөнаһ кылган кешегә карата ярату күрсәтә. Хулиан болай ди: «Ул әле дә минем улым иде, ләкин аның тормыш рәвеше безнең арабызда киртә булып торды».

Җыелышның һәр әгъзасы, җыелыштан чыгарылган кеше белән аралашмыйча, принципларга нигезләнгән ярату күрсәтә (1 Көр. 5:11; 2 Яхъя 10, 11). Шулай итеп алар Йәһвәнең бу кешегә өлкәннәр аша биргән төзәтүгә үз өлешләрен кертә. Өстәвенә, алар җыелыштан чыгарылган кешенең туганнарына карата аеруча игътибарлы булып, ярату һәм кайгырту күрсәтә ала. Чөнки алар бик кайгыра, һәм без аларның кардәшләр белән аралашудан мәхрүм калган кешеләр итеп хис итүләрен теләмибез (Рим. 12:13, 15).

«Җыелыштан чыгару — кирәкле чара, ул безгә Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә булыша,— дип әйтә Хулиан.— Бу чара авырту китерсә дә, ахыр чиктә яхшы нәтиҗәләр бирә. Әгәр дә мин улымның начар тәртибенә түзеп торган булсам, ул беркайчан да үзгәрмәс иде».

^ 24 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1991 ел, 15 апрель, 21—23 нче битләрне кара.